Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Телегездә ярату һәм хөрмәт сүзләре булсын

Телегездә ярату һәм хөрмәт сүзләре булсын

Телегездә ярату һәм хөрмәт сүзләре булсын

«Һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хөрмәт итсен» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 5:33).

1, 2. Никахтагы кешеләргә үзләренә нинди җитди сорау бирергә кирәк, һәм ни өчен?

СИҢА матур итеп төрелгән бер бүләк китергәннәр ди. Аның өстенә: «Ташламаска, өстенә бернәрсә куймаска»,— дип язылган. Син аны ташлар идеңме? Яки өстенә әйберләр өяр идеңме? Әлбәттә, юк. Аны ватмас өчен, син сак булырсың. Ә никахка, бу бүләккә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

2 Тол булып калган Исраил хатын-кызы Нагомия яшь хатыннарга, Өрпә белән Рутка, Аллаһының фатихаларын теләп, болай дигән: «Раббы кушып, сезнең һәр икегезгә, үз тиңегезне табып, тигез тормыш корырга язсын!» (Рут 1:3—9). Яхшы хатын турында Изге Язмаларда: «Йорт-кура һәм хуҗалык — ата-анадан килгән мирас, ә акыллы хатын — Раббыдандыр»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 19:14). Никахтагы кешеләргә үз тормыш иптәшләрен Аллаһы биргән бүләк итеп кабул итәргә кирәк. Ә синең бу бүләккә карашың нинди?

3. Ирләр һәм хатыннар Паулның нинди киңәшен тотарга тиеш?

3 Рәсүл Паул беренче гасыр мәсихчеләренә: «Һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хөрмәт итсен»,— дип язган (Эфеслеләргә 5:33). Ничек ирләр һәм хатыннар бу киңәшне аралашканда куллана ала? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

Тел — «ул тыелгысыз, усал»

4. Сүзләр нинди көчкә ия?

4 Изге Язмаларда шәкерт Ягъкуб тел — «ул тыелгысыз, усал һәм үтергеч агулар белән тулы» дип язган (Ягъкуб 3:8). Ул бер мөһим хакыйкатьне аңлаган: телне тыймасаң, бу бәлагә китерергә мөмкин. Һичшиксез, ул уйланмыйча әйтелгән сүзләр «үткен кылычтай телгәли» дигән гыйбрәтле сүзләрне белгән. Әмма шул ук гыйбрәтле сүзләрдә: «Акыллы кешенең сүзләре йөрәккә дәва булып ята»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Әйе, сүзләр зур көчкә ия: алар телгәләргә дә, дәваларга да мөмкин. Ә синең сүзләрең тормыш иптәшеңә ничек тәэсир итә? Моның турында аның үзеннән сорасаң, нинди җавап алыр идең?

5, 6. Нинди сәбәпләр аркасында кайбер кешеләргә үз телләрен тыю һәм мыскыллаучы сүзләр әйтмәү аеруча авыр?

5 Гаиләңдә мыскыллаучы сүзләр яңгыраса да, хәлне үзгәртеп була. Әмма моның өчен тырышлык куярга кирәк булачак. Ни өчен? Чөнки иң элек без гөнаһлы табигатебез белән көрәшергә тиеш. Мирас итеп алынган гөнаһ безнең бер-беребез турында уйлаган уйларыбызга һәм бер-беребез белән сөйләшүебезгә начар йогынты ясый. «Сүздә гөнаһ кылмый торган кеше — камил, үзенең бөтен тәнен тыя белә торган кеше»,— дип язган Ягъкуб (Ягъкуб 3:2).

