Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез үлгән кешеләрдән куркасызмы?

Сез үлгән кешеләрдән куркасызмы?

Сез үлгән кешеләрдән куркасызмы?

КҮПЛӘР бу сорауга: «Юк, нигә мин алардан куркырга тиеш?» — дип җавап бирер, чөнки алар үлгән кеше берәр җирдә яшәвен дәвам итә дигәнгә ышанмый. Ләкин башка миллионлаган кеше үлгән кешеләр рухларга әйләнә дип саный.

Бенинда (Көнбатыш Африка) күпләр үлгән кеше кире кайтып үз гаиләсендәге башка кешеләрне үтерә ала дип ышана. Шуңа күрә алар, үлгән туганнары аларга зыян китермәсен өчен, корбаннар китерәләр һәм төрле йолалар тоталар. Моның өчен аларга үз милкен сатарга яки бурычка керергә туры килә. Башкалар үлгән кешенең рухын чакыралар, чөнки кеше үлгәч аның рухы яши һәм кешеләр белән сөйләшә ала дип саный. Ә кайберәүләр төрле бәла-казалардан зыян күреп, моны үлгән кешеләрнең рухлары эшләгән дип саный.

Моңа охшаш хәл Агбула белән булган. Ул Нигерия иле янында урнашкан Бенинда яши. Ул болай дип сөйли: «Бездә рухларга ышану көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлеше. Мәсәлән, кеше үлгәч, аның тәнен юып, аны рухлар дөньясына күчерер өчен әзерлиләр. Андый йоладан соң мин еш кына сабын калдыкларын җыеп махсус яфраклар белән бергә бутап куя идем. Аннары бу катнашма белән үз ау мылтыгымны сылый идем дә, нинди хайванны атып үтерергә теләгәнемне кычкырып әйтә идем. Андый йолалар монда гадәти хәл һәм алар файда китерә иде кебек күренә иде. Ләкин бу бар йолаларның куркыныч яклары да бар иде.

Минем ике улым сәер сәбәпләр аркасында вафат булгач, мин мине берәрсе сихерләп каһәрләмәгән микән дип шикләнә башладым һәм моны белер өчен, бер карт кеше, таныш сихерче янына бардым. Ул минем шикләрем дөрес диде. Әмма тагы да начаррагы шул иде: ул улларым рухлар дөньясында үзләрен үтергән кешенең үлеменнән соң, аңа хезмәт итә башлау көннәрен көтәләр дип әйткән иде. Карт кеше өченче улыңны да шул ук язмыш көтә дип өстәде. Берничә көн үткәч, улым чыннан да үлде».

Соңрак Агбула күрше Нигериядә яшәүче Джон исемле Йәһвә Шаһитен очраткан. Джон кеше үлгәч, аның белән нәрсә була икәнен Изге Язмаларга нигезләнеп аңлаткан. Бу белем Агбула тормышын нык үзгәрткән. Ул сезнең тормышыгызны да үзгәртә ала.

Үлгән кеше яшиме?

Бу сорауга дөрес җавапны кем белә? Кеше, ул нинди генә акыллы булмасын, моңа җавап бирә алмый. Бу сорауга җавапны Йәһвә — «күктә һәм җирдә булган, күренгән һәм күренмәгән» бар тереклекнең Барлыкка Китерүчесе белә (Көлессәйлеләргә 1:16). Ул күктә яшәр өчен фәрештәләрне, һәм шулай ук җирдә яшәр өчен кешеләрне һәм хайваннарны барлыкка китергән (Мәдхия 103:4, 23, 24). Аллаһы бар нәрсәгә тормыш бирә (Ачылыш 4:11). Әйдәгез, Аның Сүзе, Изге Язмаларда үлем турында нәрсә әйтелә икәнен карап чыгыйк.

Үлем турында беренче булып Йәһвә үзе әйткән. Ул Адәм белән Хауваны, аны тыңламасалар, үләчәкләр дип кисәткән (Яратылыш 2:17). «Үләчәксез» дигән сүз нәрсә аңлаткан? «Туфрактан яратылдың һәм янә туфракка әвереләчәксең»,— дигән Йәһвә Адәмгә (Яратылыш 3:19). Кеше үлгәч, аның тәне янә туфракка әверелә. Кеше инде яшәми.

