Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бөек Остаз үрнәген тотыгыз

Бөек Остаз үрнәген тотыгыз

Бөек Остаз үрнәген тотыгыз

«Ничек тыңлавыгызга игътибар итегез» (ЛҮК 8:18).

1, 2. Ни өчен безгә Гайсәнең кешеләр белән мөгамәлә итүе турында уйланырга кирәк?

БӨЕК Остаз Гайсә Мәсих шәкертләр булдыру эшен башкарганда, үз шәкертләренә: «Ничек тыңлавыгызга игътибар итегез»,— дип әйткән (Лүк 8:16—18). Бу сүзләрдәге принцип безнең мәсихче хезмәтебезгә дә кагыла. Без бирелгән рухи өйрәтүгә игътибарлы булсак, аның буенча эш итәчәкбез һәм Патшалыкның оста вәгазьчеләре булачакбыз. Әлбәттә, бүген без Гайсә тавышын ишетә алмыйбыз, ләкин без аның сүзләре һәм эшләре турында Изге Язмаларда укый алабыз. Гайсә хезмәт иткәндә кешеләр белән ничек мөгамәлә иткән? Моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

2 Гайсә яхшы хәбәрне оста итеп вәгазьләгән һәм Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне искиткеч итеп өйрәткән (Лүк 8:1; Яхъя 8:28). Шәкертләр булдыру эше — бу вәгазь дә, кешеләрне өйрәтү дә. Ләкин кайбер яхшы вәгазьчеләргә шәкертләр булдыру авыр. Вәгазьләгәндә без хәбәр сөйлибез. Әмма кешеләрне Йәһвә һәм аның ниятләре турында өйрәтер өчен, алар белән тыгыз мөнәсәбәтләр үстерергә кирәк (Маттай 28:19, 20). Моны ничек эшләп була? Безгә Бөек Остаз Гайсә Мәсихнең үрнәген тотарга кирәк (Яхъя 13:13).

3. Гайсә үрнәген тотсак, бу безгә шәкертләр булдырырга ничек ярдәм итәчәк?

3 Гайсә өйрәткән кебек өйрәтергә тырышсак, без Паулның мондый сүзләре буенча эш итәчәкбез: «Чит кешеләр белән, һәрбер уңайлы очрактан файдаланып, төпле акыл белән мөгамәлә кылыгыз. Һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез, сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын» (Көлессәйлеләргә 4:5, 6). Шәкертләр булдыру эшендә Гайсә үрнәген тоту тырышлык таләп итә, ләкин моның ярдәмендә без оста өйрәтәчәкбез, чөнки бу безгә «һәркемгә... җавапны» аның ихтыяҗлары буенча бирергә ярдәм итәчәк.

Гайсә кешеләрне үз фикерләрен әйтергә дәртләндергән

4. Ни өчен Гайсә кешеләрне игътибар белән тыңлаган дип әйтеп була?

4 Бала чактан ук Гайсә кешеләрне тыңлаган һәм аларны үз фикерләрен әйтергә дәртләндергән. Мәсәлән, аңа 12 яшь булганда ата-анасы Гайсәне гыйбадәтханәдә укытучылар арасында тапкан, ул «аларны тыңлап һәм сораулар биреп утырган» (Лүк 2:46). Гайсә гыйбадәтханәгә укытучыларны үз белеме белән уңайсыз хәлдә калдырыр өчен түгел, ә анда тыңлар өчен барган, ул шулай ук сораулар да биргән. Гайсә кешеләрне игътибар белән тыңлаган, һәм бу сәләт аңа Аллаһы һәм кешеләр алдында илтифат казанырга ярдәм иткән (Лүк 2:52).

5, 6. Гайсә үзе өйрәткән кешеләрнең фикерләрен тыңлаганын без кайдан беләбез?