6 Әмма кешеләр үз гаиләләрендә алган тәрбия аркасында да «сүздә гөнаһ кыла». Кайбер кешеләр «килешмәүчән... тотнаксыз, шәфкатьсез» ата-аналар белән үскән (2 Тимутегә 3:1—3). Мондый гаиләдә үскән кешеләр еш кына үзләре дә андый сыйфатлар күрсәтә. Әлбәттә, камилсезлек һәм начар тәрбия тупас сөйләшүне акламый. Шулай да бу ике сәбәпне белү шуны аңларга булыша: ни өчен кайбер кешеләргә үз телләрен тыю һәм мыскыллаучы сүзләр әйтмәү аеруча авыр.

«Гайбәтне читкә ташлагыз»

7. Петер мәсихчеләргә «гайбәтне читкә ташлагыз» дигән киңәш биргәндә, нәрсә әйтәсе килгән?

7 Сәбәп нинди генә булмасын, мыскыллаучы сүзләр гаиләдә әйтелсә, бу ир белән хатын арасында ярату һәм хөрмәт җитми икәнен күрсәтә. Петер мәсихчеләргә «гайбәтне читкә ташлагыз» дип юкка гына әйтмәгән (1 Петер 2:1). «Гайбәт» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «мыскыллаучы сүзләр» дигәнне аңлатырга мөмкин. Ул «кешеләргә сүзләр белән ату» дигән мәгънә йөртә. Бу сүзләр чыннан да тыелмаган телнең зыянын төгәл сурәтләп бирә!

8, 9. Бер-береңне мыскыллап сөйләшү нинди нәтиҗәгә китерә, һәм ни өчен ир белән хатын алай сөйләшмәскә тиеш?

8 Аралашканда тупас сүзләр әйтү зыянсыз бер гадәт кенә кебек тоелырга мөмкин. Ир яки хатын үз тормыш иптәшен «ахмак», «ялкау» дип атаганда яки «син үзең турында гына уйлыйсың» дип әйткәндә, ул аны бәяли һәм аңа мыскыллаучы исем тага. Бу мәрхәмәтсез. Кайвакыт ир яки хатын үз тормыш иптәшенең кимчелекләре турында нигезсез гаепләүләр ташларга мөмкин. «Син һәрвакыт соңга каласың» яки «син мине беркайчан да тыңламыйсың». Әллә бу арттырып әйтү түгелме? Һичшиксез, андый гаепләүләрне беркем дә кабул итмәс. Нәтиҗәдә, кызу бәхәс башланырга мөмкин (Ягъкуб 3:5).

9 Бер-береңне мыскыллап сөйләшү никахта киеренкелеккә китерә һәм моның да нәтиҗәләре начар. Гыйбрәтле сүзләр 25:24: «Холыксыз хатын белән яшәүгә караганда түбәнең бер почмагында яшәү хәерлерәк»,— дип әйтелә. Әлбәттә, холыксыз ир кеше турында да шундый ук сүзләр әйтеп була. Рәнҗетүче сүзләр аркасында ир белән хатынның хисләре сүрелергә мөмкин. Ир яки хатын: «Мине яратмыйлар» яки «Мин яратуга лаек түгел»,— дип уйлый башларга мөмкин. Һичшиксез, телеңне тыя белү үтә мөһим. Әмма ничек моны эшләргә?

«Телегезне тыегыз»

10. Ни өчен үз телеңне тыю мөһим?

10 «Беркем дә телне буйсындыра алмый»,— дип язылган Ягъкуб 3:8 дә. Әмма җайдак йөгән ярдәмендә атны буйсындырган кебек, без дә үз телебезне бар көчебезне куеп «йөгәнләп тотарга» тиеш. «Әгәр кем дә булса үзен Аллаһыга табынучы дип саный, ләкин телен тыймый икән, бу вакытта ул үзен алдый гына, һәм аның диндарлыгы бернигә тормый» (Ягъкуб 1:26; 3:2, 3). Димәк, әйткән сүзләребезгә карашыбыз җитди булырга тиеш. Әйткән сүзләребез гаиләдәге мөнәсәбәтләребезгә генә түгел, ә Йәһвә Аллаһы белән шәхси мөнәсәбәтләребезгә дә тәэсир итә (1 Петер 3:7).

