Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гафу үтенү — татулыкка ирешү юлы

Гафу үтенү — татулыкка ирешү юлы

Гафу үтенү — татулыкка ирешү юлы

«ГАФУ үтенүнең көче бик зур. Ул бәхәсләрне көч кулланусыз хәл итә, милләтара дошманлыкны бетерә, хөкүмәтләргә үз граҗданнарының газапларын танырга мөмкинлек бирә, һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә тынычлык китерә». Бу сүзләрне Вашингтондагы Джорджтаун Университетында эшләүче күренекле язучы һәм социолингвист Дебора Таннен язган.

Изге Язмалар, ихлас күңелдән гафу үтенү — бик еш, бозылган мөнәсәбәтләрне төзәтүнең уңышлы юлы, дип ышандыра. Мәсәлән, Гайсәнең исраф итүчән угыл турындагы гыйбрәтле хикәясендә, улы өенә кайтып, чын күңелдән гафу үтенгәч, атасы аны кочакларын җәеп, кире үз гаиләсенә кабул иткән (Лүк 15:17—24). Әйе, кешегә беркайчан да чамасыз горур булырга кирәкми: горурлыгыңны тыю, гафу үтенү һәм кичерү эзләү яхшырак. Әлбәттә, саф күңелле, тыйнак кешеләргә гафу үтенү авыр түгел.

Гафу үтенүнең көче

Әбигыя, борынгы Исраилдәге акыллы хатын, ире эшләгән явызлык өчен гафу үтенсә дә, аның үз-үзен тотышы гафу үтенүнең көчен күрсәтүче мисал булырлык. Чүлдә яшәгән вакытта, соңрак Исраилнең патшасы булып киткән Давыт үз кешеләре белән бергә Әбигыянең ире, Набалның, сарыкларын саклаган. Шуңа карамастан, Давытның кешеләре икмәк һәм су сорап килгәч, Набал аларны мыскыллы сүзләр белән бернәрсә бирмичә чыгарып җибәргән. Бик нык ачуланган Давыт, 400 кеше алып, Набал һәм аның гаиләсенә каршы чыккан. Нәрсә булганын белгәч тә, Әбигыя Давытны каршы алырга киткән. Давытны күргәч, ул, тезләнеп, аның аякларына егылган. Аннары ул болай дип әйткән: «Гөнаһ миндә, әфәндем, һәм, зинһар, колыңа синең колагыңа әйтергә рөхсәт ит, һәм синең колыңның сүзләрен тыңла». Аннан соң Әбигыя бөтен булган хәлне аңлаткан һәм Давытка бүләк итеп ризыклар биргән. Моңа каршы Давыт болай дигән: «Иминлек белән өеңә кайт. Менә, мин синең сүзләреңне тыңлап, сиңа хөрмәт күрсәттем» (1 Патшалык 25:2—35).

Иренең үз-үзен тупас тотышы өчен гафу үтенү сүзләре белән бергә Әбигыянең тыйнак мөнәсәбәте аның гаиләсен саклап калган. Давыт, «аны кан коюдан тыеп калганы өчен», Әбигыягә хәтта рәхмәт әйткән. Әбигыя үзе Давыт һәм аның кешеләре белән начар мөгамәлә итмәсә дә, ул үз гаиләсен гаепле дип санаган һәм Давыт белән тизрәк татулык урнаштырган.

Кайчан гафу үтенергә кирәклеген белгән икенче кеше — рәсүл Паул. Бервакыт аңа Синедрион, яһүдләрнең Югары киңәшмәсе, алдында үзен якларга туры килгән. Паулның хак сүзләреннән ачуы чыккан иң баш рухани Һанани Паул янында торучыларга аның авызына сугарга кушкан. Моңа каршы Паул: «Әй, агартылган дивар, сине Аллаһы сугачак! Син канун буенча хөкем итү өчен утырасың, ә үзең, канунга каршы килеп, миңа сугарга әмер бирәсең»,— дигән. Күзәтүчеләр Паулны иң баш руханины мыскыл итүдә гаепләгәч, рәсүл кичекмәстән үз хатасын таныган һәм болай дип әйткән: «Мин, туганнар, аның иң баш рухани икәнлеген белмәдем. Изге Язмада: „Үз халкың белән идарә итүче турында начар сөйләмә“,— дип язылган» (Рәсүлләр 23:1—5).

