Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәдән үрнәк алыгыз Аллаһыга яраклы итеп гыйбадәт кылыгыз

Гайсәдән үрнәк алыгыз Аллаһыга яраклы итеп гыйбадәт кылыгыз

Гайсәдән үрнәк алыгыз Аллаһыга яраклы итеп гыйбадәт кылыгыз

Аллаһы ярату белән «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» булган кешеләрне үзенә гыйбадәт кылырга чакыра (Ачыл. 7:9, 10; 15:3, 4). Бу чакыруны кабул иткән кешеләр «Ходайның матурлыгын күрәләр» (Мәд. 26:4; 89:17). Алар, мәдхия җырлаучы кебек, Аллаһыны мактап: «Аңа егылып баш орыйк, безне Тудыручы Ходаебыз алдында тезләребезне бөгик»,— дип әйтәләр (Мәд. 94:6).

Югары бәяләнгән гыйбадәт

Гайсә Аллаһының беренче Улы булган, бу аңа Атасының фикерләү рәвешен үзләштерергә, аның принципларын һәм нормаларын аңларга яхшы мөмкинлек биргән. Шуңа күрә ул кешеләргә Йәһвәгә ничек итеп дөрес гыйбадәт кылырга икәне турында сөйли алган. Ул болай дип әйткән: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак» (Яхъя 1:14; 14:6).

Гайсә Атасына басынкылык белән буйсынган һәм шуның белән камил үрнәк калдырган. Ул: «Мин... Үзлегемнән һичнәрсә эшләмим, бәлки, Атам ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим»,— дигән. Аннары ул: «Мин һәрвакыт Ул теләгән эшләрне генә эшлим»,— дип өстәгән (Яхъя 8:28, 29). Бу нәрсәдән күренгән?

Беренчедән, Гайсә Атасына тулысынча тугрылыклы булган, ә бу Аллаһыга гыйбадәт кылуның нигезе. Гайсә Атасына тыңлаучан булып һәм, авыр булганда да, аның ихтыярын үтәп, аны яратканын күрсәткән (Флп. 2:7, 8). Икенчедән, Гайсәнең гыйбадәт кылуының мөһим өлеше шәкертләр әзерләү булган. Бу эштә ул шулхәтле ашкынучан булган ки, аны хәтта иман итүчеләр дә, иман итмәүчеләр дә Остаз дип атаганнар (Мат. 22:23, 24; Яхъя 3:2). Моннан тыш Гайсә башка кешеләргә ярдәм итәр өчен, бик күп вакытын һәм көчен сарыф иткән һәм башкаларга хезмәт итеп, шатлык тапкан (Мат. 14:13, 14; 20:28). Гайсәнең эше күп булса да, ул күктәге Атасына дога кылырга һәрчак вакыт бүлеп куйган (Лүк 6:12). Һичшиксез, Йәһвә Гайсәнең гыйбадәт кылуын югары бәяләгән!

Тырышлыклар кирәк

Йәһвә үз Улының эшләрен күргән һәм үз хуплавын белдергән (Мат. 17:5). Әмма Иблис Шайтан да Гайсәнең тугрылыгын күргән. Шуңа күрә Гайсә Шайтанның төп мишене булып киткән. Ни өчен? Чөнки бер кеше дә моңа кадәр Аллаһыга, ул теләгәнчә һәм лаек булганча, тулысынча тыңлаучан булып, гыйбадәт кыла алмаган. Һәм Иблис Гайсәнең Йәһвәгә тиешле итеп гыйбадәт кылуын нәҗесләргә теләгән (Ачыл. 4:11).

Шайтан Гайсәне дөрес юлдан читкә алып китәр өчен, аны сыный башлаган. Ул аны «бик биек тауга алып менеп, дөньядагы барлык патшалыкларны һәм аларның бөтен шөһрәтләрен күрсәткән һәм әйткән: „Әгәр Син йөзтүбән капланып, миңа табынсаң, боларның һәммәсен Сиңа бирермен!”» Гайсә үзен ничек тоткан? «„Кит, шайтан!” — дип җавап биргән Гайсә. Язылган: „Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит”» (Мат. 4:8—10). Әйе, Гайсә шуны аңлаган: Шайтанга табыну, нинди генә файда китермәсен, бу потка табыну булыр иде. Ул Йәһвәдән башка беркемгә дә табынырга теләмәгән.

