Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шайтанга каршылык күрсәтегез, һәм ул качар!

Шайтанга каршылык күрсәтегез, һәм ул качар!

Шайтанга каршылык күрсәтегез, һәм ул качар!

«Үзегезне Аллаһыга буйсындырыгыз. Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар» (ЯГЪКУБ 4:7).

1, 2. а) Ишагыйя китабының 14 нче бүлегендә язылган сүзләрдән Иблиснең нинди сыйфаты турында беләбез? б) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

ИБЛИС — ул тәкәбберлекнең үзе. Аның горур булуы Ишагыйя пәйгамбәрлегендә күрсәтелгән. Бабыл иле хакимлек итә торган бөтендөнья державасы булганчы йөздән артык ел алдарак, бу пәйгамбәрлектә «Бабыл патшасы» турында Йәһвә халкының мондый җыры язылган булган: «[Син] үз йөрәгеңдә: „Күккә күтәреләм, үз тәхетемне Аллаһы йолдызларыннан [Давыт нәселеннән чыккан патшалардан] югарырак күтәрәчәкмен... Аллаһы Тәгаләгә охшаш булачакмын“,— дип әйттең» (Ишагыйя 14:3, 4, 12—15; Саннар 24:17). «Бабыл патшасының» горурлыгы «бу гасырның илаһы» Шайтанның рухын хәтерләткән (2 Көринтлеләргә 4:4). Әмма Бабыл иленең патшалар нәселе үзенең хурлыклы ахырына килгән кебек, Шайтанны да аның тәкәбберлеге белән бергә һәлакәтле ахыр көтә.

2 Ләкин Иблис әле яши, шуңа күрә моңа бәйле шундый сораулар туарга мөмкин: «Без Шайтаннан куркып яшәргә тиешме? Ни өчен ул кешеләрне Йәһвәнең хезмәтчеләрен эзәрлекләргә котырта? Иблис безгә зыян китермәсен өчен нәрсә эшләргә?»

Без Иблистән куркырга тиешме?

3, 4. Ни өчен майланган мәсихчеләр һәм аларның юлдашлары Иблистән курыкмый?

3 Майланган мәсихчеләрне Гайсә Мәсихнең мондый сүзләре ныгыта: «Алда сине көткән һичнәрсәдән курыкма. Синең кешеләреңне сынар өчен, арагыздан кайберләрегезне иблис төрмәгә утыртачак һәм ун көн буе алар хәсрәт кичерәчәк. Үлгәнгә тикле тугры бул, һәм сиңа тормыш таҗы бирәчәкмен» (Ачылыш 2:10). Майланган мәсихчеләр һәм аларның җирдә яшәргә өметләнгән юлдашлары Иблистән курыкмый. Бу алар үзләре шундый батыр булгангамы? Юк. Аларда Аллаһыга карата курку-хөрмәт бар, һәм алар Аллаһының «канатлары астында ышыкланып» тора (Мәдхия 33:10; 35:8).

4 Гайсә Мәсихнең беренче батыр шәкертләре, кичергән авырлыкларына карамастан, үлемнәренә тикле тугры булып калганнар. Алар Шайтан Иблистән курыкмаган, чөнки шуны белгәннәр: Йәһвә үзенә тугры булганнарны беркайчан да ташламый. Нәкъ шулай ук безнең көннәрдә дә майланган мәсихчеләр һәм аларның Аллаһыга багышланган юлдашлары, каты эзәрлекләүләр белән очрашканда, Аллаһыга тугрылыкларын сакларга тәвәккәл. Әмма рәсүл Паул кешеләр Иблис аркасында үлем кичерергә мөмкин дип язган. Бу безне куркытырга тиешме?

5. Без Еврейләргә 2:14, 15 тән нәрсә белдек?

