Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәхәббәт батырлык бирә

Мәхәббәт батырлык бирә

Мәхәббәт батырлык бирә

«Аллаһы безгә курку рухын түгел, бәлки көч, мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән» (2 ТИМУТЕГӘ 1:7).

1, 2. а) Мәхәббәт кешене нәрсәгә этәрергә мөмкин? б) Ни өчен Гайсә күрсәткән батырлык аерылып тора?

ЯҢА гына өйләнешкән ир белән хатын Австралиянең көнчыгышында ял иткәндә акваланглар киеп диңгездә йөзеп йөргәннәр. Диңгез өстенә чыгарга җыенганда, хатынга таба зур тизлек белән ак акула якынлаша башлаган. Ире хатынын читкә этеп акулага каршы үзе чыккан. «Ул минем өчен үз гомерен бирде»,— дип әйткән ирен җирләгәндә бу тол хатын.

2 Әйе, ярату кешеләрне гаҗәеп батырлык күрсәтергә этәрергә мөмкин. Гайсә Мәсих болай дигән: «Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөек ярату юк» (Яхъя 15:13). Һәм бер тәүлек вакыт та үтми, ул бер кеше өчен түгел, ә бар кешелек өчен үз гомерен бирә (Маттай 20:28). Бу ниндидер бер минутлык батырлык очрагы гына булмаган. Мыскыл итү, җәберләү, гаделсез хөкем чыгару һәм җәзалану баганасында үлем — Гайсә үзен көткән бар бу газапларны алдан ук белгән. Ул моның турында хәтта үз шәкертләрен дә кисәткән: «Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар һәм канунчылар кулына тотып биреләчәк. Алар Аны үлемгә хөкем итеп, Аны мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар. Тегеләре, мыскыллап, Аңа төкереп, камчылаячаклар һәм Аны үтерәчәкләр» (Марк 10:33, 34).

3. Гайсәгә зур батырлык күрсәтергә нәрсә ярдәм иткән?

3 Гайсәгә зур батырлык күрсәтергә нәрсә ярдәм иткән? Иман һәм Аллаһыдан курку (Еврейләргә 5:7; 12:2). Ә иң мөһиме, Гайсә батырлыгының нигезендә Аллаһыга һәм үз шәкертләренә карата мәхәббәт торган (1 Яхъя 3:16). Әгәр без, иман белән Аллаһыдан куркуга өстәп, шундый мәхәббәт үстерсәк, без дә Мәсих күрсәткән батырлык күрсәтә алабыз (Эфеслеләргә 5:2). Ничек андый мәхәббәт үстерергә? Безгә бу мәхәббәтнең Чыганагы кем икәнен белергә кирәк.

«Мәхәббәт Аллаһыдан килә»

4. Ни өчен Йәһвә мәхәббәтнең Чыганагы дип әйтеп була?

4 Йәһвә — мәхәббәтнең үзе дә һәм аның Чыганагы да. «Сөеклеләрем! — дип язган рәсүл Яхъя.— Бер-беребезне яратыйк, чөнки мәхәббәт Аллаһыдан килә. Һәр яратучы Аллаһыдан туган һәм Аллаһыны танып белә. Яратмаучы Аллаһыны танып белми, чөнки Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:7, 8). Ничек кешедә Аллаһы күрсәткән мәхәббәткә охшаш мәхәббәт үсә ала? Кеше Йәһвәгә якынлашканда гына мондый ярату үсә. Ә моның өчен аңа төгәл белемнәр алырга һәм, чын күңелдән Аллаһыга буйсынып, белгәннәре буенча яшәргә кирәк (Филиппуйлыларга 1:9; Ягъкуб 4:8; 1 Яхъя 5:3).

5, 6. Гайсәнең беренче шәкертләренә Мәсих күрсәткән яратуга охшаш яратуны үстерергә нәрсә булышкан?

5 Гайсә үзенең 11 тугры рәсүле белән бергә дога кылганда Аллаһыны белү һәм яратуда үсү бер-берсе белән бәйле икәнен күрсәткән. «Миңа булган мәхәббәтең аларда да булсын һәм Үзем дә аларда булыйм дип, Синең исемеңне аларга белдердем һәм белдерәчәкмен»,— дигән ул (Яхъя 17:26). Гайсә үз шәкертләренә үзе белән Атасы арасында булган ярату төрен үстерергә булышкан: ул үз сүзләре һәм үрнәге белән Аллаһы исеме нәрсә аңлатканын — аның искиткеч сыйфатларын ачкан. Шуңа күрә Гайсә: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйткән (Яхъя 14:9, 10; 17:8).

