Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаделсезлекне җиңеп була!

Гаделсезлекне җиңеп була!

Гаделсезлекне җиңеп була!

ГАДЕЛСЕЗЛЕК белән очрашмаган кеше юктыр. Кайвакыт безгә берәр нәрсә гаделсезлек булып тоела гына, әмма еш кына гаделсезлек белән чыннан да очрашырга туры килә.

Гаделсезлек бездә җан әрнүе тудыра, ул хәтта Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезгә дә зыян китерә ала. Бездә гаделлек урнаштырырга көчле теләк туарга мөмкин. Ни өчен? Бер сәбәп: безнең Барлыкка Китерүчебез, Йәһвә Аллаһы, «ялган юк Аңарда», безгә көчле тойгы — гаделлек тойгысы биргән (Канун 32:4; Яратылыш 1:26). Шулай да безгә кайвакыт гаделсезлек белән очрашырга туры килә. Бер акыллы кеше болай дигән: «Борылып карап, мин кояш астында эшләнә торган һәртөрле җәбер-золымны күрдем; әнә, күзләре яшьле җәберләнүчеләр, ә аларны юатучы юк; әнә җәберләүчеләре дә, боларының кулында — көч-куәт, ә җәберләнүчеләрне юатучы юк» (Вәгазьче 4:1). Гаделсезлек белән очрашканда, ничек нык калырга?

Гаделсезлек нәрсә ул?

Гаделсезлек — бу берәр кешегә яки берәр нәрсәгә карата әхлак һәм хокук нормаларына туры килми торган мөнәсәбәт яки эш. Бу нормаларны кем билгели? Әлбәттә, гадел һәм үзгәрешсез Барлыкка Китерүчебез. Аның нәрсә гадел, ә нәрсә гадел түгел икәнен билгеләргә хокукы бар. Аның карашы буенча, «тормыш законнары буенча йөрү» «начарлык [гаделсезлек] эшләмәү» дигәнне аңлата (Йәзәкил 33:15). Йәһвә кешене яраткач, аңа вөҗдан биргән. Бу эчке аваз кешегә начарны яхшыдан аерырга ярдәм иткән (Римлыларга 2:14, 15). Өстәвенә, Йәһвә үз Сүзендә, Изге Язмаларда, нәрсә гадел, ә нәрсә гадел түгел икәнен ачыклый.

Әгәр без безгә карата гаделсезлек эшләнгән дип саныйбыз икән, нәрсә эшләргә? Бу хәлгә гадел караш белән карарга тырышырга кирәк. Мәсәлән, Исраил пәйгамбәре Юныс белән булган хәлне искә төшерик. Йәһвә аны Ниневә шәһәрендә яшәүчеләргә тиздән булачак һәлакәт турында игълан итәргә җибәргән. Әмма моны үтәр урынына Юныс качарга тырышкан. Соңрак ул барыбер Ниневә шәһәренә барган һәм Йәһвә хәбәрен аларга җиткергән. Шәһәрдә яшәүче кешеләрнең чын күңелдән тәүбә итүләрен күреп, Йәһвә аларны кичерергә булган һәм шәһәрне юк итмәгән. Әмма Юнысның моңа карашы нинди булган? Ул «бик гарьләнгән һәм [аның] ачуы килгән» (Юныс 4:1). Юныс Йәһвә чиктән тыш гаделсез эш иткән дип санаган.

Әлбәттә, «дөреслекне һәм изгелекне сөйгән» һәм кеше йөрәген күрә белгән Йәһвә гаделсез эш итә алмый (Мәдхия 32:5). Юныска шуны аңларга кирәк булган: Йәһвә иң гадел карар чыгарган. Шуңа күрә без, безгә карата гаделсезлек эшләнгән дип санасак, үз-үзебезгә: «Ә бәлки Йәһвә моңа башкарак карый торгандыр?» — дигән сорау бирсәк, яхшы булыр иде.

