Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Газаплар безгә файда китерергә мөмкин

Газаплар безгә файда китерергә мөмкин

Газаплар безгә файда китерергә мөмкин

«Түзеп нык торганнарны без бәхетле дип атыйбыз» (ЯГЪКУБ 5:11).

1, 2. Ни өчен Йәһвә кешеләрнең газаплануын теләмәгән дип әйтеп була?

БЕР кешенең дә газапланасы килмәс. Безнең Барлыкка Китерүчебез, Йәһвә Аллаһы, да кешеләрнең газаплануын теләми. Бу аның рухландырылган Сүзен укыганда һәм беренче ир-ат белән хатын-​кыз барлыкка китерелгәннән соң килеп чыккан хәл турында уйланганда ачык күренә. Башта Аллаһы ир-атны барлыкка китергән. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Раббы Алла адәмне туфрактан яратты һәм аның борын тишекләренә тереклек сулышы өрде. Адәм әнә шулай җан иясе булды» (Яратылыш 2:7). Тәне һәм акылы белән Адәм камил булган, ул авырып китәргә яки үләргә тиеш булмаган.

2 Адәм нинди шартларда яшәгән? «Раббы Алла көн чыгышы тарафында, Гадәндә, бер бакча булдырды һәм туфрактан яратылган адәмне шунда урнаштырды. Бакчада тәмле җимешләр бирә торган төрле-төрле гүзәл агачлар үсә... иде» (Яратылыш 2:8, 9). Әйе, Адәмнең гаҗәеп өе булган. Гадән бакчасында газаплар булмаган.

3. Беренче кеше парының нинди киләчәге булган?

3 Яратылыш 2:18 дә болай дип язылган: «Соңра Раббы Алла: „Адәмне ялгызын калдыру әйбәт түгел, үзенә тиң бер ярдәмчене яратачакмын“,— диде». Йәһвә Адәм өчен камил хатын барлыкка китергән, кешеләрне бәхетле гаилә тормышы көткән (Яратылыш 2:21—23). Аннары Аллаһы «аларга фатихасын бирде: „Үрчегез, ишәегез,— диде.— Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз“» (Яратылыш 1:28). Беренче кешеләрнең Гадән бакчасын киңәйтеп, бөтен җирне оҗмах итәргә искиткеч мөмкинлеге булган. Адәм белән Хауваның бәхетле балалары туарга тиеш булган. Алар газаплар күрергә тиеш булмаган. Нинди гаҗәеп башлангыч! (Яратылыш 1:31).

Газаплар ничек башланган?

4. Кешелек тарихыннан нәрсә күренә?

4 Әмма, тарих күрсәткәнчә, кеше гаиләсе хәленең начарлануына китергән коточкыч нәрсә булган. Кешеләр явызлыктан һәм газаплардан интегә. Элекке вакытларда да, хәзер дә Адәм белән Хауваның бөтен буыннары авырыйлар, картаялар һәм ахыр чиктә үләләр. Һәм бүгенге көннәрдә җир бәхетле кешеләр яшәгән оҗмахка бер дә охшамаган. Римлыларга 8:22 дә бу хәл төгәл итеп болай сурәтләнгән: «Аллаһы тарафыннан яратылганнарның һәммәсе хәзергә кадәр сыкрана».

5. Ни өчен беренче кешеләр газапларның башлануына гаепле?

5 Кешелек бик озак коточкыч газаплардан интегә, ләкин Йәһвә бу газапларда гаепле түгел (2 Патшалык 22:31). Кешеләр өлешчә үзләре гаепле. «Алар азганнар, яман эшләр кылганнар» (Мәдхия 13:1). Йәһвә беренче кешеләр өчен барлыкка китергән бар нәрсә гаять яхшы булган. Андый шартларда алда да яшәр өчен, аларга Аллаһыга буйсынырга гына кирәк булган. Ләкин Адәм белән Хаува бәйсезлек юлын сайлаган һәм Йәһвәне кире какканнар. Әмма Йәһвәнең ярдәме булмаса, алар камил булып кала алмаганнар. Адәм белән Хауваның яшәү көчләре кими барган, ахыр чиктә алар үлгән. Аларның камилсезлеге безгә дә күчкән (Яратылыш 3:17—19; Римлыларга 5:12).

6. Шайтан газапларның башлануына ничек үз өлешен керткән?

6 Җирдә газапларның башлануына шулай ук Шайтан Иблис булып киткән фәрештә дә гаепле. Аңа ихтыяр иреге бирелгән булган, әмма ул, үзенә, Аллаһыга кебек, табынуны теләп, бу бүләген дөрес кулланмаган. Табынуга исә Йәһвәнең барлыкка китерелгән затлары түгел, ә ул үзе генә лаек. Нәкъ Шайтан Адәм белән Хауваны бәйсезлек юлын сайларга котырткан, һәм аларга «яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз» дигән (Яратылыш 3:5).

