Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Левит китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Левит китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Левит китабыннан игътибарга лаек фикерләр

ИСРАИЛ халкының Мисыр коллыгыннан азат ителүенә әле бер ел да булмаган. Алар, яңа халык итеп оештырылып, Кәнган җиренә юл тоталар. Йәһвә нияте буенча, монда изге халык яшәргә тиеш. Әмма бу җирдә яшәгән халыкның дини йолалары һәм тормыш рәвеше бик бозык. Шуңа күрә чын Алла Исраил җыелышына кагыйдәләр бирә, аларны үтәү бу халыкны аңа хезмәт итәр өчен аерып куя. Бу күрсәтмәләр Синай чүлендә Муса тарафыннан, күрәсең, б. э. к. 1512 елда Левит китабында язылган. Бу китапка исраиллеләрнең 28 көнлек тарихы керә (Чыгыш 40:17; Саннар 1:1—3). Йәһвә үз халкын изге булыгыз дип кат-кат чакыра (Левит 11:44; 19:2; 20:7, 26).

Йәһвә Шаһитләре безнең көннәрдә Алланың Муса аша биргән Кануны буенча яшәми. Гайсә Мәсихнең үлеме белән бу Канун гамәлдән чыккан (Римлыларга 6:14; Эфеслеләргә 2:11—16). Әмма Левит китабында булган күрсәтмәләр безне Аллага — Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбыз турында күп нәрсәгә өйрәтә ала.

ИРЕКЛЕ ҺӘМ МӘҖБҮРИ БУЛГАН ИЗГЕ БҮЛӘКЛӘР

(Левит 1:1—7:38).

Канунда әйтелгән корбаннар һәм бүләкләр я ирекле, я мәҗбүри булган. Мәсәлән, Аллага тулысынча китерелә торган яндыру корбаны ирекле булган. Гайсә Мәсих тә үз теләге белән үзен йолым корбаны итеп биргән. Кешенең үз теләге белән китерелгән тынычлык корбаны кисәкләргә бүленгән. Бер кисәген Аллага корбан китерү урынында яндырганнар, калган икесен рухани һәм корбан китерүче ашаган. Бу Мәсих үлемен искә алу Кичәсендә булганны искә төшерә. Бу Кичәдә майланган мәсихчеләр символлардан авыз итәләр (1 Көринтлеләргә 10:16—22).

Гөнаһ өчен һәм гаеп өчен китерелгән корбаннар мәҗбүри булган. Әгәр гөнаһ юри эшләнгән булмаса, гөнаһ өчен корбан китерелгән. Гаеп корбаны берәр кешенең хокукын бозган өчен китерелгән һәм шулай ук тәүбә иткән гөнаһлы кешенең кайбер хокукларын кайтарган. Гаеп корбаны берьюлы шушы ике яктан да файдалы була алган. Икмәк бүләкләре Йәһвәнең юмартлыгын тану өчен хезмәт иткән. Боларның барысы безнең өчен кызык, чөнки Канун буенча китерелгән корбаннар Гайсә Мәсих белән аның корбанына һәм шулай ук бу корбан ярдәмендә мөмкин булган фатихаларга күрсәткәннәр (Еврейләргә 8:3—6; 9:9—14; 10:5—10).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:11, 12 — Ни өчен исраиллеләр Йәһвәгә корбан итеп бал яндырырга тиеш булмаган? Бу шигырьләрдә умарта кортының балы турында сүз бармый. Монда әйтелгән «балны» корбан итеп яндырырга рөхсәт ителмәсә дә, ул «басу китергән... беренче уңышлар» санына кергән (2 Паралипоменон 31:5). Күрәсең, монда әйтелгән «бал» — ул җимеш согы яки сироп. Сок яки сироп ачый алганга күрә, аны корбан китерү урынында корбан итеп яндырырга ярамаган.

2:13 — Ни өчен «һәрбер бүләк китерүдә» тоз китерергә кирәк булган? Тоз салып корбан тәмен яхшыртырга тырышмаганнар, юк. Бөтен җир шары буенча тоз консервант итеп кулланыла. Болай дип уйлау дөресрәк булыр: тозны, бозык булмаганлыкны һәм черүгә бирешмәүне символлаштырганга, корбан белән китергәннәр.

