Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яратылыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I кисәк

Яратылыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I кисәк

Йәһвә сүзе тере

Яратылыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I кисәк

«ЯРАТЫЛЫШ» — ул туу, барлыкка килү, яратылу дигәнне аңлата. Шушы китап өчен бу нәкъ тиешле исем, чөнки анда Галәмнең барлыкка килүе, җирнең кешеләр яши алсын өчен әзерләнүе һәм кешенең яратылуы турында әйтелә. Муса аны Синай чүлендә язган һәм, күрәсең, б. э. к. 1513 елда тәмамлаган.

Яратылышта Туфанга кадәр булган дөнья һәм Туфаннан соң башланган яңа эраның вакыйгалары сурәтләнә, шулай ук Йәһвәнең Ибраһим, Исхак, Ягъкуб һәм Йосыф белән ничек мөгамәлә итүе турында әйтелә. Бу мәкаләдә Яратылыш 1:1—11:9 дагы игътибарга лаек фикерләр карала. Димәк, Йәһвә Ибраһим белән аралаша башлаган вакытка кадәрге тарихны карап чыгарбыз.

ТУФАНГА КАДӘРГЕ ДӨНЬЯ

(Яратылыш 1:1—7:24).

Яратылышның беренче сүзе «әүвәл» безне миллиард еллар элек булып үткән вакыйгаларга алып китә. Алты иҗади «көннең», ягъни махсус иҗади эшләр чорының, вакыйгалары җирдә басып торган кеше аларны ничек күрсә, шулай сурәтләнә. Алтынчы көннең азагына Алла кешене яраткан. Кешеләрнең тыңламаучанлыгы аркасында оҗмах тиздән югалтылган булса да, Йәһвә өмет биргән. Изге Язмаларның беренче пәйгамбәрлегендә гөнаһның нәтиҗәләрен юк итәчәк һәм Иблиснең башын ярачак «нәсел», ягъни «орлык» (ЯД) турында әйтелә.

Шуннан соңгы 1600 ел дәвамында Иблис кешеләрне Алладан читкә алып китүдә уңышлы була, бары тик тугры Һабил, Ханух һәм Нух кына бу санга керми. Кабил, мәсәлән, үзенең тәкъва абыйсын үтерә. Кешеләр Йәһвә «исемен чакыра» башлый, әмма моны, күрәсең, Алланы хөрмәт итмичә эшлиләр. Шул замандагы котырынкы рух Ләмекнең сүзләрендә чагыла: ул, имеш үзен яклар өчен, бер егетне үтерүен шигырь итеп сөйли. Тыңламаучан фәрештәләр адәм кызларыннан хатын сайлагач һәм алардан әзмәверләр туа башлагач, җирдәге шартлар тагын да начарая. Моңа да карамастан тугры Нух көймә төзи, замандашларын якынлашучы Туфан турында кыюлык белән кисәтә һәм гаиләсе белән Туфанның һәлакәтле нәтиҗәләреннән коткарыла.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:16 — Яктырткычлар 4 нче көнне генә яратылган булса, яктылык ничек беренче көнне барлыкка килгән? 16 нчы шигырьдәге «яратты» дигән сүз һәм 1, 21, 27 нче шигырьләрдәге шул ук сүз ике төрле еврей сүзеннән тәрҗемә ителгән. «Күк» белән яктырткычлар беренче иҗади көн башланудан күпкә элегрәк яратылган булган. Ләкин аларның яктылыгы җиргә килеп җитмәгән. Беренче көнне «яктылык булган», чөнки болытлар аша җиргә чәчелгән яктылык үтеп кергән. Һәм җир әйләнгәнгә, көн төнне алмаштыра башлаган (Яратылыш 1:1—3, 5). Яктылык чыганаклары әле дә җирдән күренмәгән. Әмма дүртенче иҗади чор азагында шактый зур үзгәреш үткән: Кояш, Ай һәм йолдызлар «җир йөзен яктырта» башлаган (Яратылыш 1:17). Хәзер алар җирдән күренә иде — Алла аларны шушы мәгънәдә «яратты».

