Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ул үз хаталарыннан сабак алган

Ул үз хаталарыннан сабак алган

Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз

Ул үз хаталарыннан сабак алган

ЮНЫС бу коточкыч тавышларны ишетмәс өчен качарга бик теләр иде. Каты җил аркасында корабның баулары сызгыра, зур-зур дулкыннар бортларга дөбер-шатыр килеп бәрелгәнгә, кораб тышының һәр тактасы шыгырдый. Ләкин Юныс өчен иң авыры — кораб батмасын өчен, бар көчләрен куйган диңгезчеләрнең, капитан һәм команданың, кычкырулары иде. Юныс белгән: бу барлык кешеләргә үлем яный һәм барысы да аның аркасында!

Бу авыр хәлгә Юныс ничек эләккән? Ул җитди хата җибәргән һәм бу хата аның Аллаһысы, Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә бәйле булган. Ул нәрсә эшләгән? Аның хатасы төзәтерлек булганмы? Бу сорауларга җаваплар безне күпкә өйрәтә ала. Мәсәлән, Юныс белән булган очрак хәтта чын иманнары булган Аллаһының хезмәтчеләре дә юлдан язарга мөмкин икәнен күрергә ярдәм итә. Әмма хаталарны төзәтеп була.

Гәлиләядән пәйгамбәр

Юнысны искә алганда, кешеләр еш кына аның начар якларына игътибар итәләр, мәсәлән аның тыңламаучанлыгын һәм хәтта кирелеген искә алалар. Ләкин аның башка сыйфатлары да булган. Шуны истә тотарга кирәк: Йәһвә Юнысны үз пәйгамбәре итеп сайлаган. Ул тугры һәм тәкъва булмаган булса, Аллаһы аңа мондый мөһим эшне бирмәгән булыр иде.

Юнысның чыгышы турында 4 нче Патшалык 14:25 тән белеп була. Ул Гафхефердан булган, бу шәһәр Насарадан дүрт километр ераклыкта гына урнашкан, ә бу шәһәрдә сигез гасыр үткәч Гайсә Мәсих үсәргә тиеш булган *. Юныс пәйгамбәр булып хезмәт иткәндә, ун буынлы Исраил патшалыгында Йәробоам II идарә иткән. Ильяс пәйгамбәр яшәгән вакытлар инде күптән узган, ә аның варисы Элиша пәйгамбәр Йәробоамның әтисе идарә иткәндә үлгән. Үз заманында Йәһвә бу пәйгамбәрләр ярдәмендә Багалга табынуны юк иткән булса да, исраиллеләр яңадан гөнаһ кыла башлаганнар. Ил белән Йәһвә каршында явызлык эшләүче патша идарә иткән (4 Патшалык 14:24). Димәк, Юнысның хезмәте җиңел һәм рәхәт булган дип әйтеп булмый. Әмма ул аны тугры итеп башкарган.

Бер тапкыр Юныс тормышы бик нык үзгәргән. Йәһвә аңа йөкләмә биргән, ә Юныска бу йөкләмә бик авыр булып күренгән. Йәһвә аңа нәрсә эшләргә кушкан?

«Нинәвигә барырга кузгал»

Йәһвә Юныска болай дигән: «Нинәвигә барырга кузгал, ул бөек шәһәргә барып, халкын кисәт. Чөнки андагы явызлыклар турындагы хәбәр Миңа килеп иреште» (Юныс 1:2). Ни өчен бу йөкләмә куркыныч булып тоела алган? Моны аңларга авыр түгел. Нинәви көньякка таба 800 километр ераклыкта урнашкан булган, бу шәһәргә барып җитәр өчен бер ай җәяү барырга туры килер иде. Әмма андый авыр сәяхәт бер дә куркыныч түгел кебек күренгән. Нинәвидә Юныска ашурлыларга Йәһвәнең хөкемен җиткерергә кирәк булган, ә бу халык үзенең рәхимсезлеге һәм кансызлыгы белән билгеле булган. Юнысны Аллаһы халкы да әллә ни тыңламаган, мәҗүсиләрдән исә ул нәрсә көтә алган? Соңрак «кан коя торган шәһәр» дип аталган зур Нинәвидә Йәһвәнең бер генә хезмәтчесе нәрсәгә ирешә алыр иде? (Наум 3:1, 7).

