Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ул хак гыйбадәт кылуны яклаган

Ул хак гыйбадәт кылуны яклаган

Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз

Ул хак гыйбадәт кылуны яклаган

ИЛЬЯС пәйгамбәр Кармил тавына менеп барган кешеләрне күзәтеп тора. Хәтта иртәнге кояшның яктысында да бу кешеләр ярлы һәм фәкыйрь икәне күренеп тора. Инде өч ел ярым алар коточкыч корылыктан интегә.

Алар белән бергә тәкәббер кыяфәт белән ялган илаһ Багалның 450 пәйгамбәре дә атлый. Алар Йәһвәнең пәйгамбәре Ильясны нәфрәт итә. Патша хатыны Изебел Йәһвәнең күп хезмәтчеләрен юк иткән булса да, Ильяс Багалга табынуга каршы нык тора. Ул берүзе генә нәрсә эшли алыр? Багал пәйгамбәрләре, бәлкем, Ильяс аларга каршы бернәрсә дә эшли алмый дип уйлыйдыр (3 Патшалык 18:3, 19, 20). Тауга сугыш арбасына утырып Аһаб патша да менә, ул да Ильясны үзенең дошманы дип саный.

Ильяс пәйгамбәрнең гомерендә андый көннең булганы юк иде әле. Явызлык белән игелек бер-берсенә каршы чыкты. Бу иртәнге сәгатьләрдә пәйгамбәр нәрсә хис иткән? «Ильяс безнең кебек үк кеше булган», шуңа күрә ул курыкмаган дип әйтеп булмый (Ягъкуб 5:17). Әмма шунсын шикләнмичә әйтеп була: хак Аллаһыга хыянәт иткән халыкка һәм аларның Аллаһыдан читкә киткән патшасына, аяусыз ялган пәйгамбәрләргә карап торганда Ильяс үзен ялгыз хис иткән (3 Патшалык 18:22).

Ни өчен соң Исраил андый бәлагә эләккән? Ул көннәрдәге вакыйгаларның безнең көннәргә ни катнашы бар? Изге Язмаларда безгә Аллаһының тугры хезмәтчеләренең мисаллары турында җитди уйланырга һәм «иманнарын үрнәк итеп» тотарга кирәк дип әйтелә (Еврейләргә 13:7). Әйдәгез, хәзер Ильяс мисалын карап чыгыйк.

Озакка сузылган көрәш кискенләшә

Исраил халкында булган иң яхшысы — Йәһвәгә гыйбадәт кылу — кире кагылган һәм аяк астына ыргытылып тапталган. Ильяс моны күп еллар күзәтеп торган һәм бернәрсә дә эшли алмаган. Исраил озакка сузылган көрәштә катнаша: хак дин белән ялган дин, Йәһвә Аллаһыга иман итү белән тирә яктагы халыкларның потка табынуы бер-берсенә каршы тора. Ильяс көннәрендә бу көрәш аеруча кискенләшкән.

Аһаб патша Сидун патшасының кызы Изебелга өйләнгән. Һәм Изебел Исраил җирләрендә Багалга табынуны кертер өчен һәм Йәһвәгә гыйбадәт кылуны юк итәр өчен бар көчен куйган. Тиздән Аһаб тулысынча үз хатынына буйсынган. Ул Багалга храм һәм корбан китерү урыны төзегән һәм бу мәҗүси илаһка табынуны җитәкли башлаган. Ул Йәһвәне тирән хурлаган (3 Патшалык 16:30—33) *.

Ни өчен Багалга табыну шундый җирәнгеч булган? Чөнки бу табыну Исраилне юлдан яздырган, күп кешеләрне хак Аллаһыдан читкә алып киткән. Бу мәрхәмәтсез һәм җирәнгеч дин булган. Багалга табынганда храмда ирләр һәм хатын-кызлар фәхешлек кылганнар, котырынкы җенси мөнәсәбәтләргә кергәннәр һәм хәтта балаларны корбан иткәннәр. Шуңа күрә Йәһвә Аһаб янына Ильясны җибәргән. Ильяс патшага корылык булачак һәм пәйгамбәр аны туктатканчы дәвам итәчәк дигән (3 Патшалык 17:1). Берничә ел үтә, Ильяс кабат Аһаб янына бара һәм Кармил тавында халыкны һәм Багал пәйгамбәрләрен җыярга куша.