5 Суга чумдырылып Мәсих булып майланганнан соң, Гайсә кешеләрне игътибар белән тыңлавын дәвам иткән. Ул беркайчан да үзе өйрәткән нәрсәләргә артык бирелеп китмәгән: үзен тыңлаган кешеләр турында онытмаган. Ул еш кына кешеләрне өйрәткәндә сөйләвеннән туктап, аларның фикерләрен сораган һәм җавапларын тыңлаган (Маттай 16:13—15). Мәсәлән, Мартаның абые Лазар үлгәч, Гайсә Мартага болай дигән: «Яшәүче һәм Миңа иман китерүче һәркем һичкайчан үлмәс». Шуннан соң ул аңардан: «Син моңа ышанасыңмы?» — дип сораган. Марта: «Әйе, Раббым! Синең... Мәсих, Аллаһы Улы икәненә ышанам»,— дип җавап биргән, һәм, һичшиксез, Гайсә аны игътибар белән тыңлаган (Яхъя 11:26, 27). Марта шулай итеп үз иманын күрсәткәч, Гайсә бик шатлангандыр!

6 Күп шәкертләр Гайсәне калдыргач, ул рәсүлләрнең фикерен белергә теләгән. Шуңа күрә ул болай дип сораган: «Сез дә китәргә теләмисезме?» Шимун Петер аңа болай дип җавап биргән: «Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит. Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз» (Яхъя 6:66—69). Бу сүзләрне ишетү Гайсәгә бик күңелле булгандыр! Изге Язмаларны өйрәнүчеләр үз иманнарын шулай итеп белдерсә, бу безне һичшиксез шатландырачак.

Гайсә хөрмәт белән тыңлаган

7. Ни өчен күп самареялеләр Гайсәгә иман китергән?

7 Гайсә кешеләр турында кайгырткан һәм аларны хөрмәт белән тыңлаган, һәм бу сыйфатлар да аңа оста өйрәтүче булырга ярдәм иткән. Бер тапкыр Гайсә Сухарда, Ягъкуб коесы янында самарея хатынына вәгазьләгән. Гайсә үзе генә сөйләмәгән, ул хатынның фикерен белергә теләгән. Гайсә аны тыңлаганда, бу хатынның гыйбадәт кылуга кызыксынуын күргән һәм Аллаһы үзенә рух вә хакыйкатьтә гыйбадәт кылачак кешеләрне эзли дигән. Гайсә бу хатын-кызга игътибарлы булган һәм хөрмәт күрсәткән, шуңа күрә бу хатын аның турында башкаларга сөйләгән. Һәм «шаһитлек иткән хатынның сүзен ишеткәч, әлеге шәһәрдәге самареялеләрнең күбесе Гайсәгә иман китергән» (Яхъя 4:5—29, 39—42).

8. Кешеләрнең үз фикерләрен әйтергә яратуы сиңа хезмәттә сөйләшү башларга ничек ярдәм итә ала?

8 Гадәттә, кешеләр үз фикерләрен әйтергә яраталар. Мәсәлән, борынгы Афинада яшәүче кешеләр үз фикерләрен әйтергә һәм яңа нәрсәләр тыңларга яратканнар. Бу рәсүл Паулга ул шәһәрдәге Арейпәгтә уңышлы нотык сөйләргә мөмкинлек биргән (Рәсүлләр 17:18—34). Вәгазьләгәндә, кеше белән сөйләшү башлап, син болай дип әйтә аласың: «Мин сезнең фикерегезне белергә теләр идем. Сез ничек уйлыйсыз...». Шуннан соң теманы әйт. Кешенең фикерен тыңлагач, сөйләшүне, мәсәлән сорау биреп, дәвам ит. Аннары йомшак кына Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелгәнен күрсәт.

Гайсә нәрсә әйтергә кирәк икәнен белгән

9. Клеопаска һәм аның юлдашына Изге Язмаларны аңлатыр алдыннан Гайсә нәрсә эшләгән?