Адәм белән Хаува белә торып Аллаһыга каршы чыкканнар һәм шуңа күрә үлемгә хөкем ителгән булганнар. Әмма беренче булып алар түгел, ә аларның улы, Һабил, үлгән. Аны абыйсы, Кабил, үтергән (Яратылыш 4:8). Кабил аның үлгән энесе түгел, ә тере кешеләр үч алачак дип курыккан (Яратылыш 4:10—16).

Күп гасырлар үткәннән соң, Һируд патша йолдызчылардан аның патшалыгында «яһүдләр Патшасы» туганын белгәч, борчыла башлаган. Һируд булачак бу патшаны юк итәр өчен, Бәйтлехемдә яшәүче ике яшькә кадәр бөтен ир балаларны үтерергә план төзегән. Ләкин фәрештә Йосыфка, Мәрьям белән Гайсәне алып, Мисырга качарга кушкан (Маттай 2:1—16).

Һируд үлгәч, фәрештә Йосыфка «Баланы үтерергә теләүчеләр инде үлделәр» дигән һәм Исраилгә кайтырга боерган (Маттай 2:19, 20). Фәрештә үзе рух булганга Һируд Гайсәгә инде бернинди зыян китерә алмый икәнен белгән. Йосыф та үлгән Һируд патшадан түгел, ә аның мәрхәмәтсез улы, тере Архелайдан курыккан. Архелай Гәлиләя белән идарә итмәгән. Шуңа күрә Йосыф гаиләсе белән шунда урнашкан (Маттай 2:22).

Димәк үлгән кешеләр бернинди зыян китерә алмый. Әмма күп кешеләр белән, шул исәптән Агбула белән дә, булган хәлләрне ничек аңлатырга?

Җеннәр — шакшы рухлар

Хезмәт иткәндә Гайсә явыз рухи затлар белән очрашкан. Алар аны танып, аңа «Аллаһы Улы» дип дәшкәннәр. Гайсә дә алар кем икәнен белгән. Алар үлгән кешеләрнең рухлары түгел, ә Гайсә атаганча, җеннәр, ягъни шакшы рухлар булганнар (Маттай 8:29—31; 10:8; Марк 5:8).

Изге Язмаларда Аллаһыга тугры булган һәм Аллаһыга каршы фетнә күтәргән рухлар бар дип әйтелә. Тәүратта Аллаһы Адәм белән Хауваны Гадән бакчасыннан куып чыгаргач, анда беркемне дә кертмәс өчен, бакчаның көн чыгышы тарафына керубимнәрне яки фәрештәләрне куйган дип әйтелә (Яратылыш 3:24). Күрәсең, шул вакытта кешеләр беренче тапкыр бу рухларны күргән.

Берникадәр вакыт үткәч, кайбер фәрештәләр җиргә төшкәннәр һәм кеше булып яши башлаганнар. Әмма Йәһвә аларга андый йөкләмә бирмәгән, алар үз теләкләре буенча күктәге «торакларын ташлап киткән» (Яһүд 6). Моңа аларны эгоистик теләкләре этәргән. Алар җирдә үзләренә хатыннар алганнар һәм алардан гаять зур кешеләр — нефилимнар туган. Бу әзмәверләр һәм аларның фетнәче әтиләре җирдә мәрхәмәтсез һәм башка бозык эшләр башкарган (Яратылыш 6:1—5). Йәһвә бу хәлне игътибарсыз калдырмаган һәм Нух көннәрендә бөтен Җирне Туфан сулары белән каплаган. Туфан явыз ир-атлар белән хатын-кызларны, һәм шулай ук нефилимнарны юк иткән. Ә фетнәче фәрештәләр белән нәрсә булган?

Аларга кире күккә кайтырга туры килгән. Ләкин Йәһвә аларга «тиешле халәтләрен» сакларга рөхсәт итмәгән (Яһүд 6). Инҗилдә без шуны укыйбыз: «Аллаһы гөнаһ кылган фәрештәләрне дә аямаган бит, бәлки, чылбырлар белән бәйләп, җәһәннәм караңгылыгына ташлаган: алар анда хөкем көнен көтәләр» (2 Петер 2:4).

Җәһәннәм караңгылыгы, ягъни тартар бу берәр урын түгел, ә кимсетелгән хәл, тоткында булу хәле. Андый хәлдәге фәрештәләрнең эш итүләре чикләнгән. Җеннәрнең хәзер кеше булып җирдә яшәргә сәләтләре юк, әмма алар бик көчле һәм кешеләрнең тормышына һәм акылына йогынты ясыйлар. Алар кеше һәм хайван тәннәрен үзләренә буйсындыра ала (Маттай 12:43—45; Лүк 8:27—33). Өстәвенә, алар үзләрен үлгән кешенең рухы булып тоталар. Шулай эшләп алар кешеләрне алдый: үлгән кешене яши торган рух итеп күрсәтәләр һәм кешеләргә Йәһвәгә яраклы итеп хезмәт итәргә комачаулыйлар.

