Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Данил китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Данил китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә Сүзе тере

Данил китабыннан игътибарга лаек фикерләр

«ДАНИЛ китабы — Изге Язмаларның иң зур кызыксыну уята торган китап. [...] Аның битләре мәңгелек хакыйкатьләр белән тулы»,— дип әйтелә бер сүзлектә («Holman Illustrated Bible Dictionary»). Данил китабы б. э. к. 618 елдагы вакыйгалар белән башлана. Бу вакытта Бабыл патшасы Набуходоносор Иерусалим янына килә һәм шәһәрне камап ала. Ул «Исраил улларының кайберләрен» әсир итеп Бабылга алып китә (Данил 1:1—3). Алар белән бергә яшь Данилны да алып китәләр. Шул вакытта ул, күрәсең, әле үсмер булгандыр. Данил китапны тәмамлаганда әле дә Бабылда яшәгән. Аңа якынча 100 яшь. Шул вакытта Аллаһы аңа мондый вәгъдә бирә: «[Син] тынычланырсың һәм көннәрнең ахырында жирәбәңне алыр өчен күтәрелерсең» (Данил 12:13).

Данил китабының беренче өлеше башка кеше сүзләреннән язылган кебек хронологик тәртиптә төзелгән, ә соңгы өлешен Данил вакыйгаларны үзе күргән кебек яза. Данил китабында бөтендөнья державаларның күтәрелүе һәм таркалуы турында, Мәсихнең килүе вакыты турында, һәм безнең көннәрдәге вакыйгалар турында пәйгамбәрлекләр язылган *. Карт пәйгамбәр үзенең озын гомерен искә төшерә һәм төрле очраклар сөйли. Бу безне Аллаһы алдында сафлык саклар өчен тырышлык куярга дәртләндерә. Данилның хәбәре «тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

ХРОНОЛОГИК ТӘРТИПТӘ БИРЕЛГӘН ВАКЫЙГАЛАР БЕЗНЕ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТӘ?

(Данил 1:1—6:28)

Б. э. к. 617 ел бара. Данил һәм аның өч яшь дусты — Седрах, Мисах һәм Авденаго — Бабыл патшасы сараенда яши. Өч ел дәвамында, аларны патша сараенда яшәргә өйрәткәндә, алар Аллаһы каршында сафлыкларын саклыйлар. Якынча 8 ел үткәч, Набуходоносор патша серле төш күрә. Данил төшне сөйләп бирә һәм аның мәгънәсен аңлата. Патша Йәһвәне «илаһларның Аллаһысы һәм патшаларның Хакиме һәм Серләр ачучы» дип таный (Данил 2:47). Ләкин тиздән Набуходоносор, күрәсең, моның турында оныта. Данилның өч дусты зур тораташка табынудан баш тарткач, патша аларны утлы мичкә ыргыта. Хак Аллаһы аларны коткара, һәм Набуходоносор «аның кебек коткара алган башка илаһ юк» икәнен танырга мәҗбүр (Данил 3:29).

Набуходоносор тагын бер тирән мәгънәле төш күрә. Ул чабып төшерелгән һәм үсмәс өчен төбенә богаулар салынган бик зур агачны күрә. Данил күренешне аңлатып бирә. Төш өлешчә Набуходоносор акылдан шашкач һәм аннан соң сәламәтләнгәч үтәлә. Күп дистә еллар узганнан соң, Балтасар патша үз түрәләре өчен зур мәҗлес оештыра һәм Йәһвә гыйбадәтханәсеннән алынган савытларны Аллаһыга хөрмәт күрсәтмичә куллана. Шул ук төнне Балтасарны үтерәләр, һәм патша булып Дарий утыра (Данил 5:30, 31). Дарий көннәрендә, Данилга 90 яшьтән артык булганда, көнләшүчән түрәләр карт пәйгамбәрне үтерер өчен план коралар. Әмма Йәһвә аны «арысланнар көченнән» коткара (Данил 6:27).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:11—15 — Дүрт яшь яһүднең йөзләре һәм тәннәре яхшырак булган. Моның сәбәбе итсез ризык булганмы? Юк. Бернинди ризык та андый үзгәрешләрне ун көндә ясый алмас иде. Яшь еврейләрнең йөзләрен һәм тәннәрен Йәһвә үзгәрткән: Аллаһы аларны аңа өметләнгәннәре өчен бүләкләгән (Гыйбрәтле сүзләр 10:22).

