Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сәламәтлек турында кайгырту. Изге Язмалардагы карашны тот

Сәламәтлек турында кайгырту. Изге Язмалардагы карашны тот

Сәламәтлек турында кайгырту. Изге Язмалардагы карашны тот

«Раббы Аллаһыңны... бөтен акылың һәм бөтен көчең белән ярат» (МАРК 12:30).

1. Аллаһының кешелеккә карата нияте нинди булган?

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ нияте буенча, кешеләр авырырга һәм үләргә тиеш булмаган. Аллаһы Адәм белән Хауваны Гадән бакчасына аны «саклап тору һәм эшкәртү» өчен 70—80 елга түгел, ә мәңгегә урнаштырган (Ярат. 2:8, 15; Мәд. 89:10). Бу беренче пар Йәһвәгә тугры булып, аның хакимлегенә ярату белән буйсынса, алар беркайчан да авырулар, картлык белән бәйле чирләр кичермәсләр һәм үлмәсләр иде.

2, 3. а) Вәгазьче китабында картлык ничек сурәтләнә? б) Адәмнән мирас итеп алынган үлем өчен кем җаваплы, һәм аның нәтиҗәләре ничек юк ителәчәк?

2 Вәгазьче китабының 12 нче бүлегендә камил булмаган кешеләргә хас картлыкның «авыр көннәре» сурәтләнә. (Вәгазьче 12:1—7 не укы.) Агарган чәч чәчәк аткан «бадәм агачы», аяклар сыгылып төшкән һәм көчкә-көчкә йөри торган «көчлеләр» белән чагыштырыла. Сукырая барган күзләр караңгылыктан башка бернәрсә дә күрмәгән «тәрәзәдән тамаша кылучылар» итеп сурәтләнә. Ончылар, ягъни тешләр, «аз калганга... он тартудан туктар» дип әйтелә анда.

3 Калтырый торган тезләр, сукырая барган күзләр һәм тешсез авыз — кешенең мондый хәлдә булуын Аллаһы бер дә теләмәгән. Өстәвенә, Адәмнән мирас итеп алынган үлем — бу «иблис эшләренең» берсе, һәм Аллаһы Улы аларны үзенең Мәсих Патшалыгы аша юк итәчәк. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Аллаһы Улы нәкъ менә иблис эшләрен җимерергә дип килде» (1 Яхъя 3:8).

Сәламәтлек турында кайгыртырга кирәк

4. Ни өчен Йәһвәнең хезмәтчеләре үз сәламәтлекләре турында кайгырта, әмма алар нәрсәне онытмый?

4 Безнең көннәрдә Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре, бөтен гөнаһлы кешеләр кебек, авырый һәм картлыкның авыр көннәрен кичерә. Андый вакытларда үз сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәк һәм файдалы да. Чөнки без Йәһвәгә «бөтен көчебез» белән хезмәт итәргә телибез, шулай бит? (Марк 12:30). Әмма аек карашлы булыйк: без үз сәламәтлегебез турында кайгыртып та, картаюны туктата алмыйбыз һәм барлык авырулардан саклана алмыйбыз.

5. Аллаһының тугры хезмәтчеләре авыруларны ничек кичергән, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

5 Йәһвәнең күп кенә тугры хезмәтчеләренең, мәсәлән Эпафрудитның, сәламәтлек белән бәйле авырлыклары булган (Флп. 2:25—27). Рәсүл Паулның тугры хезмәттәше Тимутенең еш кына карыны авырткан, һәм Паул аңа «бераз шәраб та эч» дигән (1 Тим. 5:23). Паулның үзен дә «тәнендәге чәнечке» интектергән, бәлкем, аның күз авыруы яисә ул вакытта дәвалап булмый торган башка берәр авыруы булгандыр (2 Көр. 12:7; Гәл. 4:15; 6:11). Паул Йәһвәгә мөрәҗәгать итеп, үзен бу «тәнендәге чәнечкедән» азат итүен кат-кат ялварып сораган. (2 Көринтлеләргә 12:8—10 ны укы.) Аллаһы Паулны бу «чәнечкедән» могҗизалы рәвештә азат итмәгән, әмма ул аңа авыруны кичерергә көч биргән. Шулай итеп, Йәһвәнең кодрәте Паулның зәгыйфьлегендә күренгән. Безнең өчен нинди сабак?

