Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аек акыллы булыгыз»

«Аек акыллы булыгыз»

«Аек акыллы булыгыз»

«Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр, акыллы кеше исә юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 14:15).

1, 2. а) Содомда Лут белән булган хәлдән без нинди сабак алабыз? б) «Аек акыллы булу» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

ИБРАҺИМ Лутка беренче булып җир сайларга тәкъдим иткәч, Лутның игътибарын «тоташтан сугарылган — Раббы бакчасыдай» җир җәлеп иткән. Бу җир аңа гаилә белән яшәр өчен иң яхшы урын булып күренгән, шуңа күрә Лут «Үрдүн буендагы җирләрне сайлап алган» һәм Содом шәһәре янында чатырларын корган. Әмма җир үзе матур булса да, «Содом халкы явыз холыклы һәм Раббы каршында бик тә гөнаһлы» булган (Яратылыш 13:7—13). Нәтиҗәдә, Лут белән аның гаиләсе бик зур кайгы кичергән. Һәм ахыр чиктә, аңа үз кызлары белән мәгарәдә яшәргә туры килгән (Яратылыш 19:17, 23—26, 30). Аңа шундый яхшы булып күренгән җир, нәтиҗәдә, кайгы китергән.

2 Лут белән булган хәлдән без үзебез өчен мөһим сабак алабыз. Берәр карар кабул иткәндә, моның куркыныч яклары юкмы икәнен карап чыгарга кирәк. Күрү яки ишетү белән туган хисләргә үзебезне алдарга бирмик. «Аек акыллы булыгыз»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (1 Петер 1:13). Монда «аек акыллы булыгыз» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе турыдан-туры «аек булу» дигәнне аңлата. Изге Язмалар белгече Р. Ленски фикере буенча, мондый аек булу «акылның тыныч, тотрыклы хәлдә булуын аңлата; ул вакытта без, барысын исәпкә алып, анализ ясый алабыз һәм дөрес карарга киләбез». Аек акыллы булу таләп ителә торган берничә мисал карап чыгыйк.

Акча белән бәйле эшләрдә аек акыллы булу

3. Ни өчен берәр уртак эш башлау турында тәкъдим ясалганда, сак булырга кирәк?

3 Әйтик, бер хөрмәтле кеше, бәлкем, хәтта имандашыбыз, берәр уртак эш алып барырга тәкъдим итә. Ул булачак уңышлар турында дәртләнеп сөйли һәм бу мөмкинлекне ычкындырмас өчен ашыгырга кирәк ди. Без инде бу безнең һәм гаиләбезнең тормышын никадәр нык яхшыртачак икәнен күз алдына китерә башлыйбыз. Бәлки, рухи эшләргә күбрәк вакыт калачак дип тә хыялланабыздыр. Әмма Изге Язмаларда: «Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр, акыллы кеше исә юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Моңа охшаш яңа эшкә керешкән кешеләр еш кына үз дәртләре аркасында куркыныч якларны, булачак авырлыкларны һәм көтелмәгән хәлләрне исәпкә ала алмыйлар (Ягъкуб 4:13, 14). Мондый очракларда аек акыллы булу бик мөһим!

4. Берәр тәкъдимне карап чыкканда, ничек без «юлыбыздагы һәр адымыбызны уйлап-үлчәп атлый» алабыз?

4 Карар кабул итәр алдыннан, акыллы кеше андый тәкъдимнең бар якларын ашыкмыйча тикшереп чыга (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Андый тикшерү яшерен куркынычлыкларны күрергә булышачак. Мәсәлән, бер кеше, берәр эш башлар өчен, бездән бурычка акча сорый ди. Ул безгә яхшы процентлар түләргә вәгъдә итә. Бу тәкъдим бик кызыктыргыч булып күренәдер. Әмма эш уңышлы гына булып чыгармы? Бу кеше акчаны эше уңышлы барса гына түләргә әзерме яки эше уңышсыз булса да үз сүзләрендә торачакмы? Башка сүзләр белән әйткәндә, эш уңышсыз булып чыкса, без акчаларыбызны югалтырбызмы? Аңардан ни өчен ул банкта кредит алмый дип сорап була. Банклар мондый эшне башлар өчен акча бирү куркыныч дип санаганга бирмиме? Эшнең нинди куркыныч яклары бар? Моны ашыкмыйча карап чыгып, бу тәкъдимгә аек акыл белән карый алырбыз (Гыйбрәтле сүзләр 13:16; 22:3).