3:8 — Йәһвә Алла Адәм белән үзе сөйләшкәнме? Изге Язмаларда язылганча, Алла кешеләр белән сөйләшкәндә, моны еш кына фәрештәләр аша эшләгән (Яратылыш 16:7—11; 18:1—3, 22—26; 19:1; Хакимнәр 2:1—4; 6:11—16, 22; 13:15—22). Алланың баш вәкиле аның «Сүз» дип аталган бердәнбер Улы булган (Яхъя 1:1). Бик ихтимал, Алла Адәм һәм Хаува белән «Сүз» аша сөйләшкән (Яратылыш 1:26—28; 2:16; 3:8—13).

3:17 — Нинди мәгънәдә җир туфрагына ләгънәт төшкән һәм ул күпме сакланган? Җир туфрагына ләгънәт төшерү — «тикән белән чүпүлән» баскан җирне эшкәртү авыр булачак дигәнне аңлаткан. Бу ләгънәт нәтиҗәләрен Адәм буыннары шул кадәр нык сизгәннәр ки, хәтта Нухның әтисе Ләмек Йәһвә «нәгъләтләгән бу туфракны эшкәртеп кулларыбыз хезмәттән талчыккан» дигән булган (Яратылыш 5:29). Туфаннан соң Йәһвә Нухны һәм аның улларын фатихалаган һәм җирне тутырыгыз дигән (Яратылыш 9:1). Алла ләгънәте җир туфрагында, күрәсең, башка булмаган (Яратылыш 13:10).

4:15 — Йәһвә Кабилне ничек «кисәтүле галәмәт белән тамгалаган»? Изге Язмаларда Кабилнең тәнендә берәр күренеп торган билге булган дип әйтелми. Күрәсең, ул галәмәт яки билге үч алып Кабилне үтерү тыела дигән боерык булган, һәм бу боерыкны бар кеше дә белгән һәм үтәгән.

4:17 — Кабил үзенә хатынны кайдан алган? Адәмнең «башка угыллары һәм кызлары булды» (Яратылыш 5:4). Шуңа күрә Кабил хатын итеп үзенең берәр сеңелен яки бертуганның кызын алгандыр. Соңрак Алла Канунында исраиллеләргә бертуган апалар һәм абыйлар белән никахлашу рөхсәт ителмәгән (Левит 18:9).

5:24 — Алла Ханокны нинди мәгънәдә «алган»? Бәлки, Ханокны үтерергә җыенганнардыр, әмма Алла, Ханок үз дошманнарыннан зыян күрмәсен өчен, аны үтерүгә юл куймаган. Рәсүл Паул сүзләре буенча, Ханок «үлемне кичермичә, бу дөньядан алынган» булган (Еврейләргә 11:5). Бу, Ханок яшәвен дәвам итсен өчен, Алла аны күккә алган дигәнне аңлатмый. Күккә беренче булып Гайсә күтәрелгән (Яхъя 3:13; Еврейләргә 6:19, 20). Ханок «үлемне кичермичә, бу дөньядан алынган» дигән сүзләр Алла Ханокны махсус хәлгә кертеп, пәйгамбәрлек күренешләре биргән һәм шуннан соң аның яшәвен туктаткан дигәнне аңлатырга мөмкин. Шулай итеп Ханок зыян күрмәгән, ягъни дошманнарыннан «үлемне кичермәгән».

6:6 — Йәһвә нинди мәгънәдә «кешене бар итүенә үкенгән»? «Үкенгән» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе мөнәсәбәтне яки ниятне үзгәртү дигәнне аңлата. Йәһвә камил, шуңа күрә кешеләрне яратканда ул хата эшли алмаган. Ләкин Туфан алдыннан яшәгән бозык кешелеккә карата аның мөнәсәбәте үзгәргән. Башта аның кешеләргә мөнәсәбәте Барлыкка Китерүченең үз иҗат иткәннәренә кебек булса, хәзер ул кешеләрне бозыклыклары өчен юк итәргә ниятләгән. Алланың берничә кешене исән калдыруы аның «үкенүе» бозыклыкка кушылган кешеләргә генә кагылышлы икәнен күрсәткән (2 Петер 2:5, 9).