11. Бер-берең белән риза булмаганда, бу талашуга китермәсен өчен, нәрсә эшләргә?

11 Ничек без тормыш иптәшебез белән сөйләшәбез? Акыллы мәсихче моңа игътибар итә. Әгәр сөйләшү «кызып» китсә, киеренке хәлне йомшартырга тырыш. Исхак белән Ребека тормышыннан Яратылыш 27:46—28:4 тә язылган бер очракны карап чыгыйк. «Исхакка... Ребека болай дип белдерде: „Бу хиттиле киленнәрдән минем тәмам җаным бизде. Әгәр Ягъкуб та хатынны шушы хитти кызларыннан алса, андый тормыш миңа нигә кирәк?“». Ягъкуб аңа тупас сүзләр белән җавап кайтармаган. Киресенчә, ул үз улын Ягъкубны Аллаһыдан куркып яшәүче хатын эзләргә җибәргән. Мондый хатын Ребекада борчылулар тудырмас иде. Әйтик, ир белән хатын бер-берсе белән риза түгел. Бу талашуга китермәсен өчен, сөйләшүне чак кына үзгәртебрәк алып барырга кирәк: «син» дияр урынына «мин» дияргә кирәк. Мәсәлән, «син бер дә минем белән бергә вакыт үткәрмисең!» дияр урынына, «мин күбрәк вакытыбызны бергә үткәрүебезне телим» дип әйтү яхшырак булмасмы? Тормыш иптәшеңне әрләр урынына, туган проблема турында сөйләшү яхшырак булыр иде. Сөйләшкәндә: «Кем гаепле?» — дигән сорауга җавап эзләмә. «Үзара тыныч-тату яшик һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк»,— дип әйтелә Римлыларга 14:19 да.

«Ачыну, ярсу, ачудан» баш тартыгыз

12. Телеңне дөрес кулланыр өчен, нәрсә турында дога кылырга кирәк, һәм ни өчен?

12 Телне тыяр өчен, әйткән сүзләреңә генә игътибар итү әз. Чөнки сүзләр авыздан түгел, ә йөрәктән чыга. «Яхшы кеше үз күңелендәге яхшылык хәзинәсеннән яхшылык алып чыга, ә явыз кеше күңелендәге явызлык хәзинәсеннән явызлык алып чыга. Чөнки кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була»,— дип әйткән Гайсә (Лүк 6:45). Шуңа күрә, үз телеңне дөрес кулланыр өчен, сиңа бәлки, Давыт кебек: «Әй Алла, мине саф күңелле ит, эчемдәге рухымны яңартып, изге ит»,— дип дога кылырга кирәк булыр (Мәдхия 50:12).

13. Ничек ачыну, ярсу, ачу бер-береңне мыскыллап сөйләшүгә китерергә мөмкин?

13 Рәсүл Паул Эфес мәсихчеләренә авыр сүзләрне дә кулланмаска һәм бу сүзләрне тудырган хисләрне дә юк итәргә киңәш биргән. «Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыклардан баш тартыгыз»,— дип язган ул (Эфеслеләргә 4:31). Игътибар ит: кычкыру һәм яман теллелек турында әйтер алдыннан Паул ачыну, ярсу, ачуны искә ала. Паул ачу турында яза: кеше кызып киткән һәм тиздән тупас сүзләр аңардан «бәреп» чыгачак. Үз-үзеңә: «Мин йөрәгемдә берәрсенә карата ачу яки үпкә сакламыймы? Мин тиз кызып китүчәнме?» — дигән сораулар бир (Гыйбрәтле сүзләр 29:22). Әгәр син андый икән, Аллаһыга ул сиңа мондый хисләр белән көрәшергә һәм үз-үзеңне кулда тотарга булышсын дип дога кыл. Бу сине ачуың чыгудан саклаячак. Мәдхия 4:5 тә: «Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз; күңелегездән әйткәнегездә яткан урыныгызда үкенегез»,— дип әйтелгән. Әгәр сөйләшү кызып китә һәм синең ачуың чыга икән, Гыйбрәтле сүзләр 17:14 тәге киңәшне куллан: «Җәнҗалны... зураеп киткәнче вакытында туктату зарур». Андый сөйләшүне калдырып тор һәм, ачуың басылганчы, кабат башлама.

