Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Икенчезаконлык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Икенчезаконлык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Икенчезаконлык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

БЕЗНЕҢ эрага кадәр 1473 ел бара. Йәһвәнең Исраил улларын Мисыр коллыгыннан чыгарганыннан 40 ел үтте. Чүл буенча шулхәтле вакыт йөреп тә, Исраил халкының әле дә үз җире юк. Һәм, ниһаять, алар Вәгъдә ителгән җирнең алдында. Аларны анда нәрсә көтә? Нинди авырлыклар белән алар очрашачак һәм ничек аларны җиңәргә?

Исраил Үрдүн елгасын үтеп Кәнган җирләренә кергәнче, Муса халыкны аларның алдында торган бик мөһим йөкләмәгә әзерли. Ничек? Ул берничә нотык белән чыгыш ясый: халыкны дәртләндерә һәм өнди, киңәшләр бирә һәм кисәтә. Йәһвә Алла саф тугрылыкка лаек һәм Исраил уллары тирә-яктагы халыкларның юллары буенча йөрергә тиеш түгел икәнен аларның исләренә төшерә. Бу нотыклар Изге Язмалардагы Икенчезаконлык китабының иң зур өлешен тәшкил итә. Безгә нәкъ шундый нәсыйхәт кирәк тә, чөнки без дә Йәһвәгә саф тугрылык күрсәтү авыр булган дөньяда яшибез (Еврейләргә 4:12).

Соңгы бүлегеннән башка Икенчезаконлык китабын Муса язган, һәм анда ике айдан чак кына күбрәк вакыт сурәтләнә * (Икенчезаконлык 1:3; Ешуа 4:19). Ничек бу китаптан алынган үгет-нәсыйхәт Йәһвә Алланы чын күңелдән яратырга һәм аңа тугры хезмәт итәргә булыша икәнен карап чыгыйк.

КҮЗЛӘРЕҢ КҮРГӘННЕ ОНЫТМА

(Икенчезаконлык 1:1—4:49)

Беренче нотыгында Муса Исраил халкы белән чүлдә булган вакыйгаларны сөйли. Исраиллеләргә Вәгъдә ителгән җирне яулап алырга кирәк, шуңа күрә Муса, аеруча, ныклык бирә торган вакыйгаларга кагыла. Хакимнәр билгеләү турындагы хәбәр, күрәсең, шуны аларның хәтерләренә төшергән: Йәһвә үз халкын яратып оештыра. Үткән буынның вәгъдә ителгән җиргә ун шымчы бу җир турында яман сөйләгәнгә кермәгәнен дә сөйләп бирә Муса. Бу кисәтүче мисал Мусаны тыңлаган кешеләргә хәзер, үз күзләре белән бу җирне күреп торганда, бик нык тәэсир иткәндер.

Исраил улларының исләренә Йәһвә аларга Үрдүн елгасын үткәнче биргән җиңүләр төшерелгән. Бу икенче ярдагы җирләрне яулап алырга торганда исраиллеләргә батырлык өстәргә тиеш булган. Бу җирдә потларга табыну гөрләп үскән. Мусаның потларга табынудан каты кисәтүе бик вакытлы булып яңгырый!

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:4—6, 9, 19, 24, 31—35; 3:1—6 — Ни өчен Үрдүн елгасының көнчыгышында яшәгән халыкларның кайберләре Исраил халкы тарафыннан юк ителгән, ә кайберләре калдырылган? Йәһвә Исраилгә Исав уллары белән сугыш башламагыз дип әйткән. Ни өчен? Чөнки Исав Ягъкубның абыйсы. Исраиллеләр моавлылар һәм аммонлулар белән дошманнарча яшәргә яки сугыш башларга тиеш булмаган, чөнки бу халыклар Ибраһим абыйсының улы — Лутның буыннары булган. Ләкин амори патшалары Сигон белән Ог исраиллеләргә туган халык булмаган, шуңа күрә аларның үз җирләре белән идарә итәргә хаклары булмаган. Шуңа күрә, Сигон Исраил халкына үз җирләре аша үтәргә рөхсәт итмәгәч, ә Ог Исраилгә каршы чыккач, Йәһвә исраиллеләргә бу патшаларның шәһәрләрен җимерергә һәм беркемне дә тере калдырмаска кушкан.

