Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бөтен дөнья буенча әйтелә торган үтенеч

Бөтен дөнья буенча әйтелә торган үтенеч

Бөтен дөнья буенча әйтелә торган үтенеч

КҮЗ алдына китерегез: йөзләрчә миллионлаган, хәтта миллиардлаган, кеше бер үк нәрсә турында сорый. Алар Галәмдәге иң югары Хакимнән махсус бер үтенечләрен үтәвен сорый. Әмма үзләре сораганның нәрсә икәнлеген бик әз кеше төгәл белә. Мондый хәлнең булуы мөмкинме? Әйе, андый хәл һәр көн була. Бу кешеләр нәрсә турында сорый? Аллаһы Патшалыгының килүе турында!

Бер тикшерү буенча, христиан дип саналган 37 000 гә якын дин бар. Бу диннәрнең ике миллиардтан күбрәк тарафдары Гайсә Мәсихне үзләренең Җитәкчесе дип саный. Аларның күбесе еш кына Раббы догасы дип аталган доганы әйтәләр. Сез бу доганы беләсезме? Гайсә аны үз шәкертләренә өйрәткән, һәм ул болай дип башлана: «Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен, Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Маттай 6:9, 10).

Гасырлар дәвамында чиркәүләргә йөрүчеләр бу сүзләрне курку-хөрмәт белән кабатлый. Алар бу сүзләрне уңайлы һәм уңайсыз вакытларда, гаиләләре белән һәм ялгыз булганда да әйтә. Алар чын күңелдән һәм ашкынып дога кылалар. Күпләр бу доганы ятлап һәм мәгънәсе турында уйламыйча диярлек кабатлый. Әмма Аллаһы Патшалыгына өметләнеп, аның килүе турында башка дин кешеләре дә дога кыла.

Күп диндар кешеләрнең үтенече

Яһүдләр динендә яхшы билгеле дога — бу еврейләрнең җирләү, каддиш догасы. Ул догада турыдан-туры үлем яки кайгы турында әйтелмәсә дә, ул гадәттә матәм вакытында әйтелә. Анда мондый сүзләр бар: «Ул [Аллаһы] үз Патшалыгын сез яшәгәндә... һәм иң якын арада урнаштырсын» *. Башка борынгы синагога догасында Давыт нәселеннән чыккан Мәсих Патшалыгына өметләнү турында әйтелә.

Христиан булмаган башка диннәрдә дә Аллаһы Патшалыгы турында әйтелә. Һиндстанда чыга торган бер газет буенча, Һиндстанның 19 нчы гасырда яшәгән һәм индуизм, ислам һәм христиан диннәрен берләштерергә теләгән билгеле бер дини җитәкчесе болай дигән: «Аллаһының чын патшалыгы Көнчыгыш белән Көнбатыш берләшмичә урнаштырылмаячак» («The Times of India»). Күптән түгел генә газетта Стратфилдагы (Австралия) ислам колледжы директорының сүзләре китерелгән иде. Ул: «Мин, барлык мөселманнар кебек, Гайсәнең кайтып, Аллаһының чын Патшалыгын урнаштырачагына ышанам»,— дигән.

Әйе, миллиардлаган кеше Аллаһы Патшалыгына өметләнә һәм аның килүе турында дога кыла. Ләкин бер кызык якка игътибар итегез.

Сез, бәлкем, бу журналны чыгара торган Йәһвә Шаһитләренең Изге Язмалар турында өйдән-өйгә сөйләп йөргәннәрен беләсездер. Бүгенге көндә бу эш бөтен җир шары буенча, 236 илдә һәм территориядә, 400 дән күбрәк телдә башкарыла. Без вәгазьли торган иң төп тема — бу Аллаһы Патшалыгы. Игътибар итегез: бу журнал «Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дип атала. Без еш кына кешеләрдән сез Патшалыкның килүе турында дога кыласызмы дип сорыйбыз. Күпчелек кеше әйе дип җавап бирә. Әмма Патшалык нәрсә соң ул дип сорагач, күпчелек кеше: «Мин белмим»,— дип әйтә, яки аларның җавабы аңлаешсыз һәм ачык түгел.

Ни өчен күп кешеләр үзләре белмәгән нәрсә турында дога кыла? Бәлки, Аллаһы Патшалыгы бу катлаулы һәм аңлаешсыз нәрсәдер? Юк. Патшалык турында ачык итеп Изге Язмаларда аңлатыла. Өстәвенә, Изге Язмалардагы Патшалык турында хәбәр без яшәгән авыр көннәрдә чын өмет бирә. Изге Язмаларда бу өмет турында нәрсә әйтелә? Патшалыкның килүе турындагы догага кайчан җавап биреләчәк? Бу сорауларга җавапны без чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.

[Искәрмә]

^ 6 абз. Яһүдләрнең җирләү догасында да, Гайсә биргән үрнәк догада кебек, Аллаһының исеме изге дип икърар ителсен диелә. Кайберәүләр каддиш догасы Гайсә килгәнче булганмы я аны аннан соң әйтә башлаганнармы дигән сорау турында бәхәсләшсә дә, безне бу догаларның охшашлыгы бер дә гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Гайсәнең үрнәк догасында яңа, гадәти булмаган нәрсәләр булмаган. Андагы һәрбер үтенеч тулысы белән бөтен яһүдләр укый алган Изге Язмаларга нигезләнгән булган. Гайсә үз шәкертләрен ул әле җиргә килгәнче алар дога кылырга тиеш нәрсәләр турында дога кылырга өндәгән.