2:1 — Набуходоносор зур тораташ турында төшне кайчан күргән? Изге Язмаларда бу «Набуходоносорның патша булып торуының икенче елында» булган диелә. Ул б. э. к. 624 елда патша булып идарә итә башлаган. Шулай итеп аның идарә итүенең икенче елы б. э. к. 623 елда, Яһүдиягә басып керүенә әле берничә ел калганда, башланган. Бу вакытта Данил Бабылда әле булмаган һәм төшне аңлата алмас иде. Шуңа күрә «икенче елны» б. э. к. 607 елдан санарга кирәк. Бу елны Бабыл патшасы Иерусалимны җимергән һәм дөнья державасының хакиме булып киткән.

2:32, 39 — Нинди мәгънәдә көмеш патшалык алтын баштан түбәнрәк, һәм ничек бакыр патшалык көмеш патшалыктан түбәнрәк? Тораташның көмеш өлеше, Мидия-Фарсы империясе, алтын баштан — Бабылдан — түбәнрәк булган. Бу империягә Яһүдияне җимерергә рөхсәт ителмәгән. Чираттагы держава Греция бакыр белән күрсәтелгән. Бакыр көмешкә караганда түбәнрәк булган кебек, Греция дә Мидия-Фарсыдан түбәнрәк. Греция империясе бик зур ил булса да, аңа, Мидия-Фарсыга шикелле, Аллаһы халкын әсирлектән коткару хөрмәте күрсәтелгән булмаган.

4:8, 9, ЯД [4:5,6— Данил сихерче булганмы? Юк. Данил «Бабылның барлык акыл ияләренең баш түрәсе» булган (Данил 2:48). «Сихерче жрецларның башлыгы» дигән сүзләр аның бу дәрәҗәсен күрсәтә.

4:7, 8, 17—19 — Набуходоносор төшендә күргән зур агач нәрсәнең символы? Пәйгамбәрлекнең беренче үтәлешендә агач — бу бөтендөнья державасының хакиме, Набуходоносор. Пәйгамбәрлектәге идарә итү «җир читләренә кадәр җәелгәнгә», агач — бу ниндидер бөегрәк нәрсәнең символы булырга тиеш. Данил 4:14 тәге сүзләр төш «Аллаһы Тәгаләнең» кешелек өстеннән хакимлеге белән бәйле икәнен күрсәтә. Шулай итеп, агач Йәһвәнең хакимлеген, аеруча җир өстеннән булган хакимлеген, символлаштыра. Шуңа күрә төшнең ике үтәлеше бар. Беренчедән, ул Набуходоносорның идарә итүен күрсәтеп үтәлә, һәм икенчедән, Йәһвәнең хакимлеген күрсәтеп үтәлә.

4:13, 20, 22, 29, 30 — «Җиде вакыт» күпме дәвам иткән? Набуходоносор патшаның тышкы кыяфәтендә булган бар үзгәрешләр «җиде вакыт» бу җиде көн генә булмаган икәнен күрсәтә. Аның очрагында бу вакыт — һәр елы 360 көннән торган җиде ел, ягъни 2520 көн. Зуррак масштабта үтәлгәндә «җиде вакыт» — бу 2520 ел (Йәзәкил 4:6, 7). Бу вакыт б. э. к. 607 елда, Иерусалимның җимерелүе белән башланган һәм б. э. 1914 елында, Гайсәнең күктәге патша булып утыруы белән тәмамланган (Лүк 21:24).

6:6—10 — Йәһвәгә дога кылганда кеше үзен төрлечә тота ала. Алайса, Данилга 30 көн яшеренеп дога кылу акыллы булмас идеме? Данил көнгә өч тапкыр дога кылган. Күп кешеләр моны белгән. Менә ни өчен аңа каршы хәйлә корган кешеләр дога кылуны чикләүче указ чыксын өчен көч куйганнар. Әгәр Данил үзенең дога кылу тәртибен үзгәртсә, башкалар ул үз принципларына тугры түгел, һәм Йәһвәгә тугрылык күрсәтә алмаган дигән фикергә килә алырлар иде.

Безнең өчен сабаклар:

1:3—8. Данил һәм аның өч дусты Йәһвәгә тугры булып калырга тәвәккәл булганнар. Бу әти-әни биргән тәрбиянең мөһимлеген күрсәтә. Аллаһыдан куркып яшәүче әти-әниләр үз тормышларында рухи эшләрне беренче урынга куйса, һәм үз балаларын шулай ук эш итәргә өйрәтсә, балалар төрле вәсвәсәләргә һәм мәктәптә яки бүтән берәр урында булачак басымга каршы тора алырлар.

