Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы көтүеннән аерылып калганнарга ярдәм итегез

Аллаһы көтүеннән аерылып калганнарга ярдәм итегез

Аллаһы көтүеннән аерылып калганнарга ярдәм итегез

«Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалган сарыгымны таптым» (ЛҮК 15:6).

1. Гайсә үзенең яратучан Көтүче булуын ничек күрсәткән?

ЙӘҺВӘНЕҢ бердәнбер улы, Гайсә Мәсих, «сарыкларның бөек Көтүчесе» дип атала (Евр. 13:20). Изге Язмаларда аның килүе турында алдан әйтелгән һәм аның «Исраил халкының югалган сарыкларын» эзләүче иң яхшы Көтүче булганы күрсәтелгән (Мат. 2:1—6; 15:24). Көтүче үз сарыкларын яклар өчен, үз гомерен бирергә әзер. Гайсә дә эчкерсез кешеләр өчен үз тормышын йолым корбаны итеп биргән, һәм алар бу йолымнан файдалана алалар (Яхъя 10:11, 15; 1 Яхъя 2:1, 2).

2. Нинди сәбәпләр аркасында кайберәүләр актив булмаган мәсихчеләр булып китә?

2 Кызганыч, ләкин Гайсәнең корбаны өчен рәхмәтле булып күренгән һәм Аллаһыга багышланган кайбер мәсихчеләр җыелыш очрашуларына йөрми башлый. Күңел төшенкелеге, начар сәламәтлек һәм башка сәбәпләр аркасында аларның ашкынуы кими, һәм алар актив булмаган мәсихчеләр булып китәләр. Әмма Аллаһы көтүендә генә тынычлык белән шатлыкны табып була. Давыт моның турында 23 нче Мәдхиядә әйткән. Мәсәлән, ул: «Ходай — минем Көтүчем; мин бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмам»,— дигән (Мәд. 22:1). Аллаһы көтүендәге кешеләр рухи яктан бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Ләкин көтүдән аерылган сарыкларның андый рухи ризыгы юк. Аларга кем ярдәм итә ала һәм ничек ярдәм итеп була? Аларга көтүгә кире кайтырга булышыр өчен, нәрсә эшләп була?

Кем ярдәм итә ала?

3. Аллаһы көтүенең югалган сарыкларын кире кайтарыр өчен, нинди тырышлыклар кирәк икәнен Гайсә ничек күрсәткән?

3 Аллаһы көтүенең югалган сарыкларын кире кайтарыр өчен, зур тырышлыклар куярга кирәк (Мәд. 99:3). Гайсә моны мондый мисал аша күрсәткән: «Әгәр берәүнең йөз сарыгы булып, аның берсе югалса, ул кеше, туксан тугыз сарыгын тауларда калдырып, югалганын эзләп китмәсме икән соң? Ә инде тапкач, сезгә хак сүз әйтәм: югалмаган туксан тугызга караганда, табылганына күбрәк куаныр. Сезнең Күктәге Атагыз да шулай: кечкенәләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми» (Мат. 18:12—14). Аллаһы көтүеннән аерылган эчкерсез кешеләргә кем ярдәм итә ала?

4, 5. Өлкәннәрнең Аллаһы көтүенә карашы нинди булырга тиеш?

4 Мәсихче өлкәннәр югалган сарыкларга ярдәм итәргә теләсә, алар шуны онытмаска тиеш: Аллаһы көтүе — бу Йәһвәгә багышланган кешеләр, Аллаһының кадерле «көтүенең сарыклары» (Мәд. 78:13). Андый кадерле сарыклар турында назлы итеп кайгыртырга кирәк, ягъни яратучан көтүчеләр аларның һәрберсе белән кызыксынырга тиеш. Өлкәннең көтүче вазифасын үтәп, аларга килеп-китүе һәм дусларча сөйләшүе бик зур файда китерергә мөмкин. Көтүченең ярату белән әйткән дәртләндерүче сүзләре аларны рухи яктан ныгытырга һәм аларның кире көтүгә кайтырга теләкләрен көчәйтергә мөмкин (1 Көр. 8:1).

