Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сафлык юлы белән йөр

Сафлык юлы белән йөр

Сафлык юлы белән йөр

«Ә мин явызлык тотмый [«сафлыгымда», ЯД] йөрим» (МӘДХИЯ 25:11).

1, 2. а) Ничек кешеләр Алла хакимлегенә кагылышлы бәхәсле сорауда катнаша башлаганнар? б) Ничек акылга ия затлар Йәһвә ягында торуларын күрсәтә ала?

ЕДЕМ бакчасында фетнә башлап, Шайтан: «Алланың үзенең барлык затлары өстеннән хакимлек итәргә хакы бармы?» — дигән сорау күтәргән. Кешеләр, Аллага хезмәт итү аларга файда китермәсә, аны ташлаячак дип әйткән Шайтан берникадәр вакыт үткәч (Әюб 1:9—11; 2:4). Шулай итеп кешеләр бәхәсле сорауда катнаша башлаганнар. Бу — Йәһвәнең хакимлек итәргә хакы бармы дигән сорау.

2 Алланың Хаким булу дәрәҗәсе күктәге яки җирдәге затларның тәртибенә бәйле түгел. Шулай да бу затлар шул бәхәсле сорауда кемнең ягында торалар икәнен күрсәтә ала. Ничек? Я сафлык юлын сайлап, я башка юл белән китеп. Шулай итеп, акылга ия булган барлык затлар нәкъ сафлыклары нигезендә хөкем ителә ала.

3. а) Әюб белән Давыт нинди теләкләрен белдергәннәр? б) Сафлыкка кагылышлы нинди сораулар туа?

3 Әюб шикләнмичә: «[Йәһвә] мине төгәл үлчәүдә үлчәсен һәм Алла минем сафлыгымны белер»,— дигән (Әюб 31:6). Йәһвәдән, сафлыгымны тикшер, дип Исраилнең борынгы патшасы Давыт та сораган: «Әй Ходай, мине тикшер, мин явызлык тотмый [«сафлыгымда», ЯД] йөрдем шул, Ходайга өметләнгәч, алҗымам» (Мәдхия 25:1). Сафлык юлы белән йөрү безнең өчен дә үтә мөһим! Әмма нәрсә ул сафлык һәм ничек сафлыкта йөрергә? Бу яктан безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

«Мин сафлыгымда йөрдем»

4. Нәрсә ул сафлык?

4 Изге Язмаларда сафлык дигән сүз намуслылык, керсезлек һәм тәкъвалык дигәнне аңлата. Ләкин сафлык бу дөрес эшләр генә түгел, ул күбрәкне таләп итә. Сафлык — бу әхлакый яктан бер бөтен булу һәм Аллага тулысынча, җан-тән белән бирелгәнлек. Шайтан, Алла белән сөйләшкәндә, Әюбнең аны дәртләндерүче эчке теләкләрен шик астына алган: «Кулыңны сузчы һәм аның сөягенә һәм тәненә кагыл, һәм карарбыз: ул сине каһәрләмәс микән» (Әюб 2:5). Димәк, саф булу бу дөрес тәртип кенә түгел, бу, шулай ук, йөрәкне дәртләндерүче дөрес эчке теләкләрнең булуын да күздә тота.

5. Саф булу бу камил булу түгел икәне нәрсәдән күренә?

5 Саф булу бу камил булу дигән сүз түгел. Мәсәлән, Давыт патша камил булмаган һәм үз тормышында берничә җитди хата эшләгән. Әмма Изге Язмаларда ул «йөрәк сафлыгында» йөргән кеше дип атала (3 Патшалык 9:4). Ни өчен ул алай дип аталган? Йәһвәне яратканга. Давытның йөрәге Аллага тугры булган. Ул үз хаталарын әзерлек белән таныган, үзен фаш иткәндә ризалашкан һәм төзәлер өчен көч куйган. Давытның сафлыгы үз Алласына, Йәһвәгә, җаны-тәне белән бирелгәнлегеннән, аны яратканыннан күренә (Икенчезаконлык 6:5, 6).

6, 7. Сафлыкта йөрү нәрсәне аңлата?

