Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Никахыгыз «өч каттан ишелгән бау» булсын

Никахыгыз «өч каттан ишелгән бау» булсын

Никахыгыз «өч каттан ишелгән бау» булсын

«Өч каттан ишелгән бауны... җиңел генә өзеп булмый» (ВӘГ. 4:12).

1. Кем беренче кешеләрне никах бәйләнешләре белән баглаган?

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ үсемлекләрне һәм хайваннарны яраткач, беренче кеше Адәмне барлыкка китергән. Аннан соң Йәһвә Адәмне тирән йокыга талдырган һәм аның бер кабырга сөяген суырып алып, камил ярдәмче булдырган. Адәм аны күргәч: «Менә минем сөякләремнән алынган сөяк, менә минем итемнән алынган ит»,— дип әйткән (Ярат. 1:27; 2:18, 21—23). Йәһвә беренче кешеләрне никах бәйләнешләре белән баглап һәм аларга фатихасын биреп, үз эше белән канәгать булганын күрсәткән (Ярат. 1:28; 2:24).

2. Шайтан Адәм белән Хауваның араларын ничек бозган?

2 Кызганычка каршы, никах, Аллаһы урнаштырган төзелеш, тиздән сынауларга дучар булган. Ничек итеп? Явыз фәрештә, соңрак ул Шайтан дип аталган, Хауваны алдап, аны тыелган җимешне ашарга котырткан. Соңыннан Адәм дә үз хатынына кушылган. Шулай итеп алар Аллаһы хакимлегенә каршы чыкканнар һәм аның җитәкчелеген кире какканнар (Ярат. 3:1—7). Йәһвә Адәм белән Хаувадан ни өчен алай эшләгәннәре турында сораганда аларның аралары бозылган икәне күренеп тора иде инде. Чөнки Адәм кылган эшләрендә үз хатынын гаепләп: «Яныма Син куйган хатын ул агачтан җимеш өзеп алып миңа бирде, мин аны ашадым»,— дип әйткән (Ярат. 3:11—13).

3. Кайбер яһүдләр никахка ничек караганнар?

3 Гасырлар дәвамында Шайтан, төрле хәйләләр кулланып, ирләр белән хатыннар арасындагы никах бәйләнешләрен какшатырга тырыша. Кайвакыт ул, дини руханиларны кулланып, Изге Язмаларга каршы килгән карашларны тарата. Әйтик, яһүдләрнең дини җитәкчеләре, Аллаһы нормаларын түбәнәйтеп, җитди булмаган сәбәпләр, мәсәлән артык тозлы ризык, аркасында ирләргә хатыннары белән аерылышырга рөхсәт иткәннәр. Әмма Гайсә: «Ир кеше, зина кылу сәбәбе булмый торып, хатыны белән аерылыша һәм башкага өйләнә икән, ул зина кыла»,— дип әйткән (Мат. 19:9).

4. Бүгенге көндә никах нинди сынауларга дучар була?

4 Шайтан һаман да никах бәйләнешләрен таркатырга тырыша. Гомосексуаль никахлар, кешеләрнең никахсыз яшәгәннәре, җиңел генә аерылыша алганнары Шайтанның бу яктан күп уңышларга ирешкәнен күрсәтә. (Еврейләргә 13:4 не укы.) Бу дөньяда никахка карата киң таралган бозык караш безгә тәэсир итмәсен өчен, без, мәсихчеләр буларак, нәрсә эшли алабыз? Никахны нәрсә бәхетле итә? Моны карап чыгыйк.

Никахыгызда Йәһвә булсын

5. «Өч каттан ишелгән бау» дигән әйтем никахка карата кулланылганда нәрсәне аңлата?

