Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син Йәһвә ярдәмен кабул итәсеңме?

Син Йәһвә ярдәмен кабул итәсеңме?

Син Йәһвә ярдәмен кабул итәсеңме?

«Аллаһы — минем Ярдәмчем, мин курыкмам» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 13:6).

1, 2. Ни өчен Йәһвә ярдәмен кабул итү һәм аның җитәкчелеге буенча яшәү мөһим?

СИН тау сукмагы буенча барасың ди. Синең белән бергә бу җирләрне яхшы белгән кеше — юл күрсәтүче бара. Синнән тәҗрибәлерәк һәм көчлерәк булса да, ул сабыр гына синең яныңда атлый. Син кайвакыт абынасың — ул моны күрә. Аеруча куркыныч урыннарда ул, сиңа ярдәм итәр өчен, кулын суза. Аның ярдәмен кире кагарсыңмы? Әлбәттә юк! Чөнки сүз синең тормышың турында бара.

2 Без, мәсихчеләр, авыр сукмак буенча барабыз. Бу тар юлдан без берүзебез генә барырга тиешме? (Маттай 7:14). Юк, Изге Язмалардан без иң яхшы Юл Күрсәтүче, Йәһвә Алла, кешеләргә үзе белән йөрергә рөхсәт итә икәнен күрәбез (Яратылыш 5:24; 6:9). Йәһвә юлда үз хезмәтчеләренә ярдәм итәме? Ул үзе болай дип җавап бирә: «Мин Ходай, синең Аллаң; сине уң кулыңнан тотам, сиңа болай дип әйтәм: „Курыкма, Мин сиңа булышам“» (Ишагыйя 41:13). Өстә китерелгән мисалдагы юл күрсәтүче шикелле, Йәһвә аның белән йөрергә теләгән кешеләргә үзенең ярдәмен һәм дуслыгын тәкъдим итә. Һичшиксез, беребез дә аның ярдәмен кире кагарга теләми!

3. Бу мәкаләдә без нинди сораулар карап чыгарбыз?

3 Борынгы заманда Йәһвә үз халкына дүрт юл аша ярдәм иткән. Без моны үткән мәкаләдә карап чыккан идек. Безнең көннәрдә дә ул үз халкына шундый ук ярдәм күрсәтәме? Һәм ничек без аның ярдәмен кабул иткәнебезне белә алабыз? Әйдәгез, бу сорауларны карап чыгыйк. Шулай эшләп без Алла чыннан да безнең Ярдәмчебез икәненә ышанычыбызны ныгыта алабыз (Еврейләргә 13:6).

Фәрештәләрнең ярдәме

4. Ни өчен безнең көннәрдә Алла хезмәтчеләре фәрештәләрнең ярдәм итүенә ышана ала?

4 Фәрештәләр Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләренә ярдәм итәме? Әйе. Әлбәттә, бүген алар, Алла хезмәтчеләренә ярдәм итәр өчен, кеше күрерлек кыяфәткә кермиләр. Хәтта Изге Язмалар язылган чорда да алар моны бик сирәк эшләгән. Күпчелек очракта алар, безнең көннәрдәге кебек, күзгә күренмичә булышканнар. Әмма Алла хезмәтчеләрен фәрештәләрнең аларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерлеген белү бик нык ныгыткан (4 Патшалык 6:14—17). Безнең дә фәрештәләрнең ярдәменә өметләнер өчен җитди сәбәпләребез бар.

5. Изге Язмаларда фәрештәләрнең бүгенге вәгазь эшендә катнашулары ничек күрсәтелә?

