Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең могҗизалары. Син алардан нәрсә белә аласың?

Гайсәнең могҗизалары. Син алардан нәрсә белә аласың?

Гайсәнең могҗизалары. Син алардан нәрсә белә аласың?

СЕЗ гаҗәпләнерсез, әмма грек телендәге Изге Язмаларның төп нөсхәсендә Гайсәнең җирдәге тормышы турында бәян ителгәндә, «могҗиза» дигән мәгънә йөртүче сүз бер дә кулланылмый. Кайбер очракларда «могҗиза» дип тәрҗемә ителгән (ди́намис) дигән грек сүзе «көч» дигән мәгънә йөртә (Лүк 8:46). Аны «сәләт» дип тә тәрҗемә итеп була (Маттай 25:15). Бер галим сүзләре буенча, бу грек сүзе «башкарылган куәтле эшкә һәм, аерым алганда, бу эшне башкарыр өчен бирелгән көчкә басым ясый. Алла көченең эш итүенә басым ясала».

Грек телендәге тагын бер сүз — (те́рас) гадәттә «билге» яки «могҗиза» дип тәрҗемә ителә (Яхъя 4:48; Рәсүлләр 2:19). Бу сүз могҗизаны күреп торган кешеләргә аның тәэсирен аңлата. Кешеләр һәм шәкертләр еш кына Гайсәнең кылган көчле эшләреннән таң калганнар һәм гаҗәпләнгәннәр (Марк 2:12; 4:41; 6:51; Лүк 9:43).

Гайсәнең могҗизаларына кагылышлы грек сүзләренең өченчесе — (сими́он) — «галәмәт» дигәнне аңлата. Бу сүз «иң беренче итеп могҗизаның тирән мәгънәсенә басым ясый» дип яза галим Роберт Деффинбауг һәм: «Галәмәт — ул Раббыбыз Гайсә турында берәр хакыйкатьне белдерә торган могҗиза»,— дип өсти.

Алдау яки Алла биргән көчме?

Изге Язмаларда Гайсәнең могҗизалары кешеләрнең күңелен күтәрер өчен эшләнгән фокуслар яки алдаулар итеп күрсәтелми. Могҗизалар «Аллаһы бөеклегенең» төрле күренешләре булган. Моны без, мәсәлән, Гайсә бер малайдан җенне куып чыгарган очрактан күрәбез (Лүк 9:37—43). Мондый куәтле эшләрне Чиксез кодрәт Иясенә — «куәте күп» булган Аллага башкару авыр булганмы? (Ишагыйя 40:26). Әлбәттә юк!

Инҗилнең беренче дүрт китабында Гайсә башкарган 35 кә якын могҗиза турында әйтелә. Әмма Изге Язмаларда аларның тулы саны билгеләнмәгән. Мәсәлән, Маттай 14:14 тә: «Гайсә зур халык төркемен күреп алды. Ул аларны кызганды һәм авыру булганнарын савыктырды»,— дип әйтелә. Бу очракта Гайсә күпме авыру кешене савыктырган? Моның турында бер сүз дә әйтелми.

Гайсә үзе турында Алла Улы, вәгъдә ителгән Мәсих дип әйткән, һәм аның куәтле эшләре моны исбатлаган. Гайсә могҗизаларны Алла көче ярдәмендә башкарган, Изге Язмада бу ачык итеп күрсәтелә. Рәсүл Петер аның турында: «Белгәнегезчә, Аллаһы сезнең арагызда Гайсә аркылы кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды һәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнең сезнең өчен билгеләнгән Зат икәнен исбат итте»,— дип язган (Рәсүлләр 2:22). Икенче бер очракта Петер «Аллаһының насаралы Гайсәне Изге Рух һәм кодрәт белән майлаганына, Аллаһы Гайсә белән булганга күрә, Аның, яхшы эшләр кылып, иблис кулындагыларны савыктырып йөргәненә» игътибар иткән (Рәсүлләр 10:37, 38).