5 Паул сүзләре буенча, «Гайсә, Үз үлеме аша, үлемгә баш булган [үлемгә китерә алган] иблиснең хакимлеген юк итәр өчен, гомере буена үлемнән куркып, кол булып яшәгән кешеләрне азат итәр өчен, Үзе дә» «каны вә тәне» булган «кешеләр кебек булды» (Еврейләргә 2:14, 15). Үлемгә китерә алучы Шайтан Яһүд Искариотны үзенә буйсындырган һәм соңыннан, Гайсәне үтерер өчен, яһүд җитәкчеләрен һәм римлыларны кулланган (Лүк 22:3; Яхъя 13:26, 27). Әмма Гайсә үзенең йолым корбаны аша гөнаһлы кешелекне Шайтан хакимлегеннән азат итә һәм безнең өчен мәңгелек тормышны мөмкин итә (Яхъя 3:16).

6, 7. Шайтанның кешеләрне үтерергә мөмкинлеге чиксезме?

6 Иблиснең кешеләрне үтерергә мөмкинлеге чиксезме? Шайтан фетнә күтәргән, һәм аның ялганы һәм хәйләләре аркасында кешеләр үлә башлаган. Чөнки Адәм гөнаһ эшләгән һәм шулай итеп кешеләргә гөнаһ белән үлемне мирас итеп биргән (Римлыларга 5:12). Өстәвенә, Шайтанның җирдәге хезмәтчеләре Йәһвәгә гыйбадәт кылган кешеләрне эзәрлекләгән һәм бу кайвакыт, Гайсә очрагындагы кебек, аларның үлеменә китергән.

7 Шулай да без Иблис кемне теләсә, шуны үтерә ала дип уйларга тиеш түгел. Аллаһы үзенекеләрен яклый һәм Шайтанга беркайчан да үзенең барлык хезмәтчеләрен тулысынча юк итәргә юл куймаячак (Римлыларга 14:8). Әйе, Йәһвә үз халкын эзәрлекләргә рөхсәт итә. Һәм ул юл куйганга, моның аркасында безнең кайберләребез үлем кичерә. Әмма Изге Язмада искиткеч өмет бирелә: Аллаһының «хәтер китабына» язылган кешеләр һичшиксез тереләчәк, һәм Иблис моңа берничек тә комачаулый алмый! (Малахий 3:16; Яхъя 5:28, 29; Рәсүлләр 24:15).

Ни өчен Шайтан безне эзәрлекли?

8. Ни өчен Иблис Аллаһы хезмәтчеләрен эзәрлекли?

8 Без Аллаһыга тугры хезмәт итәбез, менә ни өчен Иблис безне эзәрлекли. Аның максаты — безне иманыбызга каршы эш башкарырга этәрү. Безнең күктәге Атабыз белән кадерле мөнәсәбәтләребез бар, һәм Шайтан аларны бозарга тели. Без моңа гаҗәпләнергә тиеш түгел. Гадәндә Йәһвә символик «хатын-кыз» белән «елан» арасында һәм аларның токымнары, яки орлыклары арасында дошманлык булачак дип алдан әйткән (Яратылыш 3:14, 15). Изге Язмада Иблис «борынгы елан» итеп күрсәтелә һәм аңа әз вакыт калган һәм ул ярсып йөри дип әйтелә (Ачылыш 12:9, 12). Бу «орлыклар» арасында әле дә «дошманлык» бара, шуңа күрә Йәһвәгә тугры хезмәт иткән кешеләр эзәрлекләүләргә дучар булачаклар (2 Тимутегә 3:12). Шайтан нәфрәтенең төп сәбәбен сез беләсезме?

9, 10. Иблис нинди сорау күтәргән, һәм ничек бу сорау кешеләрнең тәртибе белән бәйле?