1:10—12. Данил «патша сараендагы хезмәтчеләр башлыгы» патшадан ни өчен курка икәнен аңлаган һәм аңа башка мөрәҗәгать итмәгән. Әмма ул соңрак, «күзәтеп торучы» янына барган, чөнки аның белән уртак тел табу җиңелрәк булган. Авыр хәлләргә эләккәндә, безгә Данил шикелле үтә күрүчәнлек, аңлау һәм зирәклек белән эш итәргә кирәк.

2:29, 30. Без Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтү ярдәмендә белем алдык, төрле сыйфатларга һәм сәләтләргә ия булдык. Моның өчен без, Данил шикелле, Йәһвәгә рәхмәтле булырга тиеш.

3:16—18. Моннан элегрәк өч еврей ризык белән бәйле булган сорауда компромисска бармаган. Шуңа күрә бу очракта да алар шулай ук бер дә шикләнмичә җавап биргәннәр. Безгә дә «һәрнәрсәдә тугрылыклы» булыр өчен, тырышлык куярга кирәк (1 Тимутегә 3:11).

4:21—24. Данил Набуходоносорны көткән бәлаләрне әйткән һәм аңа «иминлеге дәвам итсен» өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлаткан. Патшалык хәбәрен, мәсәлән, Аллаһының җәзаларын игълан иткәндә, безгә дә Данил күрсәткән иман һәм батырлык кирәк.

5:30, 31. «Бабыл патшасы» хакындагы «кинаяле хикәя» (ЯД) үтәлгән (Ишагыйя 14:3, 4, 12—15). Шайтан Иблис үз горурлыгы белән Бабыл иленең патшаларына охшаш. Аны да хурлыклы ахыр көтә (Данил 4:27; 5:2—4, 23).

ДАНИЛ КҮРЕНЕШЛӘРЕННӘН НӘРСӘ АЧЫКЛАНА?

(Данил 7:1—12:13)

Б. э. к. 553 елда инде 70 тән узган Данилга беренче күренеш бирелә. Данил дүрт гаять зур җанварны күрә. Алар Данил көннәреннән алып безнең көннәргә хәтле бөтендөнья державаларының алмашынуын күрсәтә. Күк турындагы күренештә ул «адәм улына охшаш берәүгә» «гасырларга сузылган бетмәячәк хакимлек» бирелүен күрә (Данил 7:13, 14). Ике ел үткәч, Данил Мидия белән Фарсы иле, Греция, «аяусыз патша» турында күренеш күрә (Данил 8:23).

Хәзер б. э. к. 539 ел бара. Бабыл җимерелгән, һәм Дарий патша халдайлылар патшалыгының патшасы итеп куела. Данил Йәһвәгә үз туган иленең яңадан торгызылуы турында дога кыла. Дога кылганда, Йәһвә аның янына Җәбраил фәрештәне җибәрә. Фәрештә Данилга Мәсихнең килүе турында «зирәклек бирә һәм аңлата» (Данил 9:20—25). Б. э. к 536—535 елларда Исраилнең калдыгы Иерусалимга кайта. Әмма анда алар гыйбадәтханәне төзегәндә каршылыклар белән очрашалар. Шуңа күрә Данил борчыла башлый. Ул моның турында өзлексез дога кыла, һәм Йәһвә Данил янына зур дәрәҗәле фәрештәне җибәрә. Данилны ныгытып һәм дәртләндереп, фәрештә хакимлек өчен көньяк һәм төньяк патшалары арасындагы көрәшү турында пәйгамбәрлек сөйли. Бу ике патша арасындагы көрәш А. Македонскийның патшалыгы аның дүрт гаскәр башлыгы арасында бүленгән вакыттан алып, Микаил, бөек мирза, «күтәрелгәнче» дәвам ителәчәк (Данил 12:1).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

8:9 — «Матур җир» нәрсә ул? Бу очракта «матур җир» Англия белән Америка бөтендөнья державасы идарә иткәндә майланган мәсихчеләрнең җирдәге хәлен символлаштыра.

8:25 — «Мирзаларның Мирзасы» (ЯД) кем ул? «Мирза» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе сар «баш», яисә «җитәкчелек итүче» дигән мәгънә йөртә. «Мирзаларның Мирзасы» дигән титул Йәһвә Аллаһыга гына кулланыла. Ул — бөтен фәрештәләр-мирзалар, шул исәптән «Микаил, беренче мирзаларның берсе», өстеннән Баш (Данил 10:13).