Юнысның шундый фикерләре туганмы-юкмы — төгәл әйтеп булмый. Ләкин шунысы билгеле: ул качкан. Йәһвә аңа көньякка барырга кушкан, ә Юныс төньякка һәм булдыра алганчы еракка киткән. Ул яр буендагы портка — Яфу шәһәренә килгән һәм анда Таршишка баручы бер корабка утырган. Кайбер галимнәр Таршиш Испаниядә булган дип уйлыйлар. Бу дөрес булса, Юныс Нинәвидән 3 500 километрга киткән булып чыга. Бөтен Бөек диңгез аша (элек Урта җир диңгезе шулай аталган) андый сәяхәт бер ел буе дәвам итә алган! Йәһвә йөкләмәсен үтәмәс өчен, Юныс хәтта андый сәяхәткә әзер булган.

Бу Юныс куркак булган дигәнне аңлатамы? Нәтиҗәләр ясарга ашыкмыйк. Ул искиткеч кыюлык күрсәткән, без моны соңрак күрә алачакбыз. Әмма, һәрберебез кебек, Юныс камил булмаган һәм күп кимчелекләре белән көрәшкән (Мәдхия 50:7). Курку хисенә бирелмәгән кеше бармы?

Кайчакта, Аллаһы безгә биргән йөкләмәләр бик авыр һәм хәтта башкарып чыга алмаслык булып тоелырга мөмкин. Безне хәтта барлык мәсихчеләр өчен бирелгән Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне вәгазьләү йөкләмәсе куркытырга мөмкин (Маттай 24:14). Гайсә: «Аллаһыга һәр нәрсә мөмкин»,— дигән, ә без бу мөһим хакыйкатьне бик тиз онытабыз (Марк 10:27). Бу сүзләрне кайчакта онытканыбыз булса, без Юнысның хисләрен аңлый алабыз. Әмма качып, ул нәрсәгә ирешкән?

Йәһвә тыңламаучан пәйгамбәрен төзәтә

Күз алдына китерик: Юныс корабка утыра, бу, күрәсең, фойникәлеләрнең йөк төялгән корабы булган. Ул капитанның һәм команданың кораб кузгалып киткәндә һәм порттан чыкканда, тиз-тиз эшләүләрен күзәтә. Ярның ерагая баруын һәм соңыннан күздән югалганын күреп, Юныс котылдым дип уйлагандыр.

Әмма кинәт һава торышы үзгәрә. Каты җил диңгезне әйләндерә башлый һәм көчле давыл куба. Күтәрелә башлаган дулкыннар янында хәзерге кораблар да уенчык сыман булырлар иде. Ә бу агачтан ясалган тиз ватылучан һәм кечкенә кораб күтәрелеп килгән гаять зур дулкыннар өстенә менә һәм тирән су упкыннарына төшә. Соңыннан Юныс: «Раббы диңгезгә көчле җил җибәрде»,— дигән сүзләрне язган. Ләкин ул вакытта Юныс моны белгәнме? Моның турында әйтелми. Әмма ул диңгезчеләрнең төрле тәңреләргә ялвара башлаганнарын күргән һәм алардан ярдәм көтү файдасыз икәнен белгән. Ул болай дип язган: «Корабка җимерелү куркынычы туды» (Юныс 1:4; Левиләр 19:4). Әмма Юныс Аллаһыга дога кыла алганмы, ул бит аңардан качкан иде?