9 Иблис иң югары хакимлек турында сорау күтәргән. Ул шулай ук моңа бәйле тагын бер сорау күтәргән: кешеләр Барлыкка китерүчеләренә тугрылыкларын, аңа карата сафлыкларын саклармы? Шайтан тәкъва кеше Әюбне эзәрлекләүләргә дучар иткән. Ни өчен? Әюбнең Йәһвәгә карата сафлыгын бозар өчен. Ул вакытта Иблис ниятен үтәргә Әюбнең хатыны һәм аның өч «мескен юатучысы» булышкан. Әюб китабында әйтелгәнчә, Иблис, миңа кешеләрне сынарга рөхсәт итсәләр, Аллаһыга бер кеше дә тугры калмас иде диеп, Йәһвәгә каршы чыккан. Әмма Әюб сафлыгын бозарга юл куймаган һәм шулай итеп Шайтанның ялганчы икәнлеген исбатлаган (Әюб 1:8—2:9; 16:2; 27:5; 31:6). Иблис, Йәһвә Шаһитләренең сафлыкларын бозарга һәм үзенең хак булуын күрсәтергә тырышып, аларны бүген дә эзәрлекли.

10 Иблис эзәрлекләүләренең сәбәбен белү безгә батыр һәм көчле булырга булыша (Канун 31:6). Безнең Аллаһыбыз — Галәмнең Хакиме, һәм ул безгә тугрылыгыбызны сакларга ярдәм итәчәк. Тугры булыйк һәм шул чакта Йәһвә үзен гаепләгән Шайтан Иблискә тиешле җавап бирә алачак, һәм без аның йөрәген һәрвакыт сөендерәчәкбез (Гыйбрәтле сүзләр 27:11).

«Безне... явыздан сакла»

11. «Безне сынауга дучар итмә» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

11 Аллаһыга тугры булып калу җиңел түгел; моның өчен тырышып дога кылырга кирәк. Бу яктан аеруча Гайсә үрнәк итеп биргән доганың сүзләре булыша. Шул догада мондый сүзләр бар: «Безне сынауга дучар итмә, ә явыздан сакла» (Маттай 6:13). Йәһвә безне вәсвәсәләндерми (Ягъкуб 1:13). Әйе, кайвакыт Изге Язмаларда Аллаһы нәрсәнедер эшли дип әйтелә, әмма чынлыкта ул моны рөхсәт кенә итә (Рут 1:20, 21). Без Гайсә калдырган үрнәк буенча дога кылып, Йәһвәдән безнең вәсвәсәгә бирелүебезгә юл куймасын дип сорыйбыз. Һәм ул, әлбәттә, безне ишетәчәк, чөнки бездә Изге Язмалардан мондый ышандыру бар: «Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк» (1 Көринтлеләргә 10:13).

12. Ни өчен без: «Безне... явыздан сакла»,— дип дога кылабыз?

12 Гайсә, бу догада сынауны телгә алганнан соң, мондый урынлы сүзләр әйтә: «Безне... явыздан сакла». Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу шигырьдә «безне явызлыктан коткар» яки «безне явызлыктан якла» дип әйтелә. Әмма Изге Язмада «...дан сакла» дигән сүзләр күбесенчә кешеләр турында сүз барганда кулланыла. Өстәвенә, Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә Иблис турында ул «Сынаучы», ягъни шәхес дип әйтелә (Маттай 4:3, 11). Шуңа күрә «явыздан», ягъни Шайтан Иблистән сакла дип дога кылу мөһим. Ул безне Аллаһыга каршы гөнаһ кылырга этәрергә тырыша (1 Тессалуникәлеләргә 3:5). «Безне... явыздан сакла» дип дога кылганда, без күктәге Атабыздан Иблис безгә зыян китермәсен өчен җитәкчелек һәм ярдәм сорыйбыз.

Иблис безгә зыян китермәсен

13, 14. Ни өчен көринтлеләргә җыелыштагы әхлаксызлык эшләгән кеше белән үзләрен тоту юлын үзгәртергә кирәк булган?

13 Паул Көринт мәсихчеләрен кичерүчән булырга өндәгән. Ул болай дип язган: «Сез кемнедер гафу итәсез икән, мин дә аны гафу итәм. Гафу иткәнемне, әгәр гафу итәрлек берәр нәрсә булган булса, мин Мәсих алдында сезнең хакка гафу иттем. Шулай итеп, шайтан, зыян китереп, бездән файдалана алмас. Шайтанның ниятләре безгә билгеле бит» (2 Көринтлеләргә 2:10, 11). Иблис безгә зыян китерер өчен төрле юллар кулланырга мөмкин, әмма ни өчен Паул бу өзектәге сүзләрне әйткән?

