Төп мәгълуматка күчү

Рухи максатларың Аллаһыны данласын

Рухи максатларың Аллаһыны данласын

Рухи максатларың Аллаһыны данласын

«ДИҢГЕЗЧЕ кая юл тотканын белмәсә, бернинди җил дә аңа юлдаш булмаячак». Бу сүзләрне беренче гасырда яшәгән Рим фәлсәфәчесе әйткән дип санала. Алардан күренгәнчә, тормыш мәгънәле булсын өчен, максатлар кую мөһим.

Изге Язмаларда максатчан кешеләрнең мисаллары турында әйтелә. Мәсәлән, Нух «гаиләсен коткарыр өчен көймә төзегән» һәм, бу максатка ирешер өчен, 50 ел эшләгән. Муса пәйгамбәр дә үз максатын — «алачак әҗерен күздән ычкындырмаган» (Еврейләргә 11:7, 26). Мусага алмашка килгән Йошуа, Аллаһы кушуы буенча, Кәнган җирен яулап алуны үз максаты итеп куйган (Канун 3:21, 22, 28; Йошуа 12:7—24).

Б. э. беренче гасырында яшәгән рәсүл Паулның рухи максатларына, һичшиксез, Гайсә Мәсихнең мондый сүзләре тәэсир иткән: «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14). Гайсә Мәсих Паулга шәхсән мөрәҗәгать иткән, күренешләр күрсәткән һәм башка халыкларга үз исемен җиткерергә кушкан. Нәтиҗәдә, Паул кече Азия һәм Европа буйлап мәсихче җыелышлар булдырган (Рәсүлләр 9:15; Көләсәйлеләргә 1:23).

Шулай итеп, төрле гасырларда яшәгән Йәһвәнең хезмәтчеләре үзләре алдында рухи максатлар куйган һәм, аларга ирешеп, Аллаһыны данлаган. Ә без нинди рухи максатларга омтыла алабыз һәм, аларга ирешер өчен, нинди адымнар ясап була?

Мотивларыгыз дөрес булсын

Тормышның төрле өлкәләрендә максатлар куеп була, һәм бу дөньяда максатчан кешеләр күп. Әмма рухи максатлар дөньяви омтылышлардан аерылып тора. Бу дөнья кешеләре еш кына байлыкка, югары дәрәҗәгә я хакимлеккә ия булырга теләп максатлар куя. Әмма берәр максат куйганда, хакимлеккә я югары дәрәҗәгә омтылу дөрес булмас иде! Аллаһыга табыну һәм Патшалык эшләре белән бәйле максатлар Йәһвә Аллаһыны данлый (Маттай 6:33). Безне бу максатларга омтылырга Аллаһыны һәм якыннарыбызны ярату дәртләндерсен (Маттай 22:37—39; 1 Тимутигә 4:7).

Максатларыбыз нинди генә булмасын — хезмәтне киңәйтүме я рухи сыйфатларны үстерүме — иң мөһиме, мотивларыбыз саф булсын. Шулай да хәтта иң яхшы мотивлардан чыгып куелган максатларга кайвакыт ирешеп булмый. Максатларга ирешергә комачаулаучы киртәләрне ничек җиңеп була?

Көчле теләк үстерегез

Йәһвәнең Галәмне барлыкка китергәне турында уйланыйк. Бер-бер артлы барган иҗади көннәрне аерып, Йәһвә: «Кич булды, иртә булды»,— дигән (Яратылыш 1:5, 8, 13, 19, 23, 31). Һәрбер иҗади көн алдыннан ул үз максатын билгеләгән, ә аннары эш иткән (Ачылыш 4:11). Әюп пәйгамбәр Йәһвә «берәр нәрсә эшләргә булган икән, ул аны эшли» дигән (Әюп 23:13). Йәһвә, үзе барлыкка китергән нәрсәләрне күздән кичергәч, «барысының бик яхшы булуын күргән» (Яратылыш 1:31).

Безнең дә, максатларга ирешер өчен, көчле теләгебез булырга тиеш. Андый теләкне үстерергә нәрсә булышыр? Җир әле буш булганда, Йәһвә аның Галәмдә гүзәл энҗе кебек булачагын күз алдына китергән. Без дә берәр максатның нәтиҗәләре һәм файдасы турында уйлансак, бу безгә көчле теләк үстерергә ярдәм итәчәк. 19 яшьлек Тони шулай эшләгән дә. Бер тапкыр ул Йәһвә Шаһитләренең Көнбатыш Европа филиалына барып кайткан. Ул: «Анда яшәп хезмәт итсәм иде»,— дип уйлап йөри башлаган. Бу уйлар белән ул, максатына ирешер өчен, тырышлыклар куйган. Нәтиҗәдә, берничә елдан соң аны шул филиалда хезмәт итәргә чакырганнар!

Берәр максатка ирешкән кардәшләр белән аралашу бездә дә охшаш максатлар куярга теләк уятырга мөмкин. Яшүсмер чагында Джейсонның вәгазьдә катнашырга әллә ни теләге булмаган, ләкин мәктәпне тәмамлагач, ул пионер хезмәтен башлаган. Аны моңа нәрсә дәртләндергән? Ул болай ди: «Башка пионерлар белән аралашу һәм алар белән хезмәттәшлек итү миңа бик нык тәэсир итте».

