Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә — танышуга лаек Алла

Йәһвә — танышуга лаек Алла

Йәһвә — танышуга лаек Алла

СЕЗ тормышыгызда ниндидер мөһим нәрсәне күздән ычкындырмыйсызмы? Әгәр дә сез Алла турында бик аз гына беләсез икән, бу чыннан да шулайдыр. Ни өчен? Чөнки, миллионлаган кешеләрнең аңлап җиткерүенчә, Изге Язмалардан Алла турында белем алу тормышта бик зур файда китерә. Бу файда шунда ук тоела башлый һәм киләчәктә дә сизеләчәк.

Йәһвә Алла, Изге Язмаларның авторы, бездән аны танып белүебезне тели. Мәдхия җырлаучы: «Син, Кемнең исеме Йәһвә, бөтен җир өстеннән Бердәнбер бөек икәнеңне белсеннәр»,— дип язган. Алла аны белү безнең файдабызга икәнен бик яхшы аңлый. «Мин Йәһвә, сине синең файдаңа өйрәтүче... синең Аллаң». Бердәнбер бөек Йәһвә Алланы танып белергә тырышсак, моннан без нинди файда алабыз? (Мәдхия 82:19, Павский тәрҗемәсе; Исай 48:17, АМТ).

Мәсәлән, Алланың безне көндәлек проблемаларны чишәргә өйрәтүе, шулай ук күңел тынычлыгы һәм киләчәккә нык өмет бирүе безгә файда китерә. Моннан тыш, Йәһвә белән якыннан танышу безгә бүгенге көн өчен иң әһәмиятле сорауларга икенче төрле карарга ярдәм итә. Бу нинди сораулар?

Тормышыгызның максаты бармы?

Фән һәм техниканың искитәрлек прогрессына карамастан, кешеләр һаман да шул ук төп сорауларны күтәрә: мин ни өчен яшим? Мине нинди киләчәк көтә? Тормышның максаты нәрсәдә? Әгәр дә кеше бу сорауларга канәгатьләнерлек җаваплар тапмый икән, аның тормышы чын максатсыз булачак. Кешеләр үз тормышында бу рухи бушлыкны тоямы? Германиядә 1990 елларның икенче өлешендә үткәрелгән тикшеренүнең нәтиҗәсе буенча, сорауларга җавап бирүчеләрнең яртысы, еш кына яисә кайчакта тормыш максатсыз кебек тоела, дип әйткән. Мөгаен, сез яшәгән җирдә дә шундый ук хәл бардыр.

Кеше үз тормышының максатын күрмәсә, аңа киләчәген төзер өчен нигез җитешми. Күпләр, карьера ясарга яисә байлык җыярга омтылып, бу бушлыкны тутырырга тырыша. Ләкин, бушлык юкка чыкмый. Тормышның максатсыз булуы кайберәүләрнең күңелен шулкадәр төшерә, хәтта аларның башка яшисе дә килми. Моңа охшаш хәл бер чибәр генә яшь хатын-кыз белән килеп чыккан. «Интернэшнл геральд трибюн» дигән газетада язылганча, ул бала чактан бирле «чиктән тыш зур байлыкта һәм чиксез өстенлекләргә» бирелеп яшәгән. Артык муллыкта яшәсә дә, бу хатын ялгызлык кичергән һәм тормышы аңа мәгънәсез, буш кебек тоелган. Ул йоклата торган дару эчкән һәм аны үле килеш тапканнар. Сез, бәлкем, тормышлары фаҗигале тәмамланган башка япа-ялгыз кешеләрне дә беләсездер.