5 Гаилә тормышы бәхетле булсын өчен, никахта Йәһвә булырга тиеш. Аллаһы Сүзендә: «Өч каттан ишелгән бауны... җиңел генә өзеп булмый»,— дип әйтелә (Вәг. 4:12). «Өч каттан ишелгән бау» — бу образлы әйтем. Ул, никахка карата кулланылганда, ике бауның, ягъни ир белән хатынның, өченче төп бау — Йәһвә белән тыгыз бәйләнгән икәнен аңлата. Ирле-хатынлы Аллаһы белән бердәм булганда, кыенлыкларны җиңәр өчен рухи көч ала, ә бу чыннан да никахны бәхетле итә.

6, 7. a) Йәһвә никахларында булсын өчен, мәсихчеләр нәрсә эшли ала? б) Ни өчен бер апа-кардәш ирен кадерли?

6 Никах «өч каттан ишелгән бау» булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Мәдхия җырлаучы Давыт: «Әй Аллам, Синең ихтыярыңа буйсынасым килә, Синең кануның минем йөрәгемдә»,— дип әйткән (Мәд. 39:9). Аллаһыны яратсак, бу безне дә бөтен йөрәгебез белән аңа хезмәт итәргә дәртләндерәчәк. Шуңа күрә иргә дә, хатынга да Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр булдырырга һәм аның ихтыярын үтәгәндә шатлык табарга кирәк. Өстәвенә, алар бер-берсенә булышып, Аллаһыга карата яратуларын ныгытырга тиеш (Гыйб. сүз. 27:17).

7 Аллаһы кануны чыннан да «йөрәгебездә» булса, бездә мондый сыйфатлар — иман, өмет һәм мәхәббәт булачак. Ә бу безгә никах бәйләнешләрен ныгытырга ярдәм итәчәк (1 Көр. 13:13). Инде 50 ел никахта булган Сандра исемле апа-кардәш болай дип әйтә: «Мин иремне ул миңа рухи җитәкчелек һәм киңәшләр биргәне өчен һәм мине яратса да, Йәһвәне ныграк яратканы өчен бик кадерлим». Ирләр, сезнең турыда да шуны ук әйтеп буламы?

8. Никахта «яхшы әҗер» алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

8 Ирле-хатынлылар, сез рухи эшләрне тормышыгызда беренче урынга куясызмы? Сез тормыш иптәшегезне Йәһвә эшен башкарганда хезмәттәш итеп саныйсызмы? (Ярат. 2:24). Акыллы патша Сөләйман болай дип язган: «Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак; чөнки икәүнең бердәм хезмәтендә яхшы әҗер бар» (Вәг. 4:9). Чыннан да, ир белән хатынга «яхшы әҗер» алыр өчен, ягъни аларның никахларында ярату һәм Аллаһы фатихасы булсын өчен, күп тырышлыклар куярга кирәк.

9. a) Ирләрнең нинди җаваплылыгы бар? б) Көлессәйлеләргә 3:19 буенча, ир хатыны белән үзен ничек тотарга тиеш?

9 Никахта Йәһвә булсын өчен, иргә дә, хатынга да Аллаһы таләпләре буенча яшәргә тырышырга кирәк. Гаиләнең материаль һәм рухи ихтыяҗлары турында иң беренче чиратта ир кайгыртырга тиеш (1 Тим. 5:8). Аңа шулай ук үз хатынының эмоциональ ихтыяҗларына игътибарлы булырга кирәк. Көлессәйлеләргә 3:19 да: «Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз»,— дип әйтелә. Изге Язмаларның бер белгече әйткәнчә, хатынга «кырыс булу» — бу аны «сүзләр белән җәрәхәтләү яисә туры мәгънәдә кыйнау, шулай ук аны яратусыз, кайгыртусыз, яклаусыз һәм ярдәмсез калдыру» дигәнне аңлата. Билгеле, андый тәртип мәсихче гаиләдә булырга тиеш түгел. Ир үз гаиләсе белән яратып җитәкчелек итсә, хатыны аңа теләп буйсыначак.

10. Мәсихче хатыннарның рухы нинди булырга тиеш?