14 Паул көринтлеләрне шелтәләгән, чөнки алар әхлаксыз кешегә үз җыелышларында калырга рөхсәт иткәннәр. Бу Шайтанны шатландыргандыр, чөнки көринтлеләр «мәҗүсиләрдә дә булмаган фәхешлекне» түзеп торганнар, һәм моның белән җыелышка тап төшкән. Ахыр чиктә әхлаксыз кеше җыелыштан чыгарылган булган (1 Көринтлеләргә 5:1—5, 11—13). Бу кеше соңрак тәүбә иткән. Көринт мәсихчеләре аны кичерергә теләмәсә һәм аны кабат җыелышка кабул итмәсә, Иблис аларга башка яктан зыян китерер иде. Ничек? Алар Шайтанның үзе кебек тупас һәм мәрхәмәтсез булырлар иде. Әгәр тәүбә иткән кеше «чиктән тыш көенә» башлап чын гыйбадәт кылуны калдырса, моның өчен өлкәннәр ниндидер дәрәҗәдә мәрхәмәтле Йәһвә Аллаһы алдында гаепле булырлар иде (2 Көринтлеләргә 2:7; Ягъкуб 2:13; 3:1). Әлбәттә, чын мәсихчеләр Шайтан кебек мәрхәмәтсез, тупас һәм рәхимсез булырга теләмәс иде.

Аллаһы биргән хәрби киемнәр яклавы

15. Без нинди сугыш алып барабыз, һәм җиңүебез нәрсәгә бәйле?

15 Иблистән сакланып яшисебез килсә, без явыз рухи көчләргә каршы рухи сугыш алып барырга тиешбез. Бу сугышта җиңәр өчен, «Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланырга» кирәк (Эфеслеләргә 6:11—18). Бу киемнәрнең бер өлеше — «тәкъвалык көбәсе» (Эфеслеләргә 6:14). Борынгы Исраил патшасы Шаул Аллаһыга тыңлаучан булмаган һәм изге рухсыз калган (1 Патшалык 15:22, 23). Әмма без тәкъвалыкта үссәк һәм рухи хәрби киемнәрнең барысын кисәк, бездә Аллаһының изге рухы булачак, һәм без Шайтан белән аның явыз фәрештәләре җеннәрдән кирәкле яклау алачакбыз (Гыйбрәтле сүзләр 18:10).

16. Явыз рухи көчләрдән өзлексез яклау булсын өчен нәрсә эшләргә?

16 Явыз рухи көчләрдән өзлексез яклау булсын өчен, безгә шулай ук Аллаһы Сүзен регуляр рәвештә укып, аны өйрәнергә һәм «ышанычлы... хезмәтче» тарафыннан бирелгән басмаларны кулланырга кирәк (Лүк 12:42). Шулай итеп без үз акылыбызны файдалы рухи белемнәр белән тутырачакбыз, һәм бу Паулның мондый киңәше буенча булачак: «Туганнарым, әгәр нинди дә булса яхшылык һәм мактауга лаек эшләр бар икән, нәрсә хак, хөрмәтле, дөрес, саф, ягымлы, шөһрәткә лаеклы — шулар турында фикер йөртегез» (Филиппуйлыларга 4:8).

17. Безгә яхшы хәбәрне уңышлы вәгазьләргә нәрсә булышачак?