7:2 — Чиста булган һәм чиста булмаган хайваннар арасындагы аерма нәрсәгә нигезләнеп үткәрелгән? Хайванның чиста яки чиста булмаганлыгы ашарга яраган яисә ярамаганлыгына карап түгел, ә Аллага корбан итеп китерергә яраклылыгы буенча билгеләнгән. Туфанга кадәр кешеләр ит ашамаган. Хайваннарның ашар өчен «чиста» һәм «чиста булмавын» Муса Кануны гына аера башлаган һәм Канун гамәлдән чыгу белән, бу аерма да юк булган (Рәсүлләр 10:9—16; Эфеслеләргә 2:15). Нух Йәһвәгә корбан итеп нәрсә китереп була, ә нәрсә юк икәнен, күрәсең, белгән. Көймәдән чыгу белән ул «мәзбәх корды һәм, чиста саналган хайван һәм кошлар арасыннан берничәсен сайлап алып, ут өстендә яндырып корбан китерде» (Яратылыш 8:20).

7:11 — Бөек Туфанның сулары кайдан килеп чыккан? Икенче иҗади чор вакытында, ягъни «көндә», «гөмбәз» — Җир атмосферасы — яратылганда, сулар «гөмбәз астында» һәм «гөмбәз өстендә» булган (Яратылыш 1:6, 7). «Гөмбәз астындагы» сулар — ул җирдәге су, ә «гөмбәз өстендәге» сулар — җир йөзеннән биегрәк урнашкан сулар җыентыгы. Шушы сулар Нух көннәрендә «төпсез упкын» эченнән яңгыр булып җиргә төшкән.

Безнең өчен сабаклар:

1:26. Кеше Аллага охшатып яратылганга, ул Алла сыйфатларын чагылдыра ала. Һичшиксез, без, Барлыкка Китерүчебезнең үзенчәлекләрен чагылдырып, мәхәббәт, мәрхәмәтлек, игелек, яхшылык һәм сабырлык кебек сыйфатларны үстерер өчен тырышырга тиешбез.

2:22—24. Никахны Алла гамәлгә керткән. Никах бәйләнешләре даими һәм изге. Гаилә башы — ир.

3:1—5, 16—23. Бәхетле булуыбыз тормышыбызда Йәһвә хакимиятен тануга бәйле.

3:18, 19; 5:5; 6:7; 7:23. Йәһвә сүзе һәрвакыт үтәлә.

4:3—7. Һабил тәкъва иман кешесе булганга, Йәһвә аның корбанын хуплаган (Еврейләргә 11:4). Ә Кабилнең эшләре аңа иман җитми икәнен күрсәткән. Аның эшләре явыз булган, аларда үтерүгә китергән көнчелек һәм нәфрәт итү чагылган (1 Яхъя 3:12). Моннан тыш, ул, күрәсең, корбан китерү турында өстән генә уйланган һәм корбанны кирәк булганга гына китергән. Йәһвәгә мактау корбаннарыбызны, үзебезне тиешенчә тотып, эчкерсез күңел һәм дөрес теләкләр белән китерергә тиеш түгелбезме?

6:22. Көймә төзер өчен күп вакыт китсә дә, Нух эшләрен Алла әйткәнчә алып барган. Шуңа күрә Туфан вакытында Нух һәм аның гаиләсе исән калган. Йәһвә безгә үз Сүзе аша мөрәҗәгать итә һәм үз оешмасы аша күрсәтмәләр бирә. Аны тыңласак һәм Аңа буйсынсак, үзебезгә файда китерәчәкбез.

7:21—24. Йәһвә тәкъва кешеләрне бозыклар белән бергә юк итми.

КЕШЕЛЕК ЯҢА ЭРАГА КЕРӘ

(Яратылыш 8:1—11:9).

Туфанга кадәрге дөнья юк ителгәннән соң, кешелек яңа эрага керә. Кешеләргә ит ашарга рөхсәт ителә, әмма алар үзләрен каннан тыярга тиеш була. Йәһвә кеше үтерү өчен үлем җәзасын гамәлгә кертә һәм, башка Туфан булмаячагы турында вәгъдә биреп, салават күпере килешүен төзи. Нухның өч улы бөтен кешелекнең ата-бабалары булып китә; ә Нух оныгының улы Нәмруд «Йәһвәгә каршы килүче көчле аучы» (ЯД) дип аталган. Җир йөзе буенча таралып урнашыр урынына, кешеләр, үзләрен данларга теләп, Бабил исемле шәһәр һәм манара төзергә булалар. Әмма бу ниятләре үтәлми, чөнки Йәһвә аларны, телләрен буташтырып, бөтен җир буенча тарата.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