10 Никахта Йәһвә булсын өчен, хатынга да Аллаһының таләпләрен үтәргә кирәк. Рәсүл Паул болай дип язган: «Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек буйсыныгыз. Чөнки Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булган кебек, ир дә хатынның башы» (Эфес. 5:22, 23). Шайтан Хаувага Аллаһыдан бәйсез булу чын бәхет китерә дип әйтеп, аны алдаган. Безнең көннәрдә бәйсезлек рухы күп кенә гаиләләрдә хөкем сөрә. Әмма мәсихче хатыннар яратучан ирләренә буйсынып, үз абруйларын төшерә дип уйламый. Алар шуны истә тота: Йәһвә Хауваны үз иренә «ярдәмче» итеп булдырган, һәм шуның белән никахта хатынга хөрмәтле роль биргән (Ярат. 2:18). Аллаһы урнаштырган бу тәртипне таныган хатын чыннан да «ире өчен таҗ» булып тора (Гыйб. сүз. 12:4).

11. Бер абый-кардәшнең сүзләре буенча, никахны нәрсә ныгыта?

11 Аллаһы никахта булсын өчен, ир белән хатынга Изге Язмаларны бергәләп өйрәнергә кирәк. Никахта 55 ел бәхетле яшәгән Джеральд исемле кардәш болай дип әйтә: «Никахта бәхетле булыр өчен, Изге Язмаларны бергәләп уку һәм өйрәнү мөһим». Ул болай дип дәвам итә: «Ир белән хатын бар нәрсәне, аеруча рухи эшләрне, бергә башкарырга тырышса, бу аларны бер-берсе белән һәм Йәһвә белән якынлаштыра». Ир белән хатын Изге Язмаларны бергәләп өйрәнсә, бу Йәһвәнең нормаларын истә тотарга, аның белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм рухи яктан үсүне дәвам итәргә булышачак.

12, 13. a) Ни өчен ир белән хатынга бергәләп дога кылу мөһим? б) Никахны тагын нинди рухи эшләр ныгыта?

12 Ир белән хатын Йәһвәгә бергә дога кылып, никахларын бәхетле итә. Ир гаиләсен борчыган әйберләр турында догада Йәһвәгә «күңелен бушатса», бу гаилә бәйләнешләрен һичшиксез ныгытачак (Мәд. 61:9). Чыннан да, Йәһвәдән бергәләп ярдәм һәм җитәкчелек сораганда, туган каршылыкларны җайга салу җиңелрәк (Мат. 6:14, 15). Ир белән хатын, үз догалары буенча, бер-берсенә ярдәм итәргә, бер-берсенә сабыр булырга һәм бер-берсен кичерергә әзер булырга тиеш (Көл. 3:13). Йәһвәгә дога кылып, без аңа өметләнгәнебезне күрсәтәбез. Давыт патша: «Барчаларның күзләре Сиңа өметләнеп тора»,— дип әйткән (Мәд. 144:15). Без өмет белән «барлык мәшәкатьләребезне Аллаһыга йөкләсәк», әзрәк борчылачакбыз, чөнки аның безнең хакта кайгыртканын беләбез (1 Пет. 5:7).

13 Никахта Йәһвә булсын өчен, ир белән хатынга җыелыш очрашуларына йөрергә һәм бергәләп вәгазьләү эшендә катнашырга кирәк. Мәсихче очрашуларда алар Иблиснең гаиләләрне таркатыр өчен кулланган «мәкерле ниятләренә каршы торырга» өйрәнәләр (Эфес. 6:11). Ир белән хатын регуляр рәвештә бергәләп вәгазьләсә, бу аларга иманда «нык торырга һәм какшамас булырга» ярдәм итәчәк (1 Көр. 15:58).

Авырлыклар туганда

14. Нәрсә аркасында никахта авырлыклар туа?