Ә сезгә кешеләрнең, имеш, фән безгә яшәешнең бөтен серләрен ачып бирәчәк, дип әйткәнен ишетергә туры килмәдеме? Германиядә чыгарылган «Вохе» дигән атналык газетасы менә нәрсәне искә алып киткән: «Фән, никадәр генә дөрес булмасын, ул рухи җитәкчелек бирергә көчсез. Эволюция теориясе бик чи булса кирәк, һәм хәтта квант физикасы, үзенең барлык үзгәреп торучан флуктацияләре белән, бернинди дә юаныч бирә һәм ышаныч тойгысы тудыра алмый». Фәнни ачышлар тереклекнең төрле формаларын тасвирлар өчен һәм яшәүне дәвам иттерүче табигый цикл һәм процессларны аңлатыр өчен бик күп эшләде. Ләкин фән безгә ни өчен яшәвебезне һәм безне нинди киләчәк көтүен аңлатып бирә алмый. Әгәр без тик фәнгә генә таянсак, тормышның максаты турындагы сорауларыбыз җавапсыз калачак. «Зюддойче цайтунг» газетасында әйтелгәнчә, моның нәтиҗәсе — «бөтен җирдә җитәкчелек кирәклеге ап-ачык».

Тагы да яхшырак җитәкчелекне Барлыкка Китерүчедән башка кем бирә алыр икән? Иң башта кешеләрне җиргә ул урнаштырганга күрә, безнең ни өчен яшәвебезне ул белергә тиеш тә инде. Изге Язмада Йәһвәнең кешеләрне, алар җирне тутырсыннар, аның турында кайгыртсын һәм аның саклаучылары булсын, дип барлыкка китергәне турында әйтелә. Үзләренең бөтен эшләрендә кешеләр Алланың гаделлек, акыллылык һәм ярату кебек сыйфатларын чагылдырырга тиеш иде. Йәһвәнең безне ни өчен барлыкка китергәнен белгәч, без ни өчен яшәвебезне яхшырак аңлыйбыз (Яшәеш 1:26—28).

Нәрсә эшләргә мөмкин?

Әгәр дә сез моңа кадәр: «Мин ни өчен яшим? Мине нинди киләчәк көтә? Тормышның максаты нәрсәдә?» — дигән сорауларга җавап тапмагансыз икән? Ул чагында нәрсә эшләргә? Изге Язмада Йәһвә белән якыннан танышырга дип киңәш бирелә. Гайсә үзе: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дип әйткән (Яхъя 17:3). Изге Язма шулай ук Аллага яраклы сыйфатлар, бигрәк тә ярату үстерергә һәм бөтен көчебез белән Алланың якынлашып килгән Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыгы идарәсе астында яшәргә омтылырга дәртләндерә. Әгәр сез бу дәртләндерүгә колак салсагыз, шулчак тормышыгызда максатыгыз һәм киләчәккә искиткеч, ныклы өметегез барлыкка киләчәк. Һәм сез моңа кадәр тынгы бирмәгән мөһим сорауларга җавап табачаксыз (Яхъя 17:3; Вәгазьче 12:13).

Чыннан да бу бик мөһимме? Бу турыда Ханс исемле кеше сөйли ала *. Элек аның Аллага күпмедер дәрәҗәдә иманы булса да, ул аның тормышына берничек тә тәэсир итмәгән. Ханс наркотиклар, бозык хатын-кызлар, мотоцикллар белән мавыгып яшәгән һәм вак җинаятьләр кылып йөргән. «Ләкин тормыш буш, чын канәгатьлек китерми иде»,— дип аңлата ул. Аңа 25 яшь тирәсе булган чагында, Ханс, Алла белән яхшырак танышырга карар итә һәм игътибар белән Изге Язманы укый башлый. Йәһвә белән якыннан танышкач һәм нәрсә өчен яшәргә кирәк икәненә төшенгәч, Ханс тулысынча тормыш рәвешен үзгәрткән, суга чумып алган һәм Йәһвә Шаһите булып киткән. Хәзергесе көнгә кадәр ул, инде ун ел, Аллага тулы вакытлы хезмәтче эшен башкара. Ул чын күңелдән: «Йәһвәгә хезмәт итү — тормышның иң яхшы юлы. Моны башка бернәрсә белән чагыштырырлык түгел. Йәһвә белән танышу миңа тормышта максат табарга мөмкинлек бирде»,— дип әйтә.

Әлбәттә, кешеләрне тормыш максатына бәйле булган бер сорау гына борчымый. Дөньядагы шартлар көннән-көн начарланган саен, кешеләрне тагын икенче бер мөһим сорау борчый.

Ни өчен бәхетсезлекләр килеп чыга?

