Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Лүк китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Лүк китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә Сүзе тере

Лүк китабыннан игътибарга лаек фикерләр

БИЛГЕЛЕ булганча, Маттай китабы яһүдләр өчен, Марк китабы яһүд булмаганнар өчен, ә Лүк китабы бар халык кешеләре өчен язылган булган. Б. э. якынча 56—58 елында язылган Лүк китабында Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында җентекләп әйтелә.

Лүк табибка хас игътибар һәм төгәллек белән «башыннан ук барысын да җентекләп» язып куйган. Аның китабында б. э. к. 3 елдан б. э. 33 елына кадәрге — 35 ел дәвамындагы вакыйгалар язылган (Лүк 1:3). Лүк китабындагы мәгълүматларның якынча 60 проценты башка язучылар бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә юк.

ГАЙСӘ ХЕЗМӘТЕНЕҢ БАШЫ

(Лүк 1:1—9:62)

Лүк Чумдыручы Яхъяның һәм Гайсәнең тууы турында әйткәч, Яхъя үз хезмәтен Тибери кайсар хакимлегенең унбишенче елында башлаган дип яза. Бу б. э. 29 елының язында булган (Лүк 3:1, 2). Яхъя Гайсәне шул елның көзендә суга чумдырган (Лүк 3:21, 22). Б. э. 30 елында Гайсә Гәлиләягә кайта һәм мондагы гыйбадәтханәләрдә өйрәтә башлый (Лүк 4:14, 15).

Гайсә Гәлиләя буенча беренче вәгазьләү сәяхәтен башлый. Ул халыкка болай дип әйтә: «Мин башка шәһәрләргә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен» (Лүк 4:43). Ул үзе белән балыкчы Шимунны һәм башкаларны ала һәм аларга: «Шушы вакыттан башлап кешеләр тотучы булырсыз»,— ди (Лүк 5:1—11; Мат. 4:18, 19). Гайсә Гәлиләя буенча икенче сәяхәткә 12 рәсүле белән китә (Лүк 8:1). Өченче сәяхәткә ул «Аллаһы Патшалыгы хакында вәгазь сөйләргә һәм авыру кешеләрне савыктырырга» 12 шәкертен үзләрен генә җибәрә (Лүк 9:1, 2).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:35 — Мәрьямнең күкәй күзәнәге, яки җенес күзәнәге, ул Гайсә белән авырга узган вакытта кулланылганмы? Мәрьямнең баласы, Аллаһы вәгъдә иткәнчә, аның борынгы бабалары Ибраһим, Яһүд һәм Давытның токымы булсын өчен, ул Мәрьямнең җенес күзәнәгеннән үсәргә тиеш булган (Ярат. 22:15, 18; 49:10; 2 Пат. 7:8, 16). Йәһвә үз Улының камил тормышын Мәрьямнең карынына күчерер өчен изге рухын кулланган, һәм Мәрьям балага узган (Мат. 1:18). Изге рух ярдәмендә Мәрьямнең җенес күзәнәгендәге һәркайсы камилсезлек юк ителгән һәм яралгы һәркайсы зарардан якланган.

1:62 — Зәкәрия телсез һәм саңгырау булып киткәнме? Юк. Ул сөйләшә генә алмаган. Башкалар аңардан үз баласына нинди исем бирергә теләгәнен «ишарәләр» белән сорасалар да, бу ул саңгырау булган дигәнне аңлатмый. Ул, күрәсең, хатынының баласына нинди исем бирергә теләгәнен ишеткән. Башкалар, бәлки, Зәкәриянең фикерен ишарәләр белән сорагандыр. Зәкәриянең теленең генә ачылганы ул ишетү сәләтен югалтмаганын аңлата (Лүк 1:13, 18—20, 60—64).

2:1, 2 — «Теркәү беренче тапкыр» булган дигән сүзләр Гайсәнең туу вакытын билгеләргә ничек ярдәм итә? Август кайсар идарә иткән вакытта беренче теркәү б. э. к. 2 елда уздырылган, шулай итеп Данил 11:20 дәге сүзләр үтәлгән, ә икенчесе — б. э. 6 яки 7 елларында булган (Рәс. 5:37). Бу ике теркәү уздырылганда Сурия белән Күрини идарә иткән. Ул, күрәсең, ике тапкыр билгеләнгән булган. Лүкнең беренче теркәү турында әйтүе Гайсәнең б. э. к. 2 елда туган икәнен күрсәтә.

2:35 — Мәрьямнең күңеленә «кылыч белән» кадаган кебек булыр дигән сүзләр нәрсә аңлата? Бу шуны күрсәтә: Мәрьям күп кешеләрнең Гайсәне Мәсих буларак кабул итмәгәннәрен һәм Гайсәнең газапланып үлгәнен күреп, кайгы кичерәчәк (Яхъя 19:25).

9:27, 28 — Гайсә үз шәкертләренә аларның кайберләре аның Патшалыгы килүен күргәнче «үлемне татымаячаклар» дигән вәгъдә биргән. Ни өчен Лүк Гайсә үзгәрүенең күренеше бу вәгъдә әйтелгәннән соң «сигез көн» үткәч булган дип әйтә, ә Маттай белән Марк «алты көннән соң» дип әйтәләр? (Мат. 17:1; Марк 9:2). Лүк, күрәсең, тагын ике көнне — Гайсә вәгъдә иткән көнне һәм күренеш булган көнне санаган.

9:49, 50 — Ни өчен Гайсә үзе артыннан бармаган кешене җеннәр куып чыгарудан туктатмаган? Гайсә аны туктатмаган, чөнки мәсихче җыелыш әле оештырылган булмаган. Шуңа күрә, Гайсә исеменә иман итәр өчен һәм җеннәрне куып чыгарыр өчен, бу кешегә Гайсә белән йөрергә кирәк булмаган (Марк 9:38—40).