14 Билгеле, өстә әйтелгән киңәшләр безнең өчен яңа түгел. Ләкин бу киңәшләр турында ачык итеп сөйләшсәк, ничек булыр иде? Никахыгызда нинди якларга аерым игътибар бирергә кирәк икәнен билгеләргә тырышыгыз. Әмма Изге Язмаларда никахларында Аллаһы булган кешеләрнең дә «бу тормышта мәшәкатьләре күп булачак» дип әйтелгән (1 Көр. 7:28). Кешеләрнең камилсезлеге, бу бозык дөньяның зыянлы тәэсире һәм Иблиснең тозаклары аркасында Аллаһының тугры хезмәтчеләренең никахларында да авыр кыенлыклар туа (2 Көр. 2:11). Ләкин Йәһвә андый кыенлыкларны җиңеп чыгарга булыша. Ул сиңа да ярдәм итәчәк. Тәкъва кеше Әюб мал-туарсыз калган, аның хезмәтчеләре һәм балалары һәлак булганнар. Шулай да: «Әюб гөнаһ эшләмәгән һәм Аллаһы турында гаеп итәрлек берни дә сөйләмәгән»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Әюб 1:13—22).

15. Авыр шартларда кеше үзен ничек тотарга мөмкин, һәм ачу белән әйтелгән рәнҗетүче сүзләргә ничек карарга кирәк?

15 Әмма Әюбнең хатыны үзен башкача тоткан. Ул: «Син һаман да сафлыгыңда нык торасыңмы? Аллаһыны каһәрлә һәм үл!» — дип әйткән (Әюб 2:9). Әйе, авыр шартлар туганда кеше нык кайгырганга күрә үзен акылсыз тотарга мөмкин. «Җәберләү зирәк кешене дә ахмак итә»,— дип әйткән бер акыллы кеше (Вәг. 7:7). Якын кешең сиңа ачу белән рәнҗетүче сүзләр әйтсә, тынычлык сакларга тырыш. Син аның сүзләренә шундый ук җавап кайтарсаң, бу хәлне тагы да катлаулырак итә. (Мәдхия 36:8 не укы.) Авыр кичерешләргә яисә күңел төшенкелегенә китергән «ярсулы сүзләргә» игътибар итмә (Әюб 6:3).

16. a) Гайсәнең Маттай 7:1—5 тә язылган сүзләре никахта ничек кулланырлык? б) Ни өчен никахта бар нәрсәгә акыллы караш сакларга тырышу мөһим?

16 Тормыш иптәшең камил булыр дип көтмә. Тормыш иптәшеңнең кайбер гадәтләре яисә кимчелекләре синең ачуыңны китерәдер, һәм син: «Мин аны үзгәртә алырмын»,— дип уйларга мөмкин. Ярату һәм сабырлык күрсәтеп, син аңа яхшы якка үзгәрергә булыша алырсың да. Әмма шуны онытма: Гайсә башкаларның кечкенә кимчелекләрен күргән кешене үз кардәшенең күзендә «чүп бөртеген» күргән, ә үз күзендәге «бүрәнәне» сизмәгән кешегә тиңләштерә. «Хөкем итмәгез, сезне дә Аллаһы хөкем итмәс»,— дип әйткән Гайсә. (Маттай 7:1—5 не укы.) Бу сүзләр җитди хаталарны игътибарсыз калдырырга кирәк дигәнне аңлатмый. Якынча 40 ел никахта булган Роберт исемле кардәш болай ди: «Ир белән хатын бер-берсе белән ачыктан-ачык сөйләшергә, бер-берсенең киңәшләренә колак салырга һәм үзгәрергә әзер булырга тиеш». Шулай да бар нәрсәгә акыллы караш сакларга тырышырга кирәк. Әгәр тормыш иптәшеңдә ниндидер сыйфатлар юк икән, борчылма, ә аның инде хәзер булган яхшы якларын кадерләргә өйрән (Вәг. 9:9).

17, 18. Авыр шартларда булганда безгә кайдан ярдәм алырга?

17 Тормыштагы шартлар үзгәреп тора, һәм бу җитди сынауларга әйләнергә мөмкин. Гаиләдә балалар булса, авырлыклар килеп чыгарга мөмкин. Гаиләдәгеләрнең берәрсе чирләп китә ала. Олы яшьтәге ата-аналарны, бәлкем, карарга кирәк булыр. Балалар үсеп җиткәч, өйдән еракка китәргә мөмкин. Шулай ук теократик билгеләнүләр һәм вазифалар үзгәрә ала. Андый үзгәрешләр ир белән хатын арасында кыенлыклар тудырырга мөмкин.

