Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхъя һәм Яһүд язган хатлардан игътибарга лаек фикерләр

Яхъя һәм Яһүд язган хатлардан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә Сүзе тере

Яхъя һәм Яһүд язган хатлардан игътибарга лаек фикерләр

РӘСҮЛ Яхъя үзенең өч хатын б. э. 98 елында Эфеста язгандыр. Алар Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язмаларның соңгы китаплар санына керә. Беренче ике хат мәсихчеләрне яктылыкта йөрүләрен дәвам итәргә һәм мөртәтлеккә каршы торырга дәртләндерә. Өченче хатта Яхъя хакыйкатьтә йөрүнең мөһимлеге турында әйтә һәм шулай ук мәсихчеләрне бердәм булырга чакыра.

Гайсәнең бертуган абыйсы Яһүд, бәлкем, б. э. 65 елында Палестинада язган хатында имандашларын җыелышка үтеп кергән бозык кешеләрдән сакланырга өнди, һәм шулай ук начар тәэсиргә ничек каршы торырга икәнен аңлата. Яхъя һәм Яһүд язган хатлардагы сүзләргә игътибарлы булсак, без каршылыкларга карамастан иманда нык калачакбыз (Евр. 4:12).

ИМАН БЕЛӘН ЯКТЫЛЫКТА ҺӘМ МӘХӘББӘТТӘ ЙӨРҮЕҢНЕ ДӘВАМ ИТ

(1 Яхъя 1:1—5:21)

Яхъя беренче хатын Мәсих белән бердәмлектә булган бар кешеләргә язган. Бу хатта мәсихчеләргә мөртәтлеккә каршы торырга ярдәм итәр өчен һәм хакыйкатьне вә тәкъвалыкны яклар өчен, акыллы киңәшләр бирелә. Яхъя иман белән яктылыкта һәм мәхәббәттә йөрүнең мөһим икәненә басым ясый.

«Әгәр... Аллаһы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йөрсәк, димәк, бер-беребез белән аралашып яшибез»,— дип яза Яхъя. Аллаһы — мәхәббәт чыганагы, шуңа күрә рәсүл болай ди: «Бер-беребезне яратыйк». «Аллаһыны яратуыбыз» безне аның «әмерләрен үтәргә» дәртләндерә һәм бу безгә Йәһвә Аллаһыга, аның Сүзенә һәм аның Улына «иман» итеп, бу дөньяны җиңәргә булыша (1 Яхъя 1:7; 4:7; 5:3, 4).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:7, 8 — Яхъя нинди әмерне «иске» дип тә, «яңа» дип тә атый? Яхъя бу шигырьләрдә кардәшләр арасында булырга тиеш фидакарь ярату турындагы әмерне күздә тота (Яхъя 13:34). Гайсә бу әмерне әйткәннән соң 60 тан артык ел үткәч, Яхъя үзенең беренче хатын яза. Шуңа күрә ул аны «иске» дип атый. Шулай итеп, ул әмер иман итүчеләрнең мәсихче тормышларында «баштан ук» булган. Ә нинди мәгънәдә ул «яңа»? Бу әмер буенча, «якыныңны үзеңне яраткан кебек яратырга» да һәм фидакарь яратуны да күрсәтергә кирәк (Лев. 19:18; Яхъя 15:12, 13).

3:2 — Майланган мәсихчеләргә нәрсә әле «ачылмаган», һәм кемне алар «чынлыкта Ул ничек булса... шулай итеп күрәчәкләр»? Алар күктә терелтелгәч һәм рухи тәннәр алгач, аларга үзләренең нинди булачагы ачылмаган (Флп. 3:20, 21). Әмма аларга шунысы билгеле: «Гайсә [«Аллаһы», ЯД] килгәндә... [алар] аңа охшаулы булачак, чөнки чынлыкта Ул ничек булса...[алар] Аны шулай итеп күрәчәк», ә ул — «Рух» (2 Көр. 3:17, 18).

5:5—8 — «Гайсәнең Аллаһы Улы булуына» су, кан һәм рух ничек шаһитлек бирәләр? Гайсә суга чумдырылу йоласын үтәгәндә, Йәһвә үзе аңа, үзенең Улына буларак, хуплавын белдергән. Шул мәгънәдә су Гайсәнең Аллаһы Улы булуына шаһитлек бирә (Мат. 3:17). Гайсәнең «бар кешеләр котылсын өчен» биргән каны, ягъни тормышы, шулай ук Гайсәнең Аллаһы Улы булуын күрсәткән (1 Тим. 2:5, 6). Гайсә суга чумдырылганда аңа изге рух иңгән, һәм аңа «яхшы эшләр кылып, иблис кулындагыларны савыктырып йөрергә» көч биргән. Һәм шулай итеп изге рух Гайсәнең Аллаһы Улы булуына шаһитлек биргән (Яхъя 1:29—34; Рәс. 10:38).