5. а) Җир сатып алганда, Иремия нинди акыллы адым ясаган? б) Ни өчен акча, эш һәм мал-мөлкәт белән бәйле килешүләрне язып төзү мөһим?

5 Иремия пәйгамбәр үзенең Йәһвә хезмәтчесе булган туганыннан җир сатып алганда, ул шаһитләр белән бу сатып алуны раслаучы документ төзегән (Иремия 32:9—12). Безнең көннәрдә акыллы кешеләр, хәтта үз туганнары һәм имандашлары белән, акча, эш яки мал-мөлкәт белән бәйле килешүләрне язып төзиләр *. Аңлаешлы, яхшы итеп уйланган язма килешү төрле аңлашмаучылыктан качарга һәм бердәмлекне сакларга булыша. Һәм киресенчә, андый килешү төзелмәгәндә, Йәһвә хезмәтчеләре арасында еш кына төрле авырлыклар туа. Кызганычка каршы, мондый авырлыклар кайгыруларга, үпкәләүләргә китерә; моның аркасында имандашларыбыз хәтта рухилыкларын югалталар.

6. Ни өчен безгә комсызлыктан сакланырга кирәк?

6 Безгә шулай ук комсызлыктан сакланырга кирәк (Лүк 12:15). Кешегә зур табыш вәгъдә иткән берәр эш тәкъдим ителгәндә, ул аның куркыныч якларына игътибар итми башлый. Мондый тозакка хәтта Йәһвә оешмасының җаваплы урыннарында хезмәт иткән кешеләр дә эләккән. «Байлык яратмагыз, булганына канәгать булып яшәгез»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Еврейләргә 13:5). Мәсихче, акча белән бәйле берәр тәкъдимне карап чыкканда, үз-үзеннән: «Бу миңа чыннан да кирәкме?» — дип сорарга тиеш. Әгәр Йәһвәгә багышланган гади тормыш алып барсак, бу безне «бар явызлыклардан» саклаячак (1 Тимутегә 6:6—10).

Ялгыз мәсихчеләр кичергән авырлыклар

7. а) Күп кенә ялгыз мәсихчеләр нинди авырлыклар кичерә? б) Никахлашу белән Аллаһыга тугры булу арасында нинди бәйләнеш бар?

7 Күп кенә Йәһвә хезмәтчеләре өйләнергә яки кияүгә чыгарга теләр иде, әмма алар әлегә тормыш иптәшләрен тапмаган. Кайбер илләрдә кешеләр мондый мәсихчеләрне никахлашырга һәрвакыт өндәп тора. Әмма имандашлар арасында тормыш иптәше табу җиңел түгел (Гыйбрәтле сүзләр 13:12). Ләкин мәсихчеләр шуны аңлыйлар: Изге Язмалардагы «Раббыга иман итүчегә генә» кияүгә чыгарга яки өйләнергә дигән боерыкны үтәп, алар Йәһвәгә тугры булуларын күрсәтәләр (1 Көринтлеләргә 7:39). Төрле вәсвәсәләр вакытында нык калыр өчен һәм кешеләрнең басымына бирешмәс өчен, ялгыз мәсихчеләргә аек акыллы булырга кирәк.

8. Суламитага нинди басым кичерергә туры килгән, һәм апа-кардәшләргә моңа охшаш нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?

8 Сөләйман язган җырлар китабында Суламита исемле гади авыл кызы турында әйтелә. Аңа патша игътибар итә. Кыз башканы яратса да, патша, аңа үзенең байлыгын, мул тормышын күрсәтеп, аны үзенә каратырга тырыша (Җырларның җырлары 1:8—10; 3:7—10; 6:8—10; 7:1). Сиңа, мәсихче апа-кардәшебез, шулай ук берәрсе син теләмәгән игътибар күрсәтәдер. Бәлки, эштә начальникларның берәрсе сиңа комплиментлар әйтәдер, аерым игътибар бирәдер һәм синең белән бергә булыр өчен мөмкинлекләр эзлидер. Мондый игътибар итүләрдән саклан. Аның мондый тәртибе ул синең белән кызыксына һәм аның әхлаксыз ниятләре бар дигәнне аңлатмаска да мөмкин, әмма күп очракларда аның максаты нәкъ шундый. Суламита кебек, «стена» бул (Җырларның җырлары 8:4, 10). Синең белән яхшырак танышырга һәм сиңа якынрак булырга теләсә, мондый тәкъдимнәрне кире как. Эшкә урнашу белән хәзмәттәшләреңә үзеңнең Йәһвә Шаһите икәнеңне әйт һәм вәгазьләр өчен һәр мөмкинлекне куллан. Бу сине яклаячак.