9 Гайсәгә сүзләр сайларга авыр булмаган. Ул кешеләрне игътибар белән тыңлаган, шулай ук кешеләрнең нәрсә турында уйлаганнарын аңлаган һәм нәрсә әйтергә кирәк икәнен төгәл белгән (Маттай 9:4; 12:22—30; Лүк 9:46, 47). Менә бер мисал. Гайсә терелтелгәч күп вакыт узмаган, аның ике шәкерте Иерусалимнан Эммауска барганнар. Инҗилдә болай диелә: «Алар сөйләшеп, фикер алышып барган чакта, Гайсә Үзе алар янына килеп, алар белән бергә бара башлады. Әмма шәкертләренең күзләре каплап торылган кебек булганга күрә, алар Аны танымадылар. Ул исә алардан болай дип сорады: „Сез нәрсә хакында фикер йөртеп барасыз?“ Алар кайгыдан туктап калдылар. Шәкертләрнең берсе, Клеопас атлысы Аңа: „Иерусалимга килгәннәр арасында бу көннәрдә анда булган хәлләр турында Син генә белмисеңме әллә?“ — диде. Ул алардан: „Нинди хәлләр турында?“ — дип сорады». Бөек Остаз аларны тыңлаган, алар Насаралы Гайсәнең кешеләрне өйрәткәнен, могҗизалар эшләгәнен, үтерелгәнен һәм, кайберәүләрнең сүзләре буенча, үледән терелгәнен сөйләгәннәр. Гайсә Клеопаска һәм аның юлдашына үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек биргән. Аннары ул Изге Язмалар буенча аларга белергә кирәк булганны аңлаткан (Лүк 24:13—27, 32).

10. Вәгазьдә очраткан кешенең дини карашын без ничек белә алабыз?

10 Вәгазьдә очраткан кешенең дини карашлары турында син, бәлки, бернәрсә белмисеңдер. Шуңа күрә, син кешеләрнең дога турында нәрсә уйлаганнары белән кызыксынуың турында әйтә аласың. Аннары мондый сорау биреп була: «Сез ничек уйлыйсыз, догаларны чыннан да берәрсе тыңлыймы?» Кешене тыңлагач, син аның карашлары һәм дини чыгышы турында күпне белә аласың. Ул дин белән кызыксынса, аның фикерен яхшырак белер өчен, аңа мондый сорау биреп була: «Сез ничек уйлыйсыз, Аллаһы бар догаларны да тыңлыймы?» Андый сораулар иркен сөйләшүләргә китерергә мөмкин. Уңайлы вакытта Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен күрсәтеп була, әмма моны әдәпле итеп, кешенең ышануларын тәнкыйтьләмичә эшләргә кирәк. Сезнең сөйләшүегез аңа ошаса, ул, бәлки, синең кабат килүеңә шат булыр. Әйтик, ул сиңа сорау бирә, ә син җавап бирә алмыйсың. Син тикшерү үткәреп, өметең хакында «басынкылык һәм ихтирам белән җавап бирергә» әзерләнеп кил (1 Петер 3:15).

Гайсә лаеклы кешеләрне өйрәткән

11. Өйрәнергә лаеклы кешеләрне табарга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

11 Камил кеше Гайсә үтә күрүчән булган, һәм бу аңа өйрәнергә лаеклы булганнарны күрергә мөмкинлек биргән. Безгә, әлбәттә, «мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарны» табу күпкә кыенрак (Рәсүлләр 13:48). Гайсәдән: «Берәр шәһәр яки авылга килгәч, анда кем лаеклы булуын табыгыз»,— дигән әмер алган рәсүлләргә дә җиңел булмаган (Маттай 10:11). Без дә, алар кебек, Изге Язмалардагы хакыйкать турында тыңларга һәм аны өйрәнергә теләгән кешеләрне эзләргә тиеш. Һәрбер кешене игътибар белән тыңласак һәм аның хәбәребезгә карата карашын аңларга тырышсак, без лаеклыларны таба алабыз.

12. Кызыксынучы кешегә алда да ничек ярдәм итеп була?

