Төп мәгълуматка күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Йәһвә Шаһитләре кан фракцияләрен кулланамы?

Бу мәкаләдәге җавап башлыча «Күзәтү манарасы» 2000 ел, 15 июнь (рус) санындагы мәкаләгә нигезләнгән.

Төп-төгәл шуны әйтеп була: Йәһвә Шаһитләре каннан тыела. Һичшиксез, Аллаһының канга кагылышлы законын кешеләрнең үзгәрүчән карашларына туры китерергә ярамый. Әмма табиблар бүген канның дүрт төп өлешен һәм фракцияләрен бүлә белгәнгә, яңа сораулар туа. Канның өлешләрен һәм фракцияләрен кабул итәргәме, юкмы икәнен хәл иткәндә, мәсихче моның файдасы һәм зыяны турында гына түгел, ә Изге Язмаларда нәрсә әйтелә икәнлеге турында уйланырга тиеш. Мәсихче өчен Аллаһы белән мөнәсәбәтләре бик мөһим.

Төп сорауларга җавап ап-ачык. Моны Изге Язмаларда язылган тарихи һәм медицина белән бәйле мәгълүмат күрсәтә.

Йәһвә Аллаһы ата-бабабыз Нухка кан белән махсус рәвештә эш итәргә кушкан (Яратылыш 9:3, 4). Соңрак Аллаһы Канунында канның изге булуын күрсәтүче мондый сүзләр язылган булган: «Әгәр Исраил йортыннан берәр кеше я сезнең арагызда яшәүче чит ил кешесе берәр нинди кан ашаса, мин, һичшиксез, кан ашаган кешене кире кагармын». Аллаһы Канунын санга сукмаган исраилле башкаларга начар үрнәк булган, шуңа күрә Аллаһы болай дигән: «Аны халкы арасыннан юк итәрмен» (Левилеләр 17:10). Беренче гасырда Иерусалимда җыелган рәсүлләр һәм өлкәннәр мәсихчеләр «каннан тыелырга тиеш» дигән карар чыгарган. Бу әмер потларга табынудан һәм фәхешлектән тыелуга тиң булган (Рәсүлләр 15:28, 29).

Ул вакытта яшәгән мәсихчеләр «каннан тыелыгыз» дигән әмерне ничек аңлаган? Алар яңа гына үлгән хайванның канын да, инде оешкан канны да ашамаган. Шулай ук каны түгелмәгән хайванның итен дә ашмаган. Моннан тыш, алар канлы ризыклардан, мәсәлән, канлы казылыктан тыелган. Канны теләсә нинди рәвештә ашау алар өчен Аллаһы канунын бозу булган (1 Ишмуил 14:32, 33).

Б. э. II—III гасырларында яшәгән Тертуллиан язганча, ул вакытта күп кенә кешеләр өчен канны ашау гөнаһ булмаган. Тертуллиан язуы буенча, кайбер кабиләләр, берәр килешү төзегәндә, раслау билгесе итеп кан эчкән. Ул шулай ук: «Эпилепсиядән дәваланырга теләүчеләр гладиаторлар уеннары вакытында аренада үтерелгән җинаятьчеләрнең канын комсызланып эчкән»,— дип язган.

Шул ук вакыт Тертуллиан мәсихчеләр канны бөтенләй ашамаган дип язган. Кайбер римлылар канны дәвалау өчен эчкән булса да, мәсихчеләр өчен бу гөнаһ булган. Тертуллиан язганча, мәсихчеләр хәтта хайванның канын ашамаган. Римлылар, мәсихчеләргә кан булган ризыкны тәкъдим итеп, аларны сынаган. Моның турында Тертуллиан болай дип язган: «Хайван канын ашамаган әллә кеше канын ашармы?»

Бүгенге көндә дәвалау өчен кан салу киңәш ителгәндә, күпләр Аллаһыга тугрылыклары сынала дип уйламый. Әлбәттә, бар кешеләрнең кебек, Йәһвә Шаһитләренең дә үләсе килми. Шул ук вакыт алар Аллаһының канга кагылышлы әмеренә буйсынырга тырыша. Бу нәрсәне аңлата?