Әмма бу вакыйгаларны карап чыгудан безгә ни файда? Бүген Багалга табыну, аның храмнары һәм корбан китерү урыннары юк дип әйтер берәрсе. Әмма аның турында хәбәр бу тарих кына түгел (Римлыларга 15:4). «Багал» дигән сүз «хуҗа» яки «әфәнде» дигән мәгънә йөртә. Аллаһы халкы үз хуҗасы итеп, ягъни үз «багалы» итеп, Йәһвәне сайларга тиеш булган (Ишагыйя 54:5). Әмма бүген дә кешеләр Чиксез кодрәтле Аллаһыга түгел, ә төрле «әфәнделәргә» хезмәт итәләр. Әллә сез моның белән риза түгелме? Аларның «әфәнделәре» — акча, карьера, ял, җенси якынлык һәм башка күп төрле илаһлар. Алар Йәһвәгә түгел, ә бу илаһларга табыналар (Маттай 6:24; Римлыларга 6:16). Шуңа күрә Багалга табынуның шактый зур өлеше бүгенге көнгә кадәр сакланды дип әйтеп була. Йәһвә белән Багал арасындагы көрәш турындагы бу хәбәрне карап чыксак: «Кемгә хезмәт итәргә?» — дигән сорауга дөрес җавап бирә алачакбыз.

«Ике аякка да аксау». Бу нәрсә аңлата?

Җилләр исеп торган Кармил тавы очыннан Исраил җирләренең зур өлешен күреп булган. Аста Киссон елгасы үзәнлеге һәм Бөек диңгез (Урта җир диңгезе), төньякта еракта Ливан таулары күренеп торган *. Әмма ул хәлиткеч көнне пәйгамбәр, тауга менгәч, иртәнге кояш нурларында коточкыч күренеш күрә. Аллаһы Ибраһим улларына биргән кайчандыр уңдырышлы җирләр өстеннән үлем җиле йөри. Рәхимсез кояш аркасында җир каткан һәм чатнаган. Һәм моңа Аллаһы халкының акылсызлыгы гаепле булган. Кешеләр тау өстендә җыелгач, Ильяс алар янына килеп: «Сез, ике төрле фикер йөртеп, күпме инде ике аякка да аксаячаксыз? Йәһвә хак Аллаһы икән, аның артыннан барыгыз, Багал икән, аның артыннан барыгыз»,— дигән (3 Патшалык 18:21).

Ильясның халык «ике төрле фикер йөртеп... ике аякка да аксый» дип нәрсә әйтәсе килгән? Бу кешеләргә сайлау ясарга кирәк булган: я Йәһвәгә, я Багалга хезмәт итәргә. Әмма алар моны аңламаган. Алар үзләренең җирәнгеч йолалары белән Багалның да күңелен таба алалар һәм шул ук вакыт Йәһвәгә дә гыйбадәт кыла алалар дип уйлаганнар. Алар, күрәсең, болай дип фикер йөрткән: Багал аларның басуларын һәм малларын фатихалаячак, ә Йәһвә аларны сугышларда яклаячак (1 Патшалык 17:45). Әмма алар, бүгенге күп кеше кебек, иң мөһимне онытканнар: Йәһвә үз данын беркем белән дә бүлешмәячәк. Ул җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итә һәм моңа лаек та. Кешеләр аңа һәм шул ук вакыт берәр нәрсәгә яки берәр кемгә табынса, ул андый табынуны кабул итми, андый табыну аны хәтта хурлый да! (Чыгыш 20:5).

Исраиллеләр «ике аякка да аксаганнар»: алар бер үк вакыт ике сукмактан барырга тырышкан кешегә охшаш булганнар. Бүген күп кешеләр моңа охшаш хата эшли. Алар Аллаһыга гыйбадәт кылуны читкә этеп, «багалларга» үз тормышларының өлеше булып китәргә рөхсәт итәләр! Ильяс халыкны сайлау ясарга чакырган. Бу үзебезне тикшереп чыгарга булышачак: нәрсә тормышыбызда беренче урында тора, Аллаһыга мөнәсәбәтебез нинди?

Хәлиткеч сынау

Ильяс гади бер сынау үткәрергә тәкъдим итә. Багал пәйгамбәрләре корбан китерү урыны төзеп, аңа корбанны салырга һәм Багалдан ут яндырып җибәрүен сорарга тиеш булганнар. Ильяс та шулай эшләргә тиеш булган. Ул: «Ут җибәреп җавап биргән Аллаһы — хак Аллаһы»,— дигән ул. Кем хак Аллаһы икәнен Ильяс бик яхшы белгән һәм аның иманы нык булган, шуңа күрә ул Багал пәйгамбәрләренә беренче булып корбанга үгезне сайларга һәм Багалга дога кылырга мөмкинлек биргән. Шулай итеп ул аларга иң яхшы шартлар булдырган * (3 Патшалык 18:24, 25).