12 Патшалык хәбәренә кызыксыну күрсәткән кеше белән сөйләшкәч, аңа рухи яктан ничек ярдәм итеп була икәне турында уйлавыңны дәвам итсәң, яхшы булыр иде. Яхшы хәбәр турында сөйләшкәч, кеше турында белгәннәреңне язып куйсаң, бу сиңа кешегә алда да рухи яктан булышырга ярдәм итәчәк. Кешенең ышанулары, карашлары яки тормышы турында күбрәк белер өчен, кабат килгәндә аны игътибар белән тыңла.

13. Кешенең Изге Язмаларга карашын белергә безгә нәрсә ярдәм итә ала?

13 Безгә кешеләрнең Аллаһы Сүзенә карашларын белергә нәрсә ярдәм итә ала? Кайбер җирләрдә мондый сорау бирү яхшы булыр: «Сезгә Изге Язмаларны аңларга авырмы?» Бу сорауга җавап еш кына кешенең Изге Язмаларга карашын күрсәтә. Тагын бер юл — Изге Язмалардан шигырь укырга һәм мондый сорау бирергә: «Сез моның турында нәрсә уйлыйсыз?» Вәгазьдә яхшы уйланган сораулар куллансак, Гайсә кебек, хезмәтебездә уңышлы булырбыз. Әмма безгә сак булырга кирәк.

Гайсә оста итеп сораулар кулланган

14. Кешеләрнең карашлары белән кызыксынганда, нәрсәдән качарга кирәк?

14 Кешеләрнең карашлары белән кызыксынганда, аларны уңайсыз хәлдә калдырма. Гайсә үрнәге буенча эш ит. Ул кешеләрдән допрос алмаган, ә уйланырга дәртләндерүче сораулар кулланган. Гайсә тыңлаганда игелекле булган, эчкерсез кешеләргә тынычлык биргән һәм алар аның белән үзләрен иркен хис иткәннәр (Маттай 11:28). Төрле кешеләр кыенсынмыйча аңа үз кайгылары турында сөйләгән (Марк 1:40; 5:35, 36; 10:13, 17, 46, 47). Кеше үзен допроста кебек хис итмәсә, аңа Изге Язмалар һәм аның тәгълиматлары турында нәрсә уйлаганын әйтергә җиңелрәк булачак.

15, 16. Син дин турында сөйләшүне ничек башлый аласың?

15 Кешене үз фикерен әйтергә дәртләндерер өчен тагын бер мөмкинлек бар: берәр кызык фикер әйтеп, аның җавабын тыңлагыз. Мәсәлән, Гайсә Никәдимгә болай дигән: «Беркем дә, яңадан тумаса, Аллаһы Патшалыгын күрә алмас» (Яхъя 3:3). Бу сүзләр Никәдимгә шулкадәр кызык булган ки, ул хәтта сорау биргән һәм Гайсәне игътибар белән тыңлаган (Яхъя 3:4—20). Без дә кешеләр белән сөйләшүне шулай башлый алабыз.

16 Бүген төрле илләрдә, бигрәк тә Африкада, Көнчыгыш Европада, һәм Латин Америкада, еш кына яңа диннәрнең килеп чыгуы турында сөйләшәләр. Сезнең илдә дә андый хәл булса, сөйләшүне мондый сүзләр белән башлап була: «Мин диннәрнең күп булуына борчылам. Ләкин шуңа өметләнәм: тиздән бер хак дин булачак. Һәм ул төрле халык кешеләрен берләштерәчәк. Сез моның булуын теләр идегезме?» Изге Язмалардагы өмет турында берәр кызык фикер әйтеп, кешене үз карашын әйтергә дәртләндереп була. Кешегә сорау биргәч ике төрле җавап тәкъдим итсәк, аңа бу сорауга җавап бирү җиңелрәк (Маттай 17:25). Кеше сорауга җавап биргәч, бер яки ике шигырь китереп үзең җавап бир (Ишагыйя 11:9; Софония 3:9). Кешене игътибар белән тыңлап һәм ул әйткән сүзләргә игътибар итеп, икенче тапкыр килгәч нәрсә турында сөйләшергә икәнен белә аласың.

