Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безне киләчәктә нәрсә көтә?

Безне киләчәктә нәрсә көтә?

Безне киләчәктә нәрсә көтә?

НИ ӨЧЕН БУ СОРАУ ИГЪТИБАРГА ЛАЕК? Кешенең иртәгесе көнгә карашы бүгенге тәртибенә тәэсир итә. Мәсәлән, киләчәккә өметләре булмаган кешеләр мондый принцип буенча яши: «Ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез!» (1 Көринтлеләргә 15:32). Тормышка андый караш күп очракларда җан тынычлыгы түгел, ә борчылулар гына китереп, кешене бирәнлеккә һәм эчкечелеккә этәрә.

Әйе, киләчәгебез кешеләр кулында булса, безнең бернинди дә өметебез булмас иде. Җир, һава һәм су аеруча безнең көннәрдә нык пычратыла. Кешелеккә атом-төш сугышы, террактлар яный. Ачлыктан һәм авырулардан миллиардлаган кеше газап чигә. Шулай да яхшыга өметләнер өчен сәбәпләр бар.

Кешеләр киләчәкне төгәл әйтеп бирә алмый. Әмма Йәһвә Аллаһы үзе турында болай дип әйтә: «Мин иң баштан ук ахырда булачакны һәм борынгы заманнардан әле эшләнмәгәнне сөйлим» (Ишагыйя 46:10). Йәһвә киләчәк турында нәрсә әйтә?

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә

Җир һәм андагы тереклек юк ителмәячәк, чөнки Йәһвә моңа юл куймаячак. Инҗилдә Аллаһы «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» дигән вәгъдә бирелә (Ачылыш 11:18). Йәһвә үз Патшалыгы, ягъни күктәге хөкүмәте, ярдәмендә җирне явызлыктан чистартачак һәм җир аның беренче нияте буенча үзгәрәчәк (Яратылыш 1:26—31; 2:8, 9; Маттай 6:9, 10). Аста китерелгән Изге Язмалардагы шигырьләр тиздән җирдә яшәүче һәрбер кешегә кагылачак вакыйгаларны ачыклап бирә:

Мәдхия 45:9, 10. «Килегез һәм Ходайның эшләрен, Аның җирдә кылган кодрәтләрен күрегез. Җир читеннән барлык сугышларны туктатып, җәяне ватып, сөңгене сындырды, каплаучыларны ут төртеп яндырды».

Ишагыйя 35:5, 6. «Ул чакта сукырларның күзләре ачылыр һәм саңгырауларның колаклары ачылып китәр. Ул чакта аксак болан кебек сикерәчәк, һәм телсезнең теле шатланып кычкырачак. Чүлдә сулар һәм далада ташкыннар бәреп чыгар».

Ишагыйя 65:21, 22. «Кешеләр йортлар төзерләр һәм анда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар. Алар төзеп, башка кеше яшәмәячәк, алар утыртып, башка кеше ашамаячак».

Данил 2:44. «Күктәге Аллаһы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак».

Яхъя 5:28, 29. «Кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп... каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә».

Ачылыш 21:3, 4. «Аллаһы Үзе алар белән булачак... Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте».

Изге Язмалардагы җаваплар җан тынычлыгы китерә

Бер караганда өстә әйтелгәннәр тормышка ашмаслык хыял гына булып күренә. Әмма бар бу вәгъдәләрне кеше түгел, ә Аллаһы бирә. Йәһвә «беркайчан да ялганламый» (Титуска 1:2).

Сез Аллаһы вәгъдәләренә ышанырга һәм аның таләпләре буенча яшәргә өйрәнсәгез, иң авыр вакытларда да җан тынычлыгын югалтмаячаксыз. Сугышлар да, ачлык та, авырулар да, хәтта картлык китергән авырлыклар һәм үлемнең якынлыгы да тынычлыгыгызны урламаячак. Ни өчен? Чөнки сез Аллаһы Патшалыгы бар зыянны төзәтәчәк икәненә бер дә шикләнмәячәксез.

Әмма киләчәккә нык өметкә ничек ия булырга? «Зиһенегезне яңартып... Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен — аныкларга» кирәк (Римлыларга 12:2). Изге Язмалар вәгъдәләренең дөреслегенә ышаныр өчен, сезгә, бәлки, өстәмә дәлилләр кирәк булыр. Андый тикшерү тырышлыкларга лаек. Тормышыгыздагы бернинди дә эш сезгә зуррак җан тынычлыгы китермәячәк.

[8, 9 биттәге иллюстрацияләр]

Аллаһы Сүзендә киләчәк турында нәрсә әйтелә?

Ишагыйя 35:5

Ишагыйя 35:6

Яхъя 5:28, 29