Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормышның чын максатын эзләгез

Тормышның чын максатын эзләгез

Тормышның чын максатын эзләгез

«Һәрбер җанлы нәрсә Ходайны мактасын!» (МӘДХИЯ 150:6).

1. Бер яшь кеше тормышның чын максатын ничек эзләгән?

 «МИН кешеләргә ярдәм итәргә тели идем. Шуңа күрә табиб буласым килде. Табиб булу һәм эш хакы мине канәгатьләндерер дип уйлаган идем,— дип искә төшерә Кореядә үскән Сенг Джин. *— Ләкин табиб кешеләргә никадәр әз ярдәм итә ала икәнен аңлагач, минем өметем өзелде. Һәм мин рәсем ясарга өйрәнә башладым, әмма минем рәсемнәрем башкаларга бик әз файда китерә иде, һәм мин үземне эгоист итеп хис итә башладым. Мин укытучы булып киттем һәм тиздән шуны аңладым: мин кешеләргә белем генә бирәм, әмма аларга чын бәхеткә ирешергә ярдәм итә алмыйм». Сенг Джин, күпләр кебек, тормышның чын максатын эзләгән.

2. a) Чын мәгънәле тормыш алып бару нәрсә аңлата? б) Барлыкка Китерүче безнең мәгънәле тормыш алып баруыбызны теләгәнен кайдан беләбез?

2 Чын мәгънәле тормыш алып бару — бу нәрсә өчен яшәгәнебезне аңлау, ачык максатка ия булу һәм тырышлыкларыбызны нәрсәгә юнәлтергә кирәк икәнен төшенү. Тормышның андый мәгънәсе бармы? Әйе, бар! Без акыл, вөҗдан һәм фикер йөртү сәләте белән яратылган. Бу Барлыкка Китерүче безнең мәгънәле тормыш алып баруыбызны теләгән икәнен күрсәтә. Димәк, без Аллаһы нияте буенча яшәп кенә, тормышыбызның чын максатын табып, аңа ирешә алабыз.

3. Аллаһының кешеләргә карата нияте нәрсәдән тора?

3 Изге Язмалар буенча, Аллаһының безгә карата нияте күп нәрсәләрдән тора. Мәсәлән, без искиткеч итеп тудырылган, һәм бу Аллаһының безгә карата риясыз яратуын күрсәтә (Мәдхия 39:5; 138:14). Димәк, Аллаһы нияте буенча яшәр өчен башкаларны, Аллаһы кебек, риясыз яратырга кирәк (1 Яхъя 4:7—​11). Шулай ук Аллаһының әмерләренә буйсынып яшәргә кирәк, алар безгә Аллаһының яратучан нияте буенча яшәргә булыша (Вәгазьче 12:13; 1 Яхъя 5:3).

4. a) Чын мәгънәле тормыш алып барыр өчен нәрсә кирәк? б) Омтылырга кирәк булган иң яхшы максат нинди?

4 Аллаһы шулай ук кешеләрнең бәхетле булуын, бер-берсе белән һәм Аллаһы булдырган башка нәрсәләр белән тыныч яшәвен теләгән (Яратылыш 1:26; 2:15). Әмма үзебезне бәхетле, имин һәм тыныч хис итәр өчен нәрсә кирәк? Бала үзен бәхетле һәм имин хис итсен өчен, аңа үзенең әти-әнисенең якында булуларын белергә кирәк. Шулай ук безгә дә чын мәгънәле тормыш алып барыр өчен, күктәге Атабыз белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырырга кирәк (Еврейләргә 12:9). Без андый мөнәсәбәтләрне булдыра алабыз, чөнки Аллаһы безгә үзенә якынлашырга рөхсәт итә һәм безнең догаларыбызны тыңлый (Ягъкуб 4:8; 1 Яхъя 5:14, 15). Без Аллаһыга иман итеп, аның юлында йөрсәк һәм аның дусты булсак, күктәге Атабызны сөендерәбез һәм мактыйбыз (Яратылыш 6:9; Гыйбрәтле сүзләр 23:15, 16; Ягъкуб 2:23). Бу — иң яхшы максат, аңа һәрбер кеше омтылырга тиеш. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Һәрбер җанлы нәрсә Ходайны мактасын!» (Мәдхия 150:6).