Паулның, хаким итеп билгеләнгән кеше көч кулланырга тиеш түгел, дип әйткән сүзләре дөрес булган. Шулай да, Паул белмичә иң баш рухани белән шулай сөйләшкәне өчен гафу үтенгән, чөнки башкалар ул иң баш руханины ихтирам итми дип саный алган *. Паулның гафу үтенүе Югары киңәшмәгә аның сүзләрен тыңларга юл ачкан. Киңәшмә әгъзалары арасындагы фикерләр төрлелеген белгәнгә күрә, Паул аларга үлеләрнең терелүенә карата өмете өчен хөкем ителүен сөйләгән. Ахырда, каты бәхәс башланган, өстәвенә фарисейләр Паул ягына күчкән (Рәсүлләр 23:6—10).

Изге Язмаларның бу ике мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Ике очракта да чын күңелдән үкенеч белдерү киләчәктә аралашуга юл ачкан. Шулай итеп, гафу үтенү сүзләре безгә татулык булдырырга ярдәм итә ала. Әйе, үз хатаңны тану һәм китергән зыян өчен гафу үтенү иҗади фикер алышуга юл ача.

«Мин бит бернинди начарлык эшләмәдем»

Безнең сүзләр яки эшләр кемнедер рәнҗеткәнен белгәч, без бу кеше акылсыз я чиктән тыш тиз үпкәләүчән дип уйлый алабыз. Ләкин Гайсә Мәсих шәкертләренә мондый үгет-нәсихәт биргән: «Әгәр Аллаһыга бүләк алып барганда, корбан китерү урынында туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып торып, башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бир» (Маттай 5:23, 24).

Мәсәлән, безнең кардәшнең син аңа каршы гөнаһ кылгансың дип уйлавы мөмкин. Мондый очракта, дөрес эшләмәгәнеңне тоясыңмы, тоймыйсыңмы, Гайсәнең сүзләре буенча, сиңа барырга һәм «туганың белән татулашырга» кирәк. Грек тексты буенча, Гайсә монда кулланган сүз «үзара дошманлыктан соң ике якның да үз гаебен тануы дигәнне аңлата» (Вайнның Иске һәм Яңа васыять сүзләренең аңлатмалы сүзлеге). Чынлап та, ике кеше арасында татулык булмаганда, ике якның да ниндидер дәрәҗәдә гаепле булуы мөмкин, чөнки икесе дә камил түгел һәм икесенә дә ялгышу хас. Шуңа күрә бу ике якның да үз гаебен тануын таләп итә.

Мәсьәлә кемнең хак һәм хак булмавында түгел, ә кемнең татулашуга беренче адым ясавында. Рәсүл Паул, Көринттәге мәсихчеләрнең финанс бәхәсләре кебек шәхси каршылыклар аркасында имандашларын дөньяви хөкемгә тартканын белгәч, аларны болай дип төзәткән: «Сезгә ни өчен рәнҗетелгәннәр һәм алданганнар булып калмаска?» (1 Көринтлеләргә 6:7). Паул бу сүзләрне имандашларын үз шәхси каршылыкларын дөньяви хөкем алдында тикшермәскә күндерү өчен әйткән булса да, принцип ачык: имандашлар арасындагы татулык кемнең хак һәм хак булмавын исбатлауга караганда күпкә мөһимрәк. Бу принципны истә тоту, кемдер без аңа каршы явызлык эшләгәнбез дип уйлаган чакта, гафу үтенүне җиңеләйтә.

Саф күңеллелек кирәк

Шулай да, кайбер кешеләр гафу үтенү өчен билгеләнгән сүзләрне кирәгеннән артык куллана. Мәсәлән, Япониядә сумимасен дигән сүз, гафу үтенү өчен кулланыла торган гадәти гыйбарә, меңләгән тапкыр ишетелә. Бу сүз хәтта, кеше күрсәтелгән яхшылыкка яхшылык белән җавап бирә алмаганлыктан уңайсызлану тойганда, рәхмәт белдерү өчен дә кулланыла. Аның күп яклы булуы аркасында, кайберәүләрнең бу сүз бик еш кулланыла дип уйлавы бар һәм аны әйтүчеләр чынлап та ихлас күңелдән әйтәләр микән дип шикләнүе мөмкин. Гафу үтенүнең төрләрен башка культураларда да чиктән тыш күп кулланалар булса кирәк.

Нинди генә телдә булса да, гафу үтенүне белдергәндә саф күңелле булу мөһим. Сүзләр һәм сөйләү рәвеше чынлап үкенүне күрсәтергә тиеш. Гайсә Мәсих Таудагы вәгазендә шәкертләрен болай дип өйрәткән: «Сезнең „Әйе“ дигән сүзегез — „Әйе“ булсын, „Юк“ — „Юк“ булсын. Шуннан артык һәммәсе шайтаннан була» (Маттай 5:37). Әгәр сез гафу үтенәсез икән, гафу ит дигән сүзегез чыннан да гафу үтенү булсын! Күз алдына китерегез: Аэропортта теркәлү өчен чиратта торучы ир кеше, багажы белән артында торучы хатынга тиеп киткәч, гафу үтенә. Берничә минуттан соң, чират алгарак күчкәч, аның чемоданы тагын теге хатынга тия. Ир кеше тагы бер тапкыр әдәпле генә итеп гафу үтенә. Шундый ук хәл тагы бер тапкыр кабатлангач, хатынның юлдашы бу иргә, әгәр ул чынлап та әйткәнен күз алдында тотса, аңа багажын кабат хатынга тидермәскә тырышырга кирәк икәнен әйтә. Әйе, саф күңелдән гафу үтенү белән бергә хатаны кабатламаска тәвәккәллек булырга тиеш.