Гаделсезлек очраклары

Изге Язмаларда гаделсезлек белән очрашкан күп кешеләрнең мисаллары китерелә. Алар бу очракларда үзләрен ничек тоткан? Моның турында уйлансак, үзебез өчен күп сабаклар алырбыз. Мәсәлән, Йосыф мисалы. Аның абыйлары аңардан көнләшеп, аны Мисырга коллыкка сатканнар. Мисырда бер хуҗага хезмәт иткәндә, бу хуҗаның хатыны аны әхлаксызлык эшләргә тарткан. Ул моңа ризалашмагач, бу хатын аңа яла яккан: Йосыф аны көчләргә теләгән дигән. Моның аркасында Йосыф төрмәгә эләккән. Әмма тимер богаулар каты булса да, Йосыф иманы бу богаулардан да ныграк булган. Әйе, Йосыф гаделсезлек аркасында зыян күргән, әмма ул рухи яктан нык калган, һәм аның Йәһвәгә ышанычы кимемәгән (Яратылыш 37:18—28; 39:4—20; Мәдхия 104:17—19).

Гаделсезлек аркасында зыян күргән тагын бер кеше — бу Навуфей. Ул Исраил патшасы Ахавның хатыны Изебелнең мәрхәмәтсез һәм мәкерле эше аркасында үтерелгән булган. Ахав үз сарае янында урнашкан Навуфейның нәсел булып күчеп барган җирен үзенеке итәргә теләгән. Исраил халкына үз нәсел җирләрен гомерлеккә сатарга рөхсәт ителмәгән, шуңа күрә патша Навуфей җирен сатып алырга теләгәч, Навуфей ризалашмаган (Левиләр 25:23). Ул чакта Ахавның явыз хатыны яла ягар өчен шаһитләр табарга кушкан: алар Навуфейны Аллаһыны һәм патшаны хурлаган дип гаепләргә тиеш булган. Навуфейны һәм аның улларын үлемгә хөкем иткәннәр. Кешеләр Навуфейны үтерер өчен ташлар ала башлагач, аның кичергән хисләрен күз алдыңа китереп кара! (3 Патшалык 21:1—14; 4 Патшалык 9:26).

Әмма Гайсә Мәсихкә күпкә зуррак гаделсезлек белән очрашырга туры килгән. Законсыз судта аңа ялган гаепләүләргә нигезләнгән үлем хөкеме чыгарылган. Судья вазифаларын үтәгән Рим идарәчесенең дөреслекне яклар өчен әхлакый көче җитмәгән (Яхъя 18:38—40). Шайтанның иң гаделсез эзәрлекләүләренә дучар булган кеше — бу Гайсә булган!

Әмма бу очраклар Йәһвә гаделсезлеккә ваемсыз дигәнне аңлатамы? Юк! Йәһвә кешеләргә караганда күбрәкне күрә (Ишагыйя 55:8, 9). Йосыф коллыкка сатылганга, ул ачлык вакытында үз гаиләсен коткара алган. Чөнки ул вакытта ул Мисырда ризык белән идарә итүче булган. Йәһвә гаделсезлеккә юл куймаса, Йосыф төрмәгә эләкмәс иде һәм анда ике кешенең төшләрен аңлатып бирә алмас иде. Ә соңрак аларның берсе фиргавенгә Йосыф турында сөйләгән, һәм фиргавен Йосыфны ризык белән идарәче итеп куйган (Яратылыш 40:1; 41:9—14; 45:4—8).

Ә Навуфей турында нәрсә әйтеп була? Булган хәлгә Йәһвә карашы белән карарга тырыш. Үлеләрне терелтә алган Йәһвә өчен үтерелгән Навуфей әле дә исән булган (3 Патшалык 21:19; Лүк 20:37, 38). Бер көн Аллаһы Навуфейны терелтәчәк, ул моны көтәргә тиеш, әмма бу вакыт аның өчен бер мизгел кебек кенә булачак, чөнки үлгәннәр бернәрсә дә белми (Вәгазьче 9:5). Шунсын да әйтергә кирәк: Йәһвә Ахав белән аның йортына җәза биреп, Навуфей өчен үч алган (4 Патшалык 9:21, 24, 26, 35, 36; 10:1—11; Яхъя 5:28, 29).