Йәһвәнең генә хакимлек итәргә хокукы бар

7. Йәһвәгә каршы фетнәнең нәтиҗәләре нәрсә күрсәтә?

7 Фетнәнең аяныч нәтиҗәләреннән шуны күрәбез: Галәмнең Хакиме Йәһвәнең генә идарә итәргә хокукы бар һәм аның гына хакимлеге гадел. Узган меңләгән еллар күрсәткәнчә, «бу дөньяның мирзасы» булып киткән Шайтан законсызлыкка, гаделсезлеккә һәм көч куллануга нигезләнгән идарә урнаштырган, әмма аның бу идарәсе уңышсыз һәм көчсез булып чыкты (Яхъя 12:31). Шайтан җитәкчелеге астындагы кешеләр идарәсе дә гаделлек буенча идарә итә алмаганын күрсәткән, чөнки ул күп гасырлар кешелеккә газаплар һәм бәла-казалар гына китергән (Иремия 10:23). Димәк, кешеләр Йәһвәнең хакимлеген кире какса, алар уйлап чыгарган һәркайсы идарә итү төзелеше уңышсыз булачак. Бу ачыктан-ачык тарихтан күренә.

8. Йәһвә кешеләр уйлап чыгарган барлык идарә итү төзелешләре белән нәрсә эшләргә ниятли, һәм ул ничек үз ниятен үтәячәк?

8 Йәһвә меңләгән еллар дәвамында үзен кире каккан кешеләргә идарә итүнең төрле төзелешләрен сынап карарга рөхсәт иткән. Шуңа күрә аның барлык бу идарә итү төзелешләрен җирдән юк итәргә һәм аларны үзенең хөкүмәте белән алмаштырырга тулы хокукы бар. Моның турында Изге Язмалардагы пәйгамбәрлектә болай диелә: «Ул патшалыклар [җирдәге хөкүмәтләр] көннәрендә күктәге Аллаһы [күктә] мәңге җимерелмәячәк патшалык [үзенең Мәсих җитәкчелегендәге күк хөкүмәтен] төзеячәк... ул бөтен патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак» (Данил 2:44). Җеннәр идарәсе дә, кешеләр идарәсе дә юк ителәчәк, һәм җир белән Аллаһының күк Патшалыгы гына идарә итәчәк. Гайсә Мәсих Патша булачак, һәм аның 144 000 хакимдәше булачак, алар — җирдән алынган Аллаһыга тугры кешеләр (Ачылыш 14:1).

Газаплар файда китерә ала

9, 10. Гайсә кичергән газаплар аңа нинди файда китергән?

9 Күк Патшалыгында идарә итәчәк шәхесләрнең сыйфатлары нинди? Әйдәгез моны карап чыгыйк. Башта Гайсә Мәсих турында уйланыйк. Ул үз эшләре белән яхшы Патша булачак икәнен күрсәткән. Бихисап күп еллар Гайсә «һөнәрче сыйфатында» Йәһвә ихтыярын үтәп аның янында булган (Гыйбрәтле сүзләр 8:22—31). Йәһвә аны җиргә җибәргәндә, ул әзерлек белән ризалашкан. Җирдә Гайсә үз тормышын Йәһвәнең иң югары хакимлеге һәм аның Патшалыгы турында кешеләргә сөйләр өчен багышлаган. Йәһвәнең хакимлегенә тулысынча буйсынып, Гайсә безгә искиткеч үрнәк биргән (Маттай 4:17; 6:9).

10 Гайсә эзәрлекләүләр кичергән, һәм ахыр чиктә аны үтергәннәр. Үзенең хезмәтен башкарганда, ул кешеләрнең кызганыч хәлен күргән. Гайсә үзе дә бик күп газаплар кичергән. Бу аңа файда китергәнме? Һичшиксез. Еврейләргә 5:8 дә болай диелә: «Аллаһы Улы булса да, Ул Үз газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнде». Гайсә җирдә бик күпне кичергән һәм шуңа күрә кешеләрне күбрәк аңлый башлаган һәм аларның хәленә керә алган. Ул кешеләргә кичерергә туры килгәнне үзе кичереп чыккан. Гайсә газапланган кешеләрнең кайгысын уртаклаша алган һәм кешелекне коткарыр өчен үзенә бирелгән ролен яхшырак аңлаган. Рәсүл Паул моның турында еврейләргә язылган хатында болай дигән: «Үзен корбан итеп, халыкның гөнаһларын йолар өчен, Аллаһыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Баш Рухани булыр өчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенең туганнарына охшарга тиеш булды. Чөнки Ул Үзе дә, вәсвәсәләндерелеп, газап чиккәнгә күрә, вәсвәсәгә дучар булганнарга ярдәм итә ала». «Безнең Баш Руханиебыз безнең җитешмәгән якларыбызны аңламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел. Ул безнең кебек үк сыналды, ләкин һич кенә дә гөнаһ кылмады. Шулай итеп, ярдәм кирәк булганда шәфкать алу һәм мәрхәмәт табу өчен, ышаныч белән мәрхәмәт тәхете янына барыйк» (Еврейләргә 2:17, 18; 4:14—16; Маттай 9:36; 11:28—30).