6 Сафлык тормышның бар якларына кагыла, ул тормышның бер ягы, мәсәлән, дингә кагылышлы ягы белән генә чикләнми. Давыт сафлыкта «йөргән». Бер китапта «„йөрергә“ дигән фигыль „тормыш юлы“ яки „тормыш итү рәвеше“ дигән мәгънә йөртергә мөмкин» дип әйтелә («The New Interpreter’s Bible»). Юлларында саф булган кешеләр турында мәдхия җырлаучы болай дигән: «Ходай... ачышларын саклаучылар, Аны чын күңелдән эзләүчеләр сәгадәтле. Алар канунсызлык кылмыйлар, Аның юлларыннан йөриләр» (Мәдхия 118:1—3). Сафлыкта йөргән кеше һәрвакыт Алла ихтыярын үтәргә һәм аның юллары буенча йөрергә омтыла.

7 Сафлыкта йөрүче хәтта авыр булганда да Аллага тугры булып кала. Сынаулар һәм бәлаләр белән очрашканда нык калып һәм бу бозык дөньяның вәсвәсәләренә бирешмичә, без саф булуыбызны күрсәтәбез. Шулай итеп без Йәһвә «йөрәген сөендерәбез», чөнки ул аны яманлап сөйләгән затка тиешле җавап кайтара ала (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Әюб кебек, без дә: «Үлгәнче мин сафлыгымны саклаячакмын!» — дигән карарга килә алабыз (Әюб 27:5). Әмма сафлыкта йөрергә нәрсә ярдәм итә ала? Моны 25 нче мәдхияне карап чыккач беләчәкбез.

«Бөерләремне дә, йөрәгемне дә чистарт»

8. Давытның бөерләрен һәм йөрәген сынап чыгу турындагы үтенеченнән без нәрсәгә өйрәнәбез?

8 «Әй Раббы, мине тикшер, мине сына; эчемне дә, күңелемне дә эретеп кара [«бөерләремне дә, йөрәгемне дә чистарт», ЯД]»,— дип дога кылган Давыт (Мәдхия 25:2). Бөерләр кеше тәненең түрендә урнаша. Алар иң тирән, яшерен фикерләрне һәм хисләрне символлаштыралар. Ә «йөрәк» — бу кешенең эчке асылы: аның теләкләре, хисләре һәм акылы. Йәһвәдән сына дип үтенгәндә, Давыт Алланың игътибар белән аны тикшерүен — иң яшерен фикерләрен һәм хисләрен сынавын теләгән.

9. Нинди мәгънәдә Йәһвә «йөрәгебезне» һәм «бөерләребезне» чистарта?

9 Давыт Алладан бөерләрен һәм йөрәген чистарт дип үтенгән. Ничек Йәһвә безнең эчке асылыбызны чистарта? Давыт болай дип җырлаган: «Миңа акыл биргән Ходайны зурлармын, хәтта төнлә дә мин эчемнән өйрәнәм [«бөерләрем мине төзәттеләр», ЯД]» (Мәдхия 15:7). Нәрсә аңлата бу сүзләр? Алар шуны аңлата: Алланың киңәшләре Давытка бик нык тәэсир иткән, алар аның эчендә яшәгәннәр һәм үгет-нәсыйхәт биргәннәр, аның иң яшерен фикерләрен һәм хисләрен төзәткәннәр. Алланың киңәшләре безне дә шулай ук төзәтә ала. Моның өчен Изге Язмалар, Алла вәкилләре һәм аның оешмасы аша алган үгет-нәсыйхәтләр турында рәхмәтләр белдереп уйланырга һәм бу киңәшләргә бездә тирән урнашыр өчен мөмкинлек бирергә кирәк. Йәһвәгә, аның алдында сафлыкта йөрер өчен, безне чистартсын дип өзлексез дога кылыйк.

«Мәрхәмәтең күз алдында тора»

10. Давытка Алла хакыйкатендә йөрергә нәрсә ярдәм итеп торган?

