Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ходай ихтыяры» үтәлми кала алмый

«Ходай ихтыяры» үтәлми кала алмый

«Ходай ихтыяры» үтәлми кала алмый

«Мин барсына да Ходай ихтыярын белдерәм: Ул миңа әйтте: „Син Минем Улым... Миннән сора, Мин Синең кулыңа халыкларны... бирәм“» (МӘДХИЯ 2:7, 8).

1. Халыклар нияте һәм Алла нияте арасында нинди аерма бар?

 ЙӘҺВӘ АЛЛАНЫҢ кешелеккә һәм җиргә карата нияте бар. Халыкларның да үз нияте бар. Әмма бу ниятләр арасындагы аерма бик зур! Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Алла үзе: «Күк җирдән биегрәк булган кебек, минем юлларым да сезнең юлларыгыздан биегрәк, һәм минем фикерләрем сезнең фикерләрегездән югарырак»,— дип әйтә. Алла нияте һичшиксез үтәләчәк, чөнки ул болай дип дәвам итә: «Яңгыр белән кар күктән явып кире [күккә] кайтмый, ләкин, чәчүчегә орлык һәм ашаучыга икмәк бирсен өчен, җирне тукландыра һәм аны тудырырга һәм үстерергә сәләтле итә, шулай ук Минем авызымнан чыккан Минем сүзем дә,— ул Миңа нәтиҗәсез кире кайтмый, ләкин Мин теләгәнне үти, һәм Мин аны ни өчен җибәрдем, ул шуны башкара» (Ишагыйя 55:9—11).

2, 3. Икенче мәдхиядән нәрсә ачык күренә, һәм нинди сораулар туа?

2 Алланың Мәсих-Патшасына кагылышлы нияте үтәләчәк. Бу икенче мәдхияне укысак ачык күренә. Аның авторы борынгы Исраил патшасы Давыт. Ул Алла тарафыннан рухландырылып, халыклар котырышып яшәячәк бик мөһим вакыт турында алдан ук язган. Халыкларның җитәкчеләре Йәһвә Аллага һәм аның Майланганына каршы чыгачак. Ләкин Давыт болай дип тә язган: «Мин барсына да Ходай ихтыярын белдерәм: Ул миңа әйтте: „Син Минем Улым... Миннән сора, Мин Синең кулыңа халыкларны да, кырыйларыннан барлык биләп торырга җирне дә бирәм“» (Мәдхия 2:7, 8).

3 Халыкларга карата «Ходай ихтыяры» нинди? Аның ихтыяры бөтен кешелеккә ничек кагыла? Алладан куркып яшәгән һәм икенче мәдхияне укыган кешеләр өчен бу вакыйгалар нәрсәне аңлата?

Халыклар котырыша

4. Мәдхия 2:1, 2 дәге төп фикерләрне сөйләп бирегез.

4 Халыкларның һәм аларның җитәкчеләренең эш итүләренә игътибар итеп, мәдхия җырлаучы болай дип башлый: «Халыклар ник котырыштылар, һәм булмасны уйлаштылар ник? Җир патшалары алга чыгып, түрәләре белән җыелып, Ходайга да, Аның Майланганына да торалар карышып» (Мәдхия 2:1, 2) *.

5, 6. Халыклар нинди «булмасны» «уйлаша»?

5 Бүгенге көндәге халыклар нинди «булмас» нәрсәләрне «уйлашалар»? Алланың Майланганын — Мәсихне — кабул итәр урынына, халыклар үзләренең хакимлекләрен мәңгегә саклау турында «уйлашалар». Икенче мәдхиядәге бу сүзләр I гасырда да үтәлгән. Ул вакытта Яһүдия һәм Рим җитәкчеләре берләшеп, Алланың билгеләнгән Патшасын — Гайсә Мәсихне үтергәннәр. Әмма бу сүзләрнең төп үтәлеше 1914 елда, Гайсә күктә Патша итеп куелгач башланган. Шул вакыттан башлап, Алланың тәхеткә утыртылган Патшасын җирдәге бер дәүләт тә танымады.