Безнең өчен сабаклар:

2:9—11; 3:15. Мәсихче берәр нәрсәгә яки берәр кемгә кардәшләргә карата яратуын юк итәргә юл куйса, ул кая баруын белмичә, рухи караңгылыкта йөри.

«ХАКЫЙКАТЬТӘ ЙӨРҮЕГЕЗНЕ» ДӘВАМ ИТЕГЕЗ

(2 Яхъя 1—13)

Үзенең икенче хатын Яхъя мондый сүзләр белән башлый: «Аксакалдан Аллаһы тарафыннан сайланган ханымга һәм аның балаларына». Ул үз сөенечен белдерә, чөнки аның «балалары арасында... хакыйкатьтә йөрүчеләр» бар (2 Яхъя 1, 4).

Мәсихчеләрне «бер-берсен яратырга» өндәп, Яхъя болай дип яза: «Мәхәббәт исә шуннан гыйбарәт: без Аллаһының әмерләре буенча йөрергә тиешбез». Яхъя шулай ук «ялганчылар һәм Мәсих дошманнарыннан» сакланырга чакыра (2 Яхъя 5—7).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1, 13 — «Сайланган ханым» кем ул? Яхъя, бәлкем, берәр билгеле хатын-кызны күздә тоткандыр. Ул аны Кириа дип атаган, бу исем борынгы грек телендә «ханым» дигәнне аңлата. Яисә ул, эзәрлекләүчеләрне ялгыштырыр өчен, образлы әйтемне кулланып, билгеле бер җыелышка мөрәҗәгать итә. Бу очракта аның балалары — шул җыелышның әгъзалары, ә аның «имандаш кыз туганының балалары» — башка җыелышның әгъзалары.

7 — Гайсәнең нинди килүе турында әйтә, һәм нинди мәгънәдә ялганчылар аның килгәнен «инкяр итә»? Сүз Гайсәнең күзгә күренми торган киләчәк килүе турында бармый. Бу шигырьдә аның тәндә килгәне һәм Мәсих булып майланганы турында әйтелә (1 Яхъя 4:2). Ялганчылар аның тәндә килүен инкяр итәләр. Алар, бәлкем, Гайсәнең җирдә яшәгәнен һәм изге рух белән майланганын кире кагалардыр.

Безнең өчен сабаклар:

2, 4. «Хакыйкать» — Изге Язмалардагы бар мәсихче тәгълиматлар — турында белем алу һәм аның буенча яшәү котылуыбыз өчен бик мөһим (3 Яхъя 3, 4).

8—11. Без «Аллаһы Атадан һәм... Гайсә Мәсихтән бирелгән мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлекне» һәм яратучан кардәшлегебезне югалтырга теләмәсәк, безгә рухи яктан «сак булырга» һәм «Мәсих тәгълиматын сакламаучыларны» кире кагарга кирәк (2 Яхъя 3).

«БЕРГӘ ХАКЫЙКАТЬ ӨЧЕН ЭШЛИК»

(3 Яхъя 1—14)

Үзенең өченче хатын Яхъя Гәй исемле дустына язган. «Балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак шатлык минем өчен юктыр»,— дип яза ул (3 Яхъя 4).

Яхъя Гәйне «иман итүче туганнар хакында... кайгыртканы» өчен мактый. «Бергә хакыйкать өчен эшли алуыбыз өчен, без алар кебекләргә ярдәм итәргә тиешбез»,— дип әйтә рәсүл (3 Яхъя 5—8).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

11 — Ни өчен кайбер кешеләр бозык тәртипкә бирелә? Кайберәүләр хакыйкатьтә нык йөрмәгәнгә, Аллаһыны белми һәм аның сыйфатларын кадерләми. Алар аны үз күзләре белән күрә алмаганга, Аллаһы да аларны күрми дип уйлап, үзләрен начар тота (Йәз. 9:9).

