Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Базар мәйданнарында» шаһитлек бирү

«Базар мәйданнарында» шаһитлек бирү

«Базар мәйданнарында» шаһитлек бирү

АФИНА шәһәрендә булганда, рәсүл Паул һәр көн Гайсә Мәсих турындагы яхшы хәбәрне сөйләр өчен «базар мәйданнарына» барган (Рәс. 17:17). Чөнки анда һәрвакыт бик күп кеше булган.

Якынча 2000 ел үткәч тә, безнең көннәрдә, Йәһвәнең хезмәтчеләре һаман да «базар мәйданнарында» — базарларда һәм сәүдә үзәкләрендә, кешеләр күп булган урыннарда — Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьлиләр. Кайвакыт Йәһвә Шаһитләре андый урыннарның хуҗалары яки администраторларыннан рөхсәт сорап, анда өстәл яисә стенд куялар, һәм Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны урнаштыралар.

Мәсәлән, АКШның Нью-Джерси штатында кардәшләр бер сәүдә йортында матур итеп эшләнгән стенд куйган булганнар. Анда Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны урнаштырып, аны «Гаиләдә ничек бәхетле булырга?» дип атаганнар. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Бер көн эчендә алар 6 телдә 153 китап таратканнар.

Бу стенд белән кызыксынган бер хатын-кыз игътибар белән кардәшләрнең сөйләгәннәрен тыңлаган. Бу хатын тормышта һәм гаиләдә Аллаһыны онытырга ярамый икәне белән ризалашкан. Аңа «Бөек Остаздан өйрән», «Гаилә бәхетенең сере» һәм «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» дигән китапларны биргәннәр.

Төштән соң бер ир кеше кибеткә барышлый стенд яныннан үтеп барган һәм аның «Яшьләрнең сораулары» дигән китапка күзе төшкән. Апа-кардәш моны күреп алып: «Сезне берәр нәрсә кызыксындырдымы әллә?» — дип сораган. Бу ир кеше «Яшьләрнең сораулары» дигән китапка күрсәткән. Апа-кардәш аңа китапны биргәч, ул үзенең өч бала үстерүе турында әйткән. Әңгәмә башланган, һәм бу ир-ат үз балалары белән атнага бер тапкыр төрле темаларны карап чыкканы турында сөйләгән. Аның ике баласы инде яшүсмер икән. Китапны караштырганда, ул анда төрле сораулар каралганын күргәч, балалары өчен аны бик файдалы дип тапкан. Шулай ук аңа «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапны тәкъдим иткәннәр. Һәм анда ул хатыны белән гаилә өчен яхшы киңәшләр таба ала дип әйткәннәр. Бу ир кеше рәхмәтен белдереп, ирекле иганәләр биргән. Һәм Йәһвә Шаһитләренең килеп-китүенә ризалашкан.

Сәүдә үзәгендә хезмәт иткәннән соң Йәһвә Шаһитләре үзләрен ничек хис иткән? «Миңа бу хезмәт бик ошады,— дип әйткән бер апа-кардәш.— Бик кызык булды!» Икенче бер апа-кардәш: «Йәһвә яхшы хәбәр дөньяның читенә кадәр вәгазьләнер дип әйткән. Бүген Парамус шәһәрендә (Нью-Джерси штаты) яхшы хәбәр төрле телләрдә сөйләшкән кешеләрнең йөрәкләренә тәэсир итте. Андый хезмәттә катнашуыма мин бик шат. Безнең барыбызга да бик ошады. Көн азагында беркемнең дә кайтып китәсе килмәде».

Ә син башка төрле хезмәттә катнашып карарга теләр идеңме? Без күбесенчә өйдән-өйгә йөреп вәгазьлибез (Рәс. 20:20). Әмма уйлап кара: нигә базарда яисә сәүдә үзәгендә шаһитлек биреп карамаска?