8:11 — Туфанда барлык агачлар юк ителгәнен исәпкә алсак, күгәрчен зәйтүн агачының яфрагын кайдан алган? Моны ике төрле итеп аңлатып була. Зәйтүн агачлары бик чыдамлы үсемлек булганга, алар Туфан вакытында берничә ай су астында торып та исән кала алганнар. Су кими башлагач, шул агачларның, коры җиргә эләгеп, яңадан яфрак ярулары ихтимал. Нухка күгәрчен китергән яфрак Туфан сулары киткәч үсеп чыккан яшь үсентедән дә булырга мөмкин.

9:20—25 — Ни өчен Нух Кәнганга ләгънәт укый? Күрәсең, Кәнган үзенең бабасы Нухка каршы ниндидер бозык, табигый булмаган эш кылуда гаепле булган. Аның әтисе Хам моны күреп тә улын туктатмаган, ә моның турында сөйли башлаган. Ләкин Нухның башка ике угылы Сам һәм Йафет шәрә әтиләренең өстен каплап чыгалар. Моның өчен алар фатихаланган. Кәнганга ләгънәт төшә, ә Хам өчен җәза буыннарының хурлыкта яшәүләре була.

10:25 — Пелег көннәрендә җир нинди мәгънәдә «бүленгән»? Пелег б. э. к. 2269 елдан 2030 елга кадәр яшәгән. Нәкъ «Пелег яшәгән заманда» Йәһвә, Бабил шәһәрен төзүчеләрнең телләрен буташтырып һәм аларны бөтен җир йөзе буенча таратып, бөек бүленү ясаган (Яратылыш 11:9). Шулай Пелег көннәрендә «җир йөзе [ягъни җирдә яшәүчеләр] бүленгән».

Безнең өчен сабаклар:

9:1; 11:9. Кешеләрнең бернинди планнары да һәм тырышлыклары да Йәһвә ниятләрен тормышка ашыруга каршы килә алмый.

10:1—32. Туфан турында әйтелер алдыннан, 5 нче бүлектә, һәм Туфан турындагы хәбәрдән соң, 10 нчы бүлектә, шәҗәрәләр китерелә. Алардан барлык халыкларның Адәмнән Нухның өч угылы аша барлыкка килгәнен беләбез. Сам буыннары: Ашур (Ассирия) халкы, килданилар, еврейләр, суриялеләр һәм гарәпләрнең бер өлеше. Хам буыннары: хәбәшләр, мисырлылар, кәнганлылар, гарәпләрнең бер өлеше һәм кайбер Африка кабиләләре. Йафет буыннары: Һинд һәм Европа халыклары. Бар кешеләрнең дә бабалары бер, һәм алар барысы да Алла каршында бертигез (Рәсүлләр 17:26). Моны белү башкаларга карата мөнәсәбәтебезгә һәм алар белән аралашуга тәэсир итәргә тиеш.

Алла сүзе куәтле

Яратылыш китабының беренче өлешендә кешелек тарихының башлангыч этабы турында төгәл һәм башка бер җирдә дә табып булмый торган мәгълүматлар бар. Бу китаптан ни өчен Алла кешеләрне җиргә урнаштырганын беләбез. Һәм Нәмруд мисалыннан кешеләрнең, нинди генә тырышлыклар куйсалар да, Алла ниятләренә каршы тора алмаганнарын күрәбез һәм бу юата!

Теократик хезмәт мәктәбенең бер пункты — Изге Язмаларны һәр атна уку. Бу пунктка әзерләнгәндә «Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар» исемле материалны карап чыгарга була. Бу Изге Язмаларның аңларга авыр булган урыннарын төшенергә ярдәм итәр. «Безнең өчен сабаклар» дигән бүлектәге фикерләр Изге Язмалардан атна дәвамында укырга бирелгән материалдан нәрсәгә өйрәнә алабыз икәнен күрсәтә. Бу фикерләрне Хезмәт очрашуында җыелыш ихтыяҗларын карап чыкканда нигез итеп кулланырга була. Алла сүзе чыннан да тере вә куәтле (Еврейләргә 4:12).