Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешеләрне чын иман берләштерә

Кешеләрне чын иман берләштерә

Кешеләрне чын иман берләштерә

ТУЛАЕМ алганда диннәр кешеләрне гадәттә читләштерсә дә, бердәнбер чын Аллага иман итүнең кешеләрне берләштерерлек көче бар. Исраил Алланың сайлап алган халкы булганда, чын иман күп кенә эчкерсез мәҗүсиләрне җәлеп иткән булган. Мәсәлән, Рут туган Моаб илаһиларын калдырган һәм Нагомиягә: «Синең халкың минем халкым, Синең Аллаң минем Аллам булыр»,— дип әйткән (Рут 1:16). Безнең эраның беренче гасырына инде күп кенә мәҗүсиләр чын Аллага гыйбадәт кыла башлаганнар (Ап. эшләре 13:48; 17:4). Соңрак Гайсәнең рәсүлләре ерак җирләргә яхшы хәбәр вәгазьләп барганда, башка күп эчкерсез кешеләр чын Аллага, аның хезмәтчеләре булып, иман итә башлаган. «Сез тере һәм хак Алланың коллары булыр өчен үз потларыгыздан Аллага борылдыгыз»,— дип язган рәсүл Паул (1 Фессалоникилеләргә 1:9). Бүген чын Аллага иман итү кешеләрне шулай бердәм итә аламы?

Скептиклар «чын иман» яисә «чын Алла» дип әйтү дөрес түгел дип раслыйлар. Бәлкем алар хакыйкатьне белеп була торган чыганакны белмәгәнгә күрә шулай исәплиләрдер. Ләкин күп илләрдәге хакыйкатьне эзләүче кешеләр Аллага гыйбадәт кылуда тик үз теләкләренә генә нигезләнүнең урынсыз икәнен аңлыйлар. Гыйбадәт кылуга тик бөтен нәрсәне Барлыкка Китерүче — Йәһвә Алла гына лаеклы (Ачыш 4:11). Бары тик чын Алланың, аның гына, кешеләр аңа ничек гыйбадәт кылырга тиеш икәнен карар итәргә хокукы бар.

Йәһвә безнең белән үз Сүзе — Изге Язмалар аша сөйләшә һәм аннан без аның таләпләрен белә алабыз. Бүген җирдәге һәрбер кешенең диярлек Изге Язмалар яисә аның кайбер кисәкләре белән танышырга мөмкинлеге бар. Моннан тыш, Алла Улы: «Әгәр дә сез минем сүздә торасыз икән, ...хакыйкатьне белерсез»,— дип әйткән (Яхъя 8:31, 32, ЯД). Бу хакыйкатьне белеп була дигәнне аңлата. Һәм төрле диннәрдән чыккан миллионлаган эчкерсез кешеләр, хакыйкатьне батырларча үз тормышларының юлы итеп, имандашлар булалар (Матфей 28:19, 20; Ачыш 7:9, 10).

Хәзерге халыкара кардәшлек

Изге Язмаларның Софония китабындагы искиткеч пәйгамбәрлек төрле халыклардан булган кешеләрнең берләшүе турында әйтә: «Мин [Йәһвә Алла] халыкларга алар барысы да Йәһвә исемен чакырсын өчен, Аңа бердәм хезмәт итсен өчен саф тел бирәм» (Софония 3:9, АМТ). Нинди искиткеч күренеш: төрле халыклардан чыккан кешеләр, Аллага бердәмлектә хезмәт итәр өчен үз фикер йөртүләрен үзгәртәләр!

Бу кайчан була соң? Софония 3:8 дә болай дип әйтелә: «Мине көтегез, дип әйтә Ходай, Мин һәлак итәр өчен күтәреләчәк көнгә кадәр, чөнки Мин өсләренә Минем ярсуымны, Минем барлык көчле ачуымны белдерер өчен халыкларны җыярга, патшалыкларны чакырырга билгеләдем; чөнки Минем көнләшү ялкыным белән барлык җир юкка чыгарылган булачак». Йәһвә халыкларга үзенең көчле ачуын белдерер алдыннан, ул юаш кешеләргә саф авыз яисә саф тел бирә. Йәһвә Армагеддонга — Зур Кодрәтле Алланың бөек көнендәге сугышына бөтен халыкларны җыя инде (Ачыш 16:14, 16).

Үз халкын бердәм итәр өчен Йәһвә аңа саф тел бирә. Бу саф тел Алла һәм аның ниятләре турында Изге Язмалар хакыйкатенең төгәл аңлавын үз эченә ала. Саф телдә сөйләшү шулай ук хакыйкатькә ышануны, башкаларны аңа өйрәтүне һәм Алла законнары һәм принциплары буенча яшәүне аңлата. Моның өчен дошманлык үстерә торган сәясәттән читтә торырга, үз йөрәкләребездән бу дөньяга хас булган һәм расизм белән национализм тудыручы эгоистик карашларны юк итәргә кирәк (Яхъя 17:14; Ап. эшләре 10:34, 35). Эчкерсез һәм хакыйкатьне яратучы барлык кешеләр бу телгә өйрәнә ала. Алдагы мәкаләдә әйтелгән, башта бер-берсеннән читләшкән биш кеше хәзер бердәнбер хак Аллага, Йәһвәгә бердәмлектә хезмәт итәләр.