Ярдәм итә алмаганын сизеп, Юныс трюмга төшкән дә, үзенә ятар өчен урын тапкан. Һәм шунда тирән йокыга киткән *. Капитан Юнысны табып, аны уяткан һәм, башкалар кебек, үз тәңресенә ялварырга кушкан. Диңгезчеләр бу давылның табигый булмаганына ышанып, бу бәла кем аркасында булганын белер өчен, җирәбә салганнар. Һичшиксез, җирәбә салганда барысы бер-бер артлы чыгарылганда, куркудан Юнысның йөрәге алынгандыр. Тиздән дөреслек ачылды. Йәһвә давылны Юныс аркасында җибәргән һәм җирәбә Юныска чыксын өчен җитәкчелек иткән (Юныс 1:5—7).

Юныс диңгезчеләргә барысын сөйләп биргән. Ул чиксез кодрәтле Йәһвә Аллаһының хезмәтчесе, һәм аңардан качып, ул аны рәнҗеткән. Шулай эшләп ул барысын бик куркыныч хәлгә куйган. Диңгезчеләр шаккатканнар, Юныс аларның күзләрендә курку күргән. Алар аңардан корабны һәм үз гомерләрен коткарыр өчен, аның белән нәрсә эшләргә кирәк икәнен сораганнар. Юныс нәрсә дигән? Үзенең салкын котырынган диңгездә батуын күз алдына китереп, ул калтыранып куйгандыр. Әмма бу кешеләрне коткара алганын белә торып, ул аларны һәлакәткә дучар итә алганмы? Юныс болай дигән: «Тотыгыз да мине диңгезгә атыгыз... Шул вакыт диңгез тынар, мин беләм, чөнки бу коточкыч давылга сез минем аркада эләктегез» (Юныс 1:12).

Куркак мондый сүзләрне әйтә алмас иде. Бу коточкыч вакытта Юнысның кыюлыгын һәм фидакарьлеген күрү Йәһвәне шатландыргандыр. Бу очракта Юнысның нык иманы күренә. Бүгенге көндә без аңардан үрнәк ала алабыз һәм башкаларның иминлеген үзебезнекеннән өстенрәк куя алабыз (Яхъя 13:34, 35). Берәр кешенең физик, эмоциональ яки рухи яктан ярдәмгә мохтаҗ булуын күрсәк, без аңа булышырга әзерме? Шулай эшләп, без Йәһвәне бик шатландырабыз!

Диңгезчеләр Юнысның сүзләренә күңел бирми калмаганнардыр, чөнки башта аның үтенечен үтәргә теләмәгәннәр. Моның урынына алар давыл аша чыгар өчен барысын эшләгәннәр, ләкин уңышсыз. Давыл көчәя генә барган. Ахыр чиктә, алар бернәрсә дә эшли алмаганнарын аңлаганнар. Юнысның Аллаһысына, Йәһвәгә ялварып һәм мәрхәмәтле булуын сорап, алар пәйгамбәрне күтәреп диңгезгә ташлаганнар (Юныс 1:13—15).

Аллаһы Юныска мәрхәмәтен күрсәтә һәм аны коткара

Юныс котырынган дулкыннар арасына төшкән. Ул, бәлки, башта су өстендә калырга тырышкандыр һәм күбек белән су тамчылары аша корабның тиз-тиз китеп барганын күргәндер. Әмма бу вакытта аны зур дулкын каплап алган, һәм ул бата башлаган. Юныс бернинди өмет калмаганын аңлап, төпкә таба төшә барган.

Соңыннан ул бу вакыттагы хисләрен сурәтләгән. Бар гомере күз алдыннан үткән. Ул сагышланып Йәһвәнең Иерусалимдагы матур изге йортын беркайчан да күрә алмас дип уйлаган. Юныс үзен диңгез төбендә үк, тауларның нигезенә кадәр төшкән сыман хис иткән; аны диңгез үләннәре урап алган. Монда ул үзенә кабер табар дип уйлаган (Юныс 2:2—6).

