Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ул бит безнең һәрберебездән ерак түгел»

«Ул бит безнең һәрберебездән ерак түгел»

Аллаһыны яхшырак белегез

«Ул бит безнең һәрберебездән ерак түгел»

Рәсүлләр 17:24—27

ГАҖӘЕП зур Галәм белән чагыштырганда кешеләр кечкенә бер бөртек булып күренә. «Кеше Чиксез кодрәтле Аллаһы белән дус була аламы?» — дигән сорау, бәлки, сездә дә туадыр. Бу Йәһвә Аллаһы үзе теләсә генә мөмкин. Ул моны телиме? Бу сорауга җавапны рәсүл Паул бирә. Аның Афина шәһәрендә яшәүче белемле кешеләргә әйткән сүзләре Инҗил китабында, Рәсүлләр 17:24—27 дә язылган. Паул Йәһвә турында әйткәндә дүрт якка игътибар итә.

Беренчедән, Паул Аллаһы «дөньяны һәм аның эчендәге һәммә нәрсәне бар иткән» дип әйтә (24 нче шигырь). Табигатьнең төрлелеге һәм матурлыгы тормышыбызны шатлыклы итә, һәм бу Барлыкка Китерүченең яратуын һәм аның кайгыртучан булуын күрсәтә (Римлыларга 1:20). Андый Аллаһы үзе яраткан кешеләрдән ераклашмаячак. Моны хәтта күз алдына да китерү кыен.

Икенчедән, Йәһвә «һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә» (25 нче шигырь). Йәһвә — яшәү чыганагы (Мәдхия 35:10). Ул безгә яшәү өчен кирәк булган бар нәрсәне — һава, су һәм ризыкны биргән (Ягъкуб 1:17). Шуңа күрә юмарт Аллаһы бездән читтә тора һәм безгә үзе турыда белергә һәм үзенә якынлашырга комачаулый дип уйлау акыллы булыр идеме?

Өченчедән, Аллаһы «бер кешедән барлык халыкларны бар иткән» (26 нчы шигырь). Йәһвә бар кешеләргә дә бертигез карый (Рәсүлләр 10:34). Һәм бу башкача була да алмый. Ул «бер кешене», Адәмне, яраткан һәм Адәмнән бар милләтләр барлыкка килгән. Аллаһы «барлык кешеләрнең котылуын» тели (1 Тимутегә 2:4). Шуңа күрә һәркайсы милләт, раса һәм этник төркем кешесе аңа якынлаша ала.

Ахырда Паул мондый сүзләр әйтә: «Ул [Йәһвә] бит безнең һәрберебездән ерак түгел» (27 нче шигырь). Йәһвә Чиксез кодрәтле Аллаһы булса да, ул үзен чын күңелдән эзләгән кешеләргә якын. Аның Сүзендә ул бездән ерак түгел, «инәлеп дәшүчеләргә» якын дип әйтелә (Мәдхия 144:18).

Рәсүл Паулның сүзләре буенча, Аллаһы безнең үзенә якынлашуын тели. Әмма андый дуслыкны ул үзен «эзләүчеләргә», үзен «капшанып эзләүчеләргә» генә бүләк итә (27 нче шигырь). Изге Язмаларны тәрҗемә итәргә булыша торган бер китапта болай дип әйтелә: «Бу ике фигыль дә ирешерлек мөмкинлекне яки тормышка ашачак теләкне аңлата». Мәсәлән, караңгы, әмма сиңа таныш булган бүлмәдә, син капшап ут кабызгычын яки ишекне эзләп йөрисең. Син барыбер аны табачаксың, син моны беләсең. Аллаһыны да чын күңелдән эзләсәк, бер дә шикләнмәскә була: тырышлыкларыбыз бүләкләнәчәк. Сез аны табачаксыз дип ышандыра Паул (27 нче шигырь).

Син Аллаһыга якын булырга телисеңме? Иман белән «Аллаһыны эзләсәң», «Аны капшанып эзләсәң», син аңа якынлашачаксың. Йәһвә «безнең һәрберебездән ерак түгел», шуңа күрә аны табу җиңел.