Аларны чын иман берләштерде

Тырыш католик хатын Фиделия үз кызына мәктәптә өйрәнер өчен Изге Язмалар алгач, ул руханидан бу китапка нигезләнеп, аның үлгән биш баласы белән нәрсә булганын аңлатуын сораган. «Ул минем өметемне өзде!» — дип әйтә ул. Шуңа күрә аның янына Йәһвә Шаһитләре килгәч, ул шул ук сорауны аларга да биргән. Изге Язмалардан үлгән кешеләр нинди хәлдә икәнен белгәч, ул чиркәүдә аны ничек алдаганнарын аңлаган! Ул хәзер белгән: үлеләр аңсыз хәлдә һәм беркайда да газапланмыйлар (Мәдхия 145:4; Вәгазьче 9:5). Фиделия үзенең барлык булган потларын ташлаган, чиркәвен калдырган һәм Изге Язмалар өйрәнә башлаган (1 Яхъя 5:21). Менә инде ун ел дәвамында ул башкаларга Изге Язмаларның хакыйкатен белергә ярдәм итә.

Тара Катмандудан индуизм гыйбадәтханәләре аз булган илгә күчкән. Шуңа күрә ул рухи ачлыгын канәгатьләндерүгә ышанып, методистлар чиркәвенә йөри башлаган. Ләкин ни өчен кешеләр газапланалар дигән соравына ул җавап таба алмаган. Аннары ул Йәһвә Шаһитләрен очраткан һәм алар аңа Изге Ямаларны өйрәнергә тәкъдим иткәннәр. Тара болай дип әйтә: «Мин яратучы Алла дөньяда булган барлык газапларны бирми икәнен аңлый башладым. [...] Якынлашып килүче гармонияле һәм тыныч яңа дөнья турында белергә мин бик шат идем» (Ачыш 21:3, 4). Тара үзенең барлык индуизм сурәтләреннән котылган, туган ягының гадәтендә булган дини гореф-гадәтләрне тотмый башлаган, Йәһвә Шаһите булып һәм башкаларга аларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ярдәм итеп шатлык тапкан.

Паня исемле буддист күрәзәлек белән шөгыльләнгән. Бангкокта аның янына Йәһвә Шаһитләре килгән һәм аны Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләре кызыксындырган. Ул болай дип искә төшерә: «Мин Барлыкка Китерүченең иң баштан ук ниятләгәне бүгенге шартлардан ни өчен аерылып тора икәнен аңладым һәм шулай ук кешелеккә аның хакимлеген танымаганнар китергән бөтен зыяннарын ул ничек юк итәргә ниятләнә икәнен белдем. Шул чакта күзләрем ачылып киткәндәй булды. Изге Язмаларның хәбәре шундый гармонияле иде! Мин Йәһвәне шәхес итеп белдем һәм аны яраттым, бу мине бөтен эшләремне дә дөрес алып барырга дәртләндерде. Минем башка кешелергә Алла акыллылыгы белән кеше акыллылыгы арасында булган аерманы күрергә ярдәм итәсем килде. Чын акыллылык минем тормышымны нык үзгәртте».

Вирджилда вакыт үтү белән үз ышануларына карата бик зур шикләр туа башлаган. Ул кара тәнле кешеләргә ярдәм сорап һәм оешма турында Аллага дога кылмаган инде, чөнки ул аңлаганча, бу оешма расист һәм ак тәнле кешеләргә карата күрәлмаучанлык үстергән. Ул Алладан аңа хакыйкать нинди генә ул булса да һәм кемдә генә булса да табарга ярдәм итүен сораган. «Алдагы кичтә мин тырышып дога кылдым, ә иртән уянгач өемдә „Күзәтү манарасы“ журналын таптым. [...] Күрәсең, аны ишек астына тыкканнар». Озакламыйча ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны тырышып өйрәнә башлаган. «Тормышымда беренче тапкыр канәгатьлек сиздем. [...] Йөрәгемдә өмет нуры балкый башлады»,— дип дәвам итә Вирджил. Озак вакыт та үтмәгән Вирджил кешеләргә Алла Сүзендә, Изге Язмаларда булган бердәнбер өмет турында сөйләүчеләргә кушылган.

Латин Америкасында торучы Чаро Глэдис исемле Йәһвә Шаһитенең игелеклелегенә шаккаткан. Ул Чарога кечкенә балалары белән бик авыр булганын күреп, аны базарга машинада алып бара башлаган. Озакламыйча Чаро өйдә түләүсез Изге Язмаларны өйрәнүгә ризалашкан. Ул, үз Изге Язмалар китабыннан барлык яхшы кешеләр дә күккә бармаганын һәм Йәһвә күп кешеләргә җирдәге мәңгелек тормышны бүләк иткәнен белгәч, хәйран калган (Мәдхия 36:11, 29). Менә инде 15 ел дәвамында Чаро бу өмет турында башкаларга сөйли.

Бердәнбер чын Аллага иман итү белән берләштерелгән, эчкерсез кешеләр яшәгән җирне күз алдыгызга китереп карагыз! Һәм бу хыял гына түгел! Бу Йәһвә вәгъдәсе! Үзенең пәйгамбәре Софония аша Йәһвә болай дип әйткән: «Синең араңда басынкы һәм гади халык калдырачакмын һәм алар Ходай исеменә өмет баглаячаклар. ...Гаделсезлекне эшләмәячәкләр, ялганны сөйләмәячәкләр, һәм аларның авызларында мәкерле тел табылмаячак... аларны беркем дә куркытмаячак» (Софония 3:12, 13). Әгәр дә бу вәгъдә сезне шатландыра икән, Изге Язмаларның чакыруына колак салыгыз: «Аның кануннарын үтәүче җирнең барлык юашлары, Ходайны эзләгез; гаделлекне эзләгез, юашлыкны эзләгез; бәлкем, Ходайның ачу көнендә сез сакланып калырсыз» (Софония 2:3).