Әмма нәрсә бу?! Юныс янында ниндидер гаять зур һәм кара тере җан пәйда булган. Ул аңа таба килгән. Бу зур тере җан авызын ачкан да, Юнысны йотып җибәргән!

Менә, бетте, үлемдер бу! Әмма Юныс хәйран калган: ул исән! Аның сөякләре сынмаган, ул ашказанында эшкәртелмәгән һәм хәтта сулый алган. Үзенең кабере була алган урында булса да, Юныс әле исән булган. Әкренләп аңарда тирән хөрмәт хисе уянган. Һичшиксез, бу — Йәһвә, аның Аллаһысы, «бер зур балыкка Юнысны йотарга кушкан» (Юныс 2:1) *.

Минутлар узган, сәгатьләр тулган. Гомерендә күрмәгән тирән караңгылыкта Юныс уйларга бирелгән һәм Йәһвәгә дога кылган. Аның догасы Юныс китабының икенче бүлегендә тулысынча язылган, бу догадан пәйгамбәр турында күпне белеп була. Догадан күренгәнчә, ул Язмаларны бик яхшы белгән, чөнки еш кына Мәдхия китабыннан фикерләр әйтә. Шулай ук дога буенча аның рәхмәтле булганын белеп була. Юныс үз сүзләрен болай дип тәмамлаган: «Ә мин Сиңа шөкер итеп корбан китерермен, әйткән нәзеремне үтәрмен. Котылу Раббыдандыр!» (Юныс 2:10).

Юныс шуны аңлаган: Йәһвә үз хезмәтчеләрен теләсә каян һәм теләсә кайчан коткара ала. Хәтта «балыкның карынында» да Йәһвә үзенең бәлагә эләккән хезмәтчесен тапкан һәм коткарган (Юныс 2:1). Өч көн һәм өч төн буе зур балыкның карынында булган кешенең гомерен һәм сәламәтлеген бары тик Йәһвә генә саклый алган. Бүген безгә шуны истә тотарга кирәк: Йәһвә — безнең сулышыбызны кулында тоткан Аллаһы (Данил 5:23). Сулый алганыбыз һәм гомумән тормыш итүебез өчен, без аңа бурычлы. Без Йәһвәгә рәхмәтлеме? Һәм аңа тыңлаучан булырга тиеш түгелме?

Ә Юныс? Ул тыңлаучан булып, Йәһвәгә рәхмәтен күрсәтергә өйрәнгәнме? Әйе. Өч көн һәм өч төн узгач, балык яр кырыена якынлашкан да, «Юнысны коры җиргә косып чыгарган» (Юныс 2:11). Уйлап кына карагыз: бар булган хәлләрдән соң Юныска хәтта ярга таба йөзәргә дә туры килмәгән! Әлбәттә, аңа бу ярдан чыгу юлын табарга кирәк булган. Әмма тиздән Юнысның рәхмәтлеге сыналган. Юныс 3:1, 2 дә болай дип әйтелә: «Раббы Юныска икенче мәртәбә сүзен ирештерде: „Нинәвигә барырга кузгал, ул бөек шәһәргә барып, Мин кушканча, халыкны кисәт“». Пәйгамбәр нәрсә эшләгән?

Юныс озакка сузмаган. Без болай дип укыйбыз: «Юныс Раббының сүзен үтәп, Нинәвигә китте» (Юныс 3:3). Әйе, ул тыңлаучанлык күрсәткән. Шунсы ачык: ул үз хаталарыннан сабак алган. Юнысның иманы бу яктан да үрнәк алырлык. Без барыбыз да гөнаһлы, барыбыз да хаталар эшлибез (Римлыларга 3:23). Ләкин без бирешәбезме? Яисә үз хаталарыбыздан сабак алып һәм Аллаһыга тыңлаучанлык күрсәтеп, хезмәтебезне дәвам итәбезме?