Безнең өчен сабаклар:

3:17. Май корбанның иң яхшы һәм иң кыйммәтле өлеше итеп саналганга, Исраил халкына аны ашау тыелган. Күрәсең, бу тыю аларга иң яхшысы Йәһвәнеке икәнен аңларга ярдәм иткән (Яратылыш 45:18). Бу безгә Йәһвәгә иң яхшысын бирергә кирәклеге турында искә төшерергә ярдәм итә (Гыйбрәтле хикәя 3:9, 10; Көлессәйлеләргә 3:23, 24).

7:26, 27. Исраил халкына канны ризык итеп кабул итү тыелган. Алла карашыннан чыгып караганда кан — ул яшәү. «Тәннең җаны [яшәве] канда»,— дип язылган Левит 17:11 дә. Каннан тыелу Алланың бүгенге чын хезмәтчеләре өчен дә таләп булып кала (Рәсүлләр 15:28, 29).

ГАМӘЛГӘ ИЗГЕ РУХАНИЛЫК КЕРТЕЛӘ

(Левит 8:1—10:20)

Корбан китерү белән бәйле булган эшләр кемгә йөкләнгән булган? Бу эшләр руханиларга йөкләнгән булган. Алла боерыгы буенча, Муса Һарунны — баш рухани, ә дүрт улын рухани итеп багышлау церемониясен үткәргән. Бу багышлау, күрәсең, 7 көнгә сузылган. Шуннан соң руханилар үз йөкләмәләрен үтәргә керешкән.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

9:9 — Корбан китерү урынының нигезенә канны түгү һәм аны төрле әйберләргә «салу» ни өчен кирәк булган? Моның белән Йәһвә өчен кан — ул пакьләндерү чарасы икәне күрсәтелгән. Пакьләндерүнең бар тәртибе канга нигезләнгән булган. «Канун бар нәрсәнең диярлек кан белән пакьләндерелүен таләп итә,— дип язган рәсүл Паул,— һәм кан түгелмичә ярлыкау булмый» (Еврейләргә 9:22).

10:1, 2 — Һарун уллары Надав белән Авиудның кылган гөнаһлары, бәлки, нинди булгандыр? Надав белән Авиуд аларга руханилык бурычы буенча йөкләнмәгән эшне кылгач, озакламыйча, Йәһвә бөтен руханиларны хезмәтләрен башкарганда шәраб һәм аракы эчүдән тыйган (Левит 10:9). Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясап була: бу шигырьләрдәге вакыйга булган чакта, Һарунның бу ике улы, күрәсең, исерек булгандыр. Әмма аларның үлеменә китергән төп сәбәп — «Ходай алдына Ул аларга кушмаган чит ут алып килү» булган.

Безнең өчен сабаклар:

10:1, 2. Мәсихче җыелышларда төрле йөкләмәләрне үтәгән Йәһвәнең хәзерге хезмәтчеләре Алла таләпләрен үтәргә тиеш. Шулай ук, үз йөкләмәләрен үтәгәндә, алар үз-үзләренә чиктән тыш ышану күрсәтергә тиеш түгел.

10:9. Исерткеч эчемлек эчеп, Алла йөкләмәләрен үтәү тыела.

ИЗГЕ ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ ЧИСТАЛЫК ТАЛӘП ИТӘ

(Левит 11:1—15:33)

Ризык итеп туклану өчен кайсы хайван чиста, ә кайсысы юк икәне турындагы күрсәтмәләр исраиллеләргә икеләтә файда китергән. Бу күрсәтмәләр аларны авыру тудыра торган төрле организмнардан саклаган, шулай ук аларның һәм тирә-яктагы халыкларның арасындагы аерманы күрсәткән. Башка күрсәтмәләр мондый якларга кагылышлы булган: үле тәннән нәҗесләнү, хатын-кызның бала табудан соң чистарынуы, махау чире белән чирләгәндә нәрсә эшләргә кирәклеге, хатын-кыз һәм ир-атның җенси әгъзаларыннан төрле бүленүләр белән бәйле пычраклык. Чисталыгын югалткан кеше турында кайгырту руханиларга йөкләнгән.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