Шайтан, бәлкем, безнең табынуыбыз өчен дөньядагы барлык патшалыкларны һәм аларның бөтен шөһрәтләрен тәкъдим итмәс тә. Әмма ул чын мәсихчеләрнең Аллаһыга башкарган гыйбадәт кылуларын нәҗесләргә тырыша, һәм безнең Аллаһыга түгел, ә башка берәр кемгә яки берәр нәрсәгә табынуыбызны тели (2 Көр. 4:4).

Гайсә Мәсих үлеменә кадәр тугры булып калган. Аллаһыга тугрылыгын саклап, ул Йәһвәне данлаган, алай итеп аны әле бер кеше дә данламаган. Бүген без, чын мәсихчеләр, Гайсәдән үрнәк алырга һәм Аллаһыга тугры булырга тырышабыз. Барлыкка Китерүчегә гыйбадәт кылу безнең өчен иң мөһиме. Әйе, Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр — бу бездә булган иң кадерле нәрсә.

Аллаһыга яраклы гыйбадәт кылу китергән фатихалар

«Аллаһы... каршында саф, тапсыз... табыну» күп фатихалар китерә (Ягък. 1:27). Мәсәлән, без Аллаһының оешмасында әхлак ягыннан чиста булган кешеләр белән аралашабыз, алар Аллаһыга аның нормалары буенча гыйбадәт кылалар. Ә шул ук вакыт тагы да күбрәк кешеләр «үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык» булып китә һәм «яхшылыкны дошман күрә» (2 Тим. 3:1—5). Чыннан да, кардәшләр белән аралашу безгә көч бирә!

Үзебезне, нәҗесләмичә, бу дөньядан сакласак, безнең вөҗданыбыз саф булачак. Бу тагын бер фатиха. Вөҗданыбыз саф булсын өчен, без Аллаһының гадел принципларын үтибез һәм кайсарның Аллаһының кануннарына каршы килмәгән кануннарына буйсынабыз (Марк 12:17; Рәс. 5:27—29).

Чын йөрәктән гыйбадәт кылу башка төрле фатихалар да китерә. Без үз теләкләребезне түгел, ә Аллаһының ихтыярын беренче урынга куйсак, бу безнең тормышыбызны мәгънәлерәк һәм бәхетлерәк итә. «Ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез»,— дигән сүзләр буенча яшәр урынына, без җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләнәбез (1 Көр. 15:32).

Ачылыш китабында Йәһвә каршында сафлыгын саклаган кешеләр «зур газап» кичереп киләчәкләр һәм «тәхеттә Утыручы алар өстендә Үзенең чатырын корачак» дип әйтелә (Ачыл. 7:13—15). Тәхеттә Утыручы — бу Йәһвә Аллаһы, Галәмдәге иң бөек Шәхес. Күз алдына китереп кенә карагыз: Йәһвә сезне үз чатыры астына ала һәм төрле зыяннан саклый. Бу бик шатлыклы булачак, шулай бит? Без бүген дә ниндидер дәрәҗәдә аның яклавын һәм кайгыртуын сизәбез.

Изге Язмалар буенча, Аллаһыга яраклы итеп гыйбадәт кылган бар кешеләрне Гайсә «тереклек суы чишмәләренә алып барачак». Бу көч бирүче су чишмәләре Йәһвә кешеләргә мәңгелек тормышка ирешер өчен биргәннәрне символлаштыра. Әйе, Мәсихнең йолым корбанын кулланып, «Аллаһы аларның һәр күз яшен сөртәчәк» (Ачыл. 7:17). Кешеләргә камил булып китәр өчен ярдәм биреләчәк, һәм алар җирдә мәңге яши алачаклар, бу аларга искиткеч зур шатлык китерәчәк. Аллаһының бәхетле хезмәтчеләре инде бүген Йәһвәгә эчкерсез рәхмәтләрен белдереп шатлык белән кычкыралар һәм күктәге фәрештәләр белән бергә аңа гыйбадәт кылалар. Фәрештәләр болай дип җырлый: «Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең эшләрең бөек һәм искиткеч. Халыкларның Патшасы, Синең юлларың гадел һәм хакыйкый. Раббы! Синнән кем курыкмас, исемеңне кем данламас? Чөнки тик бер Син генә изге. Бөтен халыклар килеп, Синең алдында сәҗдә кылачаклар, чөнки Синең гадел эшләрең ачылды» (Ачыл. 15:3, 4).

[27 биттәге иллюстрация]

Шайтан безнең табынуыбыз өчен нәрсә тәкъдим итә?