Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ничек шәфкать күрсәтергә?

Ничек шәфкать күрсәтергә?

Ничек шәфкать күрсәтергә?

«Һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик» (ГӘЛӘТИЯЛЕЛӘРГӘ 6:10).

1, 2. Игелекле самареяле турындагы ачык мисалдан шәфкать турында нәрсә ачыклана?

 БЕРВАКЫТ бер канунчы Гайсәдән: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сораган. Гайсә моңа җавап итеп мондый ачык мисал сөйләгән: «Бер кеше Иерусалимнан Әрихәгә барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар аның киемнәрен салдырып алганнар һәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр. Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма ул шунда яткан кешене күргәч, юлның икенче ягына чыгып, үтеп киткән. Шулай ук бер левиле дә узып барышлый, бу кешене күргән һәм ул да, юлның икенче ягына чыгып, аның яныннан китеп барган. Бер самареяле исә, үтеп барганда, бу кешегә тап булган һәм аны күреп бик кызганган. Янына килеп, яраларын шәраб белән юган һәм зәйтүн мае сөртеп бәйләгән; аны үзенең ишәгенә утыртып, кунак йортына алып килгән һәм аның хакында кайгырткан. Ә икенче көнне юлга чыгарга җыенганда, ике динар чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән һәм: „Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайткач түләрмен“,— дигән. Гайсә, йомгаклап, шуны әйтте: „Шушы өч кешенең кайсысы, синеңчә, юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була?“ „Аңа шәфкать күрсәткәне“,— дип җавап бирде канунчы» (Лүк 10:25, 29—37а).

2 Самареяленең яраланган кешегә күрсәткән кайгыртуы чын шәфкать нинди була икәнен ачыклый. Самареяле яраланган кешене кызганган һәм шуңа күрә аңа ярдәм иткән. Шунсын да әйтергә кирәк: ул бу яраланган кешене белмәгән. Димәк, шәфкать күрсәтергә милли, дини һәм культурадагы чикләр комачауламый. Игелекле самареяле турындагы ачык мисалны сөйләгәч, Гайсә канунчыга: «Бар, син дә шулай эшлә»,— дип әйткән (Лүк 10:​37б). Без дә бу сүзләрне кабул итеп, башкаларга шәфкатьле булырга тырышсак, яхшы булыр. Әмма сорау туа: көндәлек тормышта ничек шәфкать күрсәтергә?

«Әгәр имандаш ир-ат яки хатын-кыз киемгә... мохтаҗ»

3, 4. Ни өчен мәсихчеләр җыелышында шәфкать күрсәтү аеруча мөһим?

3 «Җае чыкканда,— дип язган рәсүл Паул,— һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик» (Гәләтиялеләргә 6:10). Шуңа күрә башта мондый сорауны карап чыгыйк: имандашларга ничек төрле эшләр белән шәфкать күрсәтеп була?

4 Чын мәсихчеләрне бер-берсенә шәфкатьле булырга өндәп, Ягъкуб: «Рәхимлелек күрсәтмәгәннәргә хөкем рәхимсез булачак»,— дип әйткән (Ягъкуб 2:13). Ягъкуб бу сүзләрне Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган, һәм аның хатындагы башка шигырьләрне карап, шәфкатьне эшләр белән күрсәтер өчен кайбер мөмкинлекләрне ачыклап була. Мәсәлән, Ягъкуб 1:27 дә болай дип әйтелә: «Аллаһы Ата Үз каршында саф, тапсыз санаган табыну — ятимнәрнең, тол хатыннарның кайгылары белән уртаклашып, алар турында кайгырту һәм үзеңне, нәҗесләмичә, фани дөньядан саклау». Ягъкуб 2:15, 16 да болай дип язылган: «Әгәр имандаш ир-ат яки хатын-кыз киемгә яки ризыкка мохтаҗ булып, сезнең берәрегез: „Иминлек белән китегез. Җылыныгыз һәм яхшы итеп тукланыгыз!“ — дип әйтсә, әмма аларга тормышта кирәк булган нәрсәләрне бирмәсә, бу сүзләрдән ни файда?»