15 — «Дусларыбыз» дип кем турында әйтелә? Яхъя бу шигырьдә «дуслар» дигән сүзне бер-берсе белән якын мөнәсәбәтләрдә булган кешеләргә генә түгел, ә бар имандашларга карата куллана.

Безнең өчен сабаклар:

4. Җыелыштагы рухи яктан җитлеккән кардәшләр яшь мәсихчеләрнең «хакыйкатьтә йөрүләрен» күреп, бик сөенә. Әти-әниләр дә үз балаларына Йәһвә хезмәтчеләре булырга ярдәм итә алса, зур шатлык кичерәләр.

5—8. Йәһвәне һәм кардәшләрне яратканга күрә үз имандашлары хакына тырышып хезмәт иткән мәсихчеләр санына күчеп йөрүче күзәтчеләр, миссионерлар, Вефильда һәм офисларда хезмәт итүчеләр һәм пионерлар керә. Аларның иманнары безнең өчен үрнәк булып тора, һәм алар безнең ярдәмебезгә лаек.

9—12. Диотрефис «яман сүзләр» һәм ялган тараткан. Безгә аңардан түгел, ә тугры Димитердән үрнәк алырга кирәк.

«АЛЛАҺЫГА КАРАТА БУЛГАН МӘХӘББӘТЕГЕЗДӘ КАЛЫГЫЗ»

(Яһүд 1—25)

Яһүд җыелышка үтеп кергән начар кешеләрне «язмышларыннан канәгать булмаган сукранучылар... үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл итүчеләр» дип атый. Алар «тәкәббер сүзләр әйтәләр... ялагайланып йөриләр» (Яһүд 4, 16).

Мәсихчеләр начар йогынтыга ничек каршы тора ала? «Сөеклеләрем, Раббыбыз Гайсә Мәсихнең рәсүлләре тарафыннан алдан әйтелгән сүзләрне истә тотыгыз»,— дип яза Яһүд. «Аллаһыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз»,— дип өсти ул (Яһүд 17—21).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

3, 4 — Ни өчен Яһүд мәсихчеләрне «иман өчен тырышып эшләргә» дәртләндергән? Чөнки җыелышка бозык кешеләр үтеп кергән. Андый кешеләр Аллаһының «мәрхәмәтен азгынлыкка бирелү сәбәбенә әйләндергәннәр», ягъни азгын тәртипләрен аклар өчен сәбәп итеп кулланганнар.

20, 21 — Без «Аллаһыга карата булган мәхәббәттә» ничек кала алабыз? Моның өчен: 1) Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнеп һәм вәгазь эшендә ашкынып катнашып, безгә үз тормышыбызны «иң изге иман нигезендә корып яшәргә» кирәк; 2) без «Изге Рух белән дәртләнеп», ягъни аның тәэсире буенча, дога кылырга тиеш, һәм 3) безгә Гайсәнең йолым корбанына иман итәргә кирәк, ул мәңгелек тормышны алырга мөмкинлек бирә (Яхъя 3:16, 36).

Безнең өчен сабаклар:

5—7. Явыз кешеләр Йәһвә хөкеменнән кача аламы? Яһүд китергән өч кисәтүче мисал буенча, бу мөмкин түгел.

8—10. Безгә җитәкче Микаил фәрештә үрнәге буенча эш итәргә һәм Аллаһы урнаштырган хакимиятне хөрмәт итәргә кирәк.

12. Корабльләр яки йөзүче кешеләр өчен су астындагы кыялар куркынычлы булган кебек, мөртәтләр дә ясалма яратулары белән безнең иманыбыз өчен куркыныч. Ялган өйрәтүчеләр юмарт булып күренергә мөмкин, ләкин алар яңгырсыз болытларга охшаш, чөнки аларның рухилыгы юк. Алар «бөтенләй үлгән» һәм көзен җимеш бирми торган агачларга тиң. Тамыры белән кубарылган агачлар юк ителгән кебек, алар да юкка чыгачак. Акыллылык мөртәтләрдән читтә торырга ярдәм итә.

22, 23. Чын мәсихчеләр явызлыкны нәфрәт итә. «Икеләнүчән» кешеләрне уттан, ягъни мәңгелек юк ителүдән, коткарыр өчен, җыелыштагы җитлеккән мәсихчеләр, аеруча билгеләнгән өлкәннәр, аларга рухи ярдәм күрсәтә.

[28 биттәге иллюстрацияләр]

«Гайсәнең Аллаһы Улы булуына» су, кан һәм рух шаһитлек биргән