Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ахырда... нәрсә булачагы» турында уйлагыз

«Ахырда... нәрсә булачагы» турында уйлагыз

«Ахырда... нәрсә булачагы» турында уйлагыз

БЕЗГӘ гомер буена күп сайлаулар ясарга туры килә. Һәм берәр юл сайлап аңа басканчы, бу юлның азагы турында уйларга кирәк. Чөнки күпләр сайлау ясый да, соңыннан үкенә. Бәлкем сезнең дә: «Их, ахырда нәрсә булачагын белсәм... Беркайчан да алай эшләмәс идем»,— дип әйткәнегез бардыр.

Тәҗрибәле сәяхәтче һәрбер юлны җентекләп тикшереп чыга, аларның кая алып барганын белергә тели. Ул юлны картадан карый яки бу җирләрне белгән кешеләрдән сорый. Ул шулай ук юлдагы күрсәткечләргә игътибар итәчәк. Ә без сайлаган тормыш юлы турында нәрсә әйтеп була? Ул дөресме? Моны ничек белергә? Аллаһы борынгы Исраил турында Муса аша болай дигән: «Әгәр акыллары булса, моны аңларлар, ахырда үзләренә нәрсә булачагын төшенерләр» (Канун 32:29).

Яхшы киңәш

Безгә ялгыш адым ясарбыз дип кайгырасы юк. Аллаһы үзенең югары урыныннан һәрбер кешене иң яхшы юлдан алып бара ала. Ул кешеләр сайлаган юлларны һәм бу юлларның ахырын күреп торган. «Һәр кешенең гомер юлы Раббы күзе алдында, һәм Ул бәндәсенең бөтен гамәлләрен күреп-үлчәп тора»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 5:21).

Йәһвә аны яраткан кешеләр турында кайгырта. Үзенең Сүзе, Изге Язмалар, ярдәмендә ул аларга иң яхшы юлны күрсәтеп тора. «Сине акыллыландырырмын, шушы барасы юлыңнан сине өйрәтеп йөртермен, синең белән җитәкчелек итеп, күзләремне сиңа салырмын»,— дип әйтә Аллаһы Зәбур китабында. Берәр юлга басканчы, Йәһвәдән киңәш сорау дөрес булыр иде. Борынгы Исраил патшасы Давыт нәкъ шулай эшләгән дә. «Барасы юлымны миңа күрсәт»,— дип дога кылган ул (Мәдхия 31:8; 142:8).

Юлны тәҗрибәле һәм ышанычлы сәяхәтче күрсәтсә, без бер дә шикләнмичә, бу сукмак кая барып чыгар микән дип бер дә борчылмыйча барабыз. Давыт Йәһвәдән җитәкчелек сорап, шул җитәкчелек буенча эш иткән. Нәтиҗәдә ул җан тынычлыгы кичергән һәм үз хисләрен мондый гаҗәеп сүзләр белән белдергән: «Ходай — минем Көтүчем; мин бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмам. Мине үләнле җиргә урнаштыра, тыныч су янында мине асрый. Җанымны Үзенә бора, Үз исеме хакына мине дөреслек сукмагына кертә. Мин үлем караңгылыгы уртасыннан барсам да, усалдан курыкмам, чөнки Син минем белән, Синең таягың, Синең таянгычың, шулар мине тыныч итәләр» (Мәдхия 22:1—4).

Аларны нинди киләчәк көтә?

Бер мәдхия җырлаучы, бәлкем Асаф яки аның нәселеннән булган берсе, «аякларым [дөрес юлдан] аздан гына авышмадылар» дип таныган. Нәрсә булган соң? Ул намуссыз һәм явыз кешеләрнең рәхәтләнеп яшәүләрен, «гөнаһлыларның тыныч торганын» күреп, алардан көнләшкән. Ул алар «бу гомердә яхшы торалар» дип уйлаган. Һәм иң начары, ул үзе сайлаган тәкъвалык юлы буенча йөрүнең акыллы булуына шикләнә башлаган (Мәдхия 72:2, 3, 6, 12, 13).