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң кан салу киң таралгач, Йәһвә Шаһитләре бу Аллаһы канунына каршы килә икәнен аңлаган, һәм без әле дә шундый ук карашта торабыз. Бүген исә, медицинаның алга китүе белән, гадәттә, канның үзен түгел, ә аның төп компонентларының берсен: 1) эритроцитларны, 2) лейкоцитларны, 3) тромбоцитларны я 4) плазманы (канның сыек өлешен) салалар. Пациентның хәленә карап, аңа эритроцитлар, лейкоцитлар, тромбоцитлар я плазма салуны киңәш итәргә мөмкиннәр. Канның берәр компоненты кулланылганда, канның бер генә берәмлеге берничә пациентка җитәрлек була. Йәһвә Шаһитләренең карашы буенча, канның үзен я аның берәр компонентын салу Аллаһы канунын боза. Изге Язмаларга нигезләнгән шушы караш буенча яшәү кан аша йога алган күп кенә чирләрдән, мәсәлән, гепатиттан һәм СПИДтан яклый.

Әмма бүген табиблар канның дүрт төп өлешен генә түгел, ә аның вак фракцияләрен дә бүлә беләләр. Шуңа күрә мондый сораулар туа: андый фракцияләр ничек кулланыла һәм мәсихче, дәваланганда, нәрсәне исәпкә алырга тиеш?

Канның составы бик катлаулы. Хәтта 90 процентка судан торган плазмада күп кенә гормоннар, органик булмаган тозлар, ферментлар һәм туклыклы матдәләр, мәсәлән, минераллар һәм шикәрләр бар. Плазмада шулай ук кайбер аксымнар, мәсәлән, альбумин, кан ою факторлары һәм организмга чир белән көрәшергә ярдәм иткән антитәнчекләр бар. Плазмадан алып булган кайбер аксымнарны дәвалауда кулланалар. Мәсәлән, VIII кан ою факторы гемофилияне — еш канау белән характерланган авыруны — дәвалау өчен кулланыла. Берәр чир йокмасын өчен, кайвакыт кешегә гамма глобулин кадыйлар. Аны шул чиргә иммунитеты булган кеше канының плазмасыннан алалар. Плазмада шулай ук медицинада кулланылган башка аксымнар да бар. Бу мисаллардан күренгәнчә, канның төп компонентыннан, мәсәлән, плазмадан, күп кенә төрле фракцияләрне бүлеп алып була *.

Вак фракцияләрне плазмадан гына түгел, ә канның башка төп компонентларыннан да, мәсәлән, эритроцитлардан, лейкоцитлардан һәм тромбоцитлардан бүлеп алып була. Әйтик, лейкоцитлардан интерфероннар һәм интерлейкиннар кебек фракцияләрне бүлеп алалар. Аларны яман шеш һәм кайбер инфекцияләрне дәвалауда кулланалар. Ә яраларны төзәтер өчен, тромбоцитлардан алынган ою факторларын кулланалар. Моннан тыш, канның вак фракцияләре булган күп кенә дарулар ясалган. Бу дарулар белән дәваланганда, организмга канның төп компонентлары түгел, ә фракцияләре эләгә. Мәсихчегә андый дәвалауга ризалашыргамы? Без моңа җавап бирә алмыйбыз. Изге Язмаларда моңа кагылышлы конкрет күрсәтмәләр бирелми. Шуңа күрә мәсихче Аллаһы алдында үзе карар кабул итәргә тиеш.

Кайберәүләр Аллаһының каннан тыелыгыз дигән әмерен шулай итеп аңлый: алар канның теләсә нинди өлешләреннән, хәтта вакытлы пассив иммунитет булдыручы фракцияләрдән, баш тарта. Нигез итеп алар Аллаһының исраиллеләргә биргән хайван канын «җиргә түк» дигән боерыгын китерә (Канун 12:22—24). Ни өчен бу мөһим? Гамма глобулинны, кан ою факторларын һәм башка фракцияләрне бүлеп алыр өчен, канны җыярга һәм эшкәртергә кирәк. Шуңа күрә кайбер мәсихчеләр, фракцияләрне куллануны канның үзен һәм аның төп компонентларын куллануга тиңләп, андый дәваланудан баш тарта. Бу аларның карашы, һәм аларны хөрмәт итәргә кирәк.

Кайбер мәсихчеләр бу сорауга башкача карый. Алар да канның үзеннән, эритроцитлардан, лейкоцитлардан, тромбоцитлардан һәм плазмадан баш тарта. Шулай да алар табиб киңәш иткән кайбер фракцияләр булган даруларны куллануга ризалашырга мөмкин. Ләкин бу очракта да төрле мәсихчеләрнең карашлары аерылып тора. Кемдер гамма глобулинны кулланырга ризалашса да, шул ук вакыт эритроцитларның һәм лейкоцитларның фракцияләреннән баш тартырга мөмкин. Фракцияләргә ризалашкан мәсихчеләр нәрсәгә нигезләнә?

