Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә гаделлекне ярата

Йәһвә гаделлекне ярата

Йәһвә гаделлекне ярата

«Мин, Ходай, гадел хөкемне [«гаделлекне», ЯД] яратам» (ИШАГЫЙЯ 61:8).

1, 2. а) «Гаделлек» һәм «гаделсезлек» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? б) Изге Язмаларда Йәһвә һәм аның гаделлеге турында нәрсә әйтелә?

ГАДЕЛЛЕК — бу кешеләргә карата «хак, намуслы, тугрылыклы булу һәм дөреслекне яклый торган булу». Гаделсезлек — бу намуссыз, явыз булу, кешеләргә бертигез карамау, башкаларны нахакка рәнҗетү.

2 Якынча 3500 ел элек Муса Галәмнең Хакиме, Йәһвә, турында болай дип язган: «Аның... бөтен юллары гадел. Алла тугрылыклы, ялган юк Аңарда» (Канун 32:4). Җиде гасырдан күбрәк вакыт узгач, Аллаһы Ишагыйя пәйгамбәрне мондый сүзләр язарга рухландырган: «Мин, Ходай, гадел хөкемне [«гаделлекне», ЯД] яратам» (Ишагыйя 61:8). Аннан соң беренче гасырда Паул болай дип әйткән: «Әллә Аллаһы гадел түгелме? Һич тә алай түгел!» (Римлыларга 9:14). Һәм шул ук гасырда яшәгән Петер: «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль»,— дип әйткән (Рәсүлләр 10:34, 35). Әйе, Йәһвә «дөреслекне ярата» (Мәдхия 36:28; Малахий 3:6).

Гаделсезлек киң таралган

3. Гаделсезлек кеше тормышына ничек кереп киткән?

3 Гаделлек бүген киң таралган сыйфат түгел. Без гаделсезлек белән бар җирләрдә диярлек — эштә, мәктәптә, хакимият кешеләре белән эш иткәндә һәм хәтта гаиләдә дә очрашырга мөмкин. Андый гаделсезлек инде күптән бар. Гаделсезлек беренче кешеләр Аллаһыга каршы фетнә күтәргәч һәм законны бозгач, кеше тормышына кереп киткән. Бу фетнәгә аларны Шайтан Иблис булып киткән фетнәче рухи зат котырткан. Йәһвә аларга искиткеч бүләк — ихтыяр иреге биргән, һәм аны дөрес кулланмау Адәм, Хаува һәм Шайтан ягыннан гаделсезлек булган. Аларның дөрес булмаган эшләре бөтен кешелеккә бик күп газаплар һәм үлем китергән (Яратылыш 3:1—6; Римлыларга 5:12; Еврейләргә 2:14).

4. Гаделсезлек кешеләр арасында күпме хөкем сөрә?

4 Гадәндәге фетнәдән соң инде 6000 ел үткән, һәм гаделсезлек һәрвакыт кешеләр арасында хөкем сөргән. Бу безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел, чөнки бу дөньяның илаһы — Шайтан (2 Көринтлеләргә 4:4). Ул — ялганчы һәм ялганның атасы, Йәһвәгә яла ягучы һәм аның дошманы (Яхъя 8:44). Ул бар гасырларда коточкыч гаделсезлек эшләгән. Мәсәлән, Нух пәйгамбәр көннәрендә, Туфан килгәнче, «Раббы күрде ки, җир йөзендә адәм баласын азгынлык баскан, кешенең бөтен күңеле, уй-фикере һәрвакыт явызлыкта» (Яратылыш 6:5). Моңа өлешчә Шайтанның явыз йогынтысы китергән. Гайсә көннәрендә дә хәл шундый ук булган. Ул болай дип әйткән: «Һәр көннең үз мәшәкатьләре җитәрлек», ягъни ул һәр көннең үз авырлыкларын, шул исәптән гаделсезлек аркасында булган газапларны күздә тоткан (Маттай 6:34). «Аллаһы тарафыннан яратылганнарның һәммәсе хәзергә кадәр сыкрана һәм бала тудыргандагы газапларны кичерә»,— дип төгәл әйтелә Изге Язмаларда (Римлыларга 8:22).

5. Ни өчен безнең көннәрдә элеккегә караганда гаделсезлек күбрәк?

5 Шулай итеп, кешелек тарихы дәвамында явыз эшләр шаккатарлык гаделсезлеккә китергән. Безнең көннәрдәге хәл тагы да начаррак. Ни өчен? Чөнки бүгенге бозык дөнья дистәләгән еллар дәвамында үзенең «соңгы көннәрендә» яши һәм үзенең ахырына якынаеп, «авыр вакытлар» кичерә. Бу соңгы көннәрдә «кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар... яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр» дип алдан ук әйтелгән Изге Язмаларда (2 Тимутегә 3:1—5). Кешеләрдә шундый начар сыйфатлар булганга, дөнья һәртөрле гаделсезлек белән тулган.