9. Ни өчен чит кеше белән Интернет аша якыннан танышу куркыныч? (Шулай ук 31 нче биттәге рамканы карагыз.)

9 Бүген ялгыз кешеләргә тормыш иптәше табарга ярдәм итүче төрле веб-сайтлар популяр булып китте. Кайберәүләр моңа танышырга теләгән кеше белән танышу өчен бердәнбер мөмкинлеккә кебек карый. Әмма белмәгән кеше белән аны күрмичә танышып китү куркыныч. Интернетта нәрсә дөрес, ә нәрсә ялган икәнен аеру мөмкин түгел (Мәдхия 25:4). Үзен Йәһвә Шаһите дип атаган кеше андый булмаска да мөмкин. Өстәвенә, Интернет аша мөнәсәбәтләр бик тиз ныгып китә ала, һәм кеше хәтта аек фикер йөртә алмый башлар (Гыйбрәтле сүзләр 28:26). Чит кеше белән Интернет аша яки башкача якыннан танышып китү акыллы булмас иде (1 Көринтлеләргә 15:33).

10. Ялгыз мәсихчеләрне без ничек дәртләндерә алабыз?

10 Йәһвә үз хезмәтчеләренә карата «шәфкатьлелек белән тулы» (Ягъкуб 5:11). Ул төрле сәбәпләр аркасында ялгыз яшәгән мәсихчеләр кайвакыт боегалар икәнен белә һәм аларның тугрылыкларын кадерли. Ничек башкалар бу мәсихчеләрне дәртләндерә ала? Без аларны тугрылыклары һәм фидакарьлек рухлары өчен һәрвакыт мактарга тиеш (Хакимнәр 11:39, 40, АМТ). Без шулай ук файдалы сөйләшүләр алып барыр өчен бергә җыелганда аларны чакыра алабыз. Соңгы вакытта син шулай эшләгән идеңме? Без шулай ук Йәһвә аларга рухи яктан нык калырга һәм аңа хезмәт иткәндә шатлыклы булырга булышсын өчен дога кыла алабыз. Алар белән эчкерсез кызыксынып, без аларны Йәһвә кебек кадерләгәнебезне күрсәтик (Мәдхия 36:28).

Дәваланганда «аек акыллы булу»

11. Каты авырып киткәндә, нинди авырлыклар туа?

11 Үзебез яки якыннарыбызның берәрсе каты авырый башласа, бу зур авырлыклар китерә (Ишагыйя 38:1—3). Тиешле дәвалау эзләгәндә, Изге Язмалар принципларын тоту мөһим. Мәсәлән, мәсихчеләр каннан тыелу турындагы Изге Язмаларда язылган әмерне үтиләр яки спиритизм белән бәйле төрле диагностик яки терапевтик процедураларны кире кагалар (Рәсүлләр 15:28, 29; Гәләтиялеләргә 5:19—21). Әмма мондый дәваланулар турында белемебез булмаса, бу сорауларны хәл итү авыр булырга мөмкин. Бу яктан аек акыллы булырга нәрсә ярдәм итәчәк?

12. Ничек мәсихче дәвалану төрләрен сайлаганда дөрес караш саклый ала?

