Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Истән чыгарырга ярамаган көн

Истән чыгарырга ярамаган көн

Истән чыгарырга ярамаган көн

БУ ӘҺӘМИЯТЛЕ көн бөтен кешелекнең киләчәген аларның мәңгелек файдасына үзгәрткән. Тарихтагы башка бер генә көн дә киләчәк вакыйгалар барышына мондый йогынты ясамаган. Бу көнне Гайсә Мәсих, җиргә нәрсә эшләргә дип килгән, шуларның барысын да тәмамлаган. Җәфалау баганасына кадакланган Гайсә, соңгы сулыш алган чакта: «Чынга ашты!» — дип кычкырган (Яхъя 19:30). Ни өчен Гайсә җиргә килгән?

«Адәм Улы да бит,— дип әйтелә Изге Язмада,— Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип килмәде, ә Үзе, хезмәт итеп, күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирергә дип килде» (Маттай 20:28). Гайсә үзенең тормышын, ягъни гомерен, кешеләр иң беренче гөнаһның нәтиҗәләреннән, ә димәк үлемнән дә, котыла алсын өчен биргән. Чынлап та, «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Гайсә Мәсихнең корбаны никадәр кыйммәтле соң!

Әмма бу көнне тагы бер сәбәп буенча истә тотарга кирәк. Алла Улына үлеменә кадәр берничә сәгать кенә калганда, ул рәсүлләренә аларга тугры калырга ярдәм иткән бик кыйммәтле гыйбрәт дәресләре биргән. Аның сүзләре шәкертләрнең йөрәгенә, һичшиксез, тирән тәэсир иткән! Гайсә аларны нәрсәгә өйрәткән һәм аның сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Бу сораулар киләсе мәкаләдә каралачак.