Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Раббым!.. безне дога кылырга өйрәтче»

«Раббым!.. безне дога кылырга өйрәтче»

«Раббым!.. безне дога кылырга өйрәтче»

«Шәкертләренең берсе Аңа: „Раббым!.. безне дога кылырга өйрәтче“,— диде» (ЛҮК 11:1).

1. Ни өчен Гайсәнең бер шәкерте аңардан дога кылырга өйрәт дип сораган?

БЕЗНЕҢ эраның 32 елының бер көннәрендә Гайсә шәкертләренең берсе аның дога кылганын карап торган. Гайсә, күрәсең, эчтән генә дога кылгандыр, шуңа күрә шәкерт Гайсәнең үз Әтисенә әйткән сүзләрен ишетмәгән. Әмма Гайсә бетергәч, ул: «Раббым!.. безне дога кылырга өйрәтче»,— дип үтенгән (Лүк 11:1). Ни өчен? Дога яһүдләр тормышының һәм аларның гыйбадәт кылуының өзлексез өлеше булган. Еврей Язмаларының, мәсәлән Зәбур һәм башка китапларында бик күп догалар китерелгән. Шуңа күрә шәкерт бер дә белмәгән яки бер дә эшләмәгән нәрсә турында өйрәтергә сорамаган. Аңа, һичшиксез, яһүдләрнең дин җитәкчеләренең формаль рәвештә генә әйтелгән догалары таныш булган. Ләкин хәзер ул Гайсәнең дога кылганын күргән һәм, күрәсең, раввиннарның үз-үзләрен диндар итеп күрсәтер өчен әйтелгән догалары белән Гайсәнең кылган догасы арасында зур аерма барын сизгән (Маттай 6:5—8).

2. а) Үзе биргән үрнәк доганы сүзгә-сүз кабатларга кирәк түгеллеген Гайсә ничек күрсәткән? б) Ни өчен без дога кылу турында белергә телибез?

2 Ел ярым алдарак Гайсә Таудагы вәгазендә шәкертләренә дога кылуның үрнәген биргән (Маттай 6:9—13). Бәлки, теге шәкерт ул вакытта булмагандыр, һәм Гайсә үрнәк доганың төп фикерләрен кабат әйтеп аның үтенечен әзерлек белән үтәгән. Шунсына игътибар итик: Гайсә бу доганы сүзгә-сүз әйтеп бирмәгән һәм моның белән доганы аның мәгънәсен аңламыйча кабатларга кирәкми икәнен күрсәткән (Лүк 11:1—4). Теге исеме аталмаган шәкерт кебек, без дә, догаларыбыз безне Йәһвәгә якынлаштырсын өчен, дога кылырга өйрәнергә телибез. Шуңа күрә, әйдәгез, үрнәк доганы рәсүл Маттай китабыннан карап чыгыйк. Ул анда тулырак бирелә. Дога җиде үтенечтән тора: өчесе Алла ниятенә, ә дүртесе безнең материаль һәм рухи ихтыяҗларыбызга кагыла. Бу мәкаләдә без беренче өч үтенечне карап чыгарбыз.

Яратучы Ата

3, 4. Йәһвәгә «Атабыз» дип мөрәҗәгать итүебез нәрсәне аңлата?

3 Иң башта, Гайсә догаларыбыз Йәһвәгә якын, әмма ихтирамлы мөнәсәбәтләребезне чагылдырырга тиешлеген күрсәткән. Гайсә Йәһвәгә «күктәге Атабыз» дип мөрәҗәгать итәргә өйрәткән, ул бу сүзләрне күбрәк үзе янында тау битендә җыелган шәкертләренә үгет итеп биргән (Маттай 6:9). Гайсә «Ата» дигән сүзне еврей теленең киң кулланылган диалектында яки арамей телендә әйткәнме — без моны белмибез, әмма бу сүз «баланың сүзенә» бик якын, ул аны яраткан әтисе белән аралашканда әйтә дип язган Изге Язмаларның бер белгече. Йәһвәгә «Атабыз» яки «Әтиебез» дип мөрәҗәгать итүебез аның белән якын, ышанычлы мөнәсәбәтләребезне күрсәтә.