5, 6. Без җыелышыбызда нинди шәфкатьле эшләр башкара алабыз?

5 Башкалар турында кайгырту һәм мохтаҗ булганнарга ярдәм итү — хак динне аера торган үзенчәлек. Безнең башкалар турында кайгыртуыбыз «борчылма, барысы рәтләнер» дип әйтү белән генә чикләнми. Кызгану хисе безне ярдәмгә бик мохтаҗ булганнарга булышырга дәртләндерә (1 Яхъя 3:17, 18). Без имандашларыбызга ничек ярдәм итә алабыз? Авырган кешегә ризык әзерләү, олы яшьтәге кешегә өен җыештыру, кирәк булса, абый яки апа-кардәшне мәсихче очрашуга утыртып алып бару һәм тугры кардәшләребезгә «ярдәм итүдән баш тартмау», ягъни аларга карата саран булмау — бу шәфкатьле эшләрнең кайберләре генә (Канун 15:7—10).

6 Кардәшләргә материаль яктан булышу мөһим, ләкин арта барган җыелышлардагы мәсихчеләргә рухи ярдәм күрсәтү күпкә мөһимрәк. Без «курка торганнарны дәртләндерергә, хәлсезләргә ярдәм итәргә» чакырылабыз (1 Тессалуникәлеләргә 5:14). «Өлкән яшьтәге хатын-кызлар» «башкаларны яхшылыкка өйрәтергә тиеш» дип әйтелә Изге Язмаларда (Титуска 2:3). Мәсихче күзәтчеләр турында анда болай диелә: «Аларның һәрберсе җилдән саклык һәм явым-төшемнән ышык урын кебек... булырлар» (Ишагыйя 32:2).

7. Сурия өлкәсендәге Антиухея мәсихчеләренең мисалыннан без шәфкать күрсәтү турында нәрсә ачыклыйбыз?

7 Беренче гасырда мәсихчеләр үз җыелышларындагы тол хатыннар, ятимнәр һәм ярдәм белән юанычка мохтаҗ булган кешеләр турында кайгыртканнар. Кайвакыт алар башка җирләрдәге имандашларына да ярдәм күрсәтер өчен чаралар күргән. Мәсәлән, Һагәб пәйгамбәр «бөтен җирдә зур ачлык булачагы хакында» алдан күреп әйткәч, Сурия өлкәсендәге Антиухеядә яшәгән шәкертләр «һәрберсенең хәленнән килгәнчә, Яһүдиядә яшәүче туганнарга ярдәм җибәрергә булдылар». Бу ярдәмне алар «Барнаб белән Шаул аша» өлкәннәргә җибәргән (Рәсүлләр 11:28—30). Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Безнең көннәрдә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» ярдәм күрсәтү буенча комитетлар оештыра (Маттай 24:45). Аларның максаты — афәтләрдән, мәсәлән давыллардан, җир тетрәүләрдән һәм цунамилардан зыян күргән кардәшләр турында кайгырту. Без бу комитетлар белән хезмәттәшлек итеп, үз теләгебез белән вакытыбызны, көчебезне һәм акчаларыбызны сарыф иткәндә шәфкать күрсәтәбез.

«Әгәр һәркемгә дә тигез карамыйсыз икән»

8. Ни өчен кешеләргә бертигез карамау шәфкатьле булырга комачаулый?

8 Ягъкуб үз имандашларына: «Һәркемгә дә тигез карамыйсыз икән, сез гөнаһ кыласыз һәм канун сезне канун бозучылар дип атап хөкем итә»,— дип язган һәм шулай итеп аларны шәфкатьле булырга һәм ярату турындагы «Патшалык канунына» буйсынырга комачаулый торган сыйфаттан кисәткән (Ягъкуб 2:8, 9). Без бай яки югары дәрәҗәле кешегә аерым игътибар күрсәтәбез икән, «ярлының ялваруын» ишетми башларга мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 21:13). Кешеләргә бертигез карамау шәфкатьле булырга комачаулый. Кешеләргә бертигез карап, без шәфкать күрсәтәбез.

9. Ни өчен лаеклыларга аерым игътибар күрсәтү дөрес?

