Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безнең көннәрдә дә Йәһвә үз хезмәтчеләрен коткара

Безнең көннәрдә дә Йәһвә үз хезмәтчеләрен коткара

Безнең көннәрдә дә Йәһвә үз хезмәтчеләрен коткара

«Ходай аларга булышыр, аларны коткарыр» (МӘД. 36:40).

1, 2. Безне нәрсә юатып һәм ныгытып тора?

КҮЛӘГӘ бер урында гына тормый. Җир әйләнгәнгә күрә, җир өстендәге әйберләрнең кояш яктыртудан барлыкка килгән күләгәсе һәрвакыт күчеп һәм үзгәреп тора. Әмма җирне һәм кояшны Барлыкка Китерүче үзгәрми (Мал. 3:6). «Ул һәрвакыт үзгәрешсез»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Ягък. 1:17). Бу хакыйкать безне, аеруча авыр сынаулар һәм кыенлыклар вакытында, юатып һәм ныгытып тора. Ничек итеп?

2 Моннан алдагы мәкаләдә әйтелгәнчә, Йәһвә үткәндә үз хезмәтчеләре өчен Коткаручы булган (Мәд. 69:6). Ул үзгәрмәгән һәм хәзер дә үз сүзенә тугры. Шуңа күрә Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре ул «аларга булышыр, аларны коткарыр» икәненә ышана алалар (Мәд. 36:40). Йәһвә безнең көннәрдә үз хезмәтчеләрен ничек коткара? Ул безнең һәрберебезгә ничек булыша?

Каршы килүчеләрдән коткарылган

3. Ни өчен без каршы килүчеләрнең вәгазьләү эшен туктата алмаячакларына ышана алабыз?

3 Шайтанның һөҗүмнәре төрле булса да, Йәһвә Шаһитләре Аллаһыга тиешле итеп гыйбадәт кылуларын дәвам итәчәк. Аллаһы Сүзендә мондый ышандыру бар: «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаячак; һәм синең белән судта көрәшкән һәркайсы телне син хөкем итәчәксең» (Ишаг. 54:17). Каршы килүчеләр күп тапкыр вәгазьләү эшен туктатырга теләгән, ләкин уңышлы булмаганнар. Ике мисал карап чыгыйк.

4, 5. 1918 елда Йәһвә халкы нинди каршы килүләргә дучар булган, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

4 1918 елда христиан дөньясы руханилары Йәһвә халкының вәгазьләү эшен туктатырга теләп, аларны каты эзәрлекли башлаган. 7 майда АКШның федераль хакимият кешеләре ул вакытта бөтен дөньядагы вәгазьләү эше белән җитәкчелек иткән Дж. Ф. Рутерфорд кардәшне һәм берничә җаваплы кардәшләрне кулга алырга язма боерык биргәннәр. Якынча ике ай үткәч, Рутерфорд кардәшне һәм аның хезмәттәшләрен дәүләткә каршы эшчәнлектә нигезсез гаепләп, аларга озак вакытка ирекләреннән мәхрүм итү турында хөкем чыгарганнар. Каршы килүчеләр вәгазьләү эшен туктата алганмы? Юк!

5 Йәһвәнең: «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаячак»,— дигән вәгъдәсен исеңә төшер. Тиздән хәл кинәт кенә үзгәрә. 1919 елда 26 мартта, Рутерфорд кардәшкә һәм аның хезмәттәшләренә хөкем чыгарганнан соң тугыз ай үткәч, алар өчен залог түләнгән һәм алар азат ителгән булган. 1920 елның 5 маенда кардәшләрне тулысынча аклаганнар. Төрмәдән чыккач, бу кардәшләр Патшалык эшен ашкынып дәвам иткәннәр. Бу нәрсәгә китергән? Шул вакыттан башлап вәгазьләү эше киңәя барган! Моның өчен бар дан Коткаручыбызга (1 Көр. 3:7).

6, 7. a) Германиядә нацистлар режимы булганда Йәһвә Шаһитләре нәрсәгә дучар булган һәм нәтиҗәсе нинди булган? б) Йәһвә Шаһитләренең хәзерге тарихы нәрсә күрсәтә?

6 Икенче мисалны карап чыгыйк. 1934 елда Гитлер Германиядәге Йәһвә Шаһитләрне юк итәргә ант иткән. Бу буш сүзләр булмаган. Күп кешеләр кулга алынган һәм төрмәләргә ябылган булган. Меңләгән Йәһвә Шаһитләре эзәрлекләнгәннәр; йөзләгәннәре концлагерьләрдә үтерелгән. Гитлер бар Йәһвә Шаһитләрен юк итә алганмы? Германиядә яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен тулысынча туктата алганмы? Юк! Эзәрлекләүләр вакытында кардәшләребез вәгазьләү эшен яшертен алып барганнар. Нацистлар режимы бәреп төшерелгәч, алар вәгазьләү эшен дәвам иткәннәр. Бүгенге көндә Германиядә 165 меңнән артык Патшалык вәгазьчесе бар. Әйе, безнең Коткаручыбыз үзенең: «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаячак»,— дигән вәгъдәсенә тугры калган.