6, 7. Бүгенге көннәрдә нинди гаделсезлектән кешеләр интегә?

6 Кешеләр аеруча соңгы йөз ел эчендә гаделсезлектән интеккән. Моңа бер сәбәп: бу елларда бик күп сугышлар булган. Мәсәлән, кайбер тарихчылар фикере буенча, икенче бөтендөнья сугышы вакытында гына 50 миллионнан алып 60 миллионга кадәр кеше үлгән, аларның күбесе сугышта катнашмаган гаепсез ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар булган. Бу сугыш беткәннән бирле миллионлаган кешеләр төрле бәрелешләрдә үтерелгән, аларның да күбесе хәрби булмаган кешеләр булган. Андый гаделсез эшләргә кешеләрне Шайтан котырта, чөнки ул нык ярсыган һәм Йәһвә аны тиздән юк итәчәк икәнен белә. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлектә: «Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!» — дип әйтелә (Ачылыш 12:12).

7 Һәр ел бөтен дөнья буенча хәрби чыгымнар триллион доллар тәшкил итә. Әмма йөзләрчә миллион кешеләрдә яшәр өчен кирәкле әйберләр юк. Шуңа күрә, бөтен бу акча кешеләрнең иминлеге турында кайгыртып сарыф ителсә, күпме файда булыр иде. Өстәвенә, якынча бер миллиард кеше ачлы-туклы яшәгәндә, башкалар муллыкта яши. Берләшкән Милләтләр Оешмасы отчеты буенча, һәр ел якынча биш миллион бала ачлыктан үлә. Нинди гаделсезлек! Ә бала төшерү аркасында һәр ел бөтен дөнья буенча 40 миллионнан алып 60 миллионга кадәр гаепсез сабыйлар үлә. Нинди коточкыч гаделсезлек!

8. Кешеләр өчен чын гаделлекне кем генә урнаштыра ала?

8 Дәүләт башлыклары бүген кешелекне газаплый торган авырлыкларны чишә алмый; кешеләрнең тырышлыгы бу хәлне киләчәктә дә яхшыртмаячак. Безнең көннәрдә «мәкерле кешеләр һәм алдакчылар... адаштырып һәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр» дип алдан әйтелгән Аллаһы Сүзендә (2 Тимутегә 3:13). Гаделсезлек көндәлек тормышка шулхәтле тирән кереп киткән ки, кешеләр аны юк итә алмый. Гадел Аллаһы гына аны юк итә ала. Ул гына Шайтанны, җеннәрне һәм явыз кешеләрне юк итә ала (Иремия 10:23, 24).

Урынлы борчылу

9, 10. Ни өчен Асаф төшенкелеккә бирелгән?

9 Үткәндә хәтта Изге Язмаларны язган кайбер кешеләрне дә мондый сорау кызыксындырган: «Ни өчен Аллаһы кешеләрнең эшләренә һаман да катнашмаган һәм чын гаделлек белән тәкъвалыкны урнаштырмаган?» Изге Язмалар язылган чордагы бер кеше мисалын карап чыгыйк. 72 нче мәдхиянең башында Асаф дигән исем күрсәтелгән. Бу, күрәсең, я үзе Асаф — Давыт патша идарә иткән вакыттагы Леви буыныннан танылган музыкант — я башлыгы Асаф булган гаиләдән музыкантлар булган. Асаф һәм аның буыннары гыйбадәт кылуда кулланылган бик күп музыкаль әсәрләр язганнар. Әмма бер вакыт бу мәдхия язучы рухи яктан төшенкелеккә бирелгән. Ул явыз кешеләрнең муллыкта яшәгәннәрен күргән, һәм аңа алар үз тормышлары белән канәгатьләнеп яши һәм явыз эшләре өчен җәза алмыйлар кебек тоелган.

10 Изге Язмаларда болай дип язылган: «Канунсызланучылар, гөнаһлылар тыныч торганны күреп, мин алардан көнләштем шул. Аларга үлгәнгә кадәр газап юк, яралары да озакка бармый. Кеше азапланып эшләгән күк, алар азапланмыйлар, кешеләр күргән кыенны алар күрмиләр» (Мәдхия 72:2—8). Әмма соңрак бу мәдхия язучы андый тискәре карашның дөрес булмаганын аңлаган (Мәдхия 72:15, 16). Ул үз фикер йөртүен үзгәртергә тырышкан, ләкин ул шуны тулысынча аңлап бетермәгән: ни өчен канунсызланучылар җәза алмыйча явызлык эшлиләр, ә гаделләр газапланалар.