Йәһвә Юнысны тыңлаучанлыгы өчен фатихалаганмы? Әйе, фатихалаган. Юныс ахыр чиктә теге диңгезчеләрнең исән калуларын белгән, күрәсең. Давыл Юнысның фидакарь адымыннан соң ук туктаган. Диңгезчеләр Раббыдан бик курыкканнар һәм үзләренең ялган илаһларына түгел, ә Йәһвәгә корбан китергәннәр (Юныс 1:15, 16).

Соңрак Юныс тагы да зуррак фатихага лаек булган. Гайсә Юнысның зур балык эчендә булган вакытын үзенең кабердә, яки шеолда, булачак вакыт белән чагыштырып пәйгамбәрлек әйткән (Маттай 12:38—40). Җирдәге тормышка терелтелгәч, бу фатиха турында белеп, Юныс бик шатланыр! (Яхъя 5:28, 29). Йәһвә сезне дә фатихаларга тели. Сез дә, Юныс кебек, үз хаталарыгыздан сабак алып, тыңлаучанлык һәм фидакарьлек күрсәтерсезме?

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Юнысның чыгышы буенча Гәлиләя якларыннан булганы игътибарга лаек, чөнки фарисейләр тәкәбберләнеп Гайсә турында болай дип әйткәннәр: «Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлиләядән һич тә пәйгамбәр чыкмас» (Яхъя 7:52). Күп тәрҗемәчеләр һәм тикшерүчеләр фикере буенча, фарисейләрнең кечкенә генә Гәлиләядән бер пәйгамбәр дә чыкмаган һәм бөтенләй чыга алмый дигән сүзләре нигезсез. Шулай итеп бу кешеләр тарихны һәм пәйгамбәрлекләрне санламаган (Ишагыйя 9:1, 2).

^ 17 абз. Септуагинтада Юныс гырлаган дип өстәлә. Бу ул никадәр тирән йоклаганын күрсәтә. Әмма Юнысның йокысы аңа барыбер булган дигәнне аңлатмый, чөнки кайчакта күңел төшенкелеге аркасында йокы килергә мөмкин. Гайсәнең иң авыр вакытында Гетсимәни бакчасында Петер, Ягъкуб һәм Яхъя «кайгыдан талчыгып йоклаганнар» (Лүк 22:45).

^ 25 абз. «Балык» дигән борынгы еврей сүзе борынгы грек теленә «диңгез аждаһасы», яисә «зур балык», дип тәрҗемә ителгән. Нинди тереклек иясе турында сүз барганын төгәл билгеләп булмый. Әмма Урта җир диңгезендә кешене тулысынча йотарлык зур акулалар очрый. Башка җирләрдә тагы да зуррак акулалар бар. Мәсәлән, кит акуласының озынлыгы 15 яки күбрәк метр булырга мөмкин.

[13 биттәге рамка/иллюстрация]

Юнысны тәнкыйтьлиләр

▪ Изге Язмаларның Юныс пәйгамбәр китабында язылган вакыйгалар чыннан да булганмы? Борынгы вакытлардан ук бу китапны тәнкыйтьләгәннәр. Хәзерге көннәрдә Изге Язмаларны тәнкыйтьләүчеләр китапны әкият, риваять, миф яки уйлап чыгарган хәл дип саныйлар. Унтугызынчы гасырның бер язучысы язганча, бер рухани Юныс һәм зур балык турындагы хәбәрне гаҗәп киная дип аңлаткан: Яфу шәһәрендә Юныс «Кит» исемле кунакханәдә тукталган. Бүлмә өчен түләргә җитәрлек акчасы булмагач, хуҗа Юнысны куып чыгарган. Шулай итеп кит Юнысны «йоткан» һәм соңрак «косып чыгарган». Изге Язмаларны тәнкыйтьләүчеләр Юнысны, теге зур балыкка караганда, теләбрәк «йотарлар» иде, ахры.