11. Булачак патшалар һәм руханиларга җирдә кичергән газаплары күктә нинди файда китерә ала?

11 Гайсә Мәсих белән күктәге патшалыкта идарә итәр өчен «кешеләр арасыннан йолып алынган» 144 000 кеше турында да шул ук сүзләрне әйтеп була (Ачылыш 14:4). Алар бөтенесе җирдә туганнар һәм газаплар тулы дөньяда бик күп авырлыклар һәм кайгы-хәсрәт кичереп үскәннәр. Аларның күбесен Йәһвәгә тугры булганнары һәм әзерлек белән Гайсә артыннан барганнары өчен эзәрлекләгәннәр, кайберләрен хәтта үтергәннәр дә. Ләкин алар «Раббыбыз турында шаһитлек бирүдән» оялмаганнар һәм «Яхшы хәбәр өчен» газап чиккәннәр (2 Тимутегә 1:8). Җирдә газаплар чиккәнгә күрә, алар күктә булганда кешелекне иң яхшы итеп хөкем итә ала. Алар тагы да күбрәк кызганучан һәм игелекле булырга өйрәнгәннәр һәм тагы да күбрәк кешеләргә булышырга телиләр (Ачылыш 5:10; 14:2—5; 20:6).

Җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр бәхетле

12, 13. Җирдә яшәргә өметләнгән кешеләргә газаплар нинди файда китерә ала?

12 Бүгенге газаплар авырулар, кайгы һәм үлем булмаячак җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләнгән кешеләргә файда китерә аламы? Авырту һәм җәфалану үзеннән-үзе шатлык китерми. Әмма газапларны түземлек белән кичереп, без үзебездә яхшы сыйфатлар булдырабыз һәм бәхетле булабыз.

13 Әйдәгез, Аллаһы Сүзендә әйтелгәнне карап чыгыйк: «Гаделлек өчен газап чигәсез икән, сез бәхетле». «Сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле» (1 Петер 3:14; 4:14). «Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак» (Маттай 5:11, 12). «Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул... тормыш таҗын алачак» (Ягъкуб 1:12).

14. Газаплар Йәһвә хезмәтчеләренә нинди мәгънәдә бәхет китерә?

14 Әлбәттә, без газап чиккәнгә күрә генә бәхетле булып китмибез. Ни өчен соң ул вакытта без бәхетле булабыз һәм канәгатьлек хисе кичерәбез? Чөнки шуны беләбез: без Йәһвәнең ихтыярын үтәгәнгә һәм Гайсә эзләреннән барганга газап чигәбез. Мәсәлән, беренче гасырда кайбер рәсүлләрне төрмәгә ташлаганнар. Соңрак аларны яһүдләрнең Югары киңәшмәсе алдына бастырганнар, һәм аларны Гайсә Мәсих турында вәгазьләгәннәре өчен гаепләгәннәр. Аларны кыйнаганнар һәм иреккә җибәргәннәр. Алар моңа ничек караган? Изге Язмаларда болай диелә: «Рәсүлләр исә, Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Киңәшмәдән чыгып киттеләр» (Рәсүлләр 5:17—41). Аларга кыйналу һәм авырту шатлык китермәгән, юк. Рәсүлләрне башка нәрсә сөендергән: алар Йәһвәгә тугры булып калганга һәм Гайсәнең үрнәген тотканга кыйналганнарын белгәннәр (Рәсүлләр 16:25; 2 Көринтлеләргә 12:10; 1 Петер 4:13).

15. Бүгенге көндәге сынауларны кичерүебез киләчәктә нинди файда китерәчәк?