Сәламәтлегең турында чиктән тыш борчылма

6, 7. Ни өчен без үз сәламәтлегебез турында чиктән тыш борчылырга тиеш түгел?

6 Йәһвә Шаһитләре медицина ярдәменнән һәм төрле дәвалану ысулларыннан баш тартмый. Безнең «Уяныгыз!» дигән журналыбызда еш кына сәламәтлеккә кагылышлы мәкаләләр бастырыла. Һәм без дәвалануның аерым берәр ысулын якламасак та, без сәламәтлек саклау эшчеләренең хезмәттәшлек итүләрен югары бәялибез. Сүз дә юк, бүгенге көндә камил сәламәтлеккә ирешеп булмый, без моны аңлыйбыз. Шуңа күрә сәламәтлек турында чиктән тыш кайгырту безнең акылыбызны биләп алырга тиеш түгел. Бу дөнья кешеләре «өметсез», алар хәзерге тормышларына гына өметләнеп яши, шуңа күрә алар авырулардан савыгыр өчен, төрле дәвалану чараларын кулланырга әзер. Әмма безнең карашыбыз аларныкыннан аерылып торырга тиеш (Эфес. 2:2, 12). Без хәзерге тормышыбызны саклыйбыз дип, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне җимермәячәкбез, чөнки без бер дә шикләнмибез: Аллаһыга тугры булып калсак, Йәһвә вәгъдә иткән яңа дөньядагы мәңгелек тормышка — «чын тормышка ирешә» алачакбыз (1 Тим. 6:12, 19; 2 Пет. 3:13).

7 Без башка сәбәп аркасында да үз сәламәтлегебез турында чиктән тыш борчылмыйбыз: без эгоистлар булырга теләмибез. Андый куркыныч турында рәсүл Паул кисәткән, ул филиппуйлыларны «үзләре турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртырга» өндәгән (Флп. 2:4). Әлбәттә, без үз-үзебез турында кайгыртырга тиеш. Әмма кардәшләребез белән һәм «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» сөйләгәндә очраткан кешеләр белән эчкерсез кызыксыну безгә үз сәламәтлегебез турында чиктән тыш борчылмаска ярдәм итәчәк (Мат. 24:14).

8. Үз сәламәтлегебез турында чиктән тыш борчыла башласак, бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

8 Мәсихче үз сәламәтлеге турында чиктән тыш борчыла башласа, ул Патшалык эшләрен икенче урынга күчерергә мөмкин. Без хәтта башкаларга берәр диета саклауның, дәвалану ысулының яисә ризыкка берәр нәрсә өстәп ашауның файдалы булуы турында үз карашыбызны тага башларга мөмкин. Шуңа күрә рәсүл Паулның сүзләрендә булган принципны карап чыгыйк. Ул мәсихчеләргә болай дип язган: «Сез иң яхшыларны сайлап ала белсен һәм шуның белән Мәсих килер көнгә саф һәм кимчелексез калсын [дип дога кылам]» (Флп. 1:10).

Иң яхшылары

9. Без игътибарсыз калдырырга тиеш булмаган иң яхшыларының берсе нәрсә ул, һәм ни өчен?