4 «Атабыз» дигән сүз «безнең Атабыз» дигәнне аңлата. Шуңа күрә бу сүзне әйткәндә без үзебезне хатын-кыз һәм ир-атлардан торган зур гаиләнең өлеше дип таныйбыз. Бу гаиләдәгеләрнең барысы Йәһвәне Яшәү Бирүче дип саный (Ишагыйя 64:8; Рәсүлләр 17:24, 28). Рух белән тудырылган мәсихчеләр «Аллаһы балалары» ителгән һәм аңа «„Абба, Әти“,— дип... мөрәҗәгать итә» алалар (Римлыларга 8:14, 15). Миллионлаган кешеләр аларның тугры юлдашлары булды. Алар үз тормышларын Йәһвәгә багышлап, моны суга чумдырылу йоласын үтеп символлаштырдылар. Бу «башка сарыклар» Йәһвәгә Гайсә исеме хакына якынлаша алалар һәм Алланы «Атабыз» дип атый алалар (Яхъя 10:16; 14:6). Без күктәге Әтиебезгә аны мактар өчен, безгә күрсәткән бар игелеге өчен рәхмәтләребезне белдерер өчен һәм, ул безнең хакта кайгырта икәненә ышанып, аңа тормышыбыздагы бар йөкләребезне тапшырыр өчен регуляр рәвештә дога кыла алабыз (Филиппуйлыларга 4:6, 7; 1 Петер 5:6, 7).

Йәһвә исеменә мәхәббәт

5. Үрнәк дога нинди үтенеч белән башлана, һәм ни өчен бу урынлы?

5 Доганың беренче үтенече шунда ук нәрсә иң мөһиме икәнен күрсәтә: «Исемең изге дип икърар ителсен» (Маттай 6:9). Алла исемен изге итү безнең өчен иң беренче урында торырга тиеш, чөнки без Алланы яратабыз, һәм аның исемен бөтен яктан хурлыйлар икәнен күрү безгә бик авыр. Иблис, фетнә күтәреп һәм беренче ике кешене Аллага буйсынмау юлына этеп, Йәһвә Алланың Галәмдәге хакимлегенең гаделлеген шик астына куйган һәм шуның белән Аның исемен хур иткән (Яратылыш 3:1—6). Моннан тыш, Йәһвә исеме беренче фетнәдән башлап үзләрен Алла хезмәтчеләре дип атаган кешеләрнең мәсхәрәле эшләре һәм тәгълиматлары аркасында хурланган булган.

6. Йәһвә исеменең изгеләндерелүе турында дога кылсак, без нәрсә эшләмәбез?

6 Йәһвә исемен изгеләндерү турындагы догабыз Галәмдә хакимлек итү хакындагы сорауда кайсы якта торганыбызны, ягъни Йәһвәнең Галәмдә хакимлек итәргә хокукын тулысынча яклаганыбызны күрсәтә. Йәһвә Галәмдә аның гадел хакимлегенә теләп һәм шатлык белән буйсынган, шулай ук моны Йәһвәне һәм аның исеме белән бәйле булган бар нәрсәне яратканга эшләгән акылга ия булган затларның яшәүләрен тели (1 Паралипоменон 29:10—13; Мәдхия 8:2; 148:13). Йәһвә исеменә мәхәббәтебез безгә аның изге исеменә хурлык китерә алган һәрнәрсәдән качарга ярдәм итәчәк (Йәзәкил 36:20, 21; Римлыларга 2:21—24). Галәмдәге һәм анда яшәүчеләр арасындагы тынычлык Йәһвә исеменең изгеләндерелүенә һәм аның хакимлегенә теләп буйсынуга бәйле. Шуңа күрә, «исемең изге дип икърар ителсен» дип дога кылганда, без Йәһвә ниятенең үтәләчәгенә ышаныч күрсәтәбез, һәм моның үтәлүе аны данлаячак (Йәзәкил 38:23).

Без дога кылган Патшалык

7, 8. а) Гайсә безне дога кылырга өйрәткән патшалык нәрсә ул? б) Бу Патшалык турында Данил һәм Ачылыш китапларыннан без нәрсә беләбез?