Безнең көннәрдә могҗизалар булмый, әмма Йәһвә үзгәрмәгән. Без аңа, Ильяс кебек, ышана алабыз. Мәсәлән, күп кешеләр Изге Язмаларда язылган тәгълиматлар белән ризалашмый. Әмма алар үз фикерләрен әйтергә теләгәндә куркасы юк. Без, Ильяс кебек, барысын Аллаһы үзе җайга салачак икәнен көтә алабыз. Безгә үзебезгә түгел, ә «төзәлү» өчен бирелгән аның Сүзенә таянырга кирәк (2 Тимутегә 3:16).

Багал пәйгамбәрләре, корбанны әзерләгәч, үз илаһларын чакыра башлаганнар. «Багал, безгә җавап бир!» — дип кычкырганнар алар кат-кат. Минутлар, сәгатьләр үткән, әмма «тавыш та, җавап та килмәгән». Көн уртасында Ильяс алардан мыскыллап көлә башлаган: ул аларга төрттереп Багал, бәлки, берәр эш белән мәшгуль, шуңа күрә җавап бирми торгандыр дип әйткән. Ә бәлки, ул бәдрәфкә киткәндер, я йоклыйдыр һәм аны уятырга кирәк. «Катырак кычкырыгыз»,— дигән бу шарлатаннарга Ильяс. Ул бик яхшы аңлаган: Багалга табыну файдасыз, әмма Исраил халкының да моны күрүен теләгән (3 Патшалык 18:26, 27).

Багал пәйгамбәрләре тагы да катырак котыра башлаган. Алар «бар булган тавышлары белән кычкыра башлаганнар һәм үз гадәтләре буенча үзләрен, кан чыкканчы, хәнҗәр белән кисә һәм сөңге белән кадый башлаганнар». Әмма бу да файда китермәгән! «Тавыш та, җавап та, кайтаваз да килмәгән» (3 Патшалык 18:28, 29). Әйе, Багал юк иде. Аны, кешеләрне Йәһвәдән читкә алып китәр өчен, Шайтан уйлап чыгарган. Бүген дә моңа охшаш хәл: кешеләр үз хуҗалары итеп Йәһвәне сайламасалар, алар канәгатьсезлек хис итәләр, хәтта оятта калалар (Мәдхия 24:3; 113:12—16).

Сынауның нәтиҗәсе

Кичкә таба чират Ильяска җиткән. Унике таш алып ул, күрәсең, хак Аллаһының дошманнары җимергән Йәһвәнең корбан китерү урынын төзәткән. Моның белән Ильясның ун кабиләле Исраил Патшалыгына шуны әйтәсе килгәндер: Канун унике кабиләгә бирелгән булган һәм алар аңа буйсынырга тиеш. Пәйгамбәр корбанны урнаштыргач, бар нәрсәне су белән капларга куша. Суны, күрәсең, якындагы Урта җир диңгезеннән алып килгәннәр. Ильяс хәтта корбан китерү урынын чолгап канау казырга һәм аны су белән тутырырга кушкан. Багал пәйгамбәрләренә ул иң уңай шартлар тудырган булса, Йәһвәгә ул иң уңайсыз шартлар булдырган — шулкадәр нык ул Йәһвәгә ышанган (3 Патшалык 18:30—35).

Барысын да әзерләгәч, Ильяс дога кылган. Ильясның гади догасы аның өчен иң мөһиме нәрсә икәнен күрсәткән. Беренчедән, ул «Исраилнең Аллаһысы» Багал түгел, ә Йәһвә икәнен белүләрен теләгән. Икенчедән, ул үзен Йәһвә хезмәтчесе итеп һәм бар данны һәм хөрмәтне Аллаһыга бирергә кирәк икәнен күрсәтергә теләгән. Дога ахырында ул үз халкы турында уйлый икәнен күрсәткән: Йәһвәдән «аларның йөрәкләрен үзенә» боруын сораган (3 Патшалык 18:36, 37). Ильяс аларның ышанмаулары аркасында газап чиккән булса да, аларны барыбер яраткан. Безнең догаларыбызда да Аллаһы исеменә карата андый караш, басынкылык һәм ярдәмгә мохтаҗ булганнарга карата кызгану күренәме?

Кешеләр Йәһвә Багалдан бернәрсә белән дә аерылып тормый дип уйлагандыр. Әмма Ильяс дога әйткәч, барысы да үзгәргән. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Бу сүзләрдән соң Йәһвәдән ут төште һәм корбанны, утынны, ташларны һәм тузанны һәм канаудагы суны яндырып йотты» (3 Патшалык 18:38). Аллаһы көчле җавап биргән! Ә халык нәрсә эшләгән?