10 «Синең мәрхәмәтең күз алдында тора,— дип дәвам итә Давыт,— мин Синең чынлыгыңда [«хакыйкатеңдә», ЯД] рәхәтлек таптым» (Мәдхия 25:3). Давыт Йәһвәнең мәрхәмәтле эшләрен яхшы белгән һәм алар турында рәхмәтен белдереп уйланган. «Әй җаным, Ходайны данла,— дип җырлаган Давыт,— сиңа кылган яхшылыкларын онытма». Шундый яхшылыкларның берсен искә төшереп, ул: «Ходай золымлык күрүчеләрнең барысына да изгелек һәм гаделлек кыла. Ул юлларын Мусага, эшләрен Исраил улларына күрсәткән»,— дип дәвам иткән (Мәдхия 102:2, 6, 7). Давыт «золымлык күрүчеләр» дип, бәлки, Муса көннәрендә мисырлылар җәберләгән исраиллеләрне атагандыр. Давыт Йәһвәнең Мусага үзенең коткару юлларын күрсәткәне турында уйланган, һәм бу, һичшиксез, аңа бик нык тәэсир иткән һәм Алла хакыйкатендә йөрергә тәвәккәллеген ныгытып торган.

11. Нәрсә безгә сафлык юлы белән йөрергә булышачак?

11 Алла Сүзен регуляр рәвештә өйрәнү һәм белгәннәребез турында уйлану безгә дә сафлык юлы белән йөрергә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, Йосыф, Потифар хатыны аңа үзе белән якынлык кылырга тәкъдим иткәч, аңардан качкан. Аның үрнәге безне дә, эштә, мәктәптә яки башка җирдә моңа охшаш вәсвәсәләр белән очрашканда, шулай ук эшләргә дәртләндерәчәк (Яратылыш 39:7—12). Ә безгә, баер өчен яки күренекле булыр өчен, кызыктыргыч тәкъдимнәр ясалса, нәрсә эшләргә? Бу очракта Муса мисалы булыша: ул Мисырдагы бай тормышны кире каккан (Еврейләргә 11:24—26). Әюбнең ныклыгын искә төшереп, без, авыру белән бәлаләргә карамастан, Йәһвәгә тугры булу тәвәккәллегебезне, һичшиксез, ныгытачакбыз (Ягъкуб 5:11). Ә эзәрлекләүләр белән очрашсак, нәрсә эшләргә? Бу очракта арысланнар чокырына ыргытылган Данил мисалы безгә батырлык өстәячәк (Данил 6:16—22).

«Ялган сөйләүчеләр җыенында утырмадым»

12, 13. Нинди аралашудан без качарга тиеш?

12 Давыт үз сафлыгын сакларга тагын нәрсә ярдәм иткәнен яза. «Ялган сөйләүчеләр җыенында утырмадым, кануннан язганнарга [«үз эшләрен яшергәннәргә», ЯД] иярмәм. Яманнар җыенын нәфрәт иттем, бозыклар белән утырмам» (Мәдхия 25:4, 5). Давыт бозыклар белән бергә хәтта утырмаган да. Ул андый кешеләр белән аралашуны нәфрәт иткән.

13 Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Без, телетапшырулар, фильмнар яки Интернет битләрен карап утырганда, ялган сөйләүчеләр җыенында утырмыйбызмы? Үз эшләрен яшергән кешеләрдән үзебезне читтә тотабызмы? Мәктәптә яки эшебездә берәрсе, үзенең мәкерле ниятләрен яшереп, безнең дустыбыз булып күренергә мөмкин. Әллә без Алла хакыйкатендә йөрмәгән кешеләр белән якын булырга телибезме? Шулай ук мөртәтләр дә, эчкерсез булып күренеп, безне Йәһвәгә хезмәт итү юлыннан алып китү ниятләрен яшерергә мөмкин. Ә җыелыштагы ике төрле тормыш алып барган мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар да үзләренең чынлыкта кем булуларын яшерәләр. Хезмәттәш ярдәмче Джейсонның яшүсмер чагында нәкъ шундый дуслары булган да. Ул аларны искә төшереп болай сөйли: «Бер көн аларның берсе миңа болай дип әйтте: „Бүген тормышыңны ничек алып барырга телисең, шулай алып бар, чөнки яңа дөнья килгәч, без инде үле булабыз һәм нәрсә югалтканыбызны барыбер күрмәячәкбез“. Мин аның сүзләреннән аңыма килдем. Яңа дөнья килгәч, минем үле буласым килми». Джейсон шул яшь кешеләр белән дуслыгын ташлап акыллы эшләгән. «Алданмагыз,— дип язган рәсүл Паул,— „азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза“» (1 Көринтлеләргә 15:33). Азгын кешеләр белән аралашудан качыгыз, бу бик мөһим!

«Бар кодрәтләреңне дә белдерермен»

14, 15. Нинди мәгънәдә без Йәһвәнең «корбан урынын әйләнәбез»?