7 Үрнәк догадагы икенче үтенү мондый: «Синең Патшалыгың килсен» (Маттай 6:10). Бу башта әйтелгән сүзләр белән тыгыз бәйле. Йәһвәнең үз исемен изгеләндерү коралы — ул Патшалык, ягъни күктәге хөкүмәт. Алла аның Патшасы итеп официаль рәвештә үз Улын, Гайсә Мәсихне билгеләгән (Мәдхия 2:1—9). Данил пәйгамбәрлегендә Мәсих идарәсе астындагы Патшалык «таудан» аерылган «таш» булып сурәтләнә (Данил 2:34, 35, 44, 45). Тау — Йәһвәнең Галәмдәге хакимлеге, таш итеп күрсәтелгән Патшалык — Йәһвә хакимлегенең яңа чагылышы. Пәйгамбәрлектә бу таш аннары «зур тау булган һәм бөтен җирне тутырган» диелә. Бу сүзләр Мәсих идарәсе астындагы Патшалык, җир белән идарә иткәндә, Алла хакимлегенең ролен уйный икәнен күрсәтә.

8 Бу Патшалыкта 144 000 Мәсих белән патшалар һәм руханилар булыр өчен «кешеләр арасыннан йолып алынганнар» идарә итә (Ачылыш 5:9, 10; 14:1—4; 20:6). Данил аларны «Аллаһы Тәгаләнең изгеләре» дип атый, һәм алар үз башлыклары Мәсих белән бергә «Патшалык һәм хакимият һәм бөтен күк астындагы патшалыкларның бөеклеген» алачак. «Бу патшалык — мәңгелек патшалык, һәм барлык хакимнәр Аңа [«аларга», ЯД] хезмәт итәчәк һәм буйсыначак» (Данил 7:13, 14, 18, 27). Күктәге менә шундый хөкүмәт турында Гайсә үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткән дә.

Ни өчен Патшалыкның килүе турында әле дә дога кылабыз?

9. Ни өчен Алла Патшалыгының килүе турында дога кылу урынлы?

9 Мәсих үрнәк догасында безне Алла Патшалыгының килүе турында сорап дога кылырга өйрәткән. Изге Язмалар пәйгамбәрлекләренең үтәлүе Мәсих идарәсе астындагы Патшалык 1914 елда күктә урнаштырылган булганын күрсәтә *. Шуңа күрә Патшалыкның «килүе» турында дога кылу әле дә урынлымы? Әлбәттә. Чөнки Данил пәйгамбәрлегендә таш булып күрсәтелгән Мәсих идарәсе астындагы Патшалыкның зур пот булып сурәтләнгән кешелек хөкүмәтләре белән киләчәк бәрелешүе турында әйтелә. Ташның бу пот белән бәрелешүе әле алда. Ул потка бәрәчәк һәм пот тузанга әйләнәчәк. «Ул патшалык башка халыкка бирелмәячәк; ул бөтен патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак»,— дип әйтелә Данил пәйгамбәрлегендә (Данил 2:44).

10. Ни өчен без Алла Патшалыгының килүен бик нык телибез?

10 Без Алла Патшалыгының Иблис идарә иткән бу явыз дөнья төзелешенә каршы чыгуын түземсезлек белән көтәбез. Чөнки бу Йәһвәнең изге исеменең изгеләндерелүе һәм Алла хакимиятенә каршы булган бар дошманнарның һәлакәте булачак. Без: «Синең Патшалыгың килсен»,— дип үтенеп дога кылабыз һәм рәсүл Яхъя кебек: «Амин, Раббы Гайсә, кил!» — дип әйтәбез (Ачылыш 22:20). Әйе, Гайсә, мәдхия җырлаучының: « Синең исемең, Ходай [«Йәһвә», ЯД], бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә бер Син генә икәнне аңласыннар»,— дигән сүзләре тормышка ашсын өчен, Йәһвә исемен изгеләндерергә һәм аның хакимлеген акларга килсен (Мәдхия 82:19).

«Синең ихтыярың гамәлгә ашсын»

11, 12. а) Аллага «күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» дип дога кылганда, без нәрсә турында сорыйбыз? б) Йәһвәнең ихтыяры тормышка ашсын дигән сүзләр үз эченә тагын нәрсә ала?

11 Шуннан соң Гайсә шәкертләрен мондый сүзләр белән дога кылырга өйрәтә: «Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Маттай 6:10). Галәм Йәһвә ихтыяры буенча барлыкка китерелгән. Куәтле күк затлары: «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» — диләр (Ачылыш 4:11). Йәһвәнең «күк һәм җирдә булганнарның барысына» карата нияте бар (Эфеслеләргә 1:8—10). Алла ихтыяры гамәлгә ашсын дип дога кылганда, без, асылда, Йәһвәне үз ниятен үтәргә сорыйбыз. Өстәвенә, без шуның белән бөтен Галәмдә Алла ихтыярының үтәлүен көткәнебезне күрсәтәбез.