5 Йәһвәнең фәрештәләрен без үзебез дә катнаша торган бер махсус эш аеруча кызыксындыра. Нинди эш? Җавап Ачылыш 14:6 да язылган: «Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен мәңгелек Яхшы хәбәре булган, югары күктә очып барган башка фәрештәне күрдем». Бу «мәңгелек Яхшы хәбәр» һичшиксез «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәр» белән бәйле. Гайсәнең алдан әйткәне буенча, шул Патшалык турындагы хәбәр, бу төзелеш ахыры килер алдыннан, «барча халыклар да ишетсен өчен... бөтен җиһанда таратылыр» (Маттай 24:14). Әлбәттә, фәрештәләр үзләре вәгазьләми. Гайсә бу мөһим эшне кешеләргә тапшырган (Маттай 28:19, 20). Бу эшне башкарганда изге фәрештәләрнең — акыллы һәм көчле рухи затларның ярдәм иткәнен белү әллә безгә көч өстәмиме?

6, 7. а) Фәрештәләрнең вәгазь эшебезгә булышканын нәрсә күрсәтә? б) Йәһвә фәрештәләренең ярдәмен алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

6 Фәрештәләр бу эшебезгә ярдәм итәләр, һәм моны дәлилләүче күп мисаллар бар. Мәсәлән, еш кына шундый хәбәрләр ишетеп була: Йәһвә Шаһитләре, вәгазьләгәндә, Аллага хакыйкатьне табарга булышуын сорап күптән түгел генә дога кылган кешене очраталар. Һәм мондый очраклар бик күп, һәм алар турында: «Шулай туры килгән инде»,— дип кенә әйтеп булмый. Фәрештәләрнең мондый ярдәме аркасында тагын да күбрәк кешеләр «югары күктә очып барган... фәрештәнең»: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз!» — дигән чакыруы буенча эшли алалар (Ачылыш 14:7).

7 Син куәтле Йәһвә фәрештәләренең ярдәмен татырга телисеңме? Алай булса, үз хезмәтеңне бар булган көчең белән башкар (1 Көринтлеләргә 15:58). Йәһвә биргән бу эшне теләк белән үтәп, без Алла фәрештәләренең ярдәм итәчәгенә ышана алабыз.

Җитәкче фәрештә ярдәме

8. Гайсә күктә нинди урында тора, һәм ничек бу безне ныгыта?

8 Йәһвә безгә фәрештәләрнең ярдәмен башка яктан да бирә. Ачылыш 10:1 дә «йөзе кояш кебек» «кодрәтле фәрештә» сурәтләнә. Күренештә күрсәтелгән бу фәрештә, күрәсең, терелтелгән Гайсә Мәсихне аның күктәге данында сурәтли (Ачылыш 1:13, 16). Гайсә чыннан да фәрештәме? Җитәкче фәрештә булганга, аны фәрештә дип атап була (1 Тессалуникәлеләргә 4:16). Гайсә Йәһвәнең барлык рухи уллары арасында иң куәтлесе. Йәһвә аны күктәге гаскәрләре өстеннән җитәкче итеп куйган. Бу җитәкче фәрештә аша без зур ярдәм алабыз. Кайсы яктан?

9, 10. а) Без гөнаһ кылганда, ничек Гайсә безгә «ярдәмче» була? б) Гайсә үрнәге безгә ничек ярдәм итә?

9 Карт рәсүл Яхъя болай дип язган: «Берәү гөнаһ кылса, Ата алдында Яклаучы-Юатучыбыз [«ярдәмчебез», ЯД] — һәрвакыт дөрес гамәл итүче Гайсә Мәсих бар» (1 Яхъя 2:1). Ни өчен Яхъя аеруча «гөнаһ кылсак», Гайсә безнең ярдәмчебез дип әйтә? Әйе, без һәр көн гөнаһ кылабыз, ә гөнаһ үлемгә алып бара (Вәгазьче 7:20; Римлыларга 6:23). Гайсә исә гөнаһларыбыз өчен үз тормышын корбан итеп биргән. Ул мәрхәмәтле Әтиебез кырыенда һәм безне яклый. Мондый ярдәм безнең һәрберебезгә кирәк. Ничек аны алырга? Безгә, гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, тәүбә итәргә кирәк һәм Гайсәнең корбанына нигезләнеп, Алладан кичерүе турында ялынып сорарга кирәк. Шулай ук гөнаһларыбызны кабатламас өчен игътибарлы булырга кирәк.