Гайсә балаларны тыңлаган

17. Гайсәнең балалар белән кызыксынганын нәрсә күрсәтә?

17 Гайсә зурлар белән генә түгел, балалар белән дә кызыксынган. Ул балалар уйнаган уеннарны һәм алар нәрсә турында сөйләшкәнен белгән. Кайвакыт ул балаларны үзе янына килергә чакырган (Лүк 7:31, 32; 18:15—17). Гайсәне тыңлаган кешеләр арасында күп балалар булган. Балалар Мәсихне данлап кычкырганда, Гайсә аларга игътибар иткән һәм Изге Язмаларда моның турында алдан әйтелгәнен күрсәткән (Маттай 14:21; 15:38; 21:15, 16). Бүген күп балалар Гайсә шәкертләре булып китәләр. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?

18, 19. Син балаңа рухи яктан ничек ярдәм итә аласың?

18 Балаңа рухи яктан ярдәм итәр өчен, аны тыңларга кирәк. Аның фикер йөртүе кайсы яклардан Йәһвәнең фикер йөртүенә туры килмәгәнен аңларга тырыш. Балаң нәрсә генә әйтмәсен, аны тыңлаганда игелекле бул. Аннары Изге Язмалардан бу сөйләшүнең темасына туры килгән шигырьләр кулланып, балаңа Йәһвә карашын аңларга ярдәм ит.

19 Балаларның карашларын белергә сораулар ярдәм итә. Ләкин балалар, зурлар кебек, алардан допрос алганны яратмыйлар. Балаңа күп авыр сораулар бирер урынына, үзең турында кыскача сөйләп бир. Син элек үзеңдә дә андый яки башка хисләрнең туганы турында сөйли аласың. Син шулай ук ни өчен алар туганын әйтә аласың. Аннары: «Син мине аңлыйсыңмы?» — дип сорап була. Балаңның җавабын тыңлагач, Изге Язмалардан файдалы һәм көч бирүче фикерләрне карап чыга алачаксың.

Һәрвакыт Бөек Остаз үрнәген тотыгыз

20, 21. Ни өчен шәкертләр булдыру эшендә катнашканда, безгә игътибар белән тыңларга кирәк?

20 Балаң белән яки башка кеше белән сөйләшкәндә, игътибар белән тыңлау бик мөһим. Шулай итеп ярату күрсәтелә. Кешене тыңлап, без басынкы булуыбызны, шулай ук аны хөрмәт иткәнебезне һәм аның турында эчкерсез кайгыртканыбызны күрсәтәбез. Әйе, тыңлаганда, кешенең сүзләренә игътибарлы булырга кирәк.

21 Мәсихче хезмәттә катнашканда, алда да кешеләрне игътибар белән тыңлыйк. Шулай эшләсәк, без Изге Язмалардагы хакыйкатьнең нинди ягы аларга аеруча кызык булачак икәнен күрербез. Аннары, Гайсә кебек, өйрәтүнең төрле ысулларын кулланып, аларга ярдәм итәргә тырышыгыз. Шулай эшләп, без шатлык һәм канәгатьлек табачакбыз, чөнки без Бөек Остазның үрнәген тотабыз.

Син ничек җавап бирер идең?

• Гайсә башкаларны үз фикерләрен әйтергә ничек дәртләндергән?

• Ни өчен Гайсә үзе өйрәткән кешеләрне тыңлаган?

• Без хезмәттә сорауларны ничек куллана алабыз?

• Балаларга рухи яктан ярдәм итәр өчен, нәрсә эшләп була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрация]

Вәгазьләгәндә, кешеләрне игътибар белән тыңлагыз

[30 биттәге иллюстрация]

Балаларга рухи яктан ярдәм иткәндә, без Гайсә үрнәген тотабыз