9 Әмма берәрсенә аерым игътибар күрсәтү бу һәрвакытта да без кешеләргә бертигез карамыйбыз дигәнне аңлатамы? Юк. Рәсүл Паул үзенең хезмәттәше Эпафрудит турында филиппуйдагы мәсихчеләргә болай дип язган: «Аның кебекләргә хөрмәт күрсәтегез». Ни өчен аңа хөрмәт күрсәтергә кирәк булган? «Чөнки хезмәтегезнең җитешмәгән җирләрен җиткерү өчен, үз гомерен куркыныч астына куеп, Мәсих эше өчен ул аздан гына үлми калды»,— дип аңлаткан ул (Филиппуйлыларга 2:25, 29, 30). Үзенең тугры хезмәте өчен Эпафрудит аерым игътибарга лаек булган. Шулай ук 1 Тимутегә 5:17 дә болай дип әйтелә: «Яхшы җитәкчелек итүче өлкәннәр, бигрәк тә Аллаһы сүзен белдерүдә һәм өйрәтүдә авыр хезмәт башкаручылар, ике тапкыр артык алырга лаеклы булып саналсыннар». Кешенең яхшы рухи сыйфатлары да безнең игътибарыбызга лаек. Андый кешеләргә аерым игътибар күрсәтсәк, без кешеләргә бертигез карамыйбыз дип әйтеп булмый.

Югарыдан килүче зирәклек шәфкатьлелек белән тулы

10. Ни өчен телне тыя белергә кирәк?

10 Тел турында Ягъкуб болай дигән: «Ул тыелгысыз, усал һәм үтергеч агулар белән тулы. Телебез белән Раббы Атабызны данлыйбыз, шул ук тел белән Аллаһыга охшашлы итеп барлыкка китерелгән кешеләрне каргыйбыз. Бер үк авыздан данлаулар да, каргышлар да чыга». Ягъкуб бу фикерне болай дип дәвам иткән: «Йөрәкләрегездә ачы көнчелек һәм үз-үзеңне генә ярату яшәсә, мактанмагыз, һәм сез хакыйкатькә каршы ялганламассыз. Андый зирәклек югарыдан түгел, ул дөньяныкы; рухи түгел, ул җеннәрдән килә. Чөнки көнчелек һәм үз-үзеңне генә ярату булган урында тәртипсезлек тә, һәртөрле явыз эшләр дә була. Ә югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тыныч, башкаларга игътибарлы, аек акыл белән тыңлаучан, шәфкатьлелек һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләрне аермый торган һәм эчкерсез» (Ягъкуб 3:8—10а, 14—17).

11. Сөйләшкәндә ничек шәфкатьле булырга?

11 Бездә «шәфкатьлелек... белән тулы» зирәклек бармы икәнен сөйләшүебездән белеп була. «Ачы көнчелек һәм үз-үзеңне генә ярату» аркасында мактана, ялганлый башласак яки берәрсе турында зыянлы гайбәт тарата башласак, бу нәрсәне күрсәтер иде? Мәдхия 93:4 тә болай диелә: «Канунсызлык кылучылар барсы да тәкәбберләнәләр», ягъни мактаналар. Үтә зарарлы сүзләр бер дә гаепле булмаган кешенең яхшы абруен төшерергә мөмкин (Мәдхия 63:3—5). Шулай ук «телендә алдашу күп булган» «ялганчы шаһит» тә бик зур зыян китерергә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 14:5; 3 Патшалык 21:7—13). Телнең дөрес кулланылмавы турында әйткәч, Ягъкуб: «Имандашларым, алай булырга тиеш түгел»,— дигән (Ягъкуб 3:10б). Чын мәгънәдә шәфкатьле кешенең сөйләшүе саф, тыныч һәм акыллы булачак. Гайсә болай дип кисәткән: «Сезгә әйтәм: әйтелгән һәр буш сүз өчен кешеләр кыямәт көнендә җавап бирәчәкләр» (Маттай 12:36). Шуңа күрә сөйләшкәндә шәфкатьле булу бик мөһим!