9 Без иң яхшыларын сайласак, кешеләргә Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итәчәкбез. Моны без вәгазьләү эшендә катнашып һәм кешеләрне Аллаһы Сүзенә өйрәтеп башкара алабыз. Бу шатлыклы эш безгә дә, өйрәнүчеләргә дә файда китерә (Гыйб. сүз. 17:22; 1 Тим. 4:15, 16). Вакыт-вакыт «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз» журналларында каты авырулардан газапланган кардәшләребез турында мәкаләләр бастырыла. Анда кайвакыт бу кардәшләрнең үз авырулары белән ничек көрәшкәннәре турында әйтелә. Аларның сүзләре буенча, алар кешеләргә Йәһвә хакында һәм аның искиткеч вәгъдәләре турында сөйләгәндә үз проблемаларын оныталар *.

10. Ни өчен дәвалану ысулларын сайлауга җитди карарга кирәк?

10 Авырып киткәндә, һәрбер балигъ булган мәсихче дәвалану ысулларын үзе сайларга һәм шулай итеп «үз йөген» үзе йөртергә тиеш (Гәл. 6:5). Әмма шуны истә тотарга кирәк: безнең сайлавыбызга Йәһвә ваемсыз түгел. Изге Язмалардагы принципларны хөрмәт иткәнгә, без «каннан тыелабыз» һәм безгә рухи зыян китерә алган яисә Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне боза алган һәркайсы дәвалану ысулларыннан сакланабыз (Рәс. 15:20). Диагностиканың һәм дәвалануның кайбер төрләре сихерчелек һәм спиритизм белән бәйле. Сихер көчен кулланган мөртәт исраиллеләргә Йәһвә үз ризасызлыгын белдергән. Ул болай дигән: «Файдасыз икмәк бүләкләрен бүтән китермәгез. Хуш исле сумала минем өчен җирәнгеч. Сез яңа ай һәм шимбә көннәрен билгеләп үтәсез һәм кешеләр җыясыз. Сез тантаналы җыелыш үткәрәсез, әмма шул ук вакыт сихер көчен кулланасыз — мин моның белән килешә алмыйм» (Ишаг. 1:13). Андый эшләр аркасында Аллаһы догаларыбызны тыңламый башларга һәм безнең аның белән мөнәсәбәтләребез бозылырга мөмкин. Һәм авырган вакытта андый эшләрдән саклансак, акыллы булыр иде (Ирем. елав. 3:44).

«Төпле» булырга кирәк

11, 12. Ни өчен дәвалану сайлаганда «төпле» булу мөһим?

11 Чирләгәндә, Йәһвә безне могҗизалы рәвештә савыктырыр дип өметләнергә кирәк түгел. Әмма без үзебезгә тиешле дәвалану сайлар өчен, Аллаһыга дога кылып, акыллылык сорый алабыз. Сайлау ясаганда без Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итәргә һәм аек фикер йөртергә, ягъни төпле булырга тиеш. Авыруыбыз җитди булса, берничә табиб белән киңәшләшергә яхшы булыр иде. Бу Гыйбрәтле сүзләр 15:22 дә язылган сүзләргә туры килә, анда: «Киңәшсез эш таркалыр, ә киңәш күп җирдә эш ахырына җиткерелер»,— дип әйтелә. Рәсүл Паул үз имандашларын «бу дөньяда төпле, гадел һәм Аллаһыны хөрмәт итеп яшәргә» дәртләндергән (Тит. 2:12).

12 Бүгенге көндә күп кенә кешеләр Гайсә көннәрендә яшәгән бер чирле хатын хәлендә диярлек. Марк 5:25, 26 да без болай дип укыйбыз: «Бер хатын унике ел буе кан китүдән җәфаланган булган. Бик күп табибларда дәваланган, бөтен байлыгын сарыф итсә дә, файдасын күрмәгән: хәле тагын да начарайган икән». Гайсә бу хатынны савыктырган һәм үзен аның белән мәрхәмәтле тоткан (Марк 5:27—34). Төшенкелеккә бирелеп, кайбер мәсихчеләрдә саф гыйбадәт кылу принципларына каршы килгән диагностика төрләрен яисә дәвалану ысулларын сайларга теләк туарга мөмкин.