Аннары мәдхия җырлаучы Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә килгән һәм явызларның киләчәге турында дога кылып уйланган. «Аларның ничек бетәсен белмәдем»,— дип җырлый ул. Ул үзе көнләшкән кешеләрнең киләчәге турында уйланган. Нинди киләчәк явыз кешеләрне көткән? Андый кешеләр «тайгак юлларда» торалар һәм «канунсызланулары өчен харап булалар» икәнен ул аңлаган. Ә ул үзе сайлаган юл турында нәрсә әйтеп була? «Син мине.... [Йәһвә] соңыннан олылап кабул итәрсең»,— дип яза ул (Мәдхия 72:17—19, 24).

Мал-мөлкәтне шикле юллар аша туплаган кешеләрнең ахыры турында уйланып, мәдхия җырлаучы шуны аңлаган: ул дөрес юл белән бара һәм мондый нәтиҗә ясаган: «Ә миңа Аллага якынлашуы рәхәт!» Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр безгә һәрвакыт файда китерә (Мәдхия 72:28).

«Аягың басасы юлны алдан яхшылап уйла»

Без дә моңа охшаш хәлгә эләгергә мөмкин. Әйтик, безгә яхшы түләүле эш урыны, дәрәҗәлерәк урын яки күп акча китерәчәк берәр эш ачарга тәкъдим итәләр. Әлбәттә, һәрбер яңа эшнең куркыныч яклары бар, әмма башта моның «ахыры» нинди булачак икәнен карап чыгу акыллырак булыр. Эш шартлары нинди? Сиңа гаиләңнән ерак торырга туры килмәсме, һәм бу тормыш иптәшеңә һәм синең үзеңә авырлыклар китермәсме? Сезгә, бәлки, бозык гадәтләре булган хезмәттәшләрегез белән һәм башка кешеләр белән бергә торырга туры килер. Моның барысы турында яхшылап уйлансагыз, сез акыллы карарлар кабул итә алырсыз. Сөләйман киңәшенә игътибар итегез: «Аягың басасы юлны алдан яхшылап уйла» (Гыйбрәтле сүзләр 4:26).

Бу киңәшкә барыбыз да, аеруча яшьләр, колак салса, яхшы булыр иде. Бер яшь кеше фильмны, анда җенси теләк уята торган күренешләрнең барын белә торып, прокатка алган. Фильмны караганнан соң ул үзендә көчле җенси теләк сизгән һәм якында гына яши торган фәхеш хатыны янына киткән. Шуннан соң ул үзен начар хис иткән, аны вөҗданы газаплаган, һәм ул берәр чир йокмаган микән дип курыккан. Аның белән нәкъ Изге Язмаларда язылганча булып чыккан: «Һәм егет, сугым үгезе кебек... һәлак буласын абайламыйча хатын артыннан иярде». Ул «ахырда... нәрсә буласы» турында уйланса, андый хәлгә эләкмәс иде! (Гыйбрәтле сүзләр 7:22, 23).

Юлдагы күрсәткечләргә игътибар ит

Күп кешеләр юлдагы күрсәткечләргә игътибар итәргә кирәк дип ризалашыр. Әмма, кызганычка каршы, күпләр тормыш юлындагы күрсәткечләр ошамаса, аларга игътибар итми. Иремия пәйгамбәр көннәрендә яшәгән Исраил халкы мисалын карап чыгыйк. Ул көннәрдә халык юл чатында торган дип әйтеп була, һәм Йәһвә Аллаһы аларга мондый киңәш биргән: «Борынгы юллар турында, яхшы юл кайда дип җентекләп сораштырыгыз, һәм аның буенча барыгыз». Әмма халык үзсүзлеләнеп, ул юлдан «бармыйбыз» дигән (Иремия 6:16). Аларның бу фетнә юлының «ахыры» нинди булган? Б. э. к. 607 елда борынгы Бабыл гаскәрләре килеп, Иерусалимны тулысынча юк иткәннәр һәм анда яшәүче халыкны әсирлеккә алып киткәннәр.

Аллаһы урнаштырган юлдагы күрсәткечләрне санга сукмау файда китерми. Изге Язмаларда безнең өчен мондый кисәтү язылган: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).