Кеше берәр бәлага юлыкса, аны: «Бу нигә шулай булды соң?» — дигән сорау интектерә. Бу сорауга дөрес җавап табу кешенең бәхетсезлеккә очраганнан соң аякка басуы белән бик тыгыз бәйле. Әгәр канәгатьләнерлек җавап табылмаса, ул газапланачак һәм хәтта аның рәхимсез булып китүе мөмкин. Бруни белән, мәсәлән, менә нәрсә килеп чыккан.

«Берничә ел элек минем сабыем үлеп китте,— дип сөйли Бруни исемле урта яшьләрдәге хатын.— Мин Аллага ышана идем, шуңа күрә, юаныч эзләп, руханига бардым. Ул миңа, Алла минем Зузаннамны күккә алган һәм ул анда фәрештәгә әверелгән, дип әйтте. Аның үлеме аркасында бөтен нәрсәнең асты өскә килүе генә түгел, җитмәсә мин, Аллага минем кызымны алган өчен бик нык ачуландым». Бруни берничә ел буена газап утында янган. Ул болай дип дәвам итә: «Шуннан Йәһвә Шаһитләренең берсе миңа Изге Язмалардан Аллага ачуланырлык сәбәп юк икәнен күрсәтте. Йәһвә Зузаннаны күккә алмаган һәм ул фәрештәгә әверелмәгән. Ул кеше камилсезлеге аркасында авырып киткән. Зузанна хәзерге вакытта, Йәһвә аны терелтүен көтеп, үлем йокысы белән йоклый. Мин шулай ук Алла кешеләрне җирдә оҗмахта мәңге яшәр өчен барлыкка китергәнен һәм аның уй-ниятләре тиздән тормышка ашачагын белдем. Йәһвәнең чынлыкта нинди шәхес икәнен төшенә башлагач, мин аңа якынлаша алдым һәм минем сызлануым басыла төште» (Мәдхия 36:29; Рәсүлләр 24:15; Римлыларга 5:12).

Миллионлаган кешеләр төрлечә интегә: шәхси тормышта булган фаҗигале хәл дисеңме, сугыш, ачлык һәм табигый афәтләрдән. Бруни Изге Язмалардан Йәһвәнең бәла-казалар өчен гаепле түгел икәнен, аның беркайчан да кешеләрнең газап чигүләрен теләмәгәнен һәм тиздән явызлыкны юк итәчәген белгәч, аның күңеле тынычланган. Явызлыкның көннән-көн артуы — безнең бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәрендә» яшәвебезне күрсәтүче билге. Без ашкынып көткән искиткеч үзгәрүләр бик якын (2 Тимутегә 3:1—5; Маттай 24:7, 8).

Алла белән ничек танышырга

Ханс белән Бруни Алланы бик тонык кына күз алдына китергәннәр. Алар аның турында бик аз гына белеп ышанган. Ләкин Йәһвә турында төгәл белем алыр өчен вакыт бүлеп куя башлагач, аларның тырышлыклары бүләкләнгән. Алар безнең көннәрдә иң мөһим сорауларга анык җаваплар тапкан. Бу аларга күңел тынычлыгы китергән һәм киләчәккә карата какшамас өмет уяткан. Йәһвәнең миллионлаган башка хезмәтчеләре дә шуны ук кичергән.

Әгәр Йәһвә белән танышырга теләсәк, безгә Алланың кем икәнен һәм аның бездән нәрсә таләп итүе турында хәбәр иткән Изге Язмаларны җентекләп өйрәнүдән башларга кирәк. Беренче гасырда кайбер кешеләр нәкъ шулай эшләгән. Тарихчы һәм врач Лүк әйтүенчә, Грециядәге Беруя шәһәренең җыелыш әгъзалары «сүзне бик теләп кабул иттеләр һәм һәр көн, Паул [белән Силас] сөйләгән сүзләрнең дөреслеген тикшерү өчен Изге язманы өйрәнделәр» (Рәсүлләр 17:10, 11).