Синең тормышыңның максаты нинди?

5. Ни өчен материаль әйберләрне беренче урынга кую мәгънәсез?

5 Аллаһының безгә карата нияте шулай ук шуннан да тора: без үзебез һәм гаиләбез турында физик яктан да, рухи яктан да яхшы итеп кайгыртырга тиеш. Әмма моны дөрес караш белән эшләргә кирәк: дөньяви эшләр мөһимрәк эшләрне, рухи нәрсәләрне басып китмәсен (Маттай 4:4; 6:33). Кызганычка каршы, күп кешеләр үз тормышларын материаль әйберләр җыяр өчен генә багышлыйлар. Әмма бар ихтыяҗларыбызны материаль әйберләр җыю белән генә канәгатьләндереп булмый. Азиянең бер илендә күптән түгел генә булган сорашу буенча, күп кенә миллионерлар «җәмгыятьтәге югары дәрәҗәләренә һәм үз казанышларына карамастан үзләрен тыныч хис итмиләр һәм үз-үзләренә ышанмыйлар» (Вәгазьче 5:11).

6. Баерга омтылган кешеләргә Гайсә нинди киңәш биргән?

6 Гайсә «байлыкка кызыгуны» хөкем иткән (Марк 4:19). Ни өчен байлыкка кызыгу куркыныч? Сәбәпләрнең берсе: байлык — ышанычсыз ул. Нинди мәгънәдә байлык ышанычсыз? Кешеләр мал-мөлкәт аларны бәхетле итә ала дип уйларга мөмкин, ләкин бу алай түгел. «Көмеш сөйгән — көмешкә... туймас»,— дип әйткән акыллы Сөләйман патша (Вәгазьче 5:10). Баерга омтылу да һәм шул ук вакыт бөтен җаның белән Аллаһыга хезмәт итү дә мөмкинме? Юк, мөмкин түгел. Гайсә болай дигән: «Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз». Гайсә үз шәкертләрен мал-мөлкәтне җирдә түгел, ә «хәзинәне күктә җыярга» өндәгән. Башкача әйткәндә, Аллаһы алдында яхшы исем булдырырга кирәк. Ул үзеннән «сораганчы ук, нәрсәгә мохтаҗ булуыбызны... белә» (Маттай 6:8, 19—25).

7. «Чын тормышка ирешер өчен», нәрсә эшләргә кирәк?

7 Рәсүл Паул үз хезмәттәше Тимутегә язган хатында бу яктан ачык күрсәтмәләр биргән: «Байларны кисәт... ышанычсыз байлыкка түгел, бәлки хозурлану өчен безгә һәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаһыга өмет багласыннар. Аларга... юмарт булырга, байлыкларын башкалар белән бүлешергә әзер торырга боерык бир. Шул рәвешчә, чын тормышка ирешү өчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә тупларлар» (1 Тимутегә 6:17—19).

«Чын тормыш» нәрсә ул?

8. a) Ни өчен күп кешеләр байлыкка һәм югары дәрәҗәгә ия булырга тырыша? б) Андый кешеләр нәрсәне аңламый?

8 Күпчелек кеше өчен «чын тормыш» дигән әйтем муллык һәм рәхәтлек белән бәйле. Азиядә чыгарыла торган бер журналда болай дип әйтелгән иде: «Видеофильмнар һәм телевидениеның максаты шулдыр: кешеләрдә матур тормыш турында хыяллар уяту һәм экранда күргән нәрсәләргә ия булырга теләк тудыру». Күп кешеләр өчен байлыкка ия булу һәм югары дәрәҗәгә ирешү тормышларында максат булып китә. Моның өчен күпләр үзләренең яшьлеген, сәламәтлеген, гаилә тормышын һәм рухи байлыгын корбан итә. Кайберәүләр генә аңлый: экранда күргәннәре — «бу дөнья рухының» чагылышы гына. Бу рух — җирдәге күпчелек кешеләрдә өстенлек иткән фикер йөртү рәвеше. Ул аларны Аллаһының ниятенә туры килмәгән тормыш алып барырга этәрә (1 Көринтлеләргә 2:12; Эфеслеләргә 2:2). Шуңа күрә бүгенге көндә шулкадәр күп кеше бәхетсез яши (Гыйбрәтле сүзләр 18:11; 23:4, 5).

