Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең могҗизалары. Булган хәл яки уйдырмамы?

Гайсәнең могҗизалары. Булган хәл яки уйдырмамы?

Гайсәнең могҗизалары. Булган хәл яки уйдырмамы?

«ГАЙСӘ янына җенле булган күп кешеләрне китерделәр. Ул Үзенең сүзе белән явыз рухларны куып чыгарды һәм бөтен авыруларны савыктырды» (Маттай 8:16). «Ул [Гайсә] торып, җилне тыйды, ә диңгезгә әйтте: „Шаулама, тынычлан!“ Җил туктады һәм тынлык урнашты» (Марк 4:39). Сез бу хәбәрләр турында нәрсә уйлыйсыз? Аларның чыннан да булганына, тарихи вакыйга икәнлегенә ышанасызмы? Яки сез аларны уйлап чыгарылган хикәяләр, миф кына дип саныйсызмы?

Безнең көннәрдә күп кешеләр Гайсәнең могҗизалары тарихта чыннан да булган икәненә зур шик белдерә. Без телескоп һәм микроскоп, Галәм киңлекләрен фәнни тикшерү һәм геннар инженериясе чорында яшибез, һәм могҗизаларга, табигатьтән өстен нәрсәләргә ышану акылсызлык кебек күренә.

Кайберәүләр могҗизалар турындагы хәбәрләрне уйдырма һәм миф дип саный. Бер язучы үз китабында «чын» Гайсәне күрсәтмәкче булган. Аның сүзләре буенча, Мәсихнең могҗизалары турындагы хәбәрләр — христиан динен таратырга булышучы «реклама» гына.

Башкалар Гайсәнең могҗизалары ачыктан-ачык алдашу дип саный. Алдауда кайвакыт Гайсәнең үзен гаеплиләр. Икенче гасырда яшәгән Юстин Мученик сүзләре буенча, Гайсәне тәнкыйтьләүче кешеләр «Аны хәтта сихерче һәм халыкны алдаучы дип атарга җөрьәт иткәннәр». Гайсә «үз могҗизаларын яһүдләрнең пәйгамбәре булып түгел, ә мәҗүсиләр храмнарында сихерләү һөнәренә өйрәнүче сихерче кебек башкарган» дип әйтелә.

Нәрсә ул «мөмкин булмаган нәрсә»?

Могҗизаларның мөмкинлегенә мондый шикләнүләрнең, күрәсең, төп сәбәбе бар: кешеләргә табигатьтән өстен көчләрнең эш итүенә ышануы авыр, алар моны хәтта мөмкин дә түгел дип саный. Үзен агностик дип атаган бер яшь кеше: «Могҗизалар юк ул»,— дип әйткән һәм Шотландия фәлсәфәчесе Дейвид Юм сүзләреннән өземтә китергән. «Могҗиза — табигать кануннарын бозу ул»,— дип язган Юм XVIII гасырда.

Әмма күп кеше берәр хәл турында ул мөмкин түгел дигән нәтиҗә ясарга ашыкмас иде. Даль сүзлеге буенча, могҗиза — ул «без табигатьнең билгеле кануннары буенча аңлата алмаган һәркайсы хәл». Бу билгеләмә буенча, Галәмгә очулар, радио элемтәләр һәм спутник ярдәмендәге навигация нибары бер гасыр элек «могҗиза» булып күренер иде. Чыннан да, бүгенге белемнәребезгә нигезләнеп аңлата алмаганга гына, могҗизалар мөмкин түгел дип әйтү гадел булмас иде.

Әгәр Гайсә Мәсихнеке итеп күрсәтелгән кайбер могҗизаларны Изге Язмаларга нигезләнеп карап чыксак, без нәрсә күрербез? Бу могҗизалар булган хәл яки уйдырмамы?