Безнең өчен сабаклар:

1:32, 33; 2:19, 51. Пәйгамбәрлекләрне үтәгән бар вакыйгаларны һәм сүзләрне Мәрьям үз күңеленә салып куйган. Гайсәнең «бу дөньяның бетәчәге» турындагы сүзләрен без истә тотабызмы һәм бу көннәрдәге вакыйгалар белән чагыштырабызмы? (Мат. 24:3).

2:37. Ханна үрнәге безне Йәһвәгә һәрвакыт «армый-талмый дога кылырга», мәсихче очрашуларда «бергә җыелуны» калдырмаска һәм хезмәт итүне дәвам итәргә өйрәтә (Рим. 12:12; Евр. 10:24, 25).

2:41—50. Йосыф рухи нәрсәләрне үз тормышында беренче урынга куйган һәм үз гаиләсенең физик һәм рухи ихтыяҗлары турында кайгырткан. Ул гаилә башлыклары өчен бу яктан яхшы үрнәк калдырган.

4:4. Без һәр көн рухи әйберләр турында уйланырга тиеш.

6:40. Аллаһы Сүзенә өйрәткән кеше үз өйрәнүчеләренә яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш. Ул өйрәткән сүзләре буенча яшәргә тиеш.

8:15. «Сүзне [тотар өчен һәм]... түземлелек күрсәтеп, җимеш бирер өчен», без Аллаһы Сүзен аңларга, кадерләргә һәм аның асылына төшенергә тиеш. Изге Язмаларны һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны укыганда, без дога кылып уйланырга тиеш.

ГАЙСӘ ХЕЗМӘТЕНЕҢ АХЫРЫ

(Лүк 10:1—24:53)

Гайсә үзе алдыннан җитмеш шәкертен (ЯД) Яһүдиядәге шәһәрләргә һәм авылларга җибәрә (Лүк 10:1). Ул «шәһәрләр, авыллар аша үтеп, өйрәтә-өйрәтә» йөри (Лүк 13:22).

Б. э. 33 елының Коткарылу бәйрәменә кадәр, биш көн алдан, Гайсә Иерусалимга яшь ишәккә утырып керә. Гайсәнең үз шәкертләренә әйткән мондый сүзләренең үтәлер вакыты җиткән: «Адәм Улы күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга, үтерелергә әмма өченче көнне терелтеп торгызылырга тиеш» (Лүк 9:22, 44).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

10:18 — «Мин шайтанның күктән яшен кебек егылып төшүен күрдем»,— дигән сүзләр белән Гайсәнең үз шәкертләренә нәрсә әйтәсе килгән? Гайсәнең Шайтан күктән инде бәреп төшерелгән дип әйтәсе килмәгән. Бу Мәсих 1914 елда күктәге Патша булып утыргач булган (Ачыл. 12:1—10). Булачак вакыйгаларны үткән заманда әйтеп, Гайсә, күрәсең, моның һичшиксез булачагына басым ясаган.

17:34—37 — «Үләксә кошлары» һәм «үләксә» нәрсә ул? «Алынган», яки коткарылган, кешеләр ерактан яхшы күрүче бөркетләр белән чагыштырып була. Алар «үләксә» янында җыелачак. «Үләксә» — күзгә күренмичә идарә иткән вакыттагы чын Мәсих һәм Йәһвә аларга биргән рухи ризык (Мат. 24:28).

22:44 — Ни өчен Гайсә шулкадәр җәфаланган? Моңа берничә сәбәп булган. Гайсә үзенең җинаятьче кебек үлеме Йәһвәнең исеменә хурлык китерер дип борчылган. Моннан тыш, Гайсә бик яхшы шуны белгән: аның мәңгелек тормышы һәм бар кешеләрнең киләчәге аның тугры булып калуына бәйле.

23:44 — Өч сәгатьлек караңгылык кояш тотылу аркасында булганмы? Юк. Кояш тотылу яңа ай вакытында гына була, ә Коткарылу бәйрәме вакытында тулган ай булган. Гайсә үлгән көнне караңгылык Аллаһы эшләгән могҗиза булган.

Безнең өчен сабаклар:

11:1—4. Бу доганы Гайсә унсигез ай элек таудагы вәгазьдә әйткән үрнәк дога белән чагыштырсак, аларның бер-берсеннән бераз аерылып торганын күрәбез. Бу шуны күрсәтә: без дога кылганда бер үк сүзләрне кабатларга тиеш түгел (Мат. 6:9—13).

11:5, 13. Йәһвә безнең догаларыбызга әзерлек белән җавап бирсә дә, догада без үз дигәнебездә нык торырга тиеш (1 Яхъя 5:14).

11:27, 28. Чын бәхет гаиләдәге мөнәсәбәтләргә һәм байлык җыюга түгел, ә Аллаһының ихтыярын тугры үтәүгә бәйле.

12:47, 48. Күбрәк җаваплылыгы булган кеше үз вазифаларын үтәмәсә, ул үз вазифаларын белмәгән яки аңлап бетермәгән кешегә караганда күбрәк гаепле.

14:28, 29. Без мөмкинлекләрдән чыгып яшәсәк, акыллы эш итәбез.

22:36—38. Гайсә үз шәкертләренә үз-үзләрен саклар өчен яки яклар өчен сугыш коралы алып йөрергә кушмаган. Ләкин Гайсәне кулга алган төнне аларның кылычлары булган, шуңа күрә Гайсә аларга мөһим сабак бирә алган: «Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр» (Мат. 26:52).

[31 биттәге иллюстрация]

Йосыф гаилә башы буларак яхшы үрнәк калдырган

[32 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында иң җентекләп Лүк язган