«Кешеләрнең гаеп эшләрен кичерегез»

12, 13. а) Үз хуҗасына бик зур бурычы булган кол турындагы ачык мисалдан шәфкать турында нәрсә ачыклана? б) Үз кардәшеңне «җитмеш тапкыр җидегә кадәр» кичерү нәрсә аңлата?

12 Гайсәнең кол турындагы ачык мисалыннан шәфкать күрсәтер өчен тагын бер мөмкинлек күренә. Бу колның үз хуҗасына, патшага, 60 миллион динар бурычы булган. Ул акчаларны кайтарып бирә алмаган, шуңа күрә патшадан шәфкать күрсәтүен үтенгән. Хуҗасы, аны кызганып, бурычын бәхилләгән. Ләкин бу кол, киткәч, үзенә бары тик йөз динар тиешле хезмәттәшләренең берсен очратып, рәхимлек күрсәтмичә аны төрмәгә утырткан. Патша моны белгәч, үзе бәхилләгән бу колны чакырып болай дигән: «Яраксыз кол! Үтенгәч, мин синең бөтен бурычыңны бәхилләдем. Мин рәхимлек күрсәткән кебек, хезмәттәшеңә син дә рәхимлек күрсәтергә тиеш идең бит!» Шуннан соң ул аны төрмәчеләр кулына тапшырган. Гайсәнең мисалы мондый сүзләр белән тәмамланган: «Әгәр туганыгызны ихлас күңелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк» (Маттай 18:23—35).

13 Бу гыйбрәтле хикәя ачык итеп шуны күрсәтә: шәфкатьле булыр өчен, кичерергә әзер булырга кирәк. Йәһвә бик зур бурычыбызны — безнең гөнаһларны кичергән. Без дә «кешеләрнең гаеп эшләрен кичерергә» тиеш түгелме? (Маттай 6:14, 15). Гайсә шәфкатьсез кол турындагы ачык мисалны сөйләгәнгә кадәр Петер аңардан: «Раббым, туганымны, әгәр ул миңа каршы гөнаһ кылса, ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җидегә кадәрме?» — дип сораган. «Юк, җидегә кадәр түгел, ә җитмеш тапкыр җидегә кадәр»,— дип җавап биргән Гайсә (Маттай 18:21, 22). Димәк, шәфкатьле кеше «җитмеш тапкыр җидегә кадәр», ягъни һәрвакыт кичерергә әзер.

14. Маттай 7:1—4 буенча, көндәлек тормышта шәфкать күрсәтер өчен тагын бер мөмкинлек нинди?

14 Шәфкать күрсәтер өчен тагын бер мөмкинлек турында Гайсә Таудагы вәгазендә әйткән: «Берәүне дә хөкем итмәгез, сезне дә Аллаһы хөкем итмәс.Чөнки нинди хөкем белән хөкем итсәгез, сез дә шундый хөкем белән хөкем ителерсез... Ничек син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? Үз күзеңдә бүрәнә булганда, син ничек туганыңа: „Күзеңдәге чүпне алыйм әле“,— дип әйтә аласың?» (Маттай 7:1—4). Димәк, көндәлек тормышта шәфкать күрсәтер өчен тагын бер мөмкинлек — бу башкаларның кимчелекләренә түземле булу һәм аларны хөкем итмәү.

«Һәркемгә... игелек эшләгез»

15. Ни өчен бу дөнья кешеләренә дә шәфкать күрсәтергә кирәк?

15 Изге Язмалардагы Ягъкуб китабында күбесенчә имандашларга карата шәфкатьле булу турында әйтелсә дә, бу мәсихчеләргә генә шәфкать күрсәтергә кирәк дигәнне аңлатмый, юк. «Ходай һәркемгә дә игелекле,— дип әйтелә Мәдхия 144:9 да,— һәм юмартлыгы [«шәфкатьлеге», ЯД] бар эшләрендә дә күренә». Изге Язмаларда Аллаһыга «охшарга тырышыгыз» һәм «һәркемгә... игелек эшлик» дип әйтелгән (Эфеслеләргә 5:1; Гәләтиялеләргә 6:10). Без «фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмыйбыз», ләкин без бу дөньядагы кешеләрнең ихтыяҗларына ваемсыз түгел (1 Яхъя 2:15).