10 Гайсә безнең өчен үлгән һәм безгә, шулай ук, камил үрнәк калдырган (1 Петер 2:21). Аның тормышы безнең өчен үрнәк, һәм ул Йәһвәгә яраклы булып һәм җитди гөнаһ кылмыйча яшәргә булыша. Әллә мондый ярдәм сөендермиме? Өстәвенә Гайсә башка ярдәмче бирәм дип вәгъдә иткән шәкертләренә.

Изге рух ярдәме

11, 12. Нәрсә ул Йәһвә рухы, ул никадәр куәтле, һәм ни өчен ул безнең көннәрдә кирәк?

11 Гайсә мондый вәгъдә биргән: «Мин Атадан сораячакмын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул Яклаучы мәңге сезнең белән булачак. Ул Яклаучы-Юатучы — хакыйкать Рухы. Дөнья Аны... кабул итә алмый» (Яхъя 14:16, 17). «Хакыйкать Рухы», ягъни изге рух, шәхес түгел, ул — көч, Йәһвәнең эш итүче көче. Бу көч чиксез. Йәһвә аны Галәмне барлыкка китергәндә, искиткеч могҗизалар эшләгәндә һәм күренешләр аша үз ихтыярын ачканда кулланган. Әмма безнең көннәрдә ул бу көчен мондый эшләр башкарыр өчен кулланмый. Ләкин бу изге рух безгә кирәкми дигәнне аңлатамы?

12 Киресенчә, безгә шушы «авыр вакытларда» Йәһвә рухы бигрәк тә кирәк (2 Тимутегә 3:1). Ул безгә булган сынауларны җиңеп чыгарга көч бирә, гаҗәеп сыйфатлар үстерергә булыша, ә бу сыйфатлар, үз чиратында, Йәһвәгә һәм рухи кардәшләребезгә якынлаштыра (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Һичшиксез, изге рух гаҗәеп ярдәм бирә. Ләкин ничек бу ярдәмне алырга?

13, 14. а) Йәһвә изге рухын үз хезмәтчеләренә бирергә тели икәнен без кайдан беләбез? б) Нинди эшләр без изге рух ярдәмен чынлыкта кабул итмибез икәнен күрсәтергә мөмкин?

13 Беренчедән, безгә изге рух сорап дога кылырга кирәк. «Сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк»,— дигән Гайсә (Лүк 11:13). Әйе, Йәһвә иң яхшы Әти. Әгәр без иман белән һәм чын күңелдән аңардан изге рух сорасак, ул безгә бу бүләген, әлбәттә, бирәчәк. Әмма без үзебез аңардан изге рух сорыйбызмы? Моның турында без догаларыбызда һәр көн әйтергә тиеш.

14 Икенчедән, без изге рухны эшләребезне аның җитәкчелеге буенча алып барсак алабыз. Бер мисал китерик. Әйтик, бер мәсихченең порнография карау гадәте бар һәм ул бу гадәте белән көрәшә ди. Ул бу пычрак гадәтен җиңәр өчен, Алладан изге рух сорап дога кыла. Шулай ук мәсихче өлкәннәргә мөрәҗәгать итә, һәм алар аңа: «Мондый яман материалга якынлашма да һәм бу яктан тәвәккәл бул»,— дип киңәш бирәләр (Маттай 5:29). Ә кардәш аларның киңәшен санга сукмыйча, вәсвәсәгә тарта торган материалны каравын дәвам итсә? Бу мәсихче изге рух сорап әйтелгән догасы буенча эш итәме? Яки аңа Алланың изге рухын кайгыга салу һәм бу рухка лаек булмау куркынычы яныймы? (Эфеслеләргә 4:30). Изге рухның искиткеч ярдәмен алда да алыр өчен, һәрберебезгә бар булган көчебезне куярга кирәк.