4:15—20, 23, 24 — Төрле сурәтләр һәм потлар ясамаска дигән боерык берәрсенең рәсемен яки статуясын ясарга ярамый дигәнне аңлатамы? Юк. Бу боерык табыну өчен ясалган сурәтләр һәм потлар турында булган һәм потларга табынудан кисәткән. Изге Язма берәрсенең скульптурасын яки аның рәсемен сәнгать әйбере итеп ясаудан тыймаган (3 Патшалык 7:18, 25).

Безнең өчен сабаклар:

1:2, 19. Кадеш-Варни «Хоривтан [Ун әмер бирелгән Синай тавы янындагы таулы урын], Сеир тавыннан юл буйлап барганда 11 генә көнлек юл ераклыгында» урнашкан булса да, Исраил уллары чүл буенча 38 елга якын вакыт сәяхәт иткәннәр. Йәһвә Алланы тыңламаган өчен нинди зур бәя! (Саннар 14:26—34).

1:16, 17. Алланың гаделлек нормалары бүген дә үзгәрмәгән. Хокук комитетында хезмәт итү вазифасын үтәгән кешеләр карарлар кабул иткәндә, берәрсен ярату яки кешеләрдән курку аларга тәэсир итәргә тиеш түгел.

4:9. Исраиллеләр үз күзләре белән күргәнне истә тотса, моңа халыкның уңышлы яшәве бәйле булган. Безгә дә Йәһвә Сүзен тырышлык белән өйрәнеп, аның гаҗәеп эшләрен истә тоту мөһим.

ЙӘҺВӘНЕ ЯРАТ ҺӘМ АНЫҢ ӘМЕРЛӘРЕН ҮТӘ

(Икенчезаконлык 5:1—26:19)

Үзенең икенче нотыгы белән чыгыш ясаганда, Муса Синай тавы янында Канунның бирелгәне турында сөйли һәм Ун әмерне кабатлый. Җиде халык тулысынча юк ителергә тиеш була. Исраил улларының исләренә алар чүлдә алган бер мөһим сабак төшерелә: «Кеше бер икмәк белән генә яшәми, ә Ходай авызыннан чыккан һәркайсы сүз белән яши кеше». Бу яңа шартларда аларга «бар әмерләрне үтәргә» кирәк (Икенчезаконлык 8:3; 11:8).

Исраил халкы вәгъдә ителгән җирдә яшәгәндә, аңа Аллага гыйбадәт кылыр өчен, хөкемнәр чыгарыр өчен, халык белән җитәкчелек итәр өчен, сугышка кагылышлы сорауларны чишәр өчен кануннар һәм җәмгыять белән шәхси тормышка кагылышлы кануннар кирәк булачак. Муса бу кануннарны карап чыга һәм Йәһвәне яратырга һәм аның әмерләрен үтәргә кирәклегенә басым ясый.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

8:3, 4 — Ничек итеп исраиллеләрнең киемнәре тузмаган һәм чүл буенча йөргәндә аяклары шешмәгән? Һәрвакыт бирелеп торган манна кебек, бу да Йәһвә могҗизасы булган. Исраил халкы юлның башында кигән киемнәрен киеп йөрткән: күрәсең, алар балалар үскәч яки кеше үлгәч, ул киемнәрне башкаларга биргәннәр. Бу сәяхәтнең башында һәм азагында үткәрелгән хисап алу кешеләрнең саны үсмәгәнен күрсәтә, шуңа күрә кием дә җитәрлек булган (Саннар 2:32; 26:51).