9. Кешеләр нәрсәне беркайчан да эшли алмаячак, һәм ни өчен?

9 Ә үзләрен аямыйча башкаларның иминлеге өчен тырышкан, ачлык, авырулар һәм гаделсезлекне бетерергә омтылган кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Аларның мактауга лаек һәм фидакарь тырышлыклары күп кешеләргә файда китерә. Әмма аларның иң яхшы теләкләрдән чыккан тырышлыкларына карамастан, алар бу дөнья төзелешен яхшы якка беркайчан да үзгәртә алмаячаклар. Ни өчен? Чөнки «бөтен дөнья... явыз иблиснең хакимлеге астында», ә ул бу дөньяның үзгәрүен теләми (1 Яхъя 5:19).

10. Кайчан Аллаһыга тугры кешеләр «чын тормыш» белән яшәячәк?

10 Кеше үз өметен бу дөньядагы тормыш белән генә бәйли икән, бу бик аяныч! «Мәсихкә бу тормышта гына өмет багласак, без барлык кешеләргә караганда да кызганычрак»,— дип язган рәсүл Паул. Ул бу дөньядагы тормышка гына өметләнгән кешеләрнең карашын болай дип тасвирлаган: «Ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез» (1 Көринтлеләргә 15:19, 32). Ләкин киләчәк бар! Без «Аллаһының вәгъдәсенә инанып, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкне һәм яңа җирне көтәбез» (2 Петер 3:13). Ул вакытта мәсихчеләр «чын тормышка» — я күктә я Аллаһы Патшалыгының яратучан җитәкчелеге астында җирдә «мәңгелек тормышка» һәм камиллеккә ирешәчәкләр! (1 Тимутегә 6:12).

11. Ни өчен Аллаһы Патшалыгының эшләрен башкару — иң яхшы тормыш юлы?

11 Аллаһы Патшалыгы гына кешелек проблемаларын тулысынча чишә алачак. Шуңа күрә Патшалык эшләрен башкарып яшәү — бу иң яхшы тормыш юлы (Яхъя 4:34). Шулай яшәсәк, безнең күктәге Атабыз белән яхшы мөнәсәбәтләр булачак. Без шулай ук миллионлаган рухи кардәшләр белән бергә хезмәт итүдән шатлык табачакбыз. Алар да шундый ук максатка омтыла.

Дөрес корбаннар китер

12. Хәзерге дөньядагы тормыш һәм «чын тормыш» нәрсә белән аерылып тора?

12 Хәзерге «дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә» дип әйтелә Изге Язмаларда. Шайтан дөньясының бар өлешләре, шул исәптән даны да һәм байлыгы да юкка чыгачак. «Әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк» (1 Яхъя 2:15—17). Хәзерге дөньяның ышанычсыз байлыгы, вакытлы даны һәм буш күңел ачулары белән чагыштырганда, «чын тормыш» — Аллаһы Патшалыгы җитәкчелеге астындагы мәңгелек тормыш — беркайчан да үтеп китмәячәк, һәм бу тормыш Аллаһыга яраклы һәркайсы корбаннарга лаек.

13. Бер гаилә дөрес корбаннар ничек китергән?