11. Мәдхия язучы Асаф вакыт узу белән нәрсә аңлаган?

11 Вакыт узу белән Аллаһының бу тугры хезмәтчесе шуны аңлаган: Йәһвә ахыр чиктә явыз кешеләргә җәза бирәчәк һәм гаделлек тантана итәчәк (Мәдхия 72:17—19). «Ходайга өмет тот, Аның юлыннан йөр: сиңа җир тисен өчен, сине күтәрер; гөнаһлылар югалып беткәнне күрерсең»,— дип язган Давыт (Мәдхия 36:9, 11, 34).

12. а) Йәһвәнең явызлык һәм гаделсезлеккә карата нияте нинди? б) Аллаһының гаделсезлекне юк итү юлы турында уйлаганда, син нәрсә хис итәсең?

12 Йәһвә үзе билгеләгән вакытта җирдәге бөтен явызлыкны һәм гаделсезлекне юк итәргә ниятли. Моңа бер дә шикләнмәскә була. Моны хәтта тугры мәсихчеләр дә һәрвакыт исләренә төшереп торырга тиеш. Йәһвә үзенең ихтыярына каршы торган кешеләрне юк итәчәк, ә аның ихтыяры буенча яшәгән кешеләрне бүләкләячәк. «Аның күзләре кешеләрне күреп тора, күз кабаклары адәм улларын үтә сынап тора. Ходай тәкъваны да сынап тора, әмма бозыкны һәм мәсхәрәләүне сөючене Аның җаны нәфрәт итә. Ходай бозыкларга тозаклар салыр; аларның өлеше — ут, күкерт, давыллы җил. Ходай гадел, Ул гаделлекне сөя» (Мәдхия 10:4—7).

Гадел яңа дөнья

13, 14. Ни өчен яңа дөньяда тәкъвалык һәм гаделлек булачак?

13 Йәһвә Шайтанның хакимлегендәге бу гаделсез дөнья төзелешен юк иткәннән соң, искиткеч яңа дөнья урнаштырачак. Бу дөнья белән Аллаһының күктәге Патшалыгы идарә итәчәк, нәкъ шуның турында Гайсә үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткән. Явызлык белән гаделсезлек урынына тәкъвалык һәм гаделлек булачак. Ул вакытта без: «Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын»,— дигән догабызга тулы җавап алачакбыз (Маттай 6:10).

14 Бу Патшалыкның идарә итүе нинди булачак? Моның турында Изге Язмаларда әйтелә, һәм бар эчкерсез кешеләр нәкъ шундый идарәне көтәләр дә. Ул чакта мәдхия җырлаучының мондый сүзләре тулысынча тормышка ашачак: «[Син, Йәһвә Аллаһы] кулыңны ачып, һәрбер җанны дәүләтең [байлыгың] белән тукландырасың» (Мәдхия 144:16). Ишагыйя 32:1 дә болай диелә: «Менә, патша [күктәге Мәсих Гайсә] гаделлек буенча патшалык итәчәк һәм мирзалар [Мәсихнең җирдәге вәкилләре] закон буенча идарә итәчәкләр». Ә Патша Гайсә Мәсих турында Ишагыйя 9:7 дә алдан ук болай диелгән булган: «Аңа Давыт тәхетен закон һәм дөреслек белән мәңгегә раслар һәм ныгытыр өчен, Аның бу тәхеттәге хакимлегенең һәм тынычлыкның үсүенә чик юк. Гаскәрләр Иясе Ходайның ашкынуы моны эшләячәк». Мәсихнең гадел идарәсе астында яшәячәк кешеләр арасында син үзеңне күрәсеңме?

15. Йәһвә яңа дөньяда кешеләр өчен нәрсә эшләячәк?

15 Вәгазьче болай дип язган: «Борылып карап, мин кояш астында эшләнә торган һәртөрле җәбер-золымны күрдем; әнә, күзләре яшьле җәберләнүчеләр, ә аларны юатучы юк; әнә җәберләүчеләре дә, боларының кулында — көч-куәт, ә җәберләнүчеләрне юатучы юк» (Вәгазьче 4:1). Аллаһының яңа дөньясында безгә аның бу сүзләрен кабатларга сәбәпләр булмаячак. Әйе, безгә, камил булмаган кешеләргә, бу искиткеч яңа дөньяны хыялга китерү авыр. Безнең тормышыбызда явызлык башка булмаячак, һәр көн шатлыклы булачак. Йәһвә бар кайгыларны юк итәчәк. Ул моны ничек эшләячәк? Без моны хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз. Менә ни өчен Йәһвә Аллаһы рәсүл Петерне мондый сүзләр язарга дәртләндергән: «Без, Аллаһының вәгъдәсенә инанып, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкне һәм яңа җирне көтәбез» (2 Петер 3:13).