7 Йәһвә Шаһитләренең хәзерге тарихы Йәһвәнең үз халкының, төркем буларак, юк ителүенә юл куймаячагын күрсәтә (Мәд. 115:6). Ә һәрбер мәсихче турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә безне, һәрбер аерым кешене, ничек коткарачак?

Йәһвә физик зыяннан саклыймы?

8, 9. a) Йәһвә безне физик зыяннан һәрвакыт саклап калачакмы? б) Безгә нәрсәне онытмаска кирәк?

8 Йәһвә үзенең һәрбер хезмәтчесен физик зыяннан һәрвакыт саклаячак дип вәгъдә итмәгән. Без моны беләбез һәм өч тугры яһүд егете торган карашта торабыз. Алар Набуходоносор патша куйган алтын потка табынудан баш тартканнар. Бу яшь егетләр Йәһвә аларны могҗизалы рәвештә саклап калачак дип уйламаган. (Данил 3:17, 18 не укы *.) Шулай да Йәһвә аларны утлы мичтән коткарган (Дан. 3:21—27). Әмма Изге Язмалар язылган чорда да могҗизалы рәвештә коткару сирәк булган. Йәһвәнең күп кенә тугры хезмәтчеләре эзәрлекләүчеләр кулыннан үлгән (Евр. 11:35—37).

9 Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Һичшиксез, Йәһвә, Коткаручы буларак, куркынычка эләккән кешеләрне коткара ала. Әмма һәрбер очракта безне Йәһвә коткарган дип төгәл әйтеп буламы? Юк. Ләкин күпләр берәр бәлагә эләкмәскә яисә куркыныч шартларда исән калырга аларга Йәһвә булышкан дип саный. Без аларның фикерләрен үзгәртергә тырышсак, бу дөрес булмас иде. Шулай да безгә шуны онытмаска кирәк: күп кенә тугры мәсихчеләр эзәрлекләүләр аркасында, мәсәлән, нацистлар режимы вакытында, һәлак булганнар. Башкалар исә фаҗигале шартларга эләгеп үлгәннәр (Вәг. 9:11). Мондый сорау туарга мөмкин: әллә Йәһвә үзенә тугры булганнарны коткара алмаганмы? Коткара алган.

10, 11. Ни өчен кеше үлем алдында көчсез, әмма Йәһвә нәрсә эшли ала?

10 Кеше үлем алдында көчсез, беркем дә үз «җанын тәмуг кулыннан [«шеолдан», ЯД]», ягъни кешелекнең гомуми кабереннән, коткара алмый (Мәд. 88:49). Ә Йәһвә турында нәрсә әйтеп була? Нацистлар режимы вакытында исән калган бер апа-кардәш башка кардәшләрнең концлагерьләрдә үлгәннәре аркасында бик нык кайгырган. Аны юатырга теләп, аның Йәһвә Шаһите булган әнисе болай дип әйткән: «Әгәр үлем мәңгелек булган булса, ул Аллаһыдан көчлерәк булыр иде, шулай бит?» Чиксез кодрәтле Йәһвә Аллаһы, яшәү Бирүче, үлемнән көчлерәк! (Мәд. 35:10). Тәмугта, ягъни шеолда, булган кешеләр Йәһвәнең хәтерендә саклана, һәм үз вакытында ул аларны үлемнән коткарачак (Лүк 20:37, 38; Ачыл. 20:11—14).

11 Йәһвә бүген дә үзенең тугры хезмәтчеләрен калдырмый. Ул безне ничек коткара? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Йәһвә рухи яктан саклый

12, 13. Ни өчен рухи яклау иң мөһим, һәм Йәһвә аны ничек бирә?

12 Йәһвә безне рухи яктан саклый, һәм бу иң мөһим яклау. Без, чын мәсихчеләр буларак, хәзерге тормышыбызга караганда мөһимрәк нәрсәнең барлыгын аңлыйбыз. Бу — безнең Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләребез (Мәд. 24:14; 62:4). Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләребез булмаса, безнең тормышыбыз мәгънәсез булыр иде һәм киләчәккә бернинди өметебез булмас иде.