12 «Акыллы кеше... юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлый»: ул, берәр сорауларны хәл иткәндә, Изге Язмалардан һәм мәсихче басмалардан киңәш эзли (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Табиблар һәм хастаханәләр әз булган илләрдә дәваланыр өчен бердәнбер мөмкинлек бу үләннәр кулланып ясалган дарулар булырга мөмкин. Мондый дәвалану белән кулланырга уйласак, куркыныч якларны исә тотарга кирәк *. Безгә, мәсәлән, мондый якларны карап чыгарга кирәк: үләнне кулланып дәвалаучы кеше сихерләү белән шөгыльләнмиме? Кайберәүләр авырулар һәм үлем бу ачулары чыккан илаһлар, әби-бабаларның рухлары яки дошманнарның сихерләп бозулары аркасында була дип ышана. Дәвалану мондый ышануга нигезләнмәгәнме? Дарулар әзерләү корбан китерүләр, әфсен укулар, өшкерүләр яки моңа охшаш башка йолалар белән бәйле түгелме? (Канун 18:10—12). Бу якларны карап чыгу безгә Изге Язмалардагы мондый киңәшне тотарга булышачак: «Бар нәрсәне сынап карагыз, яхшылыкка нык тотыныгыз» * (1 Тессалуникәлеләргә 5:21). Бу безгә дәвалану төрен сайлаганда дөрес караш сакларга ярдәм итәчәк.

13, 14. а) Сәламәтлегебез турында кайгыртканда, ничек без акыллылык күрсәтә алабыз? б) Ни өчен башкалар белән сәламәтлек һәм дәвалану турында сөйләшкәндә акыллылык кирәк?

13 Акыллылыкны тормышның бар өлкәләрендә, шул исәптән сәламәтлеккә кагылышлы сораулар каралганда да күрсәтергә кирәк (Филиппуйлыларга 4:5). Сәламәтлек турында дөрес караш белән кайгыртып, без кыйммәтле тормыш бүләге өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Әлбәттә, авырганда, без сәламәтләнер өчен көч куярга тиеш. Әмма камил сәламәтлек Аллаһы «халыкларны савыктыргач» кына булачак (Ачылыш 22:1, 2). Шуңа күрә безгә сәламәтлегебез турында чиктән тыш кайгыртырга кирәкми, чөнки ул вакытта күпкә мөһимрәк рухи ихтыяҗларыбыз икенче урынга күчә (Маттай 5:3; Филиппуйлыларга 1:10).

14 Дөрес караш һәм акыллылыкны башкалар белән сәламәтлек һәм дәвалану турында сөйләшкәндә дә күрсәтергә кирәк. Без мәсихче очрашуларда һәм конгрессларда рухи сөйләшүләр алып барганда, мондый темалар беренче урында торырга тиеш түгел. Моннан тыш, кешенең сәламәтлеккә һәм дәвалануга кагылышлы карарлары еш кына Изге Язмалар принципларына, аның вөҗданына һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә кагыла. Әгәр без имандашыбызга үз карашларыбызны «тага» башласак яки үз вөҗданына каршы эш итәргә этәрсәк, без аңа ярату күрсәтмәс идек. Җыелыштагы җитлеккән мәсихчеләр белән киңәшләшеп булса да, һәрбер мәсихче үзенең кабул иткән карарлары өчен җаваплылык «йөген үзе йөртәчәк» һәм «һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирәчәк» (Гәләтиялеләргә 6:5; Римлыларга 14:12, 22, 23).

Авыр шартларда аек акыллы булу

15. Авыр хәлләргә эләгү безгә ничек тәэсир итә ала?

15 Авыр хәлләргә эләккәндә, Йәһвәнең хәтта тугры хезмәтчеләре дә акылсыз сүзләр әйтергә яки акылсыз эшләр башкарырга мөмкин. «Боеклык акыл иясен акылсыз эш эшләргә мәҗбүр итә ала»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Вәгазьче 7:7, ЯД). Сынаулар кичергәндә, Әюб дөрес карашын югалткан һәм аңа үз фикер йөртүен үзгәртергә кирәк булган (Әюб 35:2, 3; 40:1—3). «Муса... җирдәге бар кешеләрнең иң юашы булса» да, бер вакыт аның ачуы чыккан, һәм ул уйламыйча сөйли башлаган (Саннар 12:3; 20:7—12; Мәдхия 105:32, 33). Давыт, үз-үзен кулда тотып, Шаул патшаны үтерергә ризалашмаган, әмма Набал мыскыллап аның үзеннән һәм аның кешеләреннән көлгәч, Давытның ачуы чыккан, һәм ул акылын югалткан. Әбигыя гына аңа акыллы карарга килергә булышкан һәм аны зур хата эшләүдән тотып калган (1 Патшалык 24:3—8; 25:9—13, 32, 33).