Алла Сүзеннән ярдәм

15. Изге Язмаларны нибары гади китап итеп кенә кабул итмәгәнебезне ничек күрсәтә алабыз?

15 Изге Язмалар Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре өчен инде берничә гасыр ярдәм чыганагы булып хезмәт итә. Аңа гади китапка караган кебек карау урынына, безгә ул — ярдәмнең көчле чыганагы икәнен истә тотарга кирәк. Ләкин аның ярдәмен алыр өчен тырышлыклар таләп ителә. Изге Язмалар уку гадәтебезгә кереп китәргә тиеш.

16, 17. а) Мәдхия 1:2, 3 буенча, Алла канунын уку ничек бүләкләнә? б) Мәдхия 1:3 тәге сүзләр тырыш эшне сурәтли икәне кайдан күренә?

16 Мәдхия 1:2, 3 тә тәкъва кеше турында болай дип әйтелә: «Иркен Ходай канунында тотып, Аның канунына көнен-төнен өйрәнеп тора ул. Агым сулар янына утыртылып, үз вакытында җимешен биреп, яфрагын да төшерми торган агач күк булып тора ул; ни генә эшләсә дә, барына да өлгерер ул». Бу сүзләрдә нинди мөһим якка басым ясала икәнен күрәсеңме? Бу өземтәдә сүз тыныч күренеш — елга янында күләгә биреп үскән агач турында бара кебек. Ашаганнан соң, бу агач күләгәсендә әз генә йоклап алу шундый рәхәттер! Ләкин бу мәдхиядә ял итәргә өндәү юк. Аңарда башка нәрсә — тырыш эш сурәтләнә. Ни өчен без алай дип әйтә алабыз?

17 Игътибар итик: бу агач очраклы рәвештә елга янында күләгә биреп үсеп утыручы агач кына түгел — ул җимеш китерә, һәм аны билгеле урынга — «агым сулар янына» белеп утыртканнар. Әмма ничек агач бер үк вакыт берничә «агым сулар» янында үсә ала ди? Бакчачылар үз бакчаларында, су кыйммәтле агач тамырларына килсен өчен, кайвакыт сугару канаулары ясаган. Менә хәзер барысы да аңлашылды! Әгәр без рухи яктан, бу агач кебек, гөрләп чәчәк атып утырабыз икән, бу безгә ярдәм итәр өчен бик күп эшләрнең башкарылганын күрсәтә. Без хакыйкатьнең чиста суларын безгә үз «канаулары» аша җиткергән оешма белән бәйле. Әмма безгә дә үз ягыбыздан тырышлык куярга кирәк. Без бу кыйммәтле суларны суырып үзебезгә сеңдерергә тиеш: Алла Сүзендәге хакыйкать акылыбызга кереп, күңелебездә тамырлансын өчен, уйланырга һәм эзләнүләр алып барырга кирәк. Шул чакта без дә яхшы җимешләр китерәчәкбез.

18. Сорауларыбызга Изге Язмалардан җавап табар өчен нәрсә кирәк?

18 Изге Язмалар киштәдә торып файда китерми. Шулай ук, соравыбызга җавап табар өчен, күз йомып аның берәр урынын ачып уку да файда китермәс: Изге Язмалар китабы үзе сихри көчкә ия түгел. Берәр карар кабул итәргә кирәк булганда, безгә «Алла турындагы белемне» кыйммәтле хәзинәне кебек «казып» алырга кирәк (Гыйбрәтле хикәя 2:1—5). Безнең очракка яраклы Изге Язмаларга нигезләнгән принцип табар өчен, еш кына тырыш һәм игътибарлы эзләнү таләп ителә. Безнең Изге Язмаларга нигезләнгән бик күп басмаларыбыз бар, һәм алар эзләнүләребездә ярдәм итә ала. Бу басмаларны Алла Сүзендәге акыллы киңәшләрне табар өчен кулланганда, без чынында Йәһвә ярдәмен кабул итәбез.