12:2, 5 — Ни өчен бала тапкач, хатын-кыз «чиста түгел» дип саналган? Җенси органнар камил кешегә яшәү бирер өчен булдырылган булган. Әмма мирас итеп алынган гөнаһның нәтиҗәсе аркасында туган балалар камил булмаган — алар гөнаһлы булып туган. Бала табу, менструация яки орлык агызу аркасында берникадәр вакыт «чиста булмау» исраиллеләргә мирас итеп алынган гөнаһ турында исләренә төшергән (Левит 15:16—24; Мәдхия 50:7; Римлыларга 5:12). Пакьләндерү тәртибе белән бәйле булган таләпләр исраиллеләргә шуны аңларга ярдәм иткән: аларга гөнаһ нәтиҗәләрен юкка чыгара алган һәм кешелекне камиллеккә кире кайтара алган йолым корбаны кирәк. Шулай итеп, Канун алар өчен «Мәсих килгәнгә кадәр... тәрбияче булган» (Гәләтиялеләргә 3:24).

15:16—18 — Бу шигырьләрдә «орлык түгү» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Күрәсең, монда сүз төнге поллюцияләр һәм никахтагы җенси мөнәсәбәтләр турында бара.

Безнең өчен сабаклар:

11:45. Йәһвә Алла изге, һәм ул аңа изге хезмәт башкарганнардан изгелек таләп итә. Алар изгелеккә омтылырга тиеш, алар физик һәм рухи яктан чиста калырга тиеш (2 Көринтлеләргә 7:1; 1 Петер 1:15, 16).

12:8. Йәһвә ярлыларга корбан итеп сарык түгел, ә бәясе арзанрак булган кош китерергә рөхсәт иткән. Ул ярлы кешеләрнең хәлен аңлый.

ИЗГЕЛЕК САКЛАРГА ТАЛӘП

(Левит 16:1—27:34)

Гөнаһ өчен төп корбаннар һәр ел була торган пакьләндерү көнендә китерелгән. Руханилар һәм Левий буыны өчен бозау, ә Исраилнең калган буыннары өчен кәҗә китерелгән. Тагын бер кәҗәне, рухани аның алдында халыкның бар гөнаһларын әйткәннән соң, чүлгә җибәргәннәр. Кәҗәләрнең икесе дә бергә гөнаһ өчен корбан булган. Бу шуңа күрсәткән: Гайсә Мәсих корбан итеп китерелгән булачак һәм, шулай ук, гөнаһларны «алып китәчәк».

Төрле сорауларга, мәсәлән ит ашау буенча сорауга кагылышлы күрсәтмәләр Йәһвәгә хезмәт иткәндә изгелек сакларга кирәклегенә басым ясый. Бу руханилардан таләп ителгән. Елына өч тапкыр бәйрәм үткәрелгәндә, бу шатлык вакыты һәм Барлыкка Китерүчегә рәхмәтләр белдерү вакыты булган. Йәһвә шулай ук үз халкына мондый күрсәтмәләр биргән: Алланың изге исеменә хөрмәт күрсәтелмәсә нәрсә эшләргә, юбилей һәм шимбә көнен тоту, шулай ук, ярлыларга һәм колларга нинди караш булырга тиеш. Аллага буйсыну китерәчәк фатихалар Аллага буйсынмаган кешеләр кичерәчәк каһәрләргә каршы куела. Шулай ук ант итү һәм хак билгеләү белән бәйле булган Аллага китереләчәк бүләкләр турында күрсәтмәләр бирелгән; малның беренче туган балалары һәм «Ходайның изге нәрсәсе» итеп уннан бер өлеш түләү турында күрсәтмәләр бирелгән булган.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

16:29 — Нинди мәгънәдә исраиллеләр «җаннарын басынкы итәргә» тиеш булган? Бу пакьләндерү көнендә башкарылган һәм гөнаһларны кичерү үтенече белән бәйле булган. Бу көннәрдә ураза тотканнар һәм ул, күрәсең, халык үзенең гөнаһлы булуын таный икәнен күрсәткән. Шуңа күрә бу шигырьдә сүз ураза турында бара дип уйлау дөрес булыр.

