Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Күрәсең, үләсе вакытым әле килмәгән булган»

«Күрәсең, үләсе вакытым әле килмәгән булган»

«Күрәсең, үләсе вакытым әле килмәгән булган»

Чүп төягән зур йөк машинасы идарәсен югалтып, кинәт тротуарга чыккан һәм бергә баручы хатын-кыз белән ир-атны һәм 23 яшьлек ир кешене бәргән. Соңрак Нью-Йоркта чыга торган бер газет бу пара шунда ук үлгән, ә яшь ир кеше бәрүдән аңын югалткан дип хәбәр иткән. Аңына килеп, бу ир-ат исән калуына ышана алмыйча: «И Аллаһым, миңа котылырга ярдәм итче»,— дип уйлаган. Ул үзенең исән калуын болай дип аңлаткан: «Күрәсең, үләсе вакытым әле килмәгән булган».

СЕЗНЕҢ дә моңа охшаш күп вакыйгалар турында ишеткәнегез бардыр. Кеше чак кына үлмичә калса: «Күрәсең, аның үләсе вакыты әле килмәгән булган»,— дип әйтәләр, ә берәрсе көтмәгәндә үлеп китсә: «Язмыштан узмыш юк» яки «Аллаһы шулай язгандыр инде»,— дигән сүзләр ишетеп була. Язмышмы яки Аллаһымы бу вакыйганың сәбәбе, һәрхәлдә бу кешеләрнең күбесе бер фикердә тора: кеше тормышындагы бар вакыйгалар алдан ук билгеләнгән һәм кеше бернәрсәне дә үзгәртә алмый. Андый караш инде борынгы заманнардан яшәп килә һәм кешеләр бар вакыйгаларга шул ук караш белән карый.

Мәсәлән, борынгы Бабыл шәһәрендә кеше тормышына йолдызлар һәм аларның хәрәкәте тәэсир итә дип ышанганнар. Шуңа күрә алар җитәкчелек эзләп, күкләргә караганнар. Греклар һәм римлылар язмыш илаһларына табынган, чөнки бу илаһлар кем уңышлы булачак, ә кем юк икәнен билгеләгән дип ышанганнар. Кайвакыт бу илаһлар хәтта төп илаһлар Зевс белән Юпитердан да көчлерәк булып күренгән.

Индуистлар һәм буддачылар бүген кеше белән булган бар вакыйгалар — аның элекке тормышының нәтиҗәсе һәм аның бүгенге эшләре аның чираттагы тормышын билгели дип ышана. Бүтән диннәрдә дә, шул исәптән күп чиркәүләрдә дә, барысы да алдан билгеләнгән дип өйрәтәләр, шуңа күрә кешеләр язмышның барлыгына ышаналар.

Хәтта аек карашлы һәм белемле кешеләр аларның тормышлары, шул исәптән көндәлек вакыйгалар, һәм үлем үзе дә язмыш кулында һәм беркем дә аңа каршы тора алмый дип ышана. Ә сез нәрсәгә ышанасыз? Тормышыгыздагы бар вакыйгалар, бар уңышларыгыз һәм уңышсызлыкларыгыз, хәтта тууыгыз һәм үлемегез алдан билгеләнгәнме? Бар нәрсә дә язмыш кулындамы? Моның турында Аллаһы Сүзендә нәрсә әйтелә? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

[3 биттәге иллюстрация астында язылган текст]

Ken Murray/New York Daily News