17 Йәһвә безгә «иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп кияргә» мөмкинлек бирә (Эфеслеләргә 6:15). Мәсихче очрашуларда регуляр рәвештә катнашу безне Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне игълан итәргә әзерли. Башкаларга Аллаһы хакыйкатен белергә һәм рухи азатлык алырга ярдәм итеп, без чын шатлык кичерәбез! (Яхъя 8:32). «Рух кылычы — Аллаһы сүзе» ялган тәгълиматлардан үзеңне яклар өчен һәм «теләсә нинди ныгытмаларны да җимерер» өчен иң кирәкле корал (Эфеслеләргә 6:17; 2 Көринтлеләргә 10:4, 5). Изге Язмаларны, Аллаһының язылган Сүзен оста куллану башкаларны хакыйкатькә өйрәтергә ярдәм итә һәм безне Иблис хәйләләреннән саклый.

18. Ничек без «Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алабыз»?

18 Паул рухи хәрби киемнәр турындагы сүзләрен болай дип башлаган: «Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы һәм Аның кодрәтенең көче белән ныгыгыз. Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен, Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз» (Эфеслеләргә 6:10, 11). Инҗилдә «каршы тору» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сугышта үз урынын саклап калган хәрби сугышчыга кулланылырга мөмкин. Шайтан, бердәмлегебезне җимерергә, тәгълиматларыбызны һәм Аллаһыга карата сафлыгыбызны бозарга тырышып, төрле мәкерле юллар кулланса да, без бу рухи сугышта нык торабыз. Иблиснең һөҗүмнәре уңышсыз һәм беркайчан да уңышлы булмаячак! *

Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар

19. Иблис һөҗүмнәренә каршы тору юлларының берсе нинди?

19 Иблис һәм аның җитәкчелегендәге явыз рухи көчләргә каршы рухи сугышта без уңышлы була алабыз. Шайтаннан куркырга сәбәп юк, чөнки шәкерт Ягъкуб: «Үзегезне Аллаһыга буйсындырыгыз. Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар»,— дип язган (Ягъкуб 4:7). Шайтанга һәм аның җеннәренә каршы тору юлларының берсе — бу сихерчелек һәм багу белән бәйле эшләрдән һәм мондый эшләрдә катнашкан кешеләрдән үзеңне читтә тоту. Йәһвә хезмәтчеләре күрәзәчелек итмәскә һәм астрология, багу һәм сихерчелек белән шөгыльләнмәскә тиеш — бу Изге Язмаларда ачык итеп күрсәтелә. Без мәсихчеләр хезмәтендә катнашсак һәм иманыбыз нык булса, безне берәрсе сихерләр дип куркасы юк (Саннар 23:23; Канун 18:10—12; Ишагыйя 47:12—15; Рәсүлләр 19:18—20).

20. Иблискә каршы торыр өчен тагын нәрсә эшләргә?

20 Без шулай ук, Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәп һәм хакыйкатькә «ябышып», Иблискә «каршылык күрсәтә» алабыз. Бу дөньяның илаһы Шайтан булганга, дөнья аның юллары буенча йөри (2 Көринтлеләргә 4:4). Без исә тәкәбберлек, эгоизм, әхлаксызлык, көч куллану һәм материализмны — бу дөньяга хас булганны кире кагабыз. Без беләбез: Гайсә, чүлдә сыналганда, Изге Язманы кулланып Иблискә каршы торган, һәм ул качкан (Маттай 4:4, 7, 10, 11). Без дә Йәһвәгә тулысынча буйсынсак һәм дога аша аңа таянсак, Шайтан җиңелеп бездән дә «качачак» (Эфеслеләргә 6:18). Йәһвә Аллаһы һәм аның яраткан Улы безнең белән булганга, безгә беркем дә, хәтта Иблис тә, төзәтә алмаслык зыян китерә алмаячак! (Мәдхия 90:9—11).

[Искәрмә]

^ 18 абз. Аллаһы тарафыннан бирелгән рухи хәрби киемнәр турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы», 2004 ел, 1 декабрь санының 14—18 нче битләрен карагыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Без Шайтан Иблистән куркырга тиешме?

• Ни өчен Шайтан мәсихчеләрне эзәрлекли?

• Ни өчен без «безне... явыздан сакла» дип дога кылабыз?

• Ничек без рухи сугышта җиңә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Йәһвә хәтерендәге кешеләрнең терелтелүенә Иблис комачаулый алмый