5 Аллаһы көтүенең көтүчеләре югалган сарыкларын эзләргә һәм аларга ярдәм итәргә тиеш. Рәсүл Паул борынгы Эфес шәһәрендәге мәсихче өлкәннәрнең көтү өчен җаваплы булулары турында исләренә төшергән. «Үзегез турында һәм Изге Рух сезне көтүчеләр итеп куйган көтү турында кайгыртыгыз. Үз Улының каны аша Аллаһы Үзенеке иткән бердәмлеккә көтүчеләр булыгыз»,— дип әйткән ул (Рәс. 20:28). Рәсүл Петер дә майланган өлкәннәргә мондый сүзләр язган: «Үзегездәге Аллаһы ышанып тапшырган иман итүчеләр көтүен мәҗбүриләп түгел, бәлки үзегез теләп һәм Аллаһы ихтыяры буенча; акчага комсызланып түгел, бәлки күңел кушканча тырышлык белән көтегез. Сезгә тапшырылганнар өстеннән хакимлек итмәгез, бәлки көтүгә үрнәк булыгыз» (1 Пет. 5:1—3).

6. Ни өчен аеруча бүген Аллаһы сарыклары көтүчеләрнең кайгыртуына мохтаҗ?

6 Мәсихче көтүчеләргә «яхшы Көтүчедән» — Гайсәдән үрнәк алырга кирәк (Яхъя 10:11). Ул Аллаһы сарыклары турында кайгырткан, һәм моның мөһимлеген Шимун Петергә: «Минем сарыкларыма көтүче бул»,— диеп күрсәткән. (Яхъя 21:15—17 не укы.) Сарыклар турында бүгенге көндә аеруча кайгыртырга кирәк, чөнки Иблис Аллаһыга багышланган кешеләрнең тугрылыгын җимерер өчен, махсус тырышлыклар куя. Шайтан Йәһвә сарыкларын гөнаһлы эшләргә этәрер өчен, аларның йомшак якларын һәм бу дөньяны куллана (1 Яхъя 2:15—17; 5:19). Бу яктан аеруча актив булмаган мәсихчеләр яклаусыз, һәм шуңа күрә аларга «Рух буенча яшәгез» дигән киңәшне кулланыр өчен ярдәм кирәк (Гәл. 5:16—21, 25). Андый сарыкларга булышыр өчен, дога кылып Аллаһыга таянырга, аның рухының җитәкчелеген тотарга һәм аның Сүзен оста итеп кулланырга кирәк (Гыйб. сүз. 3:5, 6; Лүк 11:13; Евр. 4:12).

7. Өлкәннәргә үзләренә тапшырылган сарыкларны көтү никадәр мөһим?

7 Борынгы Исраилдә көтүче үз көтүен көткәндә башы бөгелгән озын таяк, ягъни көтүче таягы, кулланган. Абзарга кергәндә яисә аннан чыкканда, сарыклар «көтүче таягы астыннан үткән» һәм көтүче аларны санап чыга алган (Лев. 27:32; Мих. 2:12; 7:14). Мәсихче көтүчегә дә үзенә тапшырылган Аллаһы көтүен яхшы белергә һәм аларны яхшылап карарга кирәк. (Гыйбрәтле сүзләр 27:23 не чагыштыр.) Шуңа күрә көтүче вазифасын үтәү — өлкәннәр советында каралган мөһим сорауларның берсе. Монда шулай ук югалган сарыкларга ярдәм итү чаралары да карала. Йәһвә ул үзе үз сарыкларын эзләячәк һәм аларга кирәкле кайгырту бирәчәк дип әйткән (Йәз. 34:11). Шуңа күрә өлкәннәрнең югалган сарыкларны кире көтүгә кайтарыр өчен куелган тырышлыклары Аллаһыны сөендерә.

8. Өлкәннәр сарыкларга ничек шәхси игътибар бирә ала?

8 Мәсихче көтүченең авырган имандашы янына килеп-китүе авырган кешегә шатлык китерергә һәм көч өстәргә мөмкин. Рухи яктан авырган сарыкка игътибар күрсәтелсә, бу шундый ук нәтиҗәгә китерә ала. Өлкәннәр аңа Изге Язмалардан өзекләр укыр, җыелыш очрашуында яңгыраган фикерләр турында сөйләр, аның белән берәр мәкаләне карап чыгар һәм бергә дога кылыр һәм башкача аңа ярдәм итәр. Һәм кардәшләре аны очрашуларда күрергә бик шат булачак дип әйтер (2 Көр. 1:3—7; Ягък. 5:13—15). Аның янына килеп-китү, телефоннан шалтырату яисә хат язып җибәрү чыннан да аңа ярдәм итәр! Көтүдән аерылган сарыкка булышу шулай ук өлкәннәрнең үзләренә дә зур шатлык китерә ала.

Бергәләп ярдәм итү

9, 10. Ни өчен югалган сарыклар турында өлкәннәрдән тыш башкалар да кайгыртырга тиеш?