12 Шулай ук бу дога без үз тормышыбызны Алла ихтыяры буенча алып барырга теләгәнебезне күрсәтә. Гайсә: «Минем ризыгым — Мине Җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү»,— дип әйткән (Яхъя 4:34). Безгә, тугры мәсихчеләргә, Алла ихтыярын тормышка ашыру, Гайсәгә кебек, рәхәтлек китерә. Йәһвәне һәм аның Улын ярату безне «инде кеше нәфесе буенча түгел, бәлки Аллаһы ихтыяры буенча яшәргә» дәртләндерә (1 Петер 4:1, 2; 2 Көринтлеләргә 5:14, 15). Без Алла ихтыярына каршы булган эшләрдән качарга тырышабыз (1 Тессалуникәлеләргә 4:3—5). Изге Язмаларны укыр һәм өйрәнер өчен вакыт бүлеп куеп, без «Раббы ихтыярының нәрсә икәнлегенә төшенәбез», ә аның ихтыяры «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» вәгазьләүдә актив рәвештә катнашуыбызны үз эченә ала (Эфеслеләргә 5:15—17; Маттай 24:14).

Йәһвәнең күктәге ихтыяры

13. Алла ихтыяры Шайтанның фетнәсенә кадәр күпкә алдарак ничек үтәлеп барган?

13 Йәһвә ихтыяры күктә — аның рухи улларының берсе фетнә күтәреп Шайтан булганчы — әле күпкә алдарак үтәлеп барган. Гыйбрәтле хикәя китабында Алланың беренче Улы акыллылыкның үзе булып күрсәтелгән. Бу китапта бихисап миллион еллар дәвамында Алланың бердәнбер Улы «һәрвакыт Аның янында куанучы булганы» һәм Әтисе ихтыярын үтәү аңа бәхет китергәне турында әйтелә. Соңыннан ул, «күктә һәм җирдә булган, күренгән һәм күренмәгәннәрнең» һәммәсен булдырганда, «һөнәрче сыйфатында» Йәһвә янында булган (Гыйбрәтле хикәя 8:22—31; Көлессәйлеләргә 1:15—17). Йәһвә Гайсәне үзенең Сүзе, ягъни Вәкиле итеп кулланган (Яхъя 1:1—3).

14. Фәрештәләрнең Йәһвә ихтыярын үтәве турында 102 нче мәдхиядән без нәрсә беләбез?

14 Йәһвә бөтен барлыкка китерелгәннәр өстеннән хакимлек итә, һәм бихисап күп фәрештәләр аның үгетләү сүзләрен һәм боерыкларын тыңлый. Моны мәдхия җырлаучы күрсәтә, ул болай дип язган: «Ходай Үз тәхетен күкләргә куйган, һәм патшалыгы бар нәрсәгә дә ия. Ходай сүзенең тавышына буйсынып, сүзен тыңлаучы, көчле фәрештәләре, Алланы данлагыз. Әй Ходайның бар сугышчылары, Аңа хезмәт итүчеләре, һәм Аның ихтыярын кылучылары, Ходайны зурлагыз. Ходай патшалык иткән һәрбер җирдә Аны һәм Аның бар эшләрен данла. Әй җаным, Ходайны зурла!» (Мәдхия 102:19—22).

15. Гайсәнең Патшалык хакимиятен алуы Алланың күктәге ихтыярының үтәлүенә ничек тәэсир иткән?

15 Әюб китабы буенча, Шайтан фетнә күтәргәннән соң да күктә кала алган (Әюб 1:6—12; 2:1—7). Әмма Ачылыш китабында Шайтан үз җеннәре белән күкләрдән бер вакыт бәреп төшерелгән булачак дип алдан әйтелгән булган. Бу вакыт Гайсә Мәсих 1914 елда Патшалыкны алганнан соң күп тә үтмәстән килгән, күрәсең. Шул вакыттан башлап бу фетнәчеләр өчен күктә урын юк инде. Алар җир тирәләрендә генә була ала (Ачылыш 12:7—12). Күктә инде Йәһвәнең хакимлеге турында бәхәсләшкән тавышлар башка ишетелми, бары тик «Бәрән», Гайсә Мәсих, ягында торган һәм Йәһвәне басынкы данлый торган тавышлар гына ишетелә (Ачылыш 4:9—11). Йәһвә ихтыяры күктә чыннан да тормышка аша.