19:27 — «Башыгызны түгәрәк итеп алдырмагыз [«чигәләрдәге чәчләрне кыска кырыкмагыз», ЯД] һәм сакал кырыйларын бозма» дигән таләп нәрсәне аңлата? Күрәсең, бу закон исраиллеләргә сакалларын һәм башларындагы чәчләрен мәҗүсиләр кебек кырыкмасыннар өчен бирелгән булган (Иремия 9:25, 26; 25:23; 49:32). Әмма бу сүзләр аларга биттәге чәчләрне кисәргә һәм сакалларын кыркырга рөхсәт ителмәгән дигәнне аңлатмый (2 Патшалык 19:24).

25:35—37 — Исраиллеләргә акчаны башка кешегә табыш белән кайтарсын өчен бирү һәрвакытта да дөрес булганмы? Әгәр берәрсе акчаны ниндидер сәүдә эшләре өчен бурычка алса, ул чакта бирүче акчаны процентлар белән кайтарсыннар өчен бирә алган. Ләкин, Канун буенча, акча мохтаҗлыкта булган кешегә ярдәм итәр өчен бирелсә, процентлар таләп итү тыелган. Авыр хәлгә эләккән якының хисабына баю дөрес булмаган (Чыгыш 22:25).

26:19 — Нинди мәгънәдә күк тимер кебек һәм җир бакыр кебек була ала? Яңгырлар булмаганга, Кәнган җирләре өстендәге күк каты һәм бернәрсә дә үткәрми торган тимер кебек булган. Корып беткән җир ачык бакыр төскә кергән.

26:26 — Нинди мәгънәдә «ун хатын-кыз бер мичтә... ипи салачак»? Бар нәрсәне пешерер өчен, гадәттәгечә, һәрбер хатынга бер мич кирәк. Әмма китерелгән өземтә, ризык булмаганга, ун хатынга бер мич тә җитәчәк икәнен күрсәтә. Бу халыкның изгелек сакламавының алдан әйтелгән нәтиҗәләренең берсе булган.

Безнең өчен сабаклар:

20:9. Йәһвә карашы буенча, нәфрәт итү һәм ачу кеше үтерүгә тиң. Шуңа күрә кешегә, әти-әнисен нәфрәт иткән өчен, аларны үтерү өчен бирелгәндәге кебек үк җәза кулланылган. Бу имандашларыбызга ярату күрсәтергә дәртләндерергә тиеш түгелме? (1 Яхъя 3:14, 15).

22:32, 24:10—16, 23. Йәһвә исемен хурлау җәзасыз калмаячак. Киресенчә, без аны мактарга тиешбез һәм аны изгеләндерү турында дога кылырга тиешбез (Мәдхия 7:18; Маттай 6:9).

Левит китабы Аллага гыйбадәт кылуыбызга ничек тәэсир итә

Йәһвә Шаһитләре яһүдләргә бирелгән Канун буенча яшәми (Гәләтиялеләргә 3:23—25). Ләкин Левит китабында язылган сүзләр Аллага гыйбадәт кылуыбызга тәэсир итәргә мөмкин, чөнки бу китап Йәһвәнең төрле сорауларга кагылышлы карашын аңларга ярдәм итә.

Теократик хезмәт мәктәбенә әзерләнгән вакытта Изге Язмаларны укыганда, сезгә, һичшиксез, Аллабызның үз хезмәтчеләреннән изгелек таләп итүе нык тәэсир итәчәк. Изге Язмаларның Левит китабы шулай ук Аллаһы Тәгаләгә, аның данына изгелек саклап, иң яхшысын бирергә дәртләндерә алачак.

[29 биттәге иллюстрация]

Канун буенча китерелгән корбаннар Гайсә Мәсихкә һәм аның корбанына күрсәткән.

[30 биттәге иллюстрация]

Төче күмәч бәйрәме зур шатлык вакыты булган.

[31 биттәге иллюстрация]

Чатыр кору бәйрәме кебек, һәр ел үткәрелә торган бәйрәмнәр Йәһвәгә рәхмәт белдерү вакыты булган.