16. Безгә ашыкмыйча эш итәргә нәрсә булышачак?

16 Безнең тормышта да акылсыз эшләргә китерә ала торган хәлләр була. Әмма без, Давыт кебек, башкаларның киңәшләренә колак салсак, бу безне ашыгып эш итүдән һәм гөнаһтан саклаячак (Гыйбрәтле сүзләр 19:2). «Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз; күңелегездән әйткәнегездә яткан урыныгызда үкенегез»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Мәдхия 4:5). Берәр карар кабул итәр алдыннан яки берәр эшне башлар алдыннан, мөмкин булса, берникадәр вакыт көтү һәм тынычлану акыллы булыр иде (Гыйбрәтле сүзләр 14:17, 29). Без Йәһвәгә кайнар дога кыла алабыз һәм «һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге безнең йөрәкләребезне һәм фикерләребезне Мәсих Гайсәдә саклаячак» (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Аллаһыдан килгән тынычлык безгә яңадан дөрес карашка ия булырга һәм аек акыллы булырга булышачак.

17. Ни өчен безгә, аек акыллы булыр өчен, Йәһвәгә өметләнеп яшәргә кирәк?

17 Без чын күңелдән үзебезне акыллы тотарга һәм авырлыкларга эләкмәскә тырышсак та, без барыбер хаталар эшлибез (Ягъкуб 3:2). Без аңламыйча ашыгып берәр акылсыз адым да ясарга мөмкин (Мәдхия 18:13, 14). Өстәвенә, без Йәһвәнең барлыкка китергән затлары һәм безнең, Аллаһы җитәкчелеге булмаса, үз аякларыбызга юнәлеш бирергә сәләтебез дә, хакыбыз да юк (Иремия 10:23). Йәһвә безне: «Сине акыллыландырырмын, шушы барасы юлыңнан сине өйрәтеп йөртермен, синең белән җитәкчелек итеп, күзләремне сиңа салырмын»,— дип ышандыра (Мәдхия 31:8). Без аңа моның өчен шулкадәр рәхмәтле! Әйе, Аллаһы ярдәме белән без аек акыллы була алабыз.

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. Язма килешүләр төзү турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) журналын карагыз: 15 апрель 1987 ел, 16—17 нче бит; 1 август 1997 ел, 30—31 нче бит; «Уяныгыз!» (инглиз) журналында 8 февраль 1983 ел, 13—15 нче битләрне карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 12 абз. Тагын да күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) 1994 ел, 15 декабрь, 19—22 нче битләрне һәм 1987 ел, 15 апрель (инглиз) 26—29 нчы битләрне карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 12 абз. Альтернатив дәвалануның бәхәсле төрләре каралганда да, мондый тикшерү ярдәм итәчәк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

Ничек безгә

• акча белән бәйле тәкъдимнәрне карап чыкканда

• тормыш иптәше сайлаганда

• сәламәтлегебез турында кайгыртканда

• авыр хәлләргә эләккәндә

аек акыллы булырга?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге рамка]

Моңа ышанып буламы?

Ялгыз кешеләр өчен веб-сайтларда мондый өстәмәләрне күреп була:

«Без үз ягыбыздан барысын эшләсәк тә, бу сайт белән кулланучы кешеләрнең үзләре турында төгәл мәгълүмат бирүләренә ышанычыбыз юк»

«Сайтта булган мәгълүматның төгәллегенә, тулылыгына һәм файдалы булуына гарантия бирмибез»

«Бу сайттагы карашлар, тәкъдимнәр яки башка мәгълүмат аларның авторлары тарафыннан бирелгән... һәм алар чынбарлыкка туры килмәскә дә мөмкин»

[29 биттәге иллюстрация]

«Акыллы кеше... юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар»

[30, 31 биттәге иллюстрацияләр]

«Бар нәрсәне сынап карагыз, яхшылыкка нык тотыныгыз»

[31 биттәге иллюстрация]

Суламита бүгенге мәсихче апа-кардәшләргә кайсы яктан үрнәк калдырган?