9 Без авыр вакытларда яшибез, һәм безгә һәрчак вакыт җитми, шуңа күрә без берәр имандашыбызның җыелыштан читкә киткәнен сизмәскә дә мөмкин (Евр. 2:1). Әмма Йәһвә үз сарыкларын бик кадерли. Тәннең һәр әгъзасы мөһим булган кебек, җыелыштагыларның һәрберсе дә бик мөһим. Шуңа күрә безнең һәрберебезгә кардәшләребезгә игътибарлы булырга һәм бер-беребез турында кайгыртырга кирәк (1 Көр. 12:24, 25). Син шулай эшлисеңме?

10 Югалган сарыкларны иң беренче чиратта мәсихче өлкәннәр эзләргә һәм аларга ярдәм итәргә тиеш булса да, башкалар да бу көтүчеләргә булыша ала. Кардәшкә җыелышка кайтырга ярдәм итәр өчен, без аңа рухи яктан булышырга һәм аны дәртләндерергә тиеш, һәм бу безнең көчебездән килә. Моны ничек эшләп була?

11, 12. Актив булмаган мәсихчегә ярдәм итәр өчен, безгә нинди махсус йөкләмә бирелергә мөмкин?

11 Актив булмаган мәсихче ярдәм сораса, өлкәннәр тәҗрибәле вәгазьчегә аның белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрергә куша ала. Өйрәнүнең максаты — андый мәсихчегә «беренче мәхәббәтен» кабат яндырып җибәрергә ярдәм итү (Ачыл. 2:1, 4). Аның белән бергә ул җыелышта булмаганда каралган материалны өйрәнү аны рухи яктан ныгытырга һәм аңа файда китерергә мөмкин.

12 Өлкәннәр сиңа рухи ярдәмгә мохтаҗ булган мәсихче белән өйрәнергә кушса, Йәһвәдән җитәкчелек сорап һәм тырышлыкларыңны фатихаласын дип дога кыл. Чыннан да, «эшләреңне Раббы иркенә тапшырсаң, ниятләрең гамәлгә ашар» (Гыйб. сүз. 16:3). Андый өйрәнү үткәрелгәндә кулланылачак Изге Язмалардагы шигырьләр һәм иманны ныгытучы фикерләр турында уйлан. Рәсүл Паулдан үрнәк ал. (Римлыларга 1:11, 12 не укы.) Ул Римдагы мәсихчеләр ныгысын дип, аларга нинди дә булса рухи бүләк бирү өчен, аларны күрергә теләгән. Паул үзе дә көч алырга һәм аларны да дәртләндерергә өметләнгән. Аллаһы көтүеннән аерылган сарыкка ярдәм иткәндә, безнең дә шундый ук караш булырга тиеш түгелме?

13. Актив булмаган мәсихче белән нәрсә турында сөйләшеп була?

13 Өйрәнү үткәргәндә син аңардан: «Син ничек хакыйкатькә килдең?» — дип сорый аласың. Аңа Йәһвәгә хезмәт иткәндә алган шатлыгын исенә төшерергә булыш. Җыелышта, вәгазьдә һәм конгрессларда булган кызыклы очракларны сөйләргә дәртләндер. Сез аның белән бергә Йәһвәгә хезмәт иткән булсагыз, ул шатлыклы көннәрне искә төшер. Йәһвәгә якынлашудан алган шатлыгың турында сөйлә (Ягък. 4:8). Йәһвәнең үз халкы, безнең, турында, аеруча авырлыклар кичергәндә юаныч һәм өмет биреп, кайгыртканы өчен рәхмәтеңне белдер (Рим. 15:4; 2 Көр. 1:3, 4).

14, 15. Актив булмаган мәсихченең нинди элекке фатихаларын исенә төшерү файдалы булыр?

14 Актив булмаган мәсихченең ул җыелышка йөргәндә алган кайбер фатихаларын исенә төшерү, бәлки, файдалы булыр. Мәсәлән, ул Аллаһы Сүзеннән белем алган һәм аның ниятләре белән танышкан (Гыйб. сүз. 4:18). «Рух буенча эш итеп», аңа, һичшиксез, вәсвәсәләргә каршы торырга җиңелрәк булган (Гәл. 5:22—26). Нәтиҗәдә, саф вөҗданы аңа Йәһвәгә дога кылырга һәм йөрәген вә фикерләрен саклаган «һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлегенә» ия булырга мөмкинлек биргән (Флп. 4:6, 7). Моны истә тотып, җыелыштан аерылган кардәшең белән эчкерсез кызыксын, ә иң мөһиме, аны җыелышка кайтырга ярату белән дәртләндер. (Филиппуйлыларга 2:4 не укы.)