Максатларыгызны язып куегыз

Башыбыздагы уй-фикерләрне сүзләр белән белдерү бик мөһим. Чөнки Сөләйман пәйгамбәр әйткәнчә, көтүче таягы малны юнәлткән кебек, тиешле сүзләр безгә тормышыбызда юнәлеш бирә (Вәгазьче 12:11). Язылган сүзләр күңелебезгә һәм акылыбызга аеруча нык тәэсир итә. Шуңа күрә Йәһвә Исраил патшаларына үзләре өчен Канунны күчереп язарга кушкан (Канун 17:18). Без дә кәгазьгә максатларыбызны, ирешү юлларын, туа алган авырлыкларны һәм чишү юлларын язып куя алабыз. Шулай ук нинди белемнәрнең, осталыкларның кирәк булачагы һәм кем безгә бу максатка ирешергә булыша алачагы турында уйлану файдалы булыр.

Азиядә озак вакыт махсус пионер булып хезмәт иткән Джеффрига рухи максатлар кую үз кайгысын кичереп чыгарга булышкан. Көтелмәгәндә аның хатыны вафат булган. Бераз вакыт үткәч, Джеффри пионер хезмәтенә чумарга һәм рухи максатлар куярга булган. Үз планнарын кәгазьгә язып куйгач һәм дога кылгач, ул ай ахырына өч яңа Изге Язмалар өйрәнүен башларга дигән максат куйган. Һәр көн ахырында ул нәрсә эшләгәнен карап чыккан һәм һәр ун көн үз уңышларын тикшергән. Ул максатына ирешкәнме? Әйе, ай ахырында аның дүрт яңа өйрәнүе булган!

Кечерәк максатлар куегыз

Кайбер максатлар ирешмәслек булып күренергә мөмкин. Югарыда искә алынган Тонига Йәһвә Шаһитләренең филиалында хезмәт итү хыял гына булып күренгән, чөнки аның тәртибе әллә ни яхшы булмаган һәм ул әле үз тормышын Аллаһыга багышламаган. Ләкин Тони үз тормышын Йәһвә ихтыярына туры китерүне һәм суга чумдырылуны максат итеп куйган. Моңа ирешкәч, ул ярдәмче пионер хезмәтен, ә аннары гомуми пионер хезмәтен башлауны максат итеп куйган һәм календарьда хезмәт башының көннәрен билгеләгән.

Күпмедер вакыт пионер булып хезмәт иткәннән соң, Бәйтелдә хезмәт итү аңа инде ирешмәслек максат булып күренмәгән. Без дә зур максатларны кечерәк максатларга бүлә алабыз. Андый арадаш максатлар зур максатка илтүче юлны кечерәк араларга бүлә дип әйтеп була. Һәрбер андый араны үтү безгә игътибарны читкә юнәлтмәскә булыша. Кат-кат Йәһвәгә дога кылып планнарыбыз турында сөйләү шулай ук безгә максатыбызны күздә тотарга булышыр. Рәсүл Паул: «Өзлексез дога кылыгыз»,— дип дәртләндергән (1 Тисалуникәлеләргә 5:17).

Тәвәккәл булыгыз

Планнарыбыз яхшы уйланылган һәм аларны тормышка ашыру теләгебез көчле булса да, кайбер максатлар ирешмәслек булып кала. Рәсүл Паул Марк дип аталган Яхъяны үзе белән икенче миссионерлык сәяхәтенә алырга теләмәгәч, Марк бик күңелсезләнгәндер (Рәсүлләр 15:37—40). Маркка бу очрактан сабак алырга һәм хезмәтне киңәйтү белән бәйле максатын үзгәртергә кирәк булган. Һәм ул шулай эшләгән дә. Соңрак рәсүл Паул Марк турында хуплап искә алган. Марк шулай ук рәсүл Петер белән Бабылда тыгыз хезмәттәшлек иткән (2 Тимутигә 4:11; 1 Петер 5:13). Алай гына да түгел, Марк Гайсә Мәсихнең тормышы һәм хезмәте турында язу хөрмәтенә ия булган.

Рухи максатларга омтылганда, без уңышсызлыкларга очрарга мөмкин. Ләкин бирешмик. Максатларыбызны яңадан карап чыгыйк һәм үзгәрешләр ясыйк. Киртәләргә очраганда, безгә тәвәккәллек белән юлыбызны дәвам итәргә кирәк. Зирәк патша Сөләйман болай дигән: «Бөтен эшләреңне Йәһвәгә ышанып тапшыр, шунда максатларың чынга ашар» (Гыйбрәтле сүзләр 16:3).

Кайвакыт шартларыбыз аркасында, мәсәлән, начар сәламәтлек я гаиләдәге вазифалар аркасында кайбер максатларга ирешү мөмкин түгел. Әмма төп максатыбызны күздән ычкындырмыйк. Бу күктә я җирдәге оҗмахта мәңге яшәү мөмкинлеге (Лүк 23:43; Филипиялеләргә 3:13, 14). Бу максатка ничек ирешергә? Рәсүл Яхъя: «Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк»,— дип язган (1 Яхъя 2:17). Шартларыбыз аркасында билгеле бер максатка ирешә алмасак та, без, Аллаһыны тирән хөрмәт итеп, аның әмерләрен үтәүне дәвам итә алабыз (Вәгазьче 12:13). Рухи максатлар игътибарыбызны Аллаһы ихтыярын үтәүгә тупларга булыша ала. Рухи максатларны Аллаһыны данлар өчен кулланыйк.

[Рамка]

Кайбер рухи максатлар

○ Көн дә Изге Язмаларны уку

○ «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларының һәр чыгарылышын уку

○ Дога сыйфатын яхшырту

○ Изге рух җимешен үстерү

○ Хезмәтне киңәйтү

○ Вәгазьләү һәм өйрәтү осталыкларын яхшырту

○ Телефон аша, очраклы рәвештә һәм кешеләр эшли торган урыннарда вәгазьләү осталыгын яхшырту