6 Мәдхия җырлаучының: «Халыклар... булмасны уйлаштылар ник?» — дигән соравы нәрсәне аңлата? Бу халыкларның нияте «булмас», ягъни үтәлмәс икәнлеген аңлата; бу ният юкка гына, һәм ул тормышка ашмаячак. Халыклар җир шарына тынычлык һәм дуслык китерә алмый. Әмма алар Алла идарәсенә каршы торалар. Әйе, алар бергәләшеп дошманнарча Аллаһы Тәгаләгә һәм аның Майланганына каршы күтәреләләр һәм җыелалар. Нинди наданлык!

Йәһвәнең җиңү белән килүче Патшасы

7. Гайсәнең беренче шәкертләре Мәдхия 2:1, 2 не догада ничек кулланган?

7 Гайсәнең I гасыр шәкертләре Мәдхия 2:1, 2 дәге сүзләрне Гайсә Мәсихкә карата кулланганнар. Эзәрлекләүләр кичергәндә, алар мондый сүзләр белән дога кылганнар: «Хөкемдарыбыз [Йәһвәбез]! Син — күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне барлыкка китерүче! Син Үзеңнең хезмәтчең һәм безнең атабыз Давыт аркылы Изге Рух аша әйттең: „Ни өчен милләтләр котырына, халыклар ният итә юкка гына? Җирдәге патшалар каршы чыктылар, башлыклар бергә җыелып, Раббыга һәм Аның Мәсихенә каршы кузгалдылар“. Чынлап та, Һируд [Антипас] һәм Понти Пилат, мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән бергә, Син май сөрткән Изге Хезмәтчең Гайсәгә каршы [җыелдылар]» (Рәсүлләр 4:24—27; Лүк 23:1—12) *. Әйе, I гасырда җитәкчеләр һәм халыклар Алланың майланган хезмәтчесе Гайсәгә каршы килешү төзегәннәр. Әмма бу мәдхия күп гасырлар үткәч тагын бер үтәлергә тиеш булган.

8. Мәдхия 2:3 тәге сүзләр бүгенге халыкларда ничек үтәлә?

8 Борынгы Исраилнең Давыт кебек кеше патшасы булганда, мәҗүси халыклар һәм җитәкчеләр Аллага һәм аның тәхеткә утыртылган майланганына каршы берләшеп чыкканнар. Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Бүгенге халыклар Йәһвәнең һәм Мәсихнең таләпләренә буйсынырга теләми. Шуңа күрә пәйгамбәрлектә алар: «Аларның бәйләнешләрен өзик, өстебездән богауларын ташлыйк»,— дип әйтүче кешеләр итеп күрсәтелгән (Мәдхия 2:3). Җитәкчеләр белән халыклар Алла һәм аның Майланганы куйган һәркайсы чикләүләргә каршы чыгалар. Әлбәттә, «бәйләнешләрне өзү» һәм «богауларны» алып ташлау өчен куелган барлык тырышлыклар юкка гына булачак.

Йәһвә алардан көлә

9, 10. Ни өчен Йәһвә халыклардан көлә?

9 Җитәкчеләрнең Йәһвәдән бәйсез яшәр өчен куйган тырышлыклары Алланы борчымый. «Күкләрдә Торучы аларны оятлы итәр, Ходай аларны хур итәр [ягъни алардан көләр]»,— дип әйтелә 2 нче мәдхиядә (Мәдхия 2:4). Йәһвә үз ниятен үтәүне дәвам итә, бу җитәкчеләр аның өчен юк кебек. Ул аларның оятсызлыгыннан көлә, аларга үз ниятләре белән мактанырга рөхсәт итә. Йәһвә өчен бу җитәкчеләр көлке. Аларның юкка гына каршы килүләреннән Алла көлә.

10 Давыт дошман кешеләр һәм халыклар турында башка мәдхияләрдә дә җырлаган: «Син Ходай, көчләр Алласы, Исраил Алласы, бар халыкны килеп күрүне аңыңда тот, канунсызлык кылучыларның берсен дә кызганма. Алар кичен эт шикелле ачыгып кайталар, өрәләр, һәм кала тирәсендә йөриләр. Менә, алар авызлары белән сөйләшәләр; әмма авызларында кылыч; чөнки алар: „кем ишетер?“ — дип уйлыйлар. Әмма Син, Ходай, алардан көлерсең; Син бар халыкны да хур итәрсең» (Мәдхия 58:6—9). Халыклар мактанып, Йәһвәгә, надан кеше кебек, каршы күтәреләләр һәм каушап калалар. Ә Алла алардан көлә.