13 Генри белән Сюзанна мисалын карап чыгыйк. Аллаһы Патшалыкны үз тормышларында беренче урынга куйган кешеләргә үз ярдәмен бирәчәк дип әйткән, һәм бу ирле-хатынлы Аллаһының бу вәгъдәсенә тулысынча ышанганнар (Маттай 6:33). Шуңа күрә аларның берсе генә эшләсен өчен, алар кыйммәт булмаган йортта яшәргә карар иткәннәр. Шулай итеп алар ике кызлары белән рухи эшләрдә күбрәк катнаша алган (Еврейләргә 13:15, 16). Бер яхшы дуслары аларның сайлауларын аңлый алмаган. Ул Сюзаннага болай дигән: «Дустым, синең кайчан да булса матуррак йортта яшәргә теләгең туса, сиңа нәрсәнедер корбан итәргә туры киләчәк». Ләкин Генри һәм Сюзанна шуны белгәннәр: Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга кую «хәзерге һәм киләчәк тормышны вәгъдә итә» (1 Тимутегә 4:8; Титуска 2:12). Аларның кызлары үсеп, гомуми пионерлар булып хезмәт итә башлаганнар. Бу гаилә андый сайлау ясаганнарына беркайчан да үкенмәгән. Киресенчә, «чын тормышка» омтылганнары өчен, алар бик күп фатихалар алганнар (Филиппуйлыларга 3:8; 1 Тимутегә 6:6—8).

«Бу дөнья белән... файдаланмаучылар кебек» бул

14. Тормышның чын максатын онытсак, бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

14 Әмма төп максатыбызны онытсак һәм «чын тормышка» ирешергә омтылмасак, куркыныч туарга мөмкин. Безне «тормыштагы төрле мәшәкатьләр, байлык һәм ләззәтләр... басып китәргә» мөмкин (Лүк 8:14). Теләкләребезне тыймасак һәм «тормыш мәшәкатьләре безнең белән идарә итә» башласа, без бу дөнья эшләренә баш белән чумып китәргә мөмкин (Лүк 21:34). Кызганычка каршы, кайберәүләр бай булу теләгенә бирелеп, «иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр» һәм хәтта Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләрен югалтканнар. Әйе, «мәңгелек тормышка ия булырга» тырышмасак, бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин (1 Тимутегә 6:9, 10, 12; Гыйбрәтле сүзләр 28:20).

15. Бер гаилә «бу дөнья белән... файдаланмаучылар кебек» булып нинди фатихалар алган?

15 Паул мондый киңәш биргән: «Бу дөнья белән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсыннар» (1 Көринтлеләргә 7:31). Кит һәм Бонни бу киңәшкә колак салганнар. «Теш дәвалау мәктәбен тәмамлаганда, мин Йәһвә Шаһите булып киттем,— дип әйтә Кит.— Минем сайларга мөмкинлегем бар иде. Мин күп пациентлар кабул итеп күп акча эшли алыр идем, ләкин бу безнең рухи тормышыбызга комачаулар иде. Безнең гаиләбездә вакыт узу белән биш кыз туды, һәм гаиләмнең рухи һәм эмоциональ иминлеге турында кайгыртырга күбрәк вакыт булсын өчен, мин пациентларның санын чикләргә булдым. Безнең акчабыз күп булмаса да, без акчаны сак тотарга өйрәндек һәм кирәкле әйберләребез һәрвакыт бар иде. Гаиләбездә якын, җылы мөнәсәбәтләр һәм күп шатлык булды. Вакыт узу белән без барыбыз да гомуми пионер булып хезмәт итә башладык. Хәзер безнең кызларыбыз кияүдә, өчесенең үз балалары бар. Аларның гаиләләре бәхетле, чөнки алар Йәһвәнең ниятен беренче урынга куялар».

Аллаһы ниятен беренче урынга куй

16, 17. Изге Язмаларда нинди билгеле кешеләрнең мисаллары бар, һәм без аларны кайсы яктан беләбез?

16 Изге Язмаларда Аллаһы нияте буенча эш иткән кешеләрнең дә һәм шулай ук үзенчә яшәгән кешеләрнең дә мисаллары бар. Андый мисаллардан төрле яшьләрдәге, культурадагы һәм шартлардагы кешеләр файдалы сабаклар ала ала (Римлыларга 15:4; 1 Көринтлеләргә 10:6, 11). Нәмруд бөек шәһәрләр төзегән, ләкин ул моны Йәһвәгә каршы чыгып эшләгән (Яратылыш 10:8, 9). Әмма бик күп яхшы мисаллар да бар. Муса фиргавен сараенда хезмәт итүне үзенең тормыш максаты итеп куярга теләмәгән. Киресенчә, ул рухи әйберләрне «Мисыр байлыкларыннан кадерлерәк исәпләгән» (Еврейләргә 11:26). Табиб Лүк, күрәсең, Паулга һәм башкаларга үз авыруларын җиңәргә ярдәм иткән. Әмма Лүк вәгазьче һәм Изге Язмаларның язучысы буларак башкалар өчен күбрәк файда китергән. Паул исә Канун белгече буларак түгел, ә миссионер, «яһүд булмаганнарның рәсүле буларак» билгеле (Римлыларга 11:13).