Гайсәнең могҗизалары вәгазьләгән хәбәре белән тыгыз бәйләнештә булган. Марк 1:21—27 дә Гайсәнең өйрәтүе һәм бер могҗизасы кешеләргә ничек тәэсир иткәне турында әйтелә. Марк 1:22 дә кешеләр аның өйрәтү ысулларыннан «хәйран калдылар» дип әйтелгән, ә шул ук бүлекнең 27 нче шигырендә Гайсә җенне куып чыгаргач, кешеләр «таң калдылар» дип язылган. Гайсәнең куәтле эшләре дә, сөйләгән хәбәре дә аның вәгъдә ителгән Мәсих булуын исбатлаган.

Гайсә үзен Мәсих дип атап кына чикләнмәгән; аның сүзләре, эшләре һәм могҗизаларында күренгән Алла биргән көч аның Мәсих булуын күрсәткән. Аның роле һәм вәкаләте турында сораулар тугач, Гайсә кыюлык белән болай дип җавап биргән: «Минем шаһитлегем [Суга Чумдыручы] Яхъяныкыннан зуррак: Мин Атаның төгәлләргә дип Миңа биргән эшләрен башкарам. Мин эшләгән шул эшләр Мине Атам җибәргән булуына шаһитлек бирәләр» (Яхъя 5:36).

Могҗизаларның чынлыгын күрсәтүче билгеләр

Ни өчен без Гайсәнең могҗизалары чыннан да булган дип шикләнмичә әйтә алабыз? Аларның чынлыгын күрсәтүче берничә билгене карап чыгыйк.

Үзенең куәтле эшләрен башкарганда, Гайсә беркайчан да игътибарны үзенә җәлеп итмәгән. Ул һәрбер могҗиза Аллага хөрмәт һәм дан китерсен өчен тырышкан. Мәсәлән, сукыр кешене савыктырыр алдыннан, Гайсә савыктыру «Аллаһы эшләре күренсен өчен» башкарылачак дип басым ясаган (Яхъя 9:1—3; 11:1—4).

Иллюзионистлар, сихерчеләр һәм дога аша савыктыручылар кебек Гайсә беркайчан да гипноз, фокус, әфсеннәр кулланмаган һәм тамаша, төрле эмоциональ ритуаллар оештырмаган. Ул төрле хорафатларга нигезләнеп яки изге дип саналган әйберләр кулланып хезмәт итмәгән. Гайсәнең ике сукырны кешеләрнең игътибарын җәлеп итмичә, тыныч кына савыктырганын искә төшерик. «Гайсә, аларны кызганып,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— күзләренә кулын тидерде: алар шунда ук күрә башладылар һәм Аңа ияреп киттеләр» (Маттай 20:29—34). Бернинди дә ритуаллар, церемонияләр я берәр тамаша да булмаган. Гайсә үзенең могҗизалы эшләрен яшермичә, еш кына күп санлы халык алдында башкарган. Аңа бернинди дә махсус яктылык, сәхнә, җиһазлар кирәк булмаган. Ә безнең көннәрдәге «могҗизаларны» еш кына бернинди документ белән раслап булмый (Марк 5:24—29; Лүк 7:11—15).

Гайсә кайвакыт аның могҗизаларыннан файда күргән кешеләрнең иманнары барлыгын таныган. Әмма кешенең иманы булмаса, бу Гайсәгә могҗиза эшләргә комачауламаган. Ул Гәлиләя өлкәсендәге Кәпәрнаум шәһәрендә булганда, аның «янына җенле булган күп кешеләрне китерделәр. Ул Үзенең сүзе белән явыз рухларны куып чыгарды һәм бөтен авыруларны савыктырды» (Маттай 8:16).

Гайсә могҗизаларын тамашачыларның кызыксынуын түгел, ә кешеләрнең чын физик мохтаҗлыкларын канәгатьләндерер өчен башкарган (Марк 10:46—52; Лүк 23:8). Ул могҗизаларны беркайчан да үзенә файда табар өчен эшләмәгән (Маттай 4:2—4; 10:8).

Инҗилдәге хәбәрләргә ышанып буламы?