14. Үпкә хисе никахтагы мөнәсәбәтләргә нинди зыян китерергә мөмкин?

14 Ярсу һәм ачу кебек хисләрне тыю җиңел түгел. Аларның сәбәбе Паул «ачыну» дип атаган хис булса, бу аеруча авыр. Рәсүл кулланган грек сүзе бу «ачу саклау» һәм «ачулы рух һәм андый рухлы кеше татулашырга теләми» дип билгеләнә. Кайвакыт талашулар аркасында ир белән хатын бер-берсеннән читләшеп яши, һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләр озак вакыт төзәлмәскә мөмкин. Үпкә хисен «тамыры белән» алып ташламасаң, син тормыш иптәшеңә җирәнеп карый башларга мөмкин. Әмма үткән хаталар өчен үпкәләп яшәү файда китермәячәк. Үткән эшкә салават. Кичергән хаталарны онытырга кирәк. Мәхәббәт «яман эшләрне истә тотмый» (1 Көринтлеләргә 13:4, 5).

15. Тупас сөйләшү гадәтенә кереп киткән кешегә үзгәрергә нәрсә булышачак?

15 Әйтик, син үскән гаиләдә тупас сүзләр кулланып сөйләшкәннәр, һәм андый сүзләрне син үзең дә кулланасың ди. Бу хәлне төзәтеп була. Тормышыңның кайбер якларында син инде үзең өчен билгеле чикләр куйгансың, һәм аларны, әлбәттә, бозмаячаксың. Ә үз сүзләреңә нинди чикләр куярсың? Тупас сүз ычкынганчы, син үзеңне тыеп калачаксыңмы? Аралашканда, Эфеслеләргә 4:29 да куелган чикләрдән чыкма. Анда: «Бернинди кирәксез сүз сөйләмәгез»,— дип әйтелә. Моның өчен «элекке яшәү рәвешен киемне салгандай салып ташларга... һәм яңа кеше булып киенергә» кирәк. «Бу яңа кешене Булдыручы Аллаһы... Үзенә охшашлы итеп [төгәл белемнәр ярдәмендә] яңартып тора» (Көлессәйлеләргә 3:9, 10).

Ачык сөйләшү кирәк

16. Ни өчен сөйләшмичә зыян гына китереп була?

16 Ир яки хатын сөйләшми башласа, бу зур файда китермәячәк. Бу хәтта зыян да китерергә мөмкин. Әмма кеше сөйләшмәсә, бу ул берәрсенә җәза бирергә тели дигәнне әле аңлатмый. Кеше өмет өзелү, боекканлык аркасында сөйләшмәскә мөмкин. Шулай да кеше сөйләшмәсә, бу киеренке хәлне кискенләштерә генә һәм туган авырлыкны чишәргә булышмый. Бер хатын: «Ирем белән кабат сөйләшә башлагач, без үткән проблема турында инде сөйләшмибез»,— дип әйтә.

17. Никахта авырлыклар белән очрашкан мәсихчеләргә нәрсә эшләргә?

17 Никахтагы авырлыклар озак вакытка сузылса, аларны тиз генә чишеп булмый. Гыйбрәтле сүзләр 15:22 дә: «Киңәшсез эш таркалыр, ә киңәш күп җирдә эш ахырына җиткерелер»,— дип әйтелә. Тормыш иптәшең белән утырып, туган авырлык турында сөйләшеп алырга кирәк. Һәрхәлдә, үз тормыш иптәшеңне тыңлаганда, эчкерсез бул. Әгәр андый сөйләшү мөмкин түгел кебек күренсә, мәсихчеләр җыелышының өлкәннәренә мөрәҗәгать итеп була. Алар Изге Язмаларны яхшы белә һәм андагы принципларны уңышлы куллана. Бу кардәшләр «һәрберсе җилдән саклык һәм явым-төшемнән ышык урын кебек» (Ишагыйя 32:2).