13, 14. а) Мәсихчеләр дәвалану ысулларын сайлаганда, Шайтан аларның тугрылыкларын ничек какшатырга тырыша? б) Ни өчен безгә спиритизм белән бәйле булган эшләрдән читтә торырга кирәк?

13 Йәһвә хезмәтчеләрен чын гыйбадәт кылудан алып китәр өчен, Шайтан бар нәрсәгә әзер. Ул аларны җенси әхлаксызлык, мал-мөлкәт җыю тозакларына эләктерергә тырыша. Ул шулай ук Аллаһы хезмәтчеләрен сихерчелек һәм спиритизм белән бәйле булган шикле дәвалану ысулларын кулланырга этәреп, аларның сафлыгын җимерергә омтыла. Без Йәһвәгә ул безне «явыздан» һәм «һәртөрле гөнаһтан» сакласын дип дога кылабыз. Шуңа күрә сихерчелек һәм спиритизм белән бәйле булган эшләргә үзебезгә тәэсир итәргә юл куеп, Шайтанга булышлык күрсәтмик (Мат. 6:13; Тит. 2:14).

14 Йәһвә исраиллеләргә багу һәм сихерчелек белән шөгыльләнергә рөхсәт итмәгән (Кан. 18:10—12). Паул сихерчелекне «кешелек табигатенең эшләре» санына кертә (Гәл. 5:19, 20). Өстәвенә, Йәһвәнең яңа дөньясында «сихерчеләргә» урын юк (Ачыл. 21:8). Димәк, спиритизм белән бәйле булган эшләр Йәһвә өчен җирәнгеч.

«Илтифатлы булуыгыз.... мәгълүм булсын»

15, 16. Ни өчен дәвалану ысулын сайлаганда зирәклек кирәк, һәм беренче гасырдагы җитәкче совет нинди акыллы киңәш биргән?

15 Өстә әйтелгәнне исәпкә алып, берәр диагностика яисә дәвалану ысулы шик тудырса, аны кулланмасак, акыллы булыр иде. Әмма без берәр дәвалану ысулын аңламыйбыз икән, ул спиритизм белән бәйле дигәнне әле аңлатмый. Сәламәтлеккә һәм дәвалану ысулларына карата Изге Язмалардагы карашны тотар өчен, аек акыл һәм Аллаһыдан зирәклек кирәк. Гыйбрәтле сүзләр китабының 3 нче бүлегендә без мондый киңәш табабыз: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер. [...] Сәламәт акылыңны һәм уйлап эш итүеңне сакла, шулай эшләсәң, алар синең җаның өчен яшәү... булыр» (Гыйб. сүз. 3:5, 6, 21, 22).

16 Әлбәттә, без сәламәт булырга телибез, әмма безгә сак булырга кирәк: авырулардан котылабыз һәм картаюны туктатабыз дип, Аллаһы хуплавын югалтмыйк. Сәламәтлек турында әйткәндә, башка сорауларда кебек үк, безгә Изге Язмалардагы принципларны кулланырга кирәк, һәм безнең «башкаларга илтифатлы булуыбыз һәркемгә мәгълүм булырга» тиеш (Флп. 4:5). Беренче гасырдагы җитәкче совет мәсихчеләр өчен мөһим булган хатта потка табынудан, каннан һәм җенси азгынлыктан тыелырга кушкан. Ул хатта: «Үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр»,— дип әйтелгән булган (Рәс. 15:28, 29). Бу сүзләр нәрсә аңлаткан?

Камил сәламәтлек булачагын истә тотып, акыллылык күрсәтик

17. Изге Язмалардагы принципларны куллану безнең сәламәтлегебезгә ничек тәэсир итә?