11. Халыклар Алла ниятенә каршы чыгарга тырышканда, нәрсә була?

11 Икенче мәдхиядә язылган сүзләр Йәһвәнең һәркайсы авырлыкларны җиңә алганлыгына иманыбызны ныгыта. Ул һәрвакыт үз ихтыярын үти һәм беркайчан да үз тугры хезмәтчеләрен ташламый — без моңа тулысынча ышана алабыз (Мәдхия 93:14). Ә халыклар Йәһвә ниятенә каршы чыгарга тырышканда, нәрсә була? Икенче мәдхия буенча, Алла «аларга ачуланып әйтә», һәм аның сүзләре күк күкрәгән кебек яңгырый. Ул шулай ук «ярсуында», яшен суккан кебек, «аларны болгатып бетерә» (Мәдхия 2:5).

Алла Патша куйган

12. Мәдхия 2:6 да сүз нинди Патшаның тәхеткә утыруы турында бара?

12 Йәһвәнең мәдхия җырлаучы аша әйтелгән чираттагы сүзләре халыкларны һичшиксез борчый. «Мин изге тавым Сион өстендә Үземнең Патшамны майладым»,— дип әйтә Алла (Мәдхия 2:6). Сион дип Иерусалим шәһәрендәге калкулык аталган, һәм бу шәһәрдә Давыт бөтен Исраил өстеннән патша итеп куелган булган. Әмма мәдхиядә әйтелгән Мәсих-Патша бу шәһәрдә яки җирнең башка берәр җирендә тәхеттә утырмаячак. Чынында, Йәһвә күктәге Сион тавында Мәсих-Патша итеп Гайсә Мәсихне инде куйган (Ачылыш 14:1).

13. Йәһвә үз Улы белән нинди килешү төзегән?

13 Хәзер Мәсих-Патша үзе сөйли: «Мин барсына да Ходай [Улы белән Патшалык турында килешү төзегән Йәһвә] ихтыярын белдерәм: Ул [Йәһвә] миңа әйтте: „Син Минем Улым, Мин Сиңа бүгеннән Атаң булдым“» (Мәдхия 2:7). Мәсих Патшалык турындагы килешүне үз рәсүлләре белән сөйләшкәндә дә искә ала: «Минем бар сынауларымда сез һаман Минем белән кала бирдегез. Һәм, Атам Миңа биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм» (Лүк 22:28, 29).

14. Ни өчен Гайсәнең патша булырга һичшиксез хокукы бар дип әйтеп була?

14 Мәдхия 2:7 дә әйтелгәнне үтәп, Йәһвә Гайсәне, ул суга чумдырылу үткәндә, үз Улы итеп таныган һәм моны рухи яшәүгә аны терелткәч раслаган (Марк 1:9—11; Римлыларга 1:4; Еврейләргә 1:5; 5:5). Әйе, күк Патшалыгының Патшасы булып Алланың бердәнбер Улы тора (Яхъя 3:16). Давытның патша нәселеннән буларак, Гайсәнең, һичшиксез, патша булырга хокукы бар (2 Патшалык 7:4—17; Маттай 1:6, 16). Икенче мәдхия буенча, Алла үз Улына: «Миннән сора, Мин Синең кулыңа [мирас итеп] халыкларны да, кырыйларыннан барлык биләп торырга җирне дә бирәм»,— дип әйтә (Мәдхия 2:8).

15. Ни өчен Гайсә мирас итеп үзенә халыкларны сорый?

15 Патша — Алланың үз Улы — хакимлек итү ягыннан Йәһвәдән генә калыша. Гайсә Йәһвәгә үз тугрылыгын һәм ышанычлы булуын исбат иткән һәм Алланың тулы ышанычына лаек булган. Моннан тыш, ул Алланың беренче яратылган Заты, һәм шуңа күрә аның мирасы бар. Гайсә Мәсих — «күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы, Ул — Беренче Угыл, яратылганнарның барысыннан да өстенрәк» (Көлессәйлеләргә 1:15). Ул сораса, Алла аңа мирас итеп «халыкларны да, кырыйларыннан барлык биләп торырга җирне дә бирәчәк». Гайсә моны «адәм балаларын күреп сөенгәнгә» һәм Әтисенең җиргә һәм кешелеккә карата ихтыярын үтәргә нык теләгәнгә сорый (Гыйбрәтле хикәя 8:30, 31).