18 Никахтагы кыенлыклар аркасында түзәр хәлең юк кебек тоела башласа, нәрсә эшләргә? (Гыйб. сүз. 24:10). Бирешмә! Шайтан Аллаһы хезмәтчеләренең саф гыйбадәт кылудан читләшүләрен көтеп кенә тора. Йәһвәне берьюлы ике кеше калдырып китсә, Шайтан тагы да ныграк сөенәчәк. Шуңа күрә никахыгыз «өч каттан ишелгән бау» булып калсын өчен, көчеңнән килгәнне эшлә. Изге Язмаларда Аллаһының хезмәтчеләре турында бик күп мисаллар бар. Алар Йәһвәгә авыр сынаулар вакытында тугрылыкларын саклаганнар. Мәсәлән, бер очракта Давыт Йәһвәгә: «Әй Алла, мине ярлыка, чөнки кеше... мине кысрыклый»,— диеп, үз күңелен бушаткан (Мәд. 55:2). Ә сине «кеше...кысрыклаган» чаклар булдымы? Безгә чит кешеләр дә, якын кешеләр дә авырлыклар китерергә мөмкин. Онытма: һәрхәлдә Давыт барысын кичерә алган, димәк, син дә кичерә алачаксың. «Мин Ходайны эзләдем, Ул мине ишетте дә, булган кайгыларымнан коткарды»,— дип әйткән Давыт (Мәд. 33:5).

Алдагы фатихалар

19. Без Шайтанның һөҗүмнәренә ничек каршы тора алабыз?

19 Без яшәгән ахыр заманда ир белән хатынга «бер-берсен... дәртләндерергә һәм рухи яктан ныгытырга» кирәк (1 Тес. 5:11). Онытма, Шайтан Аллаһының бар хезмәтчеләре дә аңа үз файдасын гына эзләп, хезмәт итә дип әйтә. Ул безне Йәһвәдән читләштерер өчен, көченнән килгән бар нәрсәне эшләргә әзер. Шуңа күрә ул никахыбызны җимерергә тырышачак. Шайтанның һөҗүмнәренә каршы торыр өчен, безгә тулысынча Йәһвәгә өметләнергә кирәк (Гыйб. сүз. 3:5, 6). «Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам»,— дип язган Паул (Флп. 4:13).

20. Никахта Аллаһы булса, нинди фатихалар булачак?

20 Никахта Аллаһы булса, фатихалар күп булачак. Моны 51 ел никахта булган Джоэл исемле кардәш раслый. Ул болай ди: «Мин Йәһвәгә хатыным һәм безнең бәхетле никахыбыз өчен һәрвакыт рәхмәтләремне белдерәм. Минем тормыш иптәшем минем иң якын дустым». Алар андый якын мөнәсәбәтләрне ничек саклый алган? «Без һәрвакыт бер-беребезгә игелекле, сабыр булырга һәм ярату күрсәтергә тырыштык»,— дип әйтә Джоэл. Беркем дә без яшәгән дөньяда бу сыйфатларны камил итеп күрсәтә алмый. Шулай да Изге Язмалардагы принципларны кулланыр өчен һәм Йәһвә никахыбызда булсын өчен тырышлыклар куйыйк. Шул чакта никахыбызны, «өч каттан ишелгән бауны» кебек, «җиңел генә өзеп булмаячак» (Вәг. 4:12).

Хәтерлисезме?

• Никахта Йәһвә бар дигән сүз нәрсәне аңлата?

• Авырлыклар туганда ир белән хатын нәрсә эшләргә тиеш?

• Никахта Йәһвә булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Ир белән хатын бергә дога кылып, авырлыкларны һәм кыенлыкларны җиңеп чыга ала