Гайсәнең могҗизалары турындагы хәбәрләр безнең өчен Инҗилнең беренче дүрт китабында язылган булган. Гайсә эшләгән могҗизаларның дөреслеген ачыклар өчен бу хәбәрләргә таянып буламы? Әйе, була.

Без инде билгеләп үткән идек: Гайсә могҗизаларын бөтен кеше алдында, күп шаһитләр алдында башкарган. Инҗилнең беренче дүрт китабының кайберләре бу шаһитләрнең күбесе әле исән булганда язылган. Шул китапларны язучыларның намуслылыгы турында бер китапта болай дип әйтелгән: «[Кешеләрне] дингә өндәр өчен, бу хәбәрләрне язучылар могҗизалар эшләү турында күп сөйләп, тарихи вакыйгаларны күрмәслек иткәннәр дип, аларны гаепләү гадел булмас иде [...] Алар намуслы елъязмачылар булырга тырышкан» («The Miracles and the Resurrection»).

Мәсихчеләргә каршы чыккан яһүдләр Инҗилдә әйтелгән кодрәтле эшләрне беркайчан да шик астына куймаган. Алар бары тик боларның кемнең көче белән башкарылганын шик астына куйган (Марк 3:22—26). Берничә гасырдан соң яшәгән тәнкыйтьчеләр дә Гайсәнең могҗизалары булмаган дип кире кага алмаганнар. Б. э. I һәм II гасырларында язылган чыганакларда Гайсә эшләгән могҗизалар турында төрле искәртүләр табабыз. Шулай итеп, шунсы ачык күренә: Инҗилнең могҗизалар турындагы хәбәрләренә ышаныр өчен безнең һәркайсы сәбәбебез бар.

Могҗизалар эшләгән кеше

Гайсә могҗизаларының чынлыгын күрсәтер өчен, бары тик төрле дәлилләр китереп кенә чикләнсәк, дөрес булмас иде. Гайсәнең кодрәтле эшләре сурәтләнгән Инҗилдә тирән хисле, чагыштырмаслык кызганучан һәм кешеләрнең иминлеге турында тирән кызыксынучан кеше күрсәтелә.

Махау чире белән чирләгән бер кеше мисалын карап чыгыйк. «Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең»,— дип үтенгән бу кеше Гайсәдән. «Гайсә, кызганып, кулын сузып, аңа кагылды һәм әйтте: „Әйе, телим. Тазарын!“» Кеше шунда ук савыккан (Марк 1:40—42). Гайсә шулай итеп кызгану күрсәткән, һәм бу кызгану аны могҗизалар эшләр өчен Алла биргән көчне кулланырга дәртләндергән.

Наин шәһәреннән мәет күтәреп чыккан кешеләрне күргәч, Гайсә нәрсә эшләгән? Үлгән яшь кеше тол хатынның бердәнбер улы булган. Гайсә «хатынны күргәч, аны бик кызганган» һәм аның янына килеп: «Елама»,— дигән. Шуннан соң ул аның улын терелткән (Лүк 7:11—15).

Безне шунсы юата: Гайсә кешеләргә ярдәм итеп могҗизалар эшләгәндә, аны тирән кызгану, жәлләү моны эшләргә дәртләндергән. Әмма андый могҗизалар тарихи фактлар гына түгел. «Гайсә Мәсих кичә дә, бүген дә һәм мәңгегә шундый ук»,— дип әйтелә Еврейләргә 13:8 дә. Безнең көннәрдә ул күктә Патша булып идарә итә һәм могҗизалар эшләр өчен Алла биргән көчен җирдә кулланганы белән чагыштырганда тагын да киңрәк кулланырга әзер һәм куллана ала. Озакламый ул бу көчне тыңлаучан кешеләрне савыктырыр өчен кулланачак. Йәһвә Шаһитләре сезгә бу якты өмет турында тулырак белергә шатлык белән ярдәм итәчәк.

[5 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең могҗизалары «Аллаһы бөеклегенең» күренешләре булган.

[7 биттәге иллюстрация]

Гайсә тирән хисле кеше булган.