Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормышның максаты бармы?

Тормышның максаты бармы?

Тормышның максаты бармы?

НИ ӨЧЕН БУ СОРАУ ИГЪТИБАРГА ЛАЕК? Яшәүнең мәгънәсе юк дигән фикер кешене боектыра, ул өметсезлеккә бирелә, ә тормышның максатын белсә, нык тора. Холокост вакытында исән калган невролог Виктор Франкл болай дип язган: «Иң кыен шартларда кешегә исән калырга тормыш максатының барлыгын белү булыша. Мин хәтта дөньяда уңышлырак ярдәм итүче бернәрсә юк дип тә әйтер идем».

Әмма башка төрле фикерләр дә бар. Күпләр һәрбер кеше үзе тормышның максатын сайлый дип әйтә. Ә эволюция теориясенә ышанучылар тормышның максаты юк ди.

Әмма яшәүнең мәгънәсен, әлбәттә, Тормыш Чыганагы Йәһвә Аллаһыдан белеп була. Аның Сүзендә моның турында нәрсә әйтелә икәнен карап чыгыйк.

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Аллаһы Сүзендә Йәһвә Аллаһы ир-ат белән хатын-кызны билгеле бер максат белән яраткан дип әйтелә. Йәһвә Адәм белән Хаувага мондый әмер биргән:

Яратылыш 1:28. «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз; диңгездәге балыкларга, күктәге кошларга, җир йөзендә хәрәкәт иткән барлык җан ияләренә хуҗа булыгыз».

Аллаһы нияте буенча, Адәм белән Хаува һәм аларның балалары бөтен җирне оҗмах итәргә тиеш булганнар, алар картаерга һәм үләргә тиеш булмаганнар, ә табигать турында кайгыртып яшәргә тиеш булганнар. Әмма Адәм белән Хаува акылсыз сайлау ясаганнар, шуңа күрә без алардан гөнаһ һәм үлем мирас итеп алганбыз (Яратылыш 3:2—6; Римлыларга 5:12). Шулай да Йәһвә үз ниятен үзгәртмәгән. Тиздән җир оҗмах булачак (Ишагыйя 55:10, 11).

Йәһвә безне үз ниятен үти алырлык итеп, төрле сәләтләр белән барлыкка китергән. Без Аллаһыдан бәйсез яши алмыйбыз. Ул безне шундый итеп яраткан. Менә нәрсә Аллаһы безнең өчен ниятләгән:

Вәгазьче 12:13. «Боларның һәммәсенең асыл мәгънәсе шулдыр: Аллаһыдан курык һәм аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт».

Михей 6:8. «Йәһвә синнән нәрсә таләп итә: гадел эш итәргә, игелекне яратырга һәм Аллаһың белән йөреп тыйнак булырга».

Маттай 22:37—39. «„Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат...“ Бу — беренче һәм иң мөһим әмер. Икенчесе дә шундый ук: „Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат“».

Изге Язмалардагы җаваплар җан тынычлыгы китерә

Катлаулы механизм яхшы гына эшләсен өчен, аны ясаучы биргән җитәкчелек буенча тиешенчә кулланырга кирәк. Нәкъ шулай ук безгә дә үзебезне рухи, психик, эмоциональ һәм башка төрле зыяннан саклар өчен, Барлыкка Китерүчебез безнең өчен ниятләгән тормыш алып барырга кирәк. Аллаһы ниятен белү безгә җан тынычлыгы китерә ала. Әйдәгез, тормышның кайбер якларын карап чыгыйк.

Тормышларында беренче урында нәрсә торырга тиеш дигән сорауны хәл иткәндә, күп кешеләр бар көчләрен байлык җыюга багышлый. Әмма Инҗилдә: «Баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка төшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа»,— дигән кисәтү бар (1 Тимутегә 6:9, 10).

Икенче яктан, байлыкны түгел, ә Аллаһыны ярата башлаган кешеләр үзләре өчен канәгать булу серен ачканнар (1 Тимутегә 6:7, 8). Алар яшәр өчен кирәклесе булсын өчен тырышып эшләргә кирәк икәнен аңлыйлар (Эфеслеләргә 4:28). Әмма алар шулай ук Гайсәнең мондый кисәтүен дә истә тоталар: «Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз» (Маттай 6:24).

Шуңа күрә Аллаһыны яраткан кешеләр өчен тормышларында беренче урында карьера яки байлык җыю түгел, ә аның ихтыярын үтәү тора. Алар шуны белә: тормышлары Йәһвә ихтыярын үтәүгә багышланган булса, ул бар кирәклесен бирәчәк. Йәһвә үз өстенә андый бурыч ала дип әйтеп була (Маттай 6:25—33).

Башкалар белән аралашканда күп кешеләр үзләре турында гына уйлый. Кешеләр безнең көннәрдә тату яшәми. Ни өчен? Чөнки күп кешеләр «үзләрен генә сөючән... мәхәббәтсез» (2 Тимутегә 3:2, 3). Берәрсе аларның фикерләре белән риза булмаса яки алар теләгәнчә эшләмәсә, алар «ярсый, ачулана, кычкыра» һәм сүгенә (Эфеслеләргә 4:31). Үз-үзләрен кулда тота алмаганга, алар үзләренә җан тынычлыгы китермиләр, ә киресенчә «низагъ чыгаралар» (Гыйбрәтле сүзләр 15:18).

Ә Аллаһының якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат дигән әмерен үтәгән кешеләр «бер-берсенә карата игелекле, шәфкатьле... бер-берсен кичерәләр» (Эфеслеләргә 4:32; Көлессәйлеләргә 3:13). Кешеләр үзләрен алар белән начар тотса да, алар Гайсә пәйгамбәрдән үрнәк алырга тырышалар: «Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде» (1 Петер 2:23). Гайсә кебек, алар шуны аңлый: башкаларга, хәтта игелекле эшләреңне хөрмәт итмәгән кешеләргә, хезмәт итү чын канәгатьлек китерә (Маттай 20:25—28; Яхъя 13:14, 15; Рәсүлләр 20:35). Йәһвә Аллаһы аның Улыннан үрнәк алучыларга үзенең изге рухын бирә, һәм бу рух аларның тормышында чын тынычлык хисе тудыра (Гәләтиялеләргә 5:22).

Әмма җан тынычлыгы һәм безнең киләчәккә карашыбыз бер-берсе белән ничек бәйле?

[6 биттәге өстәмә сүзләр]

Кешегә тормышның максатын белергә кирәк

[7 биттәге иллюстрация]

Гайсә безне җан тынычлыгы табарга өйрәтә