Алланың җирдәге ихтыяры

16. Үрнәк дога христиан дөньясының кешелек өмете турындагы тәгълиматын ничек юкка чыгара?

16 Христиан чиркәүләре, барлык яхшы кешеләр күккә бара дип, җирне Алла ниятеннән алып ташлый. Әмма Гайсә безне: «Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын»,— дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:10). Безнең көннәрдә җир җәбер-золым, гаделсезлек, авыру һәм үлемнән таркалып беткән. Берәрсе бу җирдә бүген Йәһвәнең ихтыяры тулысынча үтәлә дип әйтә алырмы? Әлбәттә юк! Шуңа күрә без, рәсүл Петер тарафыннан: «Без, Аллаһының вәгъдәсенә инанып, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкне [Мәсих идарәсе астындагы Патшалыкны] һәм яңа җирне [тәкъва кешеләрнең җәмгыятен] көтәбез»,— дип язылган вәгъдәгә туры китереп, Алла ихтыярының җирдә тормышка ашуы турында ялварып дога кылырга тиешбез (2 Петер 3:13).

17. Җиргә карата Йәһвә нияте нинди?

17 Йәһвә җирне билгеле бер максат белән барлыкка китергән. Ул Ишагыйя пәйгамбәрне болай дип язарга рухландырган: «Күкләрне барлыкка китергән Ходай болай дип әйтә, Ул җирне ясаган һәм аны иҗат иткән Алла; Ул аны нык куйган, юкка гына аны барлыкка китермәгән; Ул аны яшәр өчен булдырган: Мин Ходай һәм башка [илаһи] юк» (Ишагыйя 45:18). Алла беренче кеше парын оҗмах бакчасына урнаштырып, аларга: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз»,— дигән (Яратылыш 1:27, 28; 2:15). Һичшиксез, Барлыкка Китерүченең нияте — җирне камил тәкъва кешеләр белән тутыру, алар, Йәһвәнең хакимлегенә шатлык белән буйсынып, Мәсих вәгъдә иткән Җәннәттә мәңге яшәрләр иде (Мәдхия 36:11, 29; Лүк 23:43).

18, 19. а) Алла ихтыяры җирдә тулысынча үтәлә башлаганга кадәр нәрсә булырга тиеш? б) Чираттагы мәкаләдә Гайсәнең үрнәк догасыннан нәрсә каралачак?

18 Җирдә әлегә Алла хакимиятен санга сукмаган кешеләр яшәгәнгә, Йәһвәнең җиргә карата нияте тулысынча тормышка аша алмый. Мәсих җитәкчелегендәге куәтле рухи көчләрне кулланып, Алла «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк». Иблис идарә иткән бу явыз дөнья төзелеше ялган диннәре, сатлык сәясәте, комсыз һәм намуссыз сәүдәчеләре һәм хәрби көчләре белән мәңгегә юк ителәчәк (Ачылыш 11:18; 18:21; 19:1, 2, 11—18). Йәһвәнең хакимлеге акланган һәм аның исеме изгеләндерелгән булачак. Моның барысы булсын өчен, без: «Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен, Синең Патшалыгың килсен, күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын»,— дип әйткәндә дога кылабыз (Маттай 6:9, 10).

19 Ләкин үрнәк догасында Гайсә шулай ук без үз ихтыяҗларыбыз турында да дога кыла алабыз икәнен күрсәткән. Моның турында без чираттагы мәкаләдән белербез.

[Искәрмә]

^ 9 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Данил пәйгамбәрлегенә игътибарлы булыгыз!» (рус) дигән китапның 6 нчы бүлеген карагыз.

Кабатлау өчен сораулар

• Ни өчен Йәһвәгә мөрәҗәгать иткәндә «Атабыз» дип әйтү урынлы?

• Ни өчен Йәһвә исеменең изгеләндерелүе турында дога кылу иң мөһиме?

• Ни өчен без Алла Патшалыгының килүе турында дога кылабыз?

• Алла ихтыярының, күктәге кебек, җирдә дә тормышка ашуын догада үтенү нәрсәне күз алдында тота?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең догалары фарисейләрнең үз-үзләрен диндар итеп күрсәтер өчен әйтелгән догаларыннан бик нык аерылып торган.