9:21 — Ни өчен Данил Җәбраил фәрештә хакында «ир кеше» дип әйтә? Чөнки Җәбраил аның янына ир кыяфәтендә килгән. Бу фәрештә башта да аның янына шул кыяфәттә килгән булган (Данил 8:15—17).

9:27 — Б. э. 36 елына, 70 атнаның азагына кадәр, «күпләр өчен» нинди килешү гамәлдә калган? Канун килешүе Гайсә кадаклап үтерелгәч, б. э. 33 елында, гамәлдән чыгарылган булган. Ләкин б. э. 36 елына хәтле Йәһвә Ибраһим белән төзелгән килешүне гамәлдә калдырган. Ул Исраил халкы Ибраһим буыныннан булганга, аларга махсус илтифат күрсәтү вакытын озайткан. Ибраһим белән төзелгән килешү «Аллаһының Исраиле» турында сүз барганда да үз көчендә кала (Гәләтиялеләргә 3:7—9, 14—18, 29; 6:16).

Безнең өчен сабаклар:

9:1—23; 10:11. Данил басынкы, тугры, тырыш булганга һәм өзлексез дога кылганга күрә Аллаһы өчен «күңелгә ятышлы ир-ат» (ЯД) булган. Бу сыйфатлар Данилга шулай ук үз тормышының ахырына кадәр Йәһвәгә тугры булып калырга ярдәм иткән. Әйдәгез, Данилдан үрнәк алуда тәвәккәл булыйк.

9:17—19. Без «гаделлек хакимлек итә торган» Аллаһының яңа дөньясы турында дога кылганда беренче чиратта үз газапларыбыз һәм авырлыкларыбыз турында түгел, ә Йәһвә исемен изгеләндерү һәм аның хакимлеген аклау турында уйларга тиеш түгелме? (2 Петер 3:13).

10:9—11, 18, 19. Данил янына килгән фәрештә кебек, без дә башкаларны дәртләндерергә һәм ныгытырга тиеш. Мәсәлән, аларга ярдәм кулы сузып һәм аларны сүзләр белән юатып.

12:3. Соңгы көннәрдә яшәгән «акыллылар» — майланган мәсихчеләр — «күктәге йолдызлар кебек җемелдиләр» һәм «күпләрне», шул исәптән «башка сарыклардан» булган «бихисап күп кешене», «дөреслеккә» китерәләр (Филиппуйлыларга 2:16; Ачылыш 7:9; Яхъя 10:16). Майланган мәсихчеләр Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында тулы мәгънәдә «йолдызлар кебек... балкып торачаклар». Алар Мәсих белән бергә ул вакытта җирдә яшәүче тыңлаучан кешеләр файдасына йолым бәясен тулысынча кулланачаклар. «Башка сарыклар» майланган мәсихчеләр белән тугрылык күрсәтеп хезмәттәшлек итәргә, аларга чын күңелдән булышырга тиеш.

Йәһвә үзеннән «куркучыларга... фатихасын бирә»

Данил китабы Йәһвә Аллаһыбыз хакында нәрсә ачыклый? Инде үтәлгән, я әле үтәлмәгән пәйгамбәрлекләр Йәһвә үз сүзен үти икәнен ачык итеп күрсәтә! (Ишагыйя 55:11).

Данил китабыннан безнең Аллаһыбыз хакында нәрсә беләбез? Дүрт яшь еврей бабыллыларның гореф-гадәтләренә каршы торганнар һәм Аллаһы аларга «белем, аңлау сәләте һәм зирәклек» биргән (Данил 1:17). Хак Аллаһы үз фәрештәсен җибәреп, Седрах, Мисах һәм Авденагоны утлы мичтән коткарган. Аллаһы Данилны арысланнар чокырында саклап калган. Йәһвә — үзенә өметләнүчегә «ярдәмче һәм калкан» һәм үзеннән «куркучыларга... фатихасын бирә» (Мәдхия 113:17, 21).

[Искәрмә]

^ 2 абз. Данил китабының шигырьләрен бер-бер артлы карап чыгар өчен, «Данил пәйгамбәрлегенә игътибарлы булыгыз» дигән басманы карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан күп телләрдә бастырылган. Шулай ук рус телендә дә бар.

[32 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Данил «күңелгә ятышлы ир-ат булган»?