17 Давытны гаскәр башлыгы, музыкант я мәдхияләр язучы буларак түгел, ә Аллаһы «йөрәгенә яраклы ир» буларак истә тоталар (1 Патшалык 13:14). Без Данилны Бабыл түрәсе итеп түгел, ә Йәһвәнең тугры пәйгамбәре булып хезмәт итүеннән беләбез. Эстер Фарсы иленең патша хатыны булган, ләкин ул безгә нык иманлы кыю хатын булып билгеле. Без Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъяны оста балыкчылар буларак түгел, ә Гайсәнең рәсүлләре буларак беләбез. Һәм ахыр чиктә, Гайсә үзе дә безгә «балта остасы» булып түгел, ә «Мәсих» булып билгеле (Марк 6:3; Маттай 16:16). Алар бөтенесе дә ачык итеп шуны аңлаган: аларның нинди генә сәләтләре, байлыгы яки дәрәҗәсе булмасын, тормышларында дөньяви эш түгел, ә Аллаһыга хезмәт итү беренче урында торырга тиеш. Алар һәрбер кеше өчен иң яхшы һәм иң бөек максат — бу Аллаһыдан куркып яшәү икәнен белгән.

18. Бер яшь мәсихче үз тормышын нәрсәгә багышларга карар иткән һәм нәрсәгә инанган?

18 Мәкаләнең башында искә алынган Сенг Джин да моны аңлаган. «Бөтен көчемне медицина, сәнгать яки укытуга бирер урынына, мин Аллаһыга багышлануым буенча яшәргә булдым,— дип аңлата ул.— Мин хәзер Патшалык вәгазьчеләре әз булган җирдә хезмәт итәм һәм кешеләргә мәңгелек тормышка алып баручы юлга басарга ярдәм итәм. Башта мин гомуми пионер булып хезмәт итү махсус тырышлыклар куюны таләп итмәс дип уйлаган идем. Әмма хәзер минем тормышым күпкә кызыграк: миңа үз сыйфатларымны яхшыртырга һәм башка халык кешеләренә вәгазьләргә өйрәнергә туры килә. Мин шуңа инандым: Йәһвәнең нияте буенча яшәү — бу бердәнбер дөрес һәм иң яхшы тормыш юлы».

19. Чын мәгънәле тормыш алып барыр өчен нәрсә кирәк?

19 Безнең, мәсихчеләр буларак, яшәү бирә торган белемебез һәм котылуга өметебез бар (Яхъя 17:3). Шуңа күрә безгә «бүләк ителгән Аллаһы мәрхәмәте юкка гына булмасын» (2 Көринтлеләргә 6:1). Әйдәгез, бар тормышыбызны Йәһвәне мактар өчен кулланыйк. Һәм кешеләргә хәзер чын бәхет китерә торган һәм мәңгелек тормышка алып бара торган белем таратыйк. Шулай эшләсәк, без Гайсәнең: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дигән сүзләренең дөреслеген күрәчәкбез (Рәсүлләр 20:35). Һәм без чын мәгънәле тормыш алып барачакбыз.

[Искәрмә]

^ Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

Аңлата аласызмы?

• Тормышта иң яхшы максат нинди?

• Ни өчен материаль әйберләр җыеп кына яшәү мәгънәсез?

• Аллаһы вәгъдә иткән «чын тормыш» нәрсә ул?

• Үз тормышыбызны ничек Аллаһы нияте буенча алып барырга?

[Өйрәнү өчен сораулар]