14 «Кулларымны гаепсезләр белән гаепсезлектә», ЯД] юармын да, әй Ходай, корбан урыныңны әйләнермен»,— дип җырлый Давыт. Әмма ни өчен ул моны эшли? «Сине данлаган тавышны ишетеп, бар кодрәтләреңне дә белдерү өчен» (Мәдхия 25:6, 7). Давыт, Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен һәм аны мактар өчен, әхлакый яктан чиста булып калырга теләгән.

15 Чатырда, ә соңрак гыйбадәтханәдә башкарылган бар изге хезмәт күктә булганның «үрнәге» һәм «күләгәсе» булган (Еврейләргә 8:5; 9:23). Корбан китерү урыны Йәһвә ихтыярын — кешелекне йолып алу өчен бирелгән Гайсә Мәсихнең корбанын кабул итәргә теләген символлаштырган (Еврейләргә 10:5—10). Бу корбанга иман итү аша без кулларыбызны гаепсезлектә юабыз һәм Йәһвәнең «корбан урынын әйләнәбез» дип әйтеп була (Яхъя 3:16—18).

16. Алланың кодрәтле эшләре турында сөйләү ничек безнең үзебезгә файда китерә?

16 Йолым аша күп нәрсә мөмкин булды. Моның турында уйланганда, Йәһвәгә һәм аның бердәнбер Улына рәхмәт хисләре күңелләребезне әллә чолгап алмыймы? Шуңа күрә, әйдәгез, Алланың бар кодрәтле эшләре турында сөйлик: Едем бакчасында кешенең барлыкка китерелүеннән башлап, Алланың яңа дөньясында барысының тулысынча яңадан торгызылуы турында хәбәр итик (Яратылыш 2:7; Рәсүлләр 3:21). Патшалык турындагы вәгазьдә һәм шәкертләр булдыруда актив катнашу безгә ышанычлы рухи саклык бирә! (Маттай 24:14; 28:19, 20). Бу эштә катнашу киләчәккә өметебезне һәм Алла вәгъдәләренә иманыбызны ныгыта һәм Йәһвә белән якыннарыбызга карата яратуыбызны көчлерәк итә.

«Өеңнең ямен дә... сөйдем»

17, 18. Мәсихчеләр очрашуларына карашыбыз нинди булырга тиеш?

17 Исраилдә Йәһвәгә гыйбадәт кылу үзәге — чатыр һәм корбан китерү урыны булган. Давыт алар белән сокланып: «Әй Раббы, өеңнең ямен дә, даның тора торган урынны да сөйдем»,— дип кычкырган (Мәдхия 25:8).

18 Без Йәһвә турында өйрәтү бирелгән урыннарда җыелырга яратабызмы? Безнең көннәрдә чын Аллага гыйбадәт кылу урыннары — бу Патшалык Заллары. Анда регуляр рәвештә рухи өйрәтү программалары алып барыла. Шулай ук һәр ел өлкә, район һәм бер көнлек махсус конгресслар үткәрелә. Мондый очрашуларда Йәһвәнең үгет-нәсыйхәтләре яңгырый. Без бу үгетләрне «бик яратсак», очрашуларга зур теләк белән килеп, программаны игътибар белән тыңлаячакбыз (Мәдхия 118:167). Безнең турыда чын күңелдән кайгыртып, сафлык юлында нык торырга булышкан имандашлар белән бергә булу шундый рәхәт! (Еврейләргә 10:24, 25).

«Тормышымны... алмасаң иде»

19. Давыт нинди гөнаһларда катнашырга теләмәгән?

19 Алла хакыйкатендә йөрмәгән кешеләрне нәрсә көтә икәнен Давыт бик яхшы белгән һәм шуңа күрә Йәһвәгә болай дип ялынган: «Җанымны бозык кешеләр белән, тормышымны кан түгүчеләр белән югалтмасаң [«алмасаң», ЯД] иде. Аларның кулларында канунсызлык [«чирканыч нәрсәләр», ЯД], уң куллары тиешсез бүләк белән тулы» (Мәдхия 25:9, 10). Чирканыч эшләр кылган яки тиешсез бүләк алган бозык кешеләрдән Давыт үзен читтә тоткан.

20, 21. Ничек без бозык кешеләр юлына эләгергә мөмкин?