15 Әгәр без эзәрлекләүләргә һәм каршы килүләргә дөрес караш белән карасак, аларга түзеп, без үзебездә сабырлык булдырабыз. Бу безгә булачак сынауларда нык калырга ярдәм итәчәк. Мәсихнең шәкерте Ягъкуб болай дип язган: «Имандашларым, иманыгыз сыналуының сабырлык тудыруын белгәнгә күрә, төрле сынауларга эләгүне үзегезгә зур шатлык дип санагыз» (Ягъкуб 1:2, 3). Римлыларга 5:3—5 тә дә без моңа охшаш фикер табабыз: «Михнәт чигүгә дә шатланабыз. Чөнки беләбез: михнәт түземлек тудыра, түземлектән тотрыклылык, тотрыклылыктан өмет хасил була. Ә өмет алдамый». Бүгенге көндәге мәсихче юлыбызда күбрәк сынаулар кичергән саен, без бу бозык дөньядагы булачак сынауларга тагы да яхшырак әзерләнгән булачакбыз.

Йәһвә бүләкләячәк

16. Йәһвә булачак патшаларны һәм руханиларны кичергән газаплары өчен ничек бүләкләячәк?

16 Мәсихче юлыбыздагы эзәрлекләүләрне һәм каршы килүләрне кичереп, без материаль яктан зарар күрсәк тә, бәхетле була алабыз, чөнки Йәһвә безне мул итеп бүләкләячәген беләбез. Мәсәлән, рәсүл Паул күк өмете булган кешеләргә болай дип язган: «Милкегездән мәхрүм иткәндә сез сөендегез дә, чөнки үзегезнең әйбәтрәк, мәңгелек байлыгыгыз барын белә идегез». Бу байлык — Аллаһының Патшалыгында идарә итүчеләр булырга мөмкинлек (Еврейләргә 10:34). Йәһвә һәм Мәсих җитәкчелеге астында майланган мәсихчеләр җирдәге оҗмахта яшәгәннәргә гаҗәеп фатихалар яудырачак. Бу алар өчен бик шатлыклы булыр. Шуңа күрә рәсүл Паул тугры мәсихчеләргә мондый сүзләр әйткән: «Мин болай уйлыйм: хәзерге вакытлы газаплар, безнең өчен килеп, ачык күренәчәк дан белән чагыштырганда, бернәрсәгә тормыйлар» (Римлыларга 8:18).

17. Йәһвә җирдә яшәргә өметләре булган тугры хезмәтчеләре өчен нәрсә эшләячәк?

17 Җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр өчен дә бу сүзләр хак. Бүгенге көндә алар Йәһвәгә хезмәт иткәндә материаль яктан зыян күрергә яки нәрсә дә булса корбан итәргә мөмкин. Ләкин Йәһвә аларны киләчәктә мул итеп бүләкләячәк. Ул аларга җирдәге оҗмахта чиксез камил тормыш бүләк итәчәк. Яңа дөньяда Йәһвә «аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак» (Ачылыш 21:4). Нинди искиткеч вәгъдә! Йәһвә түземлек белән газапларны кичергән тугры хезмәтчеләренә гаҗәеп тормыш бүләк итәчәк. Моны бу дөньяда Йәһвә хакына югалтканнарыбыз яки корбан иткәннәребез белән чагыштырып та булмый.

18. Йәһвә үзенең Сүзендә нинди юатучы вәгъдә бирә?

18 Безгә нинди генә газаплар кичерергә туры килмәсен, алар безгә Аллаһының яңа дөньясындагы мәңгелек тормышка шатланырга берничек тә комачауламаячак. Безнең бар авырлыклар без җирдәге искиткеч оҗмахта яшәгәндә онытылачак. Ишагыйя 65:17, 18 дә без мондый сүзләр укыйбыз: «Элеккеләр инде искә төшмәячәк һәм йөрәккә дә килмәячәк. Ә сез Мин барлыкка китергән турында мәңге шатланачаксыз һәм күңел ачачаксыз». Менә ни өчен Гайсәнең туган абые Ягъкуб болай дигән: «Түзеп нык торганнарны без бәхетле дип атыйбыз» (Ягъкуб 5:11). Без тугрылык саклап газаплар кичерсәк, бу безгә хәзер дә һәм киләчәктә дә файда китерәчәк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Җир газаплар белән ничек тулган?

• Газаплар җир белән киләчәктә идарә итүчеләргә һәм җирдә яшәячәк кешеләргә нинди файда китерә ала?

• Ни өчен без бүген, газапларның булуына карамастан, бәхетле була алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Беренче кешеләрне гаҗәеп киләчәк көткән

[15 биттәге иллюстрация]

Кичергән газаплар Гайсәгә яхшы Патша һәм Баш Рухани булырга булышкан

[17 биттәге иллюстрация]

«Рәсүлләр Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланганнар»