Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үз киләчәгегезне сайларга вакыт җитте

Үз киләчәгегезне сайларга вакыт җитте

Үз киләчәгегезне сайларга вакыт җитте

«Аллаһы кешене Үз сурәтендә, Аллаһыга охшатып яратты. Кешеләрне ир һәм хатын-кыз итеп яратты» (Яратылыш 1:27).

БУ КҮПЛӘРГӘ таныш сүзләр Тәүрат китабының башында язылган. Монда сүз Аллаһының бөек эшләренең берсе турында, камил кешеләрне, Адәм белән Хауваны «үз вакытында күркәм итеп яратканы» турында бара (Вәгазьче 3:11). Барлыкка Китерүче, Йәһвә Аллаһы аларга мондый эш тапшырган: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз; диңгездәге балыкларга, күктәге кошларга, җир йөзендә хәрәкәт иткән барлык җан ияләренә хуҗа булыгыз» (Яратылыш 1:28).

Шулай итеп Аллаһы беренче кешеләргә үз ниятен ачкан. Алар бала табарга, җир турында кайгыртырга һәм җирне үзләре һәм балалары өчен оҗмахка, гүзәл йортка әйләндерергә тиеш булган. Аллаһы кеше гомеренең озынлыгын һәм үләчәк вакытын алдан билгеләмәгән. Ул аларга гаҗәеп тормыш вәгъдә иткән. Дөрес сайлау ясап һәм Аллаһыга тугры булып, алар камил тыныч тормышка мәңге шатланып һәм бәхетле яши алырлар иде.

Адәм белән Хаува начар юл сайлаган, шуңа күрә барлык кешеләр картаеп үләргә тиеш булган. Әюб пәйгамбәр: «Хатыннан туган кеше кыска гомерле һәм борчылулардан туеп беткән»,— дип әйткән (Әюб 14:1). Ни өчен тормыш шундый начар?

«Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар»,— дип әйтелә Инҗилдә (Римлыларга 5:12). «Бер кеше» — бу Адәм, ул Аллаһының ачык һәм гади әмерен белә торып үтәмәгән (Яратылыш 2:17). Андый сайлау ясап, Адәм җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлеген югалткан. Өстәвенә, ул үз токымнарыннан бу кыйммәтле мирасны урлап, аларга гөнаһ белән үлемне калдырган. Хәл өметсез булганмы? Бу хәлне ничек үзгәртергә?

«Һәммә нәрсәне яңа итеп ясарга» вакыт

Берничә мең ел үткәч, Зәбурда Аллаһы иңдергән мондый сүзләр язылган булган: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәдхия 36:29). Инҗилдә Аллаһының Гадән бакчасында бирелгән вәгъдәсе үтәләчәк икәненә ышандыру бирелә һәм аның тиздән башкарачак эшләре турында әйтелә: «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте». Аннары Аллаһы безне болай дип ышандыра: «Менә, Мин һәммә нәрсәне яңа итеп ясыйм» (Ачылыш 21:4, 5).

Аллаһының барысы өчен «үз вакыты» бар. Алайса: «Ул „һәммә нәрсәне яңа итеп“ кайчан ясаячак һәм бу искиткеч вәгъдәләрне кайчан үтәячәк?» Инҗилдә без «соңгы көннәрдә» яшибез һәм Аллаһы «һәммә нәрсәне яңа итеп ясаячак» вакыт якын дип әйтелә (2 Тимутегә 3:1). Бу журналны бастыручылар, Йәһвә Шаһитләре, моның турында кешеләргә хәбәр итәр өчен, күп тырышлыклар куялар. Аллаһы Сүзе белән яхшырак танышырга һәм сезне нинди искиткеч киләчәк көтә икәнен белер өчен көч куегыз. «Йәһвәне әле табып булганда эзләгез. Ул әле якын булганда, аңа мөрәҗәгать итегез»,— дигән чакыруга колак салыгыз (Ишагыйя 55:6). Шуны истә тотыгыз: «язмыштан узмыш юк» дигән сүзләр хак түгел. Сез үз тормышыгызга үзегез хуҗа һәм мәңгелек киләчәгегезне үзегез сайлый аласыз!

[8 биттәге сүзләр]

«Менә, Мин һәммә нәрсәне яңа итеп ясыйм»