17 Безнең һәрберебез үзенә мондый сорау бирергә тиеш: «Канга һәм җенси азгынлыкка карата Изге Язмалардагы әмерләрне үтәү миңа нинди файда китергәнен мин аңлыйммы?» Шулай ук «тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырырга» тырышканда да, без күпме файда алганыбыз турында уйланыйк (2 Көр. 7:1). Изге Язмаларда әйтелгән гигиена кагыйдәләрен үтәгәндә, без үзебезне күп авырулардан саклап калабыз. Без тәмәке тартмыйбыз һәм наркотиклар кулланмыйбыз, алар безне физик һәм рухи яктан пычрата. Чаманы белеп ашау һәм эчү дә сәламәтлегебезгә файдалы. (Гыйбрәтле сүзләр 23:20; Титуска 2:2, 3 не укы.) Ял итү һәм физик күнегүләр безгә үзебезне яхшырак хис итәргә булышса да, яхшы хәлебезгә һәм рухи сәламәтлегебезгә аеруча Изге Язмалардагы җитәкчелекне тоту ярдәм итә.

18. Иң беренче чиратта безгә нәрсә турында кайгыртырга кирәк, һәм сәламәтлек белән бәйле нинди пәйгамбәрлекнең үтәлүен без күрәчәкбез?

18 Әмма иң мөһиме, безгә күктәге Атабыз белән якын мөнәсәбәтләребезне ныгытып, үзебезнең рухи сәламәтлегебез турында кайгыртырга кирәк. Йәһвә — «хәзерге» һәм үзе вәгъдә иткән яңа дөньядагы «киләчәк тормышның» чыганагы (1 Тим. 4:8; Мәд. 35:10). Аллаһының яңа дөньясында Гайсәнең йолым корбаны нигезендә кешеләрнең гөнаһлары кичереләчәк, һәм кешеләр тулысынча рухи вә физик яктан савыгачак. Аллаһының Бәрәне, Гайсә Мәсих, безне «тереклек суы чишмәләренә алып барачак», һәм Аллаһы безнең һәр күз яшебезне сөртәчәк (Ачыл. 7:14—17; 22:1, 2). Шул вакытта без мондый дулкынландыргыч пәйгамбәрлекнең үтәлүен күрәчәкбез: «Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишаг. 33:24).

19. Үз сәламәтлегебез турында акыллылык күрсәтеп кайгыртсак, без нәрсәгә ышана алабыз?

19 Без бер дә шикләнмибез, котылу якын, һәм Йәһвә кешелекне авырулардан һәм үлемнән азат итәчәк. Без ул вакытны түземсезлек белән көтәбез. Ә хәзер без шуңа ышанабыз: безнең яратучан Атабыз хәлсезлегебезне һәм авыруларыбызны кичерергә ярдәм итәчәк, чөнки ул безнең хакта кайгырта (1 Пет. 5:7). Шулай итеп, үз сәламәтлегебез турында һәрвакыт Аллаһының рухландырылган Сүзендәге ачык киңәшләрен тотып кайгыртыйк!

[Искәрмә]

^ 9 абз. Андый мәкаләләрнең исемнәре «Күзәтү манарасы» (рус) 2003 ел, 1 сентябрь саны, 17 нче биттәге рамкада китерелә.

Кабатлау өчен сораулар

• Авырулар өчен кем җаваплы, һәм кем безне гөнаһ нәтиҗәләреннән азат итәчәк?

• Сәламәтлек турында кайгыртырга кирәк булса да, без нәрсәдән сакланырга тиеш?

• Ни өчен Йәһвә без нинди дәвалану ысулын сайлыйбыз икәненә ваемсыз түгел?

• Изге Язмалардагы принципларны куллану безнең сәламәтлегебезгә ничек тәэсир итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Кешеләр авырырга һәм үләргә тиеш булмаган

[25 биттәге иллюстрация]

Йәһвә халкы авыруларга карамастан үз хезмәтендә шатлык таба