14:21 (АМТ) — Ни өчен исраиллеләр каны чыгарылмаган үлгән хайванның итен үзләре ашамаса да, аны килмешәккә яки башка милләт кешесенә сата алганнар? Изге Язмалардагы «килмешәк» дигән сүз башка милләт кешесен аңлата, алар прозелит булганнар. Шулай ук бу сүз илнең төп законнары буенча яшәгән, әмма Йәһвә хезмәтчесе булмаган күчеп килгән кешегә кулланылган. Прозелит булып китмәгән башка ил кешеләре һәм килмешәкләр Канунны үтәргә тиеш булмаган, шуңа күрә каннары чыгарылмаган үле хайваннарны теләгәнчә куллана алганнар. Исраил халкына мондый хайваннарны бирергә яки сатарга рөхсәт ителгән. Прозелитлар исә Канун буенча эшләргә тиеш булган. Левит 17:10 буенча, аларга хайван канын ризык итеп ашау тыелган.

24:6 — Ни өчен «залог итеп тегермән ташының өске яки аскы өлешен алу» «җанны» алу дигән мәгънә йөрткән? Бу ташлар кеше «җаны», ягъни яшәр өчен кулланыла торган әйберләр булган. Аларның берәрсен алу бөтен гаиләне ризыксыз калдыру дигәнне аңлаткан.

25:9 — Ир-ат үлгән бертуган абыйсының хатынына өйләнүдән баш тартса, аның итеген салдырганнар һәм йөзенә төкергәннәр. Ни өчен? Изге Язмалар буенча, «әүвәле Исраил җирендә йолым түләү... өчен мондый гадәт булган: ике якның берсе, аяк киемен салып, икенчесенә биргән» (Рут 4:7). Шуңа күрә үлгән абыйсының хатынына өйләнүдән баш тарткан ир-ат аягыннан итек салу — бу ул үзенең дәрәҗәсеннән һәм үлгән абыйсына мирас алучы тудыру хокукыннан баш тартуның раславы булган. Бу хурлык дип саналган (Икенчезаконлык 25:10). Аны мыскыл итәр өчен аның йөзенә дә төкергәннәр (Саннар 12:14).

Безнең өчен сабаклар:

6:6—9. Исраил халкы кебек, без дә Алла әмерләрен белергә, аларны истә тотарга һәм аларны үз балаларыбызга җиткерергә тиеш. Безгә аларны «билге итеп үз кулыбызга бәйләргә» кирәк. Кул ул безнең эшләребезне күрсәтә, алар безнең Йәһвәне тыңлаганыбызны күрсәтергә тиеш. «Күз өстендәге бәйләвеч» кебек, тыңлаучанлыгыбыз башкалар өчен ачык күренеп торырга тиеш.

6:16. Имансыз исраиллеләр Массада су булмаганга канәгатьсезлек белдергәннәр. Без, алар кебек, Йәһвәне беркайчан да сынамыйк (Чыгыш 17:1—7).

8:11—18. Мал-мөлкәт җыю аркасында без Йәһвәне онытырга мөмкин.

9:4—6. Үз-үзеңнән бик канәгать булудан сакланырга кирәк.

13:6. Безне берәрсе Йәһвәгә хезмәт итүдән читкә алып китмәсен өчен сак булырга кирәк.

14:1. Үз тәнеңә зыян китерү кеше тәненә хөрмәт юклыгын күрсәтә, һәм мондый тәртип ялган дин белән бәйле булырга мөмкин, шуңа күрә үз тәнеңә зыян китерергә ярамый (3 Патшалык 18:25—28). Терелтүгә өметебез булганга, үлгән кеше турында болай көенүебез урынсыз булыр иде.

20:5—7; 24:5. Берәр мөһим эш килеп чыкканда, аның үтәлеше таләп ителсә дә, кешенең махсус шартларын исәпкә алырга кирәк.

22:23—27. Хатын-кыз өчен, аны көчләргә җыенган кешедән үзен яклар өчен, кычкыру иң яхшы алым.

«ЯШӘҮ САЙЛА»

(Икенчезаконлык 27:1—34:12)

Үзенең өченче нотыгында Муса мондый сүзләр әйтә: исраиллеләр, Үрдүн елгасын узгач, Канунны зур ташларга язарга тиешләр, шулай ук тыңламаучанлык өчен каһәрләрне һәм тыңлаучанлык өчен фатихаларны әйтергә тиешләр. Дүртенче нотык Йәһвә белән Исраил арасындагы килешүне яңартудан башлана. Муса тыңламаучанлыктан кабат кисәтә һәм халыкны «яшәү сайларга» өнди (Икенчезаконлык 30:19).