6 Мәсих күрсәткән яратуга охшаш ярату — бу Аллаһының изге рухының җимеше (Гәләтиялеләргә 5:22). Беренче мәсихчеләр б. э. 33 елындагы Коткарылу бәйрәмендә вәгъдә ителгән изге рухны алгач, алар Гайсә өйрәткән күп нәрсәләрне дә исләренә төшергән һәм шулай ук Изге Язмаларның мәгънәсен дә тулырак аңлый башлаган. Ә бу, күрәсең, аларның Аллаһыга карата яратуларын көчлерәк иткән (Яхъя 14:26; 15:26). Нәтиҗәдә, алар, хәтта үз тормышларын куркыныч астына куеп, батырлык һәм ашкыну белән яхшы хәбәрне вәгазьләгәннәр (Рәсүлләр 5:28, 29).

Батырлык һәм ярату күрсәтелә

7. Паул белән Барнабка миссионер булып сәяхәт иткән вакытта нәрсәләр кичерергә туры килгән?

7 Рәсүл Паул: «Аллаһы безгә курку рухын түгел, бәлки көч, мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән»,— дип язган (2 Тимутегә 1:7). Паул үз тәҗрибәсенә нигезләнеп сөйләгән. Ул Барнаб белән миссионер булып бергә сәяхәт иткәндә, аларга күпне күрергә туры килгән. Әйдәгез, моны карап чыгыйк. Алар күп шәһәрләрдә, шул исәптән Антиухея, Икүниун һәм Лустра шәһәрләрендә вәгазьләгән. Һәрбер шәһәрдә мәсихчеләр динен кабул иткән кешеләр табылган, әмма хакыйкатькә каршы килгән кешеләр дә булган (Рәсүлләр 13:2, 14, 45, 50; 14:1, 5). Лустра шәһәрендә ачулы халык төркеме Паулга хәтта ташлар аткан һәм аны, ул үлде дип уйлап, ташлап киткән. Әмма «аның янына шәкертләр җыелгач, ул торды һәм шәһәргә китте. Икенче көнне Паул белән Барнаб Дерби шәһәренә юл тоттылар» (Рәсүлләр 14:6, 19, 20).

8. Ничек Паул һәм Барнабның батырлыгы аларның кешеләргә карата яратуларын күрсәткән?

8 Бу Паул белән Барнабны куркытканмы һәм вәгазь эшен туктатырга мәҗбүр иткәнме? Һич тә юк! Дерби шәһәрендә «шактый күпләрне шәкерт иткәннән соң», алар «Лустра, Икүниун һәм Антиухея шәһәрләренә» барган. Ни өчен? Алар яңа гына мәсихче булып киткән кешеләрне иманда нык калырга өндәгән. «Аллаһы Патшалыгына керү күп михнәтләр аша булачак»,— дигәннәр Паул белән Барнаб. Әйе, алар Мәсихнең «сарыкларын» яратканга андый батырлык күрсәткәннәр (Рәсүлләр 14:21—23; Яхъя 21:15—17). Яңа оештырылган җыелышларда өлкәннәр билгеләгәч, Паул белән Барнаб дога кылып, «аларны үзләре дә иман китергән Раббының кулларына тапшырганнар».

9. Ничек Эфес өлкәннәре Паул күрсәткән яратуга җавап кайтарганнар?

9 Паул яратучан һәм батыр кеше булган, шуңа күрә күп мәсихчеләр аны нык яраткан. Эфес шәһәре өлкәннәре белән очрашкач нәрсә булганын карап чыгыйк. Ул элек бу шәһәрдә өч ел яшәгән һәм анда нык каршы килүләр белән очрашкан (Рәсүлләр 20:17—31). Паул башта өлкәннәрне Аллаһы аларга тапшырган көтүне көтәргә өндәгән. Шуннан соң тезләнеп алар белән бергә дога кылгач, «һәммәсе елады, Паулны кочаклап үптеләр. Бигрәк тә „Мине бүтән күрмәячәксез инде“ дигән сүзләренә кайгырдылар». Никадәр нык булган бу кардәшләрнең Паулга карата яратулары! Китәргә вакыт җиткәч, өлкәннәр Паул һәм аның белән бергә сәяхәт иткән кешеләрне бер дә җибәрергә теләмәгәннәр (Рәсүлләр 20:36—21:1).