13 Йәһвә безгә, үзе белән якын мөнәсәбәтләрне саклар өчен, бар кирәклесен бирә. Без моңа бик рәхмәтле! Бездә аның Сүзе, изге рухы бар, һәм ул безгә мәсихче җыелышлар аша ярдәм итә. Моның барысы белән ничек яхшы файдаланырга? Йәһвә Сүзен регуляр рәвештә һәм тырышып өйрәнеп, без рухилыгыбызны һәм өметебезне ныгытабыз (Рим. 15:4). Йәһвәдән чын күңелдән изге рух сорап, сынауларга каршы торыр өчен көч алабыз (Лүк 11:13). Без ышанычлы хезмәтченең Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар, җыелыш очрашулары һәм конгресслар аша бирелгән җитәкчелегенә игътибарлы булып, рухи «ризыкны үз вакытында» алабыз (Мат. 24:45). Йәһвәнең андый бүләкләре безгә аның белән якын мөнәсәбәтләребезне сакларга ярдәм итә (Ягък. 4:8).

14. Йәһвә рухи яктан ничек яклый? Мисал китерегез.

14 Йәһвәнең рухи яктан ничек итеп яклаганын күрер өчен, моннан алдагы мәкаләдә әйтелгән ата-ана белән булган хәлне искә төшерик. Аларның кызлары Тереза югалганнан соң берничә көн үткәч, алар котычкыч хәбәр алалар. Ул үтерелгән *. Терезаның әтисе болай дип искә төшерә: «Мин Йәһвәгә аны сакласын дип дога кылган идем. Дөресен әйткәндә, аның тәне табылгач, мин догаларымның ни өчен җавапсыз калганын башта аңламадым. Мин, әлбәттә, белә идем, Йәһвә үзенең һәрбер хезмәтчесен могҗизалы рәвештә сакларга вәгъдә итмәгән. Мин моны аңлар өчен дога кылуымны дәвам иттем. Һәм аңладым: Йәһвә үз халкын рухи яктан саклый, ул үзе белән мөнәсәбәтләрне яклар өчен, кирәкле ярдәм бирә, бу мине юатты. Андый яклау иң мөһим, чөнки безнең киләчәгебез Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә бәйле. Бу мәгънәдә Йәһвә Терезаны саклаган. Аның тормышы фаҗигале шартларда өзелгәндә, ул аның тугры хезмәтчесе иде. Аның киләчәк тормышы Йәһвәнең яратучан кулларында, моны аңлау мине тынычландырды».

Чирләгән вакытта ныгытылган

15. Йәһвә җитди авыру белән чирләгән кешеләргә ничек булыша?

15 Йәһвә безне, Давытны кебек, «чирләп яткан урында» ныгыта ала (Мәд. 40:4). Безнең көннәрдә Йәһвә кешеләрне могҗизалы рәвештә савыктырмаса да, ул безне ярдәмсез калдырмый. Аның Сүзендә язылган принциплар безгә дәвалану белән бәйле сорауларда акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм итә (Гыйб. сүз. 2:6). Шулай ук без «Күзәтү манарасы», «Уяныгыз» (рус) дигән журналлардагы мәкаләләрдә безнең авыру белән бәйле гамәли киңәшләр һәм файдалы мәгълүматлар таба алабыз. Йәһвә үзенең изге рухы аша безгә авыруны җиңәр өчен һәм тугрылыгыбызны саклар өчен «гаять зур кодрәт» бирергә мөмкин (2 Көр. 4:7). Андый ярдәм безгә үзебезнең авыруыбыз турында чиктән тыш уйламаска һәм рухи нәрсәләрне беренче урынга куярга булыша.

16. Бер абый-кардәшкә авыруын кичерергә нәрсә булышкан?

16 Моннан алдагы мәкаләнең кереш абзацларында әйтелгән яшь абый-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. 1998 елда аның авыруы билгеләнгән: ул көчәя баручы нерв системасы авыруы белән чирләгән. Соңыннан аны тулысынча паралич суккан *. Аңа үз авыруын кичерергә нәрсә булышкан? Ул болай дип әйтә: «Авырту һәм рухи төшенкелеге аркасында минем үләсе килгән чакларым булгалый иде. Аеруча авыр булган минутларда мин Йәһвәдән тынычлык, сабырлык һәм чыдамлылык сорыйм. Мин сизәм, Йәһвә минем догаларыма җавап бирә. Тынычлык миңа яхшы нәрсәләр турында уйларга булыша, мәсәлән, мин үземне яңа дөньяда йөргәнемне, тәмле ризык белән ләззәтләнгәнемне, үз гаиләм белән аралашканымны күз алдыма китерәм. Сабырлык миңа йөри алмаганым белән килешергә ярдәм итә. Чыдамлылык Йәһвәгә тугры булып һәм рухи яктан уяу булып калырга булыша. Мин дә, мәдхия җырлаучы Давыт кебек, Йәһвә мине чирләп ятканда ныгыта дип әйтә алам» (Ишаг. 35:5, 6).

