Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ул безне кыйммәтле дип саный

Ул безне кыйммәтле дип саный

Аллаһыны яхшырак белегез

Ул безне кыйммәтле дип саный

Лүк 12:6, 7

БЕЗНЕҢ йөрәгебез безне гаепләргә мөмкин. Изге Язмалар да андый фикерне раслый. Кайчакта йөрәгебез безне бик тәнкыйтьли һәм без Аллаһының яратуына һәм кайгыртуына лаеклы түгел дип уйларга мәҗбүр итә. Ләкин Инҗилдә мондый ышандыру бар: «Йөрәгебез безне кайчан булса да гаепләсә... Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек һәм Ул һәммә нәрсәне белә» (1 Яхъя 3:19, 20). Аллаһы безне үзебезгә караганда яхшырак белә, һәм аның фикере безнекеннән бик нык аерылырга мөмкин. Ә Йәһвә Аллаһы безгә ничек карый? Аның карашы бик мөһим бит. Җавапны Гайсә ике тапкыр кулланган дулкынландыргыч мисалны карап чыгып белербез.

Бер очракта Гайсә ике чыпчыкны «бер бакыр тәңкәгә» саталар дигән (Маттай 10:29, 31). Ә икенче очракта, Лүк 12:6, 7 буенча, Гайсә болай дигән: «Биш чыпчык ике бакыр тәңкәгә сатыла түгелме соң? Алай да Аллаһы тарафыннан аларның берсе дә онытылмаган. [...] Курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк». Бу гади, ләкин ачык мисал Йәһвәнең үзенә таянган һәрбер кешегә ничек караганын күрсәтә.

Чыпчык ризык итеп кулланган кошлардан иң арзаны булган. Һичшиксез, Гайсә ярлы хатын-кызларның — бәлки, хәтта әнисенең — үз гаиләсен ашатыр өчен, бу кечкенә кошларны базарда сатып алганнарын күргәне булган. Бер чыпчыкны бер ассарионга, яисә хәзерге акчалар белән биш центка, сатып алып булган. Бу кошлар шулкадәр арзан булганнар ки, хәтта ике тәңкәгә дүрт түгел, ә биш чыпчыкны сатып алып булган — бишенчесен бушлай биргәннәр.

Гайсә бер чыпчык та «Аллаһы тарафыннан... онытылмаган» һәм Ата «ихтыярыннан башка җиргә егылып төшмәс» дигән (Маттай 10:29). Йәһвә җиргә, бәлки, яраланып егылып төшкән яки ризык эзләп төшкән һәр чыпчыкны күрә. Бу гади булып күренгән кошларны Йәһвә барлыкка китергән, шуңа күрә алар аның өчен онытылырлык дәрәҗәдә үк кечкенә түгел. Ул аларны кадерли, чөнки алар кыйммәтле тереклек ияләре. Гайсә бу мисалны ни өчен китергәнен аңлыйсызмы?

Башкаларны өйрәткәндә Гайсә еш кына чагыштырулар кулланган һәм зур нәрсәләрне кечкенә нәрсәләр ярдәмендә аңлаткан. Бер тапкыр Гайсә болай дигән: «Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларның келәтләре дә амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда никадәр кыйммәтлерәк бит» (Лүк 12:24). Хәзер Гайсә әйткән чыпчыклар турындагы сүзләрнең мәгънәсе аңлашыла: Йәһвә шундый кечкенә кошлар турында кайгырта икән, аны яраткан һәм аңа хезмәт иткән кешеләр турында ул бигрәк тә кайгыртачак!

Шулай итеп, Гайсә сүзләре буенча, безгә «безнең йөрәгебездән бөек» Аллаһының яратуына һәм игътибарына лаек түгел дип уйларга кирәкми. Безнең Барлыкка Китерүчебез бездә кайчакта без күрә алмаганны күрергә сәләтле. Моны белү безне бик юата!

[13 биттәге иллюстрация астында язылган текст]

Sparrows: © ARCO/D. Usher/age fotostock