Муса дүрт нотык белән чыгыш ясый һәм шулай ук җитәкчелеккә кагылышлы үзгәрешләрне карап чыга һәм исраиллеләрне матур җырга өйрәтә. Бу җыр Йәһвәне мактый һәм тугрылык сакламау нинди һәлакәтләргә китергәне турында кисәтә. Муса, Исраил буыннарын фатихалаганнан соң, 120 яшендә үлә, һәм аны җирлиләр. Халык Муса үлеменнән соң 30 көн елый — бу Икенчезаконлык китабы үз эченә алган вакытның яртысы.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

32:13, 14 — Исраиллеләргә хайван маен ашарга рөхсәт ителмәгәнен исәпкә алсак, алар «бәрән бәтие маен ашаганнар» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Бу сүзләрне турыдан-туры аңларга кирәк түгел, бу сүзләр көтүдәге иң яхшы хайваннарга күрсәтә. Мондый шигъри форманы куллану бу шигырьдә «майлы бодай» һәм «йөзем җимешенең каны» дигән сүзләрне куллану белән исбат ителә.

33:1—29 — Ни өчен Муса Исраил халкын фатихалаганда Шәмгунны искә алмый? Чөнки Шәмгун һәм Левинең «ачулары дәһшәтле, ярсулары афәтле» булган (Яратылыш 34:13—31; 49:5—7). Аларга бирелгән җир башка буыннарга бирелгән җир белән чагыштырганда башкача булган. Левигә 48 шәһәр бирелгән, ә Шәмгун җирләре Яһүд буыннарына бирелгән җир арасында булган (Ешуа 19:9; 21:41, 42). Шуңа күрә Муса Шәмгун турында аерым әйтми. Ләкин Шәмгун Исраилнең башка буыннарын фатихалаганда әйтелгән булган.

Безнең өчен сабаклар:

31:12. Җыелыш очрашулары үткәндә, балалар олылар янында утырырга һәм игътибар белән тыңлап өйрәнергә тиеш.

32:4. Йәһвәнең бар эшләре камил. Нинди мәгънәдә? Чөнки ул гаделлек, акыллылык, мәхәббәт һәм көчне иң дөрес юл белән күрсәтә.

Безнең өчен зур байлык

Икенчезаконлык китабында Йәһвә «бер Йәһвә» итеп сурәтләнә (Икенчезаконлык 6:4, ЯД). Бу китап Алла белән аерым мөнәсәбәтләре булган халык турында. Икенчезаконлык китабында шулай ук потларга табынудан кисәтә торган сүзләр бар, һәм анда чын Аллага гына тугрылык күрсәтүнең кирәклегенә басым ясала.

Чыннан да Икенчезаконлык китабы безнең өчен бик кыйммәтле! Без Канун таләпләре буенча яшәмәсәк тә, бу китаптан күп нәрсәләргә өйрәнә алабыз: ул безне үз Аллабызны, Йәһвәне, бөтен йөрәгебез, бөтен җаныбыз һәм бөтен көчебез белән яратырга ярдәм итәчәк (Икенчезаконлык 6:5).

[Искәрмә]

^ 3 абз. Соңгы бүлектә Муса үлеме турында язылган. Күрәсең, бу бүлек я Ешуа Навин, я рухани Елеазар тарафыннан өстәлгән булган.

[30 биттәге карта]

(Тулы тексттны күрер өчен, басманы кара)

Муса нотыклары Икенчезаконлык китабының иң зур өлешен тәшкил итә.

СЕИР

Кадеш-Варни

Синай т. (Хорив)

Кызыл диңгез

Based on maps copyrighted by Pictorial Archive (Near Eastern History) Est. and Survey of Israel

[32 биттәге иллюстрация]

Йәһвә манна биргән. Бу мисалдан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

[32 биттәге иллюстрация]

Залог итеп тегермән ташын алу — бу «җанны» алу дигән мәгънә йөрткән.