Ни өчен шулкадәр күп кеше Изге Язмаларның бу китабы ышанырлык түгел дип саный? Чөнки анда могҗизалар сурәтләнә. Күп тәнкыйтьчеләр, күрәсең, могҗизалар турында алдан ук тискәре фикер йөртәләр һәм: «Бу мөмкин түгел!» — диләр. Әмма андый караш акыллымы? Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Тәүраттагы беренче сүзләргә мин ышанаммы?» Анда болай диелгән: «Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты» (Яратылыш 1:1). Бөтен дөнья буенча миллионлаган акыллы кеше бу гади хакыйкатькә ышана. Ләкин бу сүзләр Изге Язмаларда сурәтләнгән һәркайсы могҗизалардан күбрәк сораулар тудыра.

Уйлап кына карагыз: гаять зур, йолдызлы күкне һәм җирдәге искиткеч катлаулы тормышны барлыкка китергән Зат өчен Юныс пәйгамбәр китабында язылганнарны тормышка ашыруның нәрсәсе авыр булыр иде? Давыл күтәрүме? Зур балыкка кешене йотарга кушумы? Яки шул ук балыкка кешене кире косып чыгарырга боерумы? Чиксез кодрәтле Зат өчен бу бер дә авыр түгел (Ишагыйя 40:26).

Хәтта Аллаһы катнашуыннан башка да, кайчакта гаҗәп хәлләр була. Мәсәлән, 1758 нче елда Урта җир диңгезендә бер диңгезче корабтан суга төшкән, һәм аны акула йоткан, дип сөйлиләр. Әмма акулага пушкадан атканнар. Яралы акула диңгезчене кире чыгарган, һәм бу кеше исән калган һәм зыян күрмәгән диярлек. Бу сүзләр дөрес булса, бу вакыйганы искитмәле һәм хәтта кеше ышанмаслык дип атап була, ләкин могҗиза түгел. Аллаһы зуррак нәрсәләрне эшләр өчен үз көчен куллана алмас идеме?

Скептиклар бер кеше дә балык эчендә өч көн дәвамында тыны кысылмыйча тора алмый дип әйтәләр. Әмма кешеләр һаваны кысарга һәм аны су астында озак вакыт дәвамында сулар өчен кулланырга өйрәнгәннәр. Аллаһы күпкә көчлерәк һәм акыллырак. Ул өч көн дәвамында Юнысның гомерен һәм сулышын саклый алмаганмы? Бер тапкыр Йәһвәнең бер фәрештәсе Гайсәнең әнисенә Мәрьямгә болай дигән: «Аллаһы булдыра алмаслык бернәрсә дә юк» (Лүк 1:37).

Юныс пәйгамбәр китабының дөреслегенә тагын нинди дәлилләр бар? Юныс корабны һәм команданы җентекләп һәм табигый итеп тасвирлаган. Юныс 1:5 тә диңгезчеләр корабны җиңеләйтү өчен йөкләрне диңгезгә атканнары турында укыйбыз. Борынгы тарихчылар язуларыннан һәм хәтта раввиннар кануныннан күренгәнчә, гадәттә диңгездә көчле давыллар булганда шулай эшләгәннәр. Соңрак Юнысның Нинәви шәһәрен сурәтләгәне дә тарихи һәм археологик дәлилләр белән туры килә. Өстәвенә, Гайсә Мәсих Юнысның зур балык карынында өч көн үткәргән вакытын үзенең өч көн дәвамында кабердә булачагы белән чагыштырган (Маттай 12:38—40). Шулай итеп, Юныс белән булган вакыйганың дөреслеген Гайсә үзе раслаган.

«Аллаһы булдыра алмаслык бернәрсә дә юк». ЛҮК 1:37

[10 биттәге иллюстрация]

Юнысның үтенече буенча, диңгезчеләр аны күтәреп диңгезгә ташлаганнар