«Күзәтү манарасы» 1990 ел, 1 июнь (рус) санындагы «Укучыларның сораулары» дигән рубрикада әйтелгәнчә, йөкле хатынның кан плазмасындагы аксымнар — фракцияләр — баласының канына күчә. Анадан балага күчкән иммуноглобулиннар ярдәмендә балада иммунитет үсә. Бала канындагы эритроцитлар үлгәндә, аларның кислородны күчерүче өлеше эшкәртелә һәм билирубин дигән матдәгә әйләнә. Билирубин плацента аша анага күчә һәм ана организмыннан чыгарыла. Кан фракцияләре бер организмнан икенчесенә шулай итеп табигый рәвештә күчкәнгә, кайбер мәсихчеләр дәваланганда кан фракцияләрен куллануга ризалаша.

Шулай итеп, төрле мәсихчеләрнең бу мәсьәлә белән бәйле карашлары һәм карарлары аерылып торырга мөмкин. Алай булгач, бу сорау җитди түгел булып чыгамы? Юк, җитди һәм шул ук вакыт аңлаешлы да. Бу мәкаләдән күренгәнчә, Йәһвә Шаһитләре канның үзеннән һәм аның төп компонентларыннан баш тарта. Изге Язмалар мәсихчеләргә «потлар белән нәҗесләнгән нәрсәләрдән, каннан һәм фәхешлектән тыелырга» куша (Рәсүлләр 15:29). Ә инде фракцияләрне куллануга килгәндә, һәрбер мәсихче, тирән уйланып һәм дога кылып, үзе карар кабул итәргә тиеш.

Күп кенә кеше тиз файда китерә алган дәвалауга ризалаша. Алар хәтта зыян китерә торган дарулардан, мәсәлән кан булган дарулардан баш тартмый. Мәсихчеләр, бу сорауга киңрәк карап, физик сәламәтлекне генә түгел, ә күбрәк нәрсәне исәпкә алырга тырыша. Йәһвә Шаһитләре алган дәвалауның сыйфатлы булуын тели һәм берәр нинди дәвалау төренең файдалы ягын да, куркыныч ягын да исәпкә ала. Ләкин кан нигезендә ясалган даруларны куллану турында сорау туганда, алар Аллаһының карашын белергә тырыша һәм аның белән мөнәсәбәтләре турында уйлый (Зәбур 36:9).

Мәдхия язучы болай дигән: «Йәһвә Аллаһы — безнең кояшыбыз һәм калканыбыз, ул үз илтифатын күрсәтә, безне данга төрә. Сафлык юлыннан йөрүчеләрне Йәһвә һичнинди игелектән аермас. ...Йәһвә, сиңа таянып яшәүче кеше бәхетле» (Зәбур 84:11, 12). Шундый ук ышанычы булган мәсихчеләр чыннан да бәхетле!

[Искәрмә]

^ 13 абз. «Күзәтү манарасы» 1978 ел, 15 июнь (ингл.) санындагы һәм 1994 ел, 1 октябрь (рус) санындагы «Укучыларның сораулары» рубрикасын карагыз. Фармацевтик компанияләр җитештергән рекомбинант дарулар каннан ясалмый һәм аларны кан фракцияләре урынына кулланып була.

[Рамка]

ТАБИБТАН НӘРСӘ ТУРЫНДА СОРАП БУЛА?

Операция я дәваланыр алдыннан, табибка мондый сораулар бирегез:

Бар табиблар да, нинди генә шартлар булмасын, миңа, Йәһвә Шаһитенә буларак, канның үзен я аның төп компонентларын (эритроцитларны, лейкоцитларны, тромбоцитларны һәм плазманы) салырга ярамый икәнен беләме?

Сезгә билгеләнгән дарулар канның плазмасыннан, эритроцитларыннан, лейкоцитларыннан я тромбоцитларыннан ясалмаганмы дигән шикләрегез булса, мондый сораулар бирегез:

Бу даруның составы нинди? Ул канның берәр компонентыннан ясалмаганмы?

Каннан ясалган бу препаратның күпме күләме кулланылачак һәм ул организмга ничек кертеләчәк?

Мин бу фракцияне куллануга ризалашсам, миңа нинди куркыныч янарга мөмкин?

Мин ризалашмасам, тагын нинди дәвалау ысулларын кулланып була?

Миңа уйланыр өчен вакыт кирәк. Сезгә карарым турында кайчан әйтеп була?