Мохтаҗлыкта калдырылмаган

17. Йәһвә безгә нәрсә вәгъдә иткән, һәм бу нәрсәне аңлата?

17 Йәһвә безнең турында кайгыртырга вәгъдә итә. (Маттай 6:33, 34 һәм Еврейләргә 13:5, 6 ны укы.) Бу вәгъдә Йәһвә безгә бар кирәклесен могҗизалы рәвештә бирәчәк һәм шуңа күрә безгә эшләргә кирәк түгел дигәнне аңлатмый, юк (2 Тес. 3:10). Без Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куйсак һәм эшләргә әзер булсак, Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә һәм бар кирәклесен бирәчәгенә өметләнә алабыз (1 Тес. 4:11, 12; 1 Тим. 5:8). Ул безнең турыда гел без уйламаганча кайгырта ала, мәсәлән, ул имандаш аркылы безгә кирәклесен бирергә яки эш тәкъдим итәргә мөмкин.

18. Йәһвәнең мохтаҗлыкта калдырмаганы турында очрак сөйләгез.

18 Ә хәзер кызын берүзе тәрбияләгән мәсихче апа-кардәшнең мисалын искә төшерик. Ул башка шәһәргә күченеп киткәч, озак вакыт эш таба алмаган. Ул болай дип сөйли: «Иртәнге сәгатьләрдә мин вәгазьләдем, ә көндез эш эзли идем. Бер көнне мин кибеткә сөт алырга кердем. Мин яшелчәләргә карап тордым, әмма аларны сатып алырга акчам юк иде. Мин үземне беркайчан да шулкадәр начар хис иткәнем юк иде. Өйгә кайткач, мин ишек янында төрле яшелчә белән тулы пакетлар күрдем. Бу безгә берничә айга җитәрлек иде. Мин елап җибәрдем һәм Йәһвәгә рәхмәтләремне белдердем». Тиздән апа-кардәш бу пакетларны җыелыштагы бер абый-кардәшнең алып килгәнен белгән, ул бу яшелчәләрне үз бакчасында үстергән. Соңрак апа-кардәш аңа болай дип язган: «Ул көнне мин сиңа игелегең өчен бик рәхмәтле идем. Әмма мин Йәһвәгә дә ул синең аркылы үз яратуын күрсәткәне өчен рәхмәтләремне белдердем» (Гыйб. сүз. 19:17).

19. Йәһвәнең хезмәтчеләре зур газап вакытында нәрсәгә тулысынча ышана ала, һәм безгә инде хәзер нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга кирәк?

19 Әйе, Йәһвә үзенең хезмәтчеләре турында үткәндә дә кайгырткан һәм безнең көннәрдә дә кайгырта. Шуңа күрә без бер дә шикләнмибез: ул безгә дә ярдәм итәчәк. Тиздән, Шайтан дөньясына зур газап килгәндә, безгә Йәһвәнең ярдәме аеруча кирәк булачак. Ул вакытта Йәһвәнең хезмәтчеләре үзләренең Аллаһысына тулысынча ышана алалар. Алар котылулары якын икәненә шатланып, башларын күтәрәчәкләр (Лүк 21:28). Ә бүген, төрле сынаулар белән очрашырга туры килсә дә, әйдәгез безнең Коткаручыбыз Йәһвәгә тулысынча өметләник, һәм бер дә шикләнмик: үзгәрешсез Йәһвә безне авырлыклар вакытында беркайчан да калдырмаячак.

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Данил 3:17, 18: «Алай булса, без хезмәт иткән Аллаһыбыз безне коткара ала. Утлы мичтән һәм синең кулыңнан, патша, ул безне коткарачак. Алай булмаса, сиңа, патша, шул билгеле булсын, без синең аллаларыңа хезмәт итмибез һәм син куйган алтын потка табынмаячакбыз».

^ 14 абз. «Уяныгыз!» (рус) 2001 ел, 22 июль санындагы, 19—23 битләрдәге мәкаләне кара.

^ 16 абз. «Уяныгыз!» (рус) 2006 ел, гыйнвар санындагы, 25—29 битләрдәге мәкаләне кара.

Хәтерлисезме?

• Йәһвә тормышлары фаҗигале өзелгән кешеләрне ничек коткарачак?

• Ни өчен рухи яклау иң мөһим?

• Йәһвә безнең турыда материаль яктан кайгыртырга вәгъдә биргән, бу нәрсәне аңлата?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

1918 елда Рутерфорд кардәшне һәм аның хезмәттәшләрен кулга алганнар. Ләкин тиздән аларны азат иткәннәр һәм тулысынча аклаганнар

[10 биттәге иллюстрация]

Йәһвә безне «чирләп яткан урыныбызда» ныгыта ала