Әгәр без саф күңелле икән, гафу үтенгәндә, без хатабызны танырга, кичерү эзләргә, һәм мөмкин булганча китерелгән зыянны юк итәргә тырышачакбыз. Үз чиратында, рәнҗетелгән кешегә үкенү белдергән кыерсытучыны ризалык белән гафу итәргә кирәк (Маттай 18:21, 22; Марк 11:25; Эфеслеләргә 4:32; Көлессәйлеләргә 3:13). Ике як та камил булмагач, татулашу һәрвакытта да шома гына узмый. Шулай да, гафу үтенү сүзләре татулык булдыруда зур көч.

Кайчан гафу үтенү урынсыз

Үкенү белдергән сүзләр юаныч бирсә дә һәм татулык булдырырга ярдәм итсә дә, акыллы кеше мондый сүзләрне урынсыз кулланудан кача. Мәсәлән, әйтик, сүз Аллага тугрылык турында бара, ди. Гайсә Мәсих җирдә булган чакта, «Үзен түбәнсетте һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булды» (Филиппуйлыларга 2:8). Шулай да, ул газапларын җиңеләйтәм дип үз карашлары өчен гафу үтенмәгән. Һәм иң баш рухани: « Сине тере Аллаһы исеме белән әйтергә өндимен, әйт безгә: Син — Мәсих, Аллаһы Улымы?» — дип таләп иткән чакта, Гайсә Мәсих гафу итүләрен сорамаган. Кыюсыз гына гафу үтенү урынына, Гайсә батырлык белән: «Моны син үзең әйттең. Хәтта Мин сезгә әйтәм: Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары өстендә килүен күрерсез»,— дип җавап биргән (Маттай 26:63, 64). Үзенең Атасына, Йәһвә Аллага карата булган тугрылыгына зыян китереп, иң баш рухани белән татулык саклап калу турындагы уй Гайсәнең башына да килмәгән.

Мәсихчеләр хакимият бирелгән кешеләрне ихтирам итәләр. Шулай да, аларга Аллага тыңлаучан булганнары һәм кардәшләрен яратканы өчен гафу үтенергә кирәкми (Маттай 28:19, 20; Римлыларга 13:5—7).

Татулыкка тоткарлык юк

Хәзерге вакытта без хаталар ясыйбыз, чөнки Атабыз Адәмнән камилсезлек һәм гөнаһ мирас итеп алганбыз (Римлыларга 5:12; 1 Яхъя 1:10). Адәмнең гөнаһлы хәле аның Барлыкка Китерүчегә каршы баш күтәрүенең нәтиҗәсе булган. Ләкин башта Адәм белән Хаува камил һәм гөнаһсыз булган, һәм Алла кешеләрне элекке камиллек хәленә кайтарырга вәгъдә бирә. Ул гөнаһ һәм аның барлык нәтиҗәләрен юк итәчәк (1 Көринтлеләргә 15:56, 57).

Моның нәрсә аңлатканын уйлап кына карагыз! Телгә карата киңәш биргәндә, Гайсәнең карындашы Ягъкуб болай дигән: «Сүздә гөнаһ кылмый торган кеше — камил, үзенең бөтен тәнен тыя белә торган кеше» (Ягъкуб 3:2). Камил кеше телен шулкадәр тота белә, хәтта ул телен дөрес кулланмаган өчен гафу үтенергә дә мәҗбүр түгел. Ул «үзенең бөтен тәнен тыя белә торган кеше». Безнең камил булуыбыз нинди искиткеч булачак! Ул вакытта кешеләр арасындагы татулыкка тоткарлык булмаячак. Ә әлегә, эшләгән хата өчен ихлас күңелдән һәм урынлы гафу үтенү татулык урнаштыруда зур ярдәм булачак.

[Искәрмә]

^ 8 абз. Күзләре начар күрү аркасында, Паулның иң баш руханины танымавы бик ихтимал.

[5 биттәге иллюстрация]

Паул мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

[7 биттәге иллюстрация]

Бөтенесе дә камил булганда, татулыкка тоткарлык булмаячак.