10. Ничек бүгенге Йәһвә Шаһитләре батырлык һәм бер-берсенә ярату күрсәтә?

10 Бүген Йәһвә сарыклары турында кайгыртып батырлык күрсәткәннәре өчен район күзәтчеләрен, җыелыш өлкәннәрен һәм башка күп мәсихчеләрне бик нык яраталар. Мәсәлән, гражданнар сугышы барган яки вәгазь эше тыелган илләрдә күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм аларның хатыннары җыелышларга килеп-китәр өчен, үз гомерләрен һәм азатлыгын куркыныч астына куялар. Күп Йәһвә Шаһите үзләрен дошманнарча тоткан идарәчеләрдән һәм аларга ияргән кешеләрдән газап чиккән, чөнки үз кардәшләрен сатмаган һәм рухи ризыкны кайдан алганнарын әйтмәгәннәр. Меңләгән башка Йәһвә Шаһитне эзәрлекләгәннәр, җәзалаганнар һәм хәтта үтергәннәр, чөнки алар яхшы хәбәрне вәгазьләүләрен туктатмаган һәм мәсихче очрашуларга килүләрен дәвам иткән (Рәсүлләр 5:28, 29; Еврейләргә 10:24, 25). Без дә бу батыр кардәшләр күрсәткән иман һәм мәхәббәт үрнәген тотыйк! (1 Тессалуникәлеләргә 1:6).

Мәхәббәтегез суынмасын

11. Шайтан Йәһвә хезмәтчеләренә каршы рухи сугыш алып барыр өчен нәрсә куллана, һәм бу хезмәтчеләрдән нәрсә таләп ителә?

11 Шайтан Йәһвә хезмәтчеләренә үз ачуын күктән җиргә бәреп төшерелгәннән бирле белдерүен дәвам итә, чөнки алар «Аллаһы әмерләрен үти» һәм «Гайсә хакында шаһитлек бирә» (Ачылыш 12:9, 17). Иблиснең бер коралы — бу эзәрлекләүләр. Әмма еш кына эзәрлекләүләр капма-каршы нәтиҗәләргә китерә: алар Аллаһы халкын мәсихчеләр яратуы белән тагы да ныграк берләштерә һәм күпләрдә зуррак ашкыну уята. Шайтанның тагын бер хәйләсе — кешеләрнең гөнаһлы теләкләрен куллану. Бу хәйләгә каршы тору өчен башка төрле батырлык кирәк, чөнки бу сугыш безнең «хәйләкәр һәм чиктән тыш бозык» йөрәкнең дөрес булмаган теләкләре белән, безнең эчке кеше белән бара (Иремия 17:9; Ягъкуб 1:14, 15).

12. Ничек Шайтан «бу дөнья рухын» Аллаһыга карата яратуыбызны киметер өчен куллана?

12 Шайтанның тагын бер көчле коралы бар — «бу дөньяның рухы», ягъни бу дөньяда өстенлек итүче дәртләндерүче көч. Бу рух Аллаһының изге рухына каршы тора (1 Көринтлеләргә 2:12). Бу дөнья рухы «күзләр нәфесенә» — комсызлыкка һәм мал-мөлкәт җыюга котырта (1 Яхъя 2:16; 1 Тимутегә 6:9, 10). Мал-мөлкәт һәм акча үзеннән-үзе зыян китерми, әмма без аларны Аллаһыга караганда ныграк яратсак, Шайтан җиңде дип әйтеп була. Дөнья рухы көчле, чөнки ул тәннең гөнаһлы теләкләрен канәгатьләндерүгә өнди, ул сиздермичә, өзлексез һәм, һава кебек, бар җирләргә үтеп кереп үз эшен башкара. Бу дөнья рухы синең йөрәгеңне бозмасын! (Эфеслеләргә 2:2, 3; Гыйбрәтле сүзләр 4:23).

13. Безнең батырлык ничек сыналырга мөмкин?