15 Әйтик, син өлкән, һәм көтүче вазифасын үтәп, актив булмаган ирле-хатынлы янына килдең. Син аларны Аллаһы Сүзендәге хакыйкать белән танышкан вакытлары турында уйланырга дәртләндерә аласың. Бу хакыйкать гаҗәеп һәм акылга ятышлы булган, ул аларга канәгатьлек китергән һәм аларны рухи яктан ирекле иткән (Яхъя 8:32). Алар Йәһвә хакында, аның яратуы һәм искиткеч ниятләре турында белгәннәр. Алар моның өчен бик рәхмәтле булганнар! (Лүк 24:32 не чагыштыр.) Аларның исләренә төшер: суга чумдырылу йоласын үткән мәсихчеләрнең Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре һәм Аллаһыга дога кылырга искиткеч мөмкинлекләре бар. Актив булмаган мәсихчене чын күңелдән «мөбарәк Аллаһының даны турындагы Яхшы хәбәрне» кабат кабул итәргә дәртләндер (1 Тим. 1:11).

Аларга ярату күрсәтүеңне дәвам ит

16. Кешегә рухи яктан ярдәм итәр өчен куелган тырышлыклар чыннан да уңышлы икәнен күрсәтүче мисал китерегез.

16 Бу киңәшләр чыннан да файдалымы? Әйе. Мәсәлән, бер яшүсмер 12 яшендә Патшалык вәгазьчесе булып хезмәт итә башлаган һәм 15 яшендә актив булмаган мәсихче булып киткән. Әмма соңрак ул җыелышка кире кайткан һәм 30 елдан артык тулы вакытлы хезмәтче булган. Аңа җыелышка кайтырга аеруча бер мәсихче өлкән ярдәм иткән. Ул аңа аның ярдәме өчен бик рәхмәтле булган!

17, 18. Аллаһы көтүеннән аерылган кешегә ярдәм итәр өчен, безгә нинди сыйфатлар кирәк?

17 Мәсихчеләр актив булмаган имандашларын яраталар, шуңа күрә аларга җыелышка кире кайтырга булышалар. Гайсә үз шәкертләре турында болай дип әйткән: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35). Әйе, чын мәсихчеләр ярату белән аерылып тора. Суга чумдырылу үткән, әмма җыелышларга йөрми башлаган мәсихчегә әллә андый ярату күрсәтелергә тиеш түгелме? Әлбәттә тиеш! Әмма андый мәсихчегә булышканда, безгә мәсихчеләргә хас башка сыйфатларны да күрсәтергә кирәк.

18 Аллаһы көтүеннән аерылып калган кешегә ярдәм итәргә теләсәк, нинди сыйфатлар безгә кирәк булачак? Ярату сыйфатыннан тыш безгә кызганучан, игелекле, басынкы һәм түземле булырга кирәк. Безгә шулай ук кичерә белү сәләте дә кирәк булыр. Паул болай дип язган: «Шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз. Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез. Бу сыйфатларның барысына тагын мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көл. 3:12—14).

19. Ни өчен эчкерсез кешегә җыелышка кире кайтырга ярдәм итәр өчен куйган тырышлыкларыбыз юкка гына булмаячак?

19 Ни өчен кайбер кешеләр Аллаһы көтүеннән аерылып китә? Моны чираттагы мәкаләдән белербез. Анда шулай ук андый кешеләрне ничек каршы алырга кирәк икәне каралачак. Бу мәкаләне өйрәнгәндә һәм белгәннәрегез турында уйланганда шуңа бер дә шикләнмәгез: эчкерсез кешегә җыелышка кире кайтырга ярдәм итәр өчен куйган тырышлыкларыгыз юкка гына булмаячак. Бу дөнья төзелешендә күп кешеләр гомер буе байлык җыя, ләкин бер кеше тормышы дөньядагы барлык байлыклардан да кыйммәтлерәк. Гайсә моны үзенең югалган сарык турындагы ачык мисалы белән күрсәткән (Мат. 18:12—14). Йәһвәнең югалган кадерле хезмәтчеләренә җыелышка кире кайтырга булышыр өчен, эчкерсез һәм кирәкле тырышлыклар куйганда, моны һәрвакыт исегездә тотыгыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Аллаһы көтүеннән аерылып калганнар турында әйткәндә, мәсихче көтүчеләрнең нинди җаваплылыгы бар?

• Җыелышка йөрми башлаган мәсихчегә без ничек ярдәм итә алабыз?

• Аллаһы көтүеннән аерылып калганнарга ярдәм итәр өчен, безгә нинди сыйфатлар кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге иллюстрация]

Мәсихче көтүчеләр Аллаһы көтүеннән аерылып калганнарга ярату белән ярдәм итәләр