20 Бүгенге дөнья әхлаксызлык белән тулган. Телетапшырулар, журналлар һәм кинофильмнар чирканыч эшләргә, шул исәптән «фәхешлек, пычраклык, азгынлыкка» өндиләр (Гәләтиялеләргә 5:19). Кайбер кешеләр порнография коллары булып китә, ә ул еш кына әхлаксыз тәртипкә китерә. Моңа аеруча яшьләр бирелүчән. Кайбер илләрдә егет берәр кыз белән очрашырга тиеш дип санала һәм яшьләр, берәрсе белән очрашмаса, үзләрен уңайсыз хис итәләр. Яшьләрнең күпләре, никахлашырга иртә булса да, бик якын танышып китәләр. Җенси теләкне җиңә алмаганга, алар әхлаксызлык юлына басалар һәм зина кылалар.

21 Олылар да бу бозык тәэсирдән читтә калмый. Төрле эшләр башкарганда кешеләрнең намуссызлыгы һәм үзләре турында гына кайгыртып кабул ителгән төрле карарлары шуны күрсәтә: кешеләргә сафлык җитми. Бу дөнья юллары безне Йәһвә юлларыннан ераклаштыра гына. Шуңа күрә сафлык юлы белән йөрер өчен, әйдәгез, «явызлыкны нәфрәт итик һәм игелекне яратыйк» (Амос 5:15).

«Мине коткар, мине ярлыка»

22—24. а) Ничек Мәдхия 25:11, 12 дәге сүзләр безгә көч бирә? б) Чираттагы мәкаләдә нинди тозак турында сүз барачак?

22 Давыт үз җырын мондый сүзләр белән тәмамлый: «Ә мин явызлык тотмый [«сафлыгымда», ЯД] йөрим; әй Ходай, мине коткар, мине ярлыка. Аягым турылык юлында тора, әй Ходай, җыеннарда Сине данлыйм» (Мәдхия 25:11, 12). Давыт үз сафлыгын сакларга тәвәккәл булган, һәм аның бу тәвәккәллеге аның коткарылуы белән бәйле икәнен күрсәткән. Нинди юанычлы фикер! Гөнаһлы булуыбызга карамастан, сафлыгыбызны сакларга тәвәккәл булсак, Йәһвә безгә ярдәм итәчәк.

23 Тормышыбызның һәр ягы белән шуны күрсәтик: без Алланы хөрмәт итәбез һәм аның хакимлегенә буйсынырга телибез. Һәрберебез Йәһвәдән догада үзенең яшерен фикерләрен һәм тойгыларын тикшереп чыгарга һәм чистартырга сорасын. Аның Сүзен тырышып өйрәнү аша карашыбызны һәрвакыт аның хакыйкатенә юнәлтик. Бозык аралашулардан үзебезне читтә тотыйк. Йәһвәне җыелышларда мактыйк, Патшалык турында ашкынып вәгазьлик һәм кешеләргә Мәсих шәкертләре булырга ярдәм итик. Бу дөньяга Алла белән кадерле мөнәсәбәтләребезгә зыян китерергә беркайчан да рөхсәт итмик. Сафлык юлы белән бар көчебезне куеп йөрергә тырышып, без шуңа шикләнми яши алабыз: Йәһвә безгә үз мәрхәмәтен күрсәтәчәк.

24 Сафлыкны тормышның бар өлкәләрендә сакларга кирәк булганга, тагын бер мәкерле тозакны хәтердә тотарга кирәк — бу исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчү. Чираттагы мәкаләдә ничек без үзебезне бу тозактан саклый алабыз икәне каралачак.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен акылга ия булган бар затлар үзләренең сафлыклары нигезендә хөкем ителә алалар?

• Нәрсә ул сафлык, һәм аның юлы белән йөрү нәрсәне аңлата?

• Безгә сафлык юлы белән йөрергә нәрсә ярдәм итәчәк?

• Сафлык саклар өчен, без үзебезне нәрсәдән читтә тотарга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Йәһвәдән яшерен фикерләремне тикшер дип еш сорыйсыңмы?

[24 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең мәрхәмәтле эшләре турында уйланасыңмы?

[25 биттәге иллюстрация]

Сынауларда сафлыгыбызны саклап, без Йәһвә йөрәген сөендерәбез.