13 Бу дөньяның бозык рухына каршы торыр өчен, батырлык кирәк. Мәсәлән, берәр әдәпсез нәрсә күрсәтелгәндә театрдан чыгып китәр өчен яки компьютер белән телевизорны сүндерер өчен батырлык кирәк. Яшьтәшләрнең бозык басымына каршы торыр өчен һәм начар дусларны ташлар өчен дә батырлык таләп ителә. Классташлар, хезмәттәшләр, күршеләр яки туганнар бездән мыскыллап көлгәндә Аллаһы законнарын һәм принципларын бозмас өчен, шулай ук батырлык кирәк (1 Көринтлеләргә 15:33; 1 Яхъя 5:19).

14. Бу дөнья рухы безгә йоккан булса, без нәрсә эшләргә тиеш?

14 Шуңа күрә Аллаһыга һәм кардәшләребезгә карата яратуыбызны ныгыту бик мөһим! Вакыт-вакыт үз максатларыңны һәм тормыш итү рәвешеңне тикшереп чык: бәлки, бу дөнья рухы сиңа йоккандыр. Әз генә йоккан булса да, Йәһвәгә батырлык сорап дога кыл: ул сиңа бу рухны тамыры белән йолкып ташларга булышсын. Йәһвә мондый эчкерсез үтенечләрне игътибарсыз калдырмый (Мәдхия 50:19). Онытма: Аллаһы рухы бу дөнья рухыннан күпкә көчлерәк (1 Яхъя 4:4).

Сынауларны батырлык белән каршы алабыз

15, 16. Ничек Мәсих күрсәткән яратуга охшаш ярату безгә сынауларны җиңәргә булыша? Мисал китерегез.

15 Йәһвә хезмәтчеләренә камилсезлек нәтиҗәләре һәм олы яшькә хас авырлыклар белән көрәшергә туры килә. Бу — авырулар, хәлсезлек, күңел төшенкелеге һәм башка проблемалар (Римлыларга 8:22). Безгә бу сынауларны Мәсих күрсәткән яратуга охшаш ярату җиңәргә булыша. Наманголва мисалын карап чыгыйк. Ул Замбия илендә мәсихчеләр гаиләсендә үскән. Аңа ике яшь булганда ул гарип булып калган. «Мин бик оялучан идем,— дип сөйли ул.— Һәм кешеләр мине күргәч уңайсызланыр дип уйлый идем. Әмма абый-кардәшләр моңа башка караш белән карарга булышты. Һәм мин үземнән оялмый башладым һәм вакыт узу белән суга чумдырылу үттем».

16 Наманголваның инвалид коляскасы булса да, аңа юл комлы булганда еш кына тезләнеп йөрергә туры килә. Шулай да елына ким дигәнгә ике тапкыр ул ярдәмче пионер булып хезмәт итә. Наманголва вәгазьләгәндә бер хатын-кыз хәтта елап та җибәргән. Ни өчен? Аңа апа-кардәшебезнең иманы һәм батырлыгы бик нык тәэсир иткән. Йәһвә Наманголвага мул фатиха бирә: ул өйрәнү үткәргән 5 кеше суга чумдырылу үткән, һәм аларның берсе җыелышта мәсихче өлкән булып хезмәт итә. «Минем аякларым кайвакыт бик нык сызлый,— ди Наманголва,— әмма бу мине туктатмый». Бик күп Шаһитләр, бу апа-кардәш кебек, Аллаһыны һәм якыннарын яратканга, тәндә көчсез булсалар да, рух та нык. Мондый кардәшләр Йәһвә өчен бик кадерле! (Аггей 2:7).

17, 18. Күпләргә авырулар һәм башка проблемаларны җиңеп чыгарга нәрсә булыша? Сез яшәгән җирдәге кардәшләр мисалын китерегез.