Имандашлар биргән ярдәм

19. а) Ни өчен «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларындагы мәкаләләргә имандашларыбыз биргән ярдәмгә кебек карап була? б) Берәр мәкаләнең синең үзеңә ярдәм иткәне турында сөйлә.

19 Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләре бер-берсенә һәрвакыт булышкан. Бу яктан Йәһвә үзгәргәнме? Һич тә юк. Имандашыннан кирәкле ярдәмне кирәкле вакытта алган очрагын безнең һәрберебез, һичшиксез, хәтерли. Бәлки, син «Күзәтү манарасы» яки «Уяныгыз!» журналларындагы берәр мәкаләнең сиңа кирәк булганда юаныч биргәнен, берәр авырлыкны хәл итәргә, я иман сынаулары вакытында ярдәм иткәнен искә төшерә аласыңдыр. Йәһвә бу ярдәмне сиңа «ризыкны үз вакытында өләшү өчен» куелган «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчесе» аша биргән (Маттай 24:45—47).

20. Ничек мәсихче өлкәннәр «кеше төрендәге бүләкләр» була?

20 Әмма ярдәмне еш кына үзебез таныш булган имандашларыбыздан алабыз. Мәсәлән, мәсихче өлкән безгә бик нык тәэсир итәрлек нотык белән чыгыш ясарга мөмкин, яки ул, көтүче вазифасын үтәп, безгә килер, һәм бу авыр вакытта безгә ярдәм итәр. Яисә ул берәр яхшы киңәш бирер, һәм ул киңәш безгә кимчелегебезне күреп, аны төзәтергә ярдәм итәр. Бер өлкәннең ярдәме турында рәхмәтле мәсихче хатын-кыз болай дип язган: «Бергә вәгазьләгәндә, ул миңа күңелемдә булганның барысын бушатырга мөмкинлек бирде. Ә бер көн алдарак кич белән мин Йәһвәгә, уйлаганнарымны сөйләп бирер өчен, берәрсен бирсен иде дип дога кылган идем. Һәм икенче көнгә бу абый-кардәш, хәлемә кереп, минем белән сөйләште. Ул Йәһвәнең инде ничә еллар дәвамында миңа ярдәм иткәнен күрергә булышты. Мин Йәһвәгә бу өлкәнне җибәргәне өчен бик рәхмәтле». Шулай эшләп, мәсихче өлкәннәр алар «кеше төрендәге бүләкләр» (ЯД) икәнен күрсәтәләр. Бу бүләкләрне Йәһвә Гайсә Мәсих аша безгә мәңгелек тормыш юлы буенча барырга ярдәм итәр өчен бирә (Эфеслеләргә 4:8).

21, 22. а) Филиппуйлыларга 2:4 тәге киңәшне җыелыштагылар кулланса, бу нинди җимеш китерә? б) Ни өчен кечкенә игелекле эшләр дә бик мөһим?

21 «Һәркем үзе турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртсын»,— дип Алла тарафыннан рухландырылып язылган сүзләр буенча өлкәннәр генә түгел, ә һәрбер тугры мәсихче дә яшәргә тели (Филиппуйлыларга 2:4). Бу киңәшне мәсихче җыелышларда кулланганда, ул искиткеч җимеш китерә: игелекле эшләр башкарыла. Бер мисал карап чыгыйк. Бер гаилә көтмәгәндә зур бәлагә очрый: әтисе яшь кызы белән кибеттән өйгә кайтканда авариягә эләгә. Кызы үлә, ә әти кеше җәрәхәтләнә. Хастаханәдән чыкканнан соң, ул шулхәтле көчсез була ки, хәтта үзе өчен бернәрсә дә эшли алмый. Хатыны да, бик нык кайгырганга, иренә берничек тә булыша алмый. Шул вакыт җыелыштагы бер гаилә кайгыга төшкән бу парны үз йортына ала һәм берничә атна аларга булыша.