Беренче гасыр мәсихчеләре шулай ук җыелышларга берләшкән һәм очрашуларны бергә үткәргән (Рәсүлләр 2:41, 42, 46; 1 Көринтлеләргә 1:1, 2; Гәләтиялеләргә 1:1, 2; 2 Тессалуникәлеләргә 1:1). Бүген дә нәкъ шулай ук. Йәһвә Шаһитләренең җыелышлары берләштерелгән очрашулар үткәрә. Бу җыелыш очрашуларының максаты — кешеләргә Йәһвәгә якынлашырга һәм аңа шатлык белән хезмәт итәргә ярдәм күрсәтү. Якын-тирәдә яшәүче Йәһвә Шаһитләре белән аралашу шулай ук башка яктан да файда китерәчәк. Кешеләр тора-бара үзләре гыйбадәт кылган Аллага охшый барганлыктан, Йәһвә Шаһитләре ниндидер дәрәҗәдә Йәһвә үзе күрсәткән сыйфатларны чагылдыра. Шуңа күрә алар белән аралашу Йәһвәне тагы ла яхшырак белергә ярдәм итә (Еврейләргә 10:24, 25).

Сез: «Тик бер генә Шәхес белән танышыр өчен, шулкадәр тырышлык кирәк микәнни?» — дип әйтерсез. Тырышлык, әлбәттә, кирәк. Ләкин сез тормышта ирешергә теләгән башка максатлар турында да шуны ук әйтеп булмыймы ни? Күренекле спортсменнарның күнегү ясарга никадәр тырышлык куюларын уйлап кына карагыз. Мәсәлән, Олимпия уеннарында алтын медаль отучы Франция чаңгы шуучысы Жан-Клод Кили халыкара ярышларда җиңәргә нәрсә ярдәм итүе турында болай ди: «Олимпия уеннарына кадәр ун ел алдан әзерләнә башларга, ел саен моны планлаштырырга, моның турында көн саен уйларга кирәк... [...] Бу елның һәрбер көнендә физик һәм акыл хезмәтен таләп итә». Бәлки, ун минут дәвам ителәчәк ярышта катнашыр өчен генә дә, нихәтле вакыт һәм тырышлык кирәк! Ә менә Йәһвә турында белеп, никадәр күпкә ирешергә була!

Көннән-көн якыная барган мөнәсәбәт

Тормышында ниндидер мөһим нәрсәне кемнең күздән ычкындырасы килер? Берәүнең дә. Шуңа күрә, әгәр тормышыгызның чын максаты булмаган кебек тоелса яисә сез ни өчен бәхетсезлекләр килеп чыгуын аңларга бик теләсәгез, Изге Язмада әйтелгән Алланы, Йәһвәне, танып белергә ниятләнегез. Аның турында белеп, сез тормышыгызны яхшы якка үзгәртерсез һәм аның файдасы һәрвакытта да сизелер.

Берәр вакыт Йәһвәне танып белүдән туктарбызмы? Йәһвәгә күп еллар хезмәт итүчеләр аның турында белгәннәренә һәм белергә дәвам иткән яңа нәрсәләргә һаман да таң калалар. Өзлексез рәвештә мондый белем алу безгә бәхет китерә һәм безне тагы да ныграк Алла белән якынайта. Рәсүл Паул язган сүзләр белән без дә ризалашмый кала алмыйбыз: «Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән! Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек, Аның юллары эзләп тапмаслык! „Раббының уй-фикерләренә кем төшенде? Яки Аңа кем киңәш бирә ала?“» (Римлыларга 11:33, 34).

[Искәрмә]

^ 12 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

[5 биттәге өстәмә сүзләр]

Кешеләр һаман да шул ук төп сорауларны күтәрә: мин ни өчен яшим? Мине нинди киләчәк көтә? Тормышның максаты нәрсәдә?

[6 биттәге өстәмә сүзләр]

«Йәһвәнең чынлыкта нинди шәхес икәнен төшенә башлагач, мин аңа якынлаша алдым».

[7 биттәге өстәмә сүзләр]

«Йәһвәгә хезмәт итү — тормышның иң яхшы юлы. Моны башка бернәрсә белән чагыштырырлык түгел. Йәһвә белән танышу миңа тормышта максат табарга мөмкинлек бирде».