Бар кеше: «Йәһвә хак Аллаһы! Йәһвә хак Аллаһы!» — дип кычкыра башлаган (3 Патшалык 18:39). Ниһаять аларның күзләре ачылган! Әмма халык чын иман күрсәткән дип әйтеп булмый әле. Алар Йәһвәне хак Аллаһы дип таныдылар, әмма алар моны догага җавап итеп күктән ут төшкәнгә генә эшләгәннәр. Әмма мондый иман әллә ни зур соклану уятмый. Шуңа күрә Ильяс аларга үз иманнарын күрсәтергә кушкан. Ильяс халыкка, алар күп еллар башкарырга тиеш булганны, Йәһвә Канунына буйсынырга кушкан. Аллаһы Кануны буенча, ялган пәйгамбәрләрне һәм потка табынучыларны үтерергә кирәк булган (Канун 13:5—9). Багал пәйгамбәрләре инде күптән Йәһвә Аллаһының дошманнары булган һәм үзсүзлеләнеп аның ихтыярына каршы килгәннәр. Аларга шәфкать күрсәтелергә тиеш идеме? Ә Багалга тере килеш корбанга китерелгән бер гаепсез сабыйларга алар шәфкать күрсәткәнме? (Гыйбрәтле сүзләр 21:13; Иремия 19:5). Алар шәфкать күрсәтүгә лаек булмаган. Менә ни өчен Ильяс Багал пәйгамбәрләрен үтерергә кушкан, һәм алар үтерелгән булган (3 Патшалык 18:40).

Бүгенге тәнкыйтьчеләргә Кармил тавындагы бу вакыйганың соңгы өлеше ошамый. Алар дини фанатиклар моны үзләренең дини түземсезлеген һәм көч куллануны аклар өчен кулланырга мөмкин дип курка. Кызганычка каршы, андый фанатиклар безнең көннәрдә күп. Әмма Ильяс фанатик булмаган. Ул Йәһвә исеме белән эш иткән һәм гадел хөкемне үтәгән. Чын мәсихчеләр белә: аларның Ильяс кебек эш итәргә һәм явызларны юк итәргә хаклары юк. Мәсих килгәннән соң аның бар шәкертләре бер принцип буенча эш итәргә тиеш. Бу принцип Гайсәнең Петергә әйтелгән сүзләреннән күренә: «Кылычыңны кынына тыгып куй! Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр!» (Маттай 26:52). Йәһвә киләчәк хөкемне үтәргә үз Улына кушкан.

Чын мәсихчеләр иманнары буенча яшәргә тиеш (Яхъя 3:16). Бу яктан алар Аллаһыга, Ильяс кебек, тугры булган кешеләрдән үрнәк алырга тиеш. Ул Йәһвәгә генә хезмәт иткән һәм башкаларны да шулай ук эшләргә этәргән. Шайтан кешеләрне Аллаһыдан читкә алып китәр өчен, дини ялганны куллана. Ильяс дини ялганны курыкмыйча фаш иткән. Ул үзенә түгел, ә Йәһвәгә өметләнеп яшәгән. Ул хак гыйбадәт кылуны яклаган. Аңардан үрнәк алыйк.

[Искәрмәләр]

^ 9 абз. Аһаб белән Ильяс турында күбрәк белер өчен, «Иманың Ильясныкы кебекме?» дигән мәкаләне карагыз. «Күзәтү манарасы» (рус), 1 апрель, 1992 ел.

^ 13 абз. Диңгездән искән дымлы җилләр Кармил тавы битләренә су китергәнгә күрә, анда күп һәм төрле үсемлек үскән булган. Монда еш кына яңгырлар яуган һәм чык төшкән. Кешеләр Багалны яңгырлар илаһысы дип санаганнар, шуңа күрә, күрәсең, кешеләр аңа табыныр өчен бу тауга килгәннәр. Уңдырышсыз, корып беткән Кармил тавы Багалга табыну дөрес түгел икәнен күрсәтер өчен яхшы урын булган.

^ 17 абз. Игътибар итик: Ильяс аларга: «Ут яндырмагыз»,— дигән. Кайбер белгечләр потка табынучылар корбан китерү урынында яшереп ут куйганнар дип әйтә. Шулай итеп потка табынучылар ут могҗиза булып янып китә дип ышандырырга тырышкан.

[20 биттәге өстәмә сүзләр]

Кешеләр үз хуҗалары итеп Йәһвәне сайламаса, аларның өметләре өзеләчәк

[21 биттәге иллюстрация]

«Йәһвә хак Аллаһы!»