Гайсә дә үлгән, әмма Йәһвә аны терелткән һәм «барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр һәм һәртөрле югары көчләр өстеннән... һәртөрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак» куйган (Эфеслеләргә 1:20, 21). Шайтан Гайсәгә карата гаделсез эшләр башкарса да, бу Йәһвәгә үз Улын бүләкләргә комачауламаган. Гайсә, кешеләр аны законны бозып кулга алгач, бер дә шикләнмәгән: Йәһвә теләсә, шунда ук гаделлекне урнаштыра алыр иде. Шулай да ул Йәһвәнең һәр эшкә үз вакыты бар икәнен аңлаган: Изге Язмаларда әйтелгәнне үтәү вакыты бар һәм гаделлек урнаштыру вакыты бар.

Шайтан һәм аңа ярдәм итүче кешеләр Аллаһы хезмәтчеләренә гаделсез газаплар китерсә дә, Йәһвә ахыр чиктә гаделлекне тулысынча урнаштырган, ә кайбер очракларда ул моны киләчәктә эшләячәк. Шуңа күрә без бар гаделсезлекне юк итәчәк Аллаһыны көтәргә тиеш (Канун 25:16; Римлыларга 12:17—19).

Ни өчен Йәһвә кайвакыт гаделсезлеккә юл куя?

Кайвакыт Йәһвә билгеле сәбәпләр аркасында туган хәлне үзгәртми. Мәсәлән, гаделсезлек белән очрашканда, без мәсихче сыйфатлар үстерәбез. Әлбәттә, Аллаһы беркемне дә явызлык белән сынамый (Ягъкуб 1:13). Әмма ул андый хәлләрнең булуын рөхсәт итә һәм өйрәнергә әзер кешеләргә ярдәм итә. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Һәр мәрхәмәтнең чыганагы булган Аллаһы, сез беркадәр газап чиккәннән соң, көчегезне кайтарачак, куәт бирәчәк вә ныгытачак һәм үзегезне какшамас итәчәк» (1 Петер 5:10).

Йәһвә гаделсезлекне түзеп торганга, гаделсез кешеләрнең тәүбә итәргә вакыты бар. Гайсә үлеменнән соң берничә атна үткәч Петер әйткән сүзләр кайбер яһүдләрнең «йөрәкләренә барып кадалган». Алар Аллаһы сүзен чын күңелдән кабул итеп, суга чумдырылу үткәннәр (Рәсүлләр 2:36—42).

Шунсын да әйтергә кирәк: гаделсез эш иткән кешеләрнең барысы да тәүбә итмәячәк. Кайберәүләр тагы да ныграк явызланып, коточкыч эшләр башкарырга мөмкин. Әмма Гыйбрәтле сүзләр 29:1 дә: «Күп мәртәбә шелтәләнеп тә, һаман үз киресен дәвам иткән кеше беркөн кинәт сынып төшәр һәм котылуга һичбер юлы калмас»,— дип әйтелә. Йәһвә яманлык эшләүләрен дәвам иткән кешеләрне юк итәчәк (Вәгазьче 8:11—13).

Гаделсезлек китергән зыянны юк итәр өчен, бәлки, күп вакыт кирәк булыр, әмма без шуңа бер дә шикләнмибез: Йәһвә безгә ничек ярдәм итәргә икәнен белә. Ул бу бозык дөнья төзелешендәге бөтен гаделсезлекне юк итәчәк. Моннан тыш, ул безгә вәгъдә бирә: без «гаделлек хакимлек итә торган» яңа дөньяда яшәячәкбез (2 Петер 3:13).

[17 биттәге иллюстрация]

Шундый коточкыч гаделсезлек белән очрашкан Навуфейның хисләрен күз алдыңа китереп кара!