Син җиңүче була аласың

18. Римлыларга 7:18—23 тә нинди көрәш турында әйтелә?

18 Телне тыю авыр. Әмма үз тәртибеңне дә күзәтү җиңел түгел. Рәсүл Паул үз авырлыклары турында болай дип язган: «Беләм: миндә, ягъни кешелек табигатемдә, һичнинди яхшы нәрсә юк; хәер, миндә яхшылык кылу теләге бар, әмма аны тормышка ашыра алмыйм. Эшләргә теләгән яхшылыкны түгел, бәлки теләмәгән явызлыкны эшлим мин. Теләмәгән нәрсәне эшлим икән, инде аны мин түгел, бәлки миндә яшәүче гөнаһ эшли. Шулай итеп, моннан шундый кагыйдә табам: мин яхшылык эшләргә телим, ләкин яманлыктан арына алмыйм. Эчемнән Аллаһы канунына шатланам, әмма үз тәнемдә башка бер канунның эш итүен күрәм. Бу канун акылым хуплаган канунга каршы көрәшә һәм мине үземдә эш итүче гөнаһ канунына буйсындыра». Без «үз тәнебездә башка бер канунның эш итүе» аркасында, аның әгъзаларын, шул исәптән телне дә, дөрес куллана алмыйбыз (Римлыларга 7:18—23). Шулай да тел белән көрәшергә кирәк, һәм Аллаһы ярдәме белән без бу көрәштә җиңүче була алабыз.

19, 20. Ничек Гайсә үрнәге ирләргә һәм хатыннарга үз телләрен тыярга булыша?

19 Кешеләр бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп яшәгән гаиләдә уйламыйча әйтелгән, рәнҗетүче сүзләр булырга тиеш түгел. Гайсә Мәсих калдырган үрнәк турында уйлап кара. Ул үз шәкертләре белән аралашканда мыскыллаучы сүзләр әйтмәгән. Хәтта җирдә яшәгән соңгы көнендә, рәсүлләр «алар арасында безнең кайсыбыз иң бөеге булып исәпләнелергә тиеш» дип бәхәсләшкәндә, Аллаһы Улы аларны шелтәләмәгән (Лүк 22:24—27). «Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Эфеслеләргә 5:25).

20 Ә хатын нәрсә эшләргә тиеш? «Хатын исә ирен хөрмәт итсен» (Эфеслеләргә 5:33). Үз ирен хөрмәт иткән хатын аңа кычкырырмы? Аңа мыскыллаучы сүзләр әйтерме? «Моны белүегезне телим: һәр ирнең Башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең Башы — Аллаһы»,— дип язган рәсүл Паул (1 Көринтлеләргә 11:3). Мәсих үзенең «Башы — Аллаһыга» буйсынган кебек, хатын да үз иренә буйсынырга тиеш (Көлессәйлеләргә 3:18). Әлбәттә, камил булмаган кешеләрнең берсе дә Мәсих калдырган үрнәкне төгәл тота алмый. Шулай да «Мәсих эзләре буенча барып», ирләр һәм хатыннар үз телләрен буйсындыра ала (1 Петер 2:21).

Сез нәрсә белдегез?

• Телебезне тыймасак, никахка нинди зыян китерәбез?

• Ни өчен телне тыю җиңел түгел?

• Мыскыллаучы сүзләрне әйтүдән без үзебезне ничек тыя алабыз?

• Гаиләдәге мөнәсәбәтләр бозыла башласа, нәрсә эшләргә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]