Кайвакыт Аллаһы: «Аяк басма!» — дип кисәтә. Мәсәлән, Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Иманы юклар сукмагына аяк басма, явызлар юлыннан йөрмә» (Гыйбрәтле сүзләр 4:14). Андый сукмакларның берсе турында Гыйбрәтле сүзләр 5:3, 4 тә әйтелә: «Чит хатынның иреннәре балдай татлы, сүзләре майдан йомшак тоелса да, моның ахыры барыбер әремдәй ачы һәм ике кыры да үткен кылычтай һәлакәтле булыр». Кайберәүләр өчен фәхеш хатын белән яки башка берәрсе белән җенси мөнәсәбәтләр рәхәтлек китерүче булып күренергә мөмкин. Әмма әхлакый тормышыбызга кагыла торган: «Аяк басма!» — дигән кисәтүне санга сукмау аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Андый бозык юлга басканчы, үзеңнән: «Бу юл белән мин кайда барып чыгармын?» — дип сора. Бу юлның ахыры турында әз генә уйланып алу, безне җитди хаталарга китерүче юлдан тотып кала ала. СПИД һәм җенси юллар аша күчә торган чирләр, балага узу, бала төшерү, бозылган мөнәсәбәтләр һәм вөҗдан газабы — болар Аллаһы кисәтүләренә колак салмаган кешеләр «сукмагында» ята. Әхлаксызлык юлы белән барган кешеләр турында рәсүл Паул аларның «берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячак» дип язган (1 Көринтлеләргә 6:9, 10).

«Менә юл»

Кайвакыт юлның азагы ачык күренми. Әмма Аллаһы безнең турыда ярату белән кайгыртып, ачык җитәкчелек бирә. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле! «Менә юл, шул юлдан барыгыз»,— дип әйтә Йәһвә үз халкына (Ишагыйя 30:21). Йәһвә безгә күрсәткән юлның ахырында безне нәрсә көтә? Бу юл тар һәм авыр булса да, Гайсә бу юл мәңгелек тормышка алып бара дип әйткән (Маттай 7:14).

Бер минутка туктап, үзеңнең тормыш юлың турында уйлап ал. Бу юл дөресме? Аның ахыры нинди булачак? Йәһвәгә дога кылып, җитәкчелек сора. Шулай ук безгә бирелгән «карта», Изге Язмалар, белән үз тормыш юлыңны чагыштырып тор. Син, бәлки, Аллаһы сүзләрен үтәп яшәгән берәр тәҗрибәле «сәяхәтче» белән киңәшләшеп алырсың. Әгәр тормыш юлыңны үзгәртергә кирәк икәнен күрсәң, моны тоткарланмыйча эшлә.

Сәяхәтче дөрес юлдан баруын дәлилләүче күрсәткечләр күрсә, бу аның рухын күтәрә. Тормыш юлыгыз дөрес икәнен күргәч, бу юлдан читкә китмәскә тәвәккәл булыгыз. Бу «сәяхәт» өчен иң зур бүләк сезне алда көтә, һәм бу вакыт инде якын (2 Петер 3:13).

Һәрбер юл кайда булса да илтә. Сайлаган юлыгыз белән сез кайда барып чыгарсыз? «Их, башка юл сайлаган булсам иде!» — дип әйтерлек булмасын. Шуңа күрә тормыш юлыгызда тагын бер адым ясаганчы, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Бу юлның ахырында мине нәрсә көтә?»

[16 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

«Ахырда... нәрсә булачак»?

Яшьләр бүгенге көндә популяр дип саналган нәрсәләрне эшләргә еш кына тартыла. Берничә мисал карап чыгыйк.

Сиңа тәмәке тартырга тәкъдим итәләр.

Иң изге ниятләрдән чыгып, укытучың сине югары белем алырга дәртләндерә.

Сине исерткеч эчемлекләр, ә бәлки наркотиклар да, булган кичәгә чакыралар.

Синнән еш кына: «Интернетта үз сайтыңны ник ачмыйсың?» — дип сорыйлар.

Дустың сине көч куллану яки әхлаксыз күренешләре булган фильмны карарга чакыра.

Андый хәлләргә элеккәндә, син нәрсә эшләрсең? Кеше сүзе буенча эш итәрсеңме яки үзеңнән: «Ахырда мине нәрсә көтә?» — дип сорарсыңмы? «Берәү өстендәге киемен яндырмыйча куенында ут йөртә алырмы? Яки берәү аякларын пешермичә утлы күмер өстендә йөри алырмы?» Үзеңә бу сорауларны бирү акыллы булыр иде (Гыйбрәтле сүзләр 6:27, 28).