17 Хроник авырулар да күңел төшенкелегенә, хәтта боегуга китерергә мөмкин. «Безнең китап өйрәнүдә,— дип сөйли бер өлкән,— бер апа-кардәш диабет һәм бөер авыруы белән авырый, икенчесендә рак, икесе артриттан интегә, берсендә тире туберкулезы һәм фибромиалгия. Әлбәттә, кайвакыт бу кардәшләр күңел төшенкелегенә бирелә. Шулай да алар бик нык авыртканда гына яки хастаханәдә ятканда гына очрашуларга килми. Алар барысы да вәгазьдә регуляр катнаша. Алар рәсүл Паулны исемә төшерә. Ул болай дигән: „Мин зәгыйфь вакытта көчле“. Мин аларның яратуы һәм батырлыгы белән сокланам. Бәлки, нәкъ аларның авырулары аларга чыннан да мөһим булган нәрсәләр турында кайгыртып яшәргә булыша» (2 Көринтлеләргә 12:10).

18 Сиңа көчсезлек, авыру яки башка авырлыклар белән көрәшеп яшәргә туры килә икән, күңел төшенкелегенең корбаны булмас өчен, ярдәм сорап «бертуктаусыз дога кыл» (1 Тессалуникәлеләргә 5:14, 17). Әлбәттә, эмоциональ яктан син аска да төшәчәксең һәм өскә дә күтәреләчәксең, әмма син көч бирүче, рухи нәрсәләр, аеруча кыйммәтле Патшалыкка өмет, турында уйларга тырыш. Бер апа-кардәш: «Минем өчен вәгазь дару кебек»,— дип әйткән. Башкаларга яхшы хәбәрне сөйләп, ул уңай караш саклый.

Ярату гөнаһ кылганнарга Йәһвәгә кире кайтырга булыша

19, 20. а) Гөнаһ кылган кешеләргә Йәһвәгә кайтыр өчен батырлык алырга нәрсә булыша? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Рухи яктан хәлсезләнгән яки гөнаһ кылган күп кешегә Йәһвәгә кире кайту җиңел түгел. Әмма алар чын күңелдән тәүбә итсә һәм Аллаһыга карата яратуларын кабат «яндырып» җибәрсә, кирәкле батырлык табачаклар. Кушма Штатларда яшәүче Марио * мисалын карап чыгыйк. Ул мәсихчеләр җыелышын калдырган, алкоголик, наркоман булып киткән һәм 20 ел үткәч аны төрмәгә утыртканнар. «Мин үз киләчәгем турында тирән уйлый башладым һәм кабат Изге Язмаларны укый башладым,— дип сөйли Марио.— Вакыт узу белән мин Йәһвә сыйфатларын, аеруча догаларымда еш кына сораган мәрхәмәт сыйфатын, кадерли башладым. Төрмәдән азат ителгәч, мин үземнең элекке дусларымны ташладым, мәсихчеләр җыелышына йөри башладым, һәм ахыр чиктә кабат Йәһвә Шаһите булдым. Үз начар гадәтләрем белән мин сәламәтлегемне какшаттым һәм чәчкәнемне урам, әмма хәзер минем искиткеч өметем бар. Йәһвәнең кызгануы һәм гөнаһларымны кичерүе өчен мин бик рәхмәтлемен» (Мәдхия 102:9—13; 129:3, 4; Гәләтиялеләргә 6:7, 8).

20 Әлбәттә, Марио хәленә охшаш хәлгә эләккән кешеләргә Йәһвәгә кире кайтыр өчен бик күп көч куярга кирәк. Әмма алар Изге Язмаларны өйрәнсә, дога кылса һәм белгәннәре турында уйланса, яңадан мәхәббәт «ялкынын» яндырып җибәрә алалар һәм кирәкле батырлык һәм тәвәккәллек ала алалар. Мариога шулай ук Патшалыкка өмет көч биргән. Әйе, ярату, иман һәм Аллаһыдан курку белән бергә өмет тә тормышны яхшы якка үзгәртүче куәтле көч булырга мөмкин. Чираттагы мәкаләдә бу рухи бүләкне яхшырак карап чыгарбыз.

[Искәрмә]

^ 19 абз. Исем үзгәртелгән.

Җавап бирә аласызмы?

• Гайсәгә зур батырлык күрсәтергә ярату ничек булышкан?

• Паул белән Барнабка гаҗәеп батырлык күрсәтергә кардәшләрне ярату ничек булышкан?

• Ничек итеп Шайтан мәсихчеләрнең яратуын киметергә тырыша?

• Йәһвәне ярату нинди авырлыкларны җиңәргә батырлык бирә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Паул кешеләрне яраткан, һәм бу аңа үз хезмәтен дәвам итәргә батырлык биргән