Алла ихтыяры халыкларга каршы

16, 17. Мәдхия 2:9 буенча, халыкларны нәрсә көтә?

16 Икенче мәдхиядә әйтелгән сүзләр безнең көннәрдә — Гайсәнең күзгә күренмичә Патша булып идарә итүе вакытында үтәлүен дәвам итә. Бу халыкларга нәрсә китерәчәк? Патша тиздән Алланың ихтыярын үтәячәк: «Аларны [халыкларны] тимер таяк белән көтәрсең, чүлмәкче савытлары кебек ватарсың» (Мәдхия 2:9).

17 Борынгы заманнарда патшаның таягы — скипетры — патша хакимлегенең символы булган. Таякның кайберләре, бу мәдхиядә әйтелгән таяк кебек, тимердән ясалган. Символик тел кулланып, монда шул күрсәтелә: Мәсихкә, Патша буларак, халыкларны җимерү бер дә авыр булмаячак. Тимер таяк белән көчле итеп бер сугу — һәм балчык чүлмәкләрне инде башка җыеп булмаячак.

18, 19. Алла хуплавын алыр өчен, җир патшаларына нәрсә эшләргә кирәк?

18 Халыкларның җитәкчеләре бу һәлакәтле җимерүгә карап кына торырга тиешме? Әллә аларның бернинди дә котылу юлы юкмы? Бар, һәм мәдхия җырлаучы аларны: «Менә инде, патшалар, аңга килегез; җир түрәләре, барыгыз да үгет алыгыз»,— дип өнди (Мәдхия 2:10). Патшалар җитди уйланырга, аңга килергә чакырылалар. Аларга үз планнарының уңышсызлыгын аңларга кирәк һәм, Алла Патшалыгы кешелек өчен эшләячәк нәрсәләр белән чагыштырганда, бу планнар бернәрсәгә тормый икәненә төшенергә кирәк.

19 Алланың хуплавын алыр өчен, җир патшалары үз эш итү рәвешләрен үзгәртергә тиеш. Аларга «Ходайга куркып хезмәт итегез, Аңа калтырап сөенегез» дип әйтелә (Мәдхия 2:11). Шулай эшләсәләр, аларны нәрсә көтә? Борчылып яшәр урынына, алар Мәсих-Патша әзерләгән нәрсәләргә шатланырлар иде. Җир җитәкчеләренә идарә итүләренә хас булган горурлыкны һәм тәкәббер булуларын калдырырга, ашыгыч рәвештә үзгәрергә кирәк. Шулай ук иң югары һәм тиңе булмаган Йәһвә хакимлеген һәм Мәсих-Патшаның җиңелмәс көчен танырга кирәк.

«Улын ихтирам итегез»

20, 21. «Улын үбегез» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

20 Шуннан соң икенче мәдхиядә халыкларның җитәкчеләре өчен шәфкатьле чакыру язылган. Каршы чыгу урынына, аларга: «Ходайның ачуы килмәсен һәм сез юлыгызда һәлак булмас өчен, Аның Улын ихтирам итегез [«үбегез», ЯД]; чөнки Аның ярсуы тиз кабыныр»,— дигән чакыруны кабул итү яхшырак (Мәдхия 2:12а). Ходай Йәһвә үз ихтыярын әйткәндә буйсынырга кирәк. Алла үз Улын тәхеткә утырткач, җирнең җитәкчеләренә «булмас уйлашуларын» ташларга, тоткарланмыйча Патшаны танырга һәм аңа тулысынча буйсынырга кирәк булган.

21 «Улын үбегез» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Бу мәдхия язылган чорда кешеләр башкаларга дус булуларын күрсәтер өчен һәм кунакларны кунакчыллык күрсәтеп сәламләгәндә үпкәннәр. Үбү шулай ук тугрылык билгесе булган (1 Патшалык 10:1). Бу мәдхиядә Алла халыкларга үз Улын — майланган Патшасын үбәргә, яки сәламләргә куша.

22. Халыкларның җитәкчеләренә нинди кисәтүгә игътибарлы булырга кирәк?