16. «Яңа күк» нинди мәгънәдә урнаштырылган, һәм бүген «яңа җирнең» нигезе ничек әзерләнә?

16 «Яңа күк» — Аллаһының Мәсих җитәкчелегендәге күк хөкүмәте — инде урнаштырылган. Бу соңгы көннәрдә «яңа җирнең» нигезен тәшкил итәчәк кешеләр җыела. «Яңа җир» — бу яңа җәмгыять, җирдә яшәячәк гадел кешеләр. Аларның саны инде җиде миллионга якын, алар 235 илдә һәм территориядә яши һәм 100 000 җыелыш тәшкил итәләр. Бу кешеләр Йәһвәнең гадел һәм тәкъва юллары буенча яшәргә өйрәнделәр, шуңа күрә аларны мәсихче мәхәббәткә нигезләнгән халыкара кардәшлек бәйләнешләре берләштерә. Тарихта андый хәл әле булмаган, чөнки андый бердәмлек бердәнбер, аны Шайтанга буйсынган кешеләр кичерми. Бу яратуны һәм бердәмлекне күзәтеп, без Аллаһының яңа дөньясында Патшалыкның гадел һәм тәкъва җитәкчелеге астындагы искиткеч тормышны күз алдына китерә алабыз (Ишагыйя 2:2—4; Яхъя 13:34, 35; Көлессәйлеләргә 3:14).

Шайтанның һөҗүме уңышсыз булачак

17. Ни өчен Шайтанның Йәһвә хезмәтчеләренә соңгы һөҗүме уңышлы булмаячак?

17 Тиздән Шайтан һәм аның ягында торучылар Йәһвә хезмәтчеләренә каршы чыгачак һәм аларны юк итәргә тырышачак (Йәзәкил 38:14—23). Бу Гайсә «дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм булмаячак зур афәт» дип атаган чорда булачак (Маттай 24:21). Шайтан уңышлы булырмы? Юк. Аллаһы Сүзендә безнең өчен мондый ышандыру бар: «Ходай дөреслекне ярата, Үзенең изгеләрен ташламый; алар гомергә сакланулы булырлар, ә бозыкларның нәселе кырылып бетәр. Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәдхия 36:28, 29).

18. а) Шайтан Аллаһы хезмәтчеләренә һөҗүм иткәч, Йәһвә нәрсә эшләячәк? б) Ни өчен, синеңчә, Изге Язмаларда гаделлек тантанасы турында әйтелгәнне карап чыгу файдалы?

18 Шайтанның һәм аның ягында торучыларның Йәһвә хезмәтчеләренә бу явыз һөҗүме соңгы булачак. Йәһвә Зәкәрия аша пәйгамбәрлек итеп: «Сезгә кагылган минем күз карасына кагыла»,— дип әйткән (Зәкәрия 2:8). Аллаһы халкына һөҗүм итү Йәһвәнең күзенә бармак төртү белән тиң. Ул шунда ук дошманнарны юк итәчәк. Йәһвәнең бердәмлек һәм ярату белән аерылып торган хезмәтчеләре — җирдәге иң тыныч һәм законга буйсынучан кешеләр. Шуңа күрә аларга каршы һөҗүм гаделсезлек булачак, андый эшләрне аклап булмый. Йәһвә «дөреслекне ярата» һәм андый гаделсезлекне түзеп тормас. Ул үз хезмәтчеләрен яклап, аларның дошманнарын мәңгегә юк итәчәк. Бердәнбер хак Аллаһыга гыйбадәт кылган кешеләр котылачак, һәм гаделлек тантана итәчәк. Безне якын киләчәктә шундый искиткеч вакыйгалар көтә! (Гыйбрәтле сүзләр 2:21, 22).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен гаделсезлек шулкадәр киң таралган?

• Йәһвә җирдәге гаделсезлекне ничек юк итәчәк?

• Бу мәкаләдә гаделлек тантанасы турында әйтелгәндә, сиңа нәрсә ошады?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Туфан алдыннан явызлык бик күп булган, һәм бу «соңгы көннәрдә» дә ул киң таралган

[10 биттәге иллюстрация]

Аллаһының яңа дөньясында гаделлек һәм тәкъвалык булачак