Куркуны ничек җиңәргә?

Агбула Изге Язмаларда үлем нәрсә ул һәм рухлар кемнәр алар дигән сораулар бик акыллы аңлатыла икәнен күргән. Ул аңа күбрәк белем алырга кирәк икәнен аңлаган, һәм шуңа күрә Джон белән Изге Язмаларны һәм бу китапка нигезләнгән басмаларны укый башлаган. Агбуланы бер фикер бик юаткан: аның уллары рухлар дөньясында түгел, һәм алар үзләрен үтергән кешегә хезмәт итә башлау көннәрен көтми, ә кабердә үлем йокысы белән йоклыйлар (Яхъя 11:11—13).

Агбула шулай ук шуны аңлаган: аңа спиритизм белән бәйле эшләрне ташларга кирәк. Ул оккультизм белән бәйле бар нәрсәләрен яндырган (Рәсүлләр 19:19). Кайбер күршеләр рухларның аңа бик нык ачулары чыгарга мөмкин дип кисәткән. Ләкин Агбула моннан курыкмаган. Ул Эфеслеләргә 6:11, 12 дәге киңәш буенча эш иткән: «Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз. Чөнки без... явыз рухи көчләргә... каршы көрәшәбез». Бу рухи хәрби кием — хакыйкать, тәкъвалык, тынычлык турында яхшы хәбәр, иман һәм рухи кылыч, ягъни Аллаһы Сүзе. Бу хәрби кием — Аллаһыдан, һәм кешене яхшы яклый!

Агбула спиритизм белән бәйле йолаларны ташлаган, шуңа күрә аның кайбер дуслары һәм туганнары аның белән сөйләшми башлаган. Ләкин Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залында ул үзе кебек Изге Язмаларга ышанган яңа дуслар тапкан.

Хәзер Агбула шуны белә: тиздән Йәһвә җирне явызлыктан чистартачак һәм җеннәр дә кешеләргә зыян китермәячәк, ә ахыр чиктә ул аларны юк итәчәк (Ачылыш 20:1, 2, 10). Аллаһы монда җирдә яшәр өчен «кабердәгеләрнең һәммәсен» терелтәчәк (Яхъя 5:28, 29). Алар арасында Һабил, Һируд патша үтергән гаепсез балалар, һәм башка миллионлаган кеше булачак. Агбула аның өч улы да терелтелгән булачагына ышана. Сезнең үлгән туганнарыгызның да андый өметләре бар. Алар барысы да үлгәннән соң терелтүгә хәтле аңсыз хәлдә булганнар, шуңа күрә аларга багышлап үткәрелгән йолалар файдасыз булган дип әйтәчәк.

Шулай итеп үлгән кешеләрдән куркыр өчен сәбәп юк. Киресенчә, сезнең үлгән якын кешегез белән кабат күрешергә өметегез бар. Бу киләчәктә булачак, ә әлегә үз иманыгызны ныгытыр өчен, Изге Язмалар өйрәнүен башласагыз яхшы булыр иде. Изге Язмаларда әйтелгәннәргә ышанган кешеләр белән аралашыгыз. Спиритизмга, хәтта чак кына булса да, кагылышлы эшләрне тоткарланмыйча ташлагыз. Үзегезне җеннәрдән саклар өчен, «Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз» (Эфеслеләргә 6:11). Бу яктан сезгә Йәһвә Шаһитләре булыша ала. Алар «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» * дигән китап буенча Изге Язмалар өйрәнүен түләүсез үткәрәләр.

Агбула инде үлгән кешеләрдән курыкмый һәм җеннәргә ничек каршы торып була икәнен белә. Ул болай дип әйтә: «Мин улларымны кем үтергән икәнен белмим. Әмма Йәһвәгә хезмәт итә башлагач, минем тагын җиде балам туды. Һәм рухлар дөньясыннан аларга беркем дә һәм беркайчан да зыян китермәде».

[Искәрмә]

^ 25 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[29 биттәге сүзләр]

Агбула инде үлгән кешеләрдән курыкмый һәм җеннәргә ничек каршы торып була икәнен белә

[30 биттәге иллюстрация]

Кабил аның үлгән энесе аңардан үч алачак дип курыкмаган