22 Алланың сайлап куйган Патшасының хакимлеген танудан баш тарткан кешеләр Йәһвәне хурлыйлар. Алар Йәһвә Алланың бөтен Галәм өстеннән идарә итү хокукын кире кагалар, шулай ук аның кешелек өчен иң яхшы Патша сайларга сәләте һәм хокукы барлыгы белән ризалашмыйлар. Алланың ярсуы халыкларның җитәкчеләренә көтмәгәндә, алар үз планнарын үтәргә тырышканда киләчәк. «Аның ярсуы тиз кабыныр», ягъни тиз һәм котылгысыз булыр. Халыкларның җитәкчеләре бу кисәтү өчен рәхмәтле булырга тиеш, һәм аларга бу кисәтүне исәпкә алып эш итәргә кирәк — шулай алар үлемнән котылачак.

23. Кешеләрнең нәрсә эшләргә вакытлары әле бар?

23 Тирән мәгънәле бу мәдхия мондый сүзләр белән тәмамлана: «Аңа [Йәһвәгә] ышанучылар барысы да бәхетле» (Мәдхия 2:12б). Кешеләрнең иминлек табар өчен вакытлары бар әле. Бу хәтта халыкларның буш планнарын хуплый торган җитәкчеләргә дә кагыла. Алар, Патшалык идарәсенә буйсынып, Йәһвәдә ышык урын таба ала. Әмма моны аларга Мәсих Патшалыгы каршы торган халыкларны җимергәнче эшләргә кирәк.

24. Без ничек хәтта бу шомлы дөньяда да бәхетле яши алабыз?

24 Әгәр без тырышып Изге Язманы өйрәнсәк һәм аның киңәшләрен тормышыбызда куллансак, без хәтта бу шомлы дөньяда да бәхетле яши алабыз. Изге Язмалардагы киңәшләрне куллану гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшырта һәм бу дөньяны сырып алган күп төрле борчылулар һәм куркулардан азат итә. Изге Язмалар җитәкчелеге буенча яшәү Иҗат Итүчегә яраклы булуыбызга ышаныч бирә. Галәмнең Хакименнән башка берәү дә «хәзерге һәм киләчәк тормышны вәгъдә итә» алмый. Ә «киләчәк тормыш» Патшалык җитәкчелеген кире кагып гадел принципларга буйсынмаган кешеләрне җирдән юк иткәч киләчәк (1 Тимутегә 4:8).

25. Йәһвә ихтыяры үтәлми кала алмый, шуңа күрә без нинди вакыйгаларны көтә алабыз?

25 Йәһвә ихтыяры үтәлми кала алмый. Ул безнең Барлыкка Китерүчебез, һәм ул кешелек өчен иң яхшысы нәрсә икәнен белә. Алла, үзенең кадерле Улының Патшалыгы идарәсе астында тыңлаучан кешеләрне тынычлык, муллык һәм мәңгелек иминлек белән фатихалап, үз ниятен үтәячәк. Безнең көннәр турында Данил пәйгамбәр болай дип язган: «Ул патшалыклар көннәрендә күктәге Алла мәңге җимерелмәячәк патшалык төзиячәк... ул бөтен патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак» (Данил 2:44). Шуңа күрә безнең көннәр Алланың «Улын үбәр» өчен һәм Ходай Йәһвәгә хезмәт итәр өчен иң уңайлы вакыт!

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Мәдхия язылган вакытта «Майланган» — ул Давыт патша үзе, ә «җир патшалары» үз армияләрен Давытка каршы күтәргән Филисти җитәкчеләре булган.

^ 7 абз. Гайсәнең икенче мәдхиядә әйтелгән Алланың Майланганы икәнлеген Инҗилнең башка шигырьләре дә күрсәтә. Бу Мәдхия 2:7 не Рәсүлләр 13:32, 33 һәм Еврейләргә 1:5; 5:5 белән чагыштырсаң ачык күренә. Шулай ук Мәдхия 2:9 ны һәм Ачылыш 2:27 не карагыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Халыклар нинди «булмасны уйлашалар»?

• Ни өчен Йәһвә халыклардан көлә?

• Алланың халыкларга карата ихтыяры нинди?

• «Улын үбегез» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Җитәкчеләр һәм Исраил халкы Гайсә Мәсихкә каршы сөйләшкән.

[16 биттәге иллюстрация]

Мәсих Патша итеп күктәге Сион тавына куелган булган.