Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авторсыз ният буламы?

Авторсыз ният буламы?

Авторсыз ният буламы?

ЧАРЛЬЗ ДАРВИН тереклекнең катлаулыгын һәм күп төрле булуын табигый сайланыш белән аңлатып була дигән теория чыгарганнан соң якынча 150 ел үтте. Әмма соңгы вакытта бу теорияне һәм аның хәзерге төрләрен кайбер кешеләр тәнкыйтьли башлады. Алар тереклекнең таң калырлык катлаулы төзелеше билгеле максат белән төзелгән ниятнең барлыгын күрсәтә дип ышана. Хәтта кайбер танылган һәм хөрмәт ителгән галимнәр дә җирдәге тереклекнең күп төрле булуы эволюция белән аңлатыла дигән фикер белән риза түгел.

Бу галимнәр моны башка төрле аңлата. Алар акыл белән төзелгән ният булырга тиеш дип саныйлар һәм табигатькә биология, математика карашы белән карасак һәм уйлансак, бар нәрсәнең башлангычында акыл күренә диләр. Алар акыл белән төзелгән ният мәктәп программасына кертелсен өчен көч куя. Кушма Штатларда эволюция теориясенә каршы сугыш бара, һәм моңа охшаш хәл шулай ук Англия, Нидерландия, Пакыстан, Сербия һәм Төркиядә күзәтелә.

Җитди җитешсезлек

Әмма акыл белән төзелгән ният турындагы идея җентекле һәм һәрьяклап уйланган булса да, аның бер мөһим җитешсезлеге бар. Бу идея ниятнең авторын исәпкә алмый. Ләкин авторсыз ният буламы? Бер журналда акыл белән төзелгән ният идеясен яклаучылар: «„Кем яисә нәрсә ниятнең авторы?“ — дигән сорауга бервакытта да туп-туры җавап бирмиләр»,— дип әйтелә («The New York Times Magazine»). Танылган журналист Клаудиа Уоллис сүзләре буенча, бу идеяне яклаучылар «фикер алышканда үзләрен сак тоталар: Аллаһы хакында һәркайсы искә алынулардан качалар». Ә тагын бер журналда болай дип әйтелә: «Акыл белән төзелгән ният турындагы идея бу ниятнең авторы кем һәм ул бармы дигән сорауларны читләтеп үтә» («Newsweek»).

Ләкин сез, бәлки, ниятнең авторы хакындагы сорауны барыбер карап чыгарга кирәк дип саныйсыздыр. Ниятнең авторы хакындагы сорауны карап тикшермәсәк һәм бу сорауга белә торып җавап эзләмәсәк, Галәмдә һәм бу дөньяда ниятнең барлыгын тулысынча аңлатып буламы?

Ният авторының барлыгын танырга яки юкмы дигән бәхәсләр яңа сораулар тудыра: югары акылның бар булуын тану фәннең үсешенә һәм интеллектуаль яктан үсешкә комачауламасмы? Без акыллы авторның барлыгын башка аңлату булмаганда гына танырга тиешме? Ниятнең авторы булырга тиеш дигән нәтиҗә ясау дөресме? Киләсе мәкаләдә бу һәм башка сорауларны карап чыгарбыз.

[3 биттәге иллюстрацияләр]

Чарьлз Дарвин тереклекнең катлаулыгын табигый сайланыш белән аңлатып була дип ышанган

[Чыганак]

Darwin: From a photograph by Mrs. J. M. Cameron/U.S. National Archives photo