22 Әлбәттә, имандашлар ярдәмнәрен фаҗига вакытында гына биреп чикләнми һәм ярдәм бирер өчен, һәрвакыт та зур тырышлык таләп ителми. Кайвакыт бу ярдәм кечкенә дә булырга мөмкин. Ләкин без аны шуңа күрә әллә әзрәк кадерлибезме? Берәр кардәшнең нәкъ сиңа ярдәм кирәк булганда игелекле сүз белән яки берәр эш белән булышканын исеңә төшерә аласыңмы? Йәһвә еш кына нәкъ шулай безнең турыда кайгырта (Гыйбрәтле хикәя 17:17; 18:24).

23. Бер-беребезгә ярдәм итәр өчен куйган тырышлыкларыбызны Йәһвә ничек бәяли?

23 Йәһвәнең сине башкаларга ярдәм итәр өчен куллануын теләр идеңме? Моның өчен синең аерым мөмкинлекләрең бар. Йәһвә синең андый тырышлыкларыңа зур бәя бирә. Аның Сүзендә болай дип әйтелә: «Фәкыйрьгә күрсәтелгән игелек — Раббыга бирелгән бурыч кебек; Раббы исә үзенең бурычын кайтармый калмый» (Гыйбрәтле хикәя 19:17). Кардәшләребезгә вакытыбызны һәм көчебезне сарыф итсәк, бу безгә зур шатлык китерә (Рәсүлләр 20:35). Ә аралашудан белеп читләшкән кешенең мондый шатлыгы юк, һәм бу кешеләр үзләрен рухи таянычсыз калдыра (Гыйбрәтле хикәя 18:1, ЯД). Шуңа күрә, әйдәгез, бер-беребезне дәртләндерергә мөмкинлегебез булсын өчен, мәсихчеләр очрашуларына аларны калдырмыйча йөрергә тырышыйк (Еврейләргә 10:24, 25).

24. Йәһвәнең үткәндә эшләгән искиткеч могҗизаларын күрмәсәк тә, ни өчен без үзебезне нәрсәдәндер мәхрүм ителгән итеп хис итмәскә тиеш?

24 Йәһвәнең безгә ярдәм итү юллары турында уйлану әллә шатлык китермиме? Безнең көннәрдә Алла, үз максатларын тормышка ашырыр өчен, искиткеч могҗизалар ясамый, аңа да карамастан без үзебезне нәрсәдәндер мәхрүм ителгән итеп хис итмәскә тиеш. Иң мөһиме, Йәһвә безгә аңа тугры калыр өчен бар кирәкле ярдәмне бирә. Һәм без барыбыз ахырга кадәр бергә иманда нык калсак, без Йәһвәнең тарихта иң искиткеч һәм иң данлы эшен күрә алачакбыз! Әйдәгез, шуңа күрә, Йәһвәнең ярату белән биргән ярдәмен кабул итәргә тәвәккәл булыйк һәм бу ярдәмне тулырак кулланыйк. Моны 2005 елга еллык тексты итеп сайланган: «Минем ярдәмем Йәһвәдән»,— (ЯД) дигән сүзләр буенча яшәр өчен эшлик (Мәдхия 120:2).

Сез ничек уйлыйсыз?

Йәһвә безгә кирәкле ярдәмне...

• фәрештәләр аша ничек бирә?

• изге рухы аша ничек бирә?

• Сүзе аша ничек бирә?

• имандашларыбыз аша ничек бирә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге иллюстрация]

Вәгазьдә фәрештәләрнең ярдәм иткәнен белү безгә көч бирә.

[17 биттәге иллюстрация]

Безгә кирәкле юатуны бирер өчен, Йәһвә берәр кардәшебезне кулланырга мөмкин.