16. Шәфкать күрсәткәндә, кешегә нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

16 Мәсихчеләр буларак, без «вакыт һәм очрак» корбаннарына яки афәтләргә эләккән кешеләргә һәрвакыт кулыбыздан килгән ярдәмне күрсәтергә әзер (Вәгазьче 9:11). Без андый кешеләргә нинди ярдәм күрсәтә алабыз? Бу шартларга бәйле (Гыйбрәтле сүзләр 3:27). Башкаларга гамәли ярдәм күрсәткәндә, безгә шуны онытмаска кирәк: игелекле эш ялкаулыкка этәрергә тиеш түгел (Гыйбрәтле сүзләр 20:1, 4; 2 Тессалуникәлеләргә 3:10—12). Шулай итеп, кеше чын шәфкать күрсәткәндә, ул моны кызгану хисе һәм уйлап эш итүчәнлек белән эшли.

17. Бу дөнья кешеләренә шәфкать күрсәтер өчен иң яхшы мөмкинлек нинди?

17 Бу дөнья кешеләренә шәфкать күрсәтер өчен иң яхшы мөмкинлек — бу аларга Изге Язмалардагы хакыйкать турында сөйләү. Ни өчен алар моңа мохтаҗ? Чөнки бүгенге көндә күпчелек кеше рухи караңгылыкта адашып йөри. Алар туган авырлыкларын чишә алмый, һәм аларның киләчәккә өметләре юк, шуңа күрә алар «көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган һәм таралган» (Маттай 9:36). Аллаһы Сүзе аларның «аякларына яктырткыч» була ала һәм аларга тормыштагы авырлыкларын хәл итәргә булыша ала. Ул шулай ук аларның «юлына яктылык» була ала, чөнки Изге Язмаларда Аллаһының киләчәккә карата нияте турында язылган, бу кешеләргә яхшы киләчәккә өметләнергә нигез бирә (Мәдхия 118:105). Әйе, кешеләр Изге Язмалардагы искиткеч хәбәргә бик мохтаҗ. Без аларга бу хәбәрне сөйләргә бик шат! «Зур афәт» бик тиз якынлашып килә, шуңа күрә безгә Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә аеруча ашкынып катнашырга кирәк (Маттай 24:3—8, 21, 22, 36—41; 28:19, 20). Бүгенге көндә бу эш — шәфкать күрсәтер өчен иң мөһим мөмкинлек.

«Эчегездә булганнан» бирегез

18, 19. Ни өчен безгә тагы да шәфкатьлерәк булырга омтылырга кирәк?

18 «Шәфкать бүләкләрен эчегездә булганнан өләшегез»,— дип әйткән Гайсә (Лүк 11:41, ЯД). Игелекле эш эчтән, ягъни яратучан һәм юмарт йөрәктән, чыга торган бүләк булса гына, ул чын шәфкать күрсәтү була (2 Көринтлеләргә 9:7). Бу дөньяда тупаслык, үз-үзеңне генә ярату һәм башка кешеләрнең кайгыларына һәм газапларына ваемсызлык — гадәти хәл, шуңа күрә андый шәфкать күрсәтелсә, бу бик шатландыра!

19 Әйдәгез, тагы да шәфкатьлерәк булырга омтылыйк! Шәфкатьлерәк булган саен, без тагы да күбрәк Аллаһыга охшарга тырышабыз. Бу безнең тормышыбызны тагы да мәгънәлерәк һәм бәхетлерәк итә (Маттай 5:7).

Сез нәрсә белдегез?

• Ни өчен имандашларга карата шәфкатьле булу аеруча мөһим?

• Мәсихче җыелышта ничек шәфкать күрсәтеп була?

• Бу дөнья кешеләренә ничек игелек эшләп була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрация]

Самареяле шәфкать күрсәткән

[14 биттәге иллюстрация]

Бу дөнья кешеләренә шәфкать күрсәтер өчен иң яхшы мөмкинлек — бу аларга Изге Язмалардагы хакыйкать турында сөйләү