Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан куркыр өчен биш сәбәп

Кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан куркыр өчен биш сәбәп

Кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан куркыр өчен биш сәбәп

ЯШЬ кеше өчен бу көтмәгән сөенеч булган. Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшкәннән соң аның күзләре ачылган: күп еллар аны ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә дигән сорау борчыган, һәм ниһаять ул Изге Язмалардан бу соравына ачык җавап ишеткән. Ул Изге Язмаларда кешене бәхетле итә торган шулхәтле күп кыйммәтле белем бар икәнен күз алдына да китерә алмаган.

Йәһвә Шаһитләре китеп, берничә минут үткәннән соң аның бүлмәсенә йортның хуҗабикәсе атылып кергән һәм ачу белән: «Кем алар?» — дип сораган.

Яшь кеше аптырап калган һәм аңа җавап бирә алмаган.

«Мин аларның кем икәнен беләм,— дип кычкырган хуҗабикә.— Аларны кабат кертсәң, монда бүтән яшәмәячәксең!»

Хуҗабикә ишекне шапылдатып япкан һәм китеп барган.

Мәсихнең чын шәкертләре эзәрлекләнәчәк

Күп кешеләр андый хәлгә эләгә. Аллаһы Сүзендә, Инҗилдә: «Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер»,— дип әйтелә (2 Тимутегә 3:12). Чын мәсихчеләрне, гадәттә, яратмыйлар, һәм беркайчан да яратмаганнар. Ни өчен? Рәсүл Яхъя үз имандашларына: «Без үзебезнең Аллаһыдан булуыбызны, ә бөтен дөньяның исә явыз иблиснең хакимлеге астында булуын беләбез»,— дигән. Шайтан Иблис шулай ук «үкерүче арыслан» дип аталган һәм ул «кемне йотарга дип эзләнеп йөри» (1 Яхъя 5:19; 1 Петер 5:8). Кешеләрдән курку — Шайтан кулланган көчле коралларның берсе.

Күп игелекле эшләр башкарган һәм бернинди гөнаһ кылмаган Гайсә Мәсихтән дә мыскаллап көлгәннәр һәм аны эзәрлекләгәннәр. Ул: «Алар Миңа бер сәбәпсезгә нәфрәтләнделәр»,— дигән (Яхъя 15:25). Үз үлеме алдыннан төнлә ул үз шәкертләрен болай дип кисәткән: «Дөнья сезне нәфрәт итә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Мине нәфрәт итте. „Хезмәтче үзенең хуҗасыннан өстен түгел“,— дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр» (Яхъя 15:18, 20).

Шуңа күрә күпләр хак Аллаһыга хезмәт итәргә микәнме дип икеләнеп торганнар. Бер тапкыр Гайсәне эзләп йөргән кешеләр турында Инҗилдә: «Яһүдләрдән куркып, Аның хакында беркем дә ачык итеп сөйләмәде»,— диелә (Яхъя 7:13; 12:42). Шул көннәрдәге дини җитәкчеләр Мәсихкә иман иткән һәр кешене синагогадан куып чыгару белән янаганнар. Шулай итеп, кешеләрдән курку күпләргә мәсихчеләр булып китәргә комачаулаган (Рәсүлләр 5:13).

Соңрак, мәсихче җыелыш оештырылгач, «Иерусалимдагы мәсихчеләрне нык эзәрлекли башлаганнар» (Рәсүлләр 8:1). Бөтен Рим империясендә мәсихчеләр каршылыклар белән очрашкан. Бер тапкыр Римдагы абруйлы кешеләр рәсүл Паулга: «Безгә билгеле булганча, һәркайда бу мәзһәбкә каршы сөйлиләр»,— дип әйткәннәр (Рәсүлләр 28:22). Әйе, Мәсихнең шәкертләрен һәр җирдә эзәрлекләгәннәр.

Бүген дә Шайтан кешеләрдән куркуны кулланып күпләргә чын мәсихчеләр булып китәргә комачаулый. Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән эчкерсез кешеләр мәктәптә һәм эштә, күршеләр яки дуслар ягыннан каршылыклар белән очраша, алардан мыскыллап көләләр. Бу кешеләр акчасыз, дусларсыз калырлар яки аларны хөрмәт итми башларлар дип куркырга мөмкин. Кайбер авыл җирләрендә кешеләр аларның күршеләре аларга уңыш җыю вакытында яисә мал артыннан карарга булышырга теләмәсләр дип куркалар. Моңа карамастан миллионлаган кеше Аллаһыга таянып, Гайсә Мәсихтән үрнәк алып, Ходайның Сүзе буенча яшәргә булганнар. Һәм Йәһвә Аллаһы моның өчен аларны фатихалаган.

Ни өчен кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан куркырга кирәк?

Изге Язмаларда кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан куркырга өндәүче сүзләр язылган: «Зирәклекнең башы — Ходайдан курку» (Мәдхия 110:10). Андый курку — бу калтырап тору түгел, ул безне Тормыш Чыганагы, Аллаһы яратмаган эшләрдән саклый. Аллаһыдан курку мәхәббәт белән тыгыз бәйле. Ләкин ни өчен без кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан куркырга тиеш? Биш сәбәп карап чыгыйк.

1 Йәһвә — Аллаһы Тәгалә. Йәһвә һәркайсы кешедән күпкә көчлерәк. Аллаһыдан куркып без Чиксез кодрәт Иясенең ягында торуыбызны күрсәтәбез, ә «аның өчен халыклар — чиләктән тамган бер тамчы су шикелле» (Ишагыйя 40:15). Аллаһы чиксез кодрәтле булганга үз тугры хезмәтчеләренә «каршы ясалган» һәркайсы коралны юк итә ала (Ишагыйя 54:17). Мәңгелек тормышны алырга кем лаеклы икәнен ул билгеләячәк, шуңа күрә безгә Аллаһы турында белем алырга һәм аның ихтыярын үтәргә кирәк. Бу яктан бернәрсә дә комачауламасын, моны рөхсәт итмик (Ачылыш 14:6, 7).

2 Аллаһы безгә ярдәм белән яклау бирәчәк. «Кешедән курку — тозак корыр; ә Раббыга таянучы хәвефсез булыр»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Гыйбрәтле сүзләр 29:25). Кешеләрдән куркуга бирелеп без Аллаһыга иман итүдән баш тартырга мөмкин. Йәһвә безне саклап калырга сәләтле дип ышандыра: «Курыкма, чөнки мин синең белән. Тирә-якка каранма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытачакмын, һәм сиңа булышачакмын, һәм сине үз тәкъвалыгымның уң кулы белән нык тотып торачакмын» (Ишагыйя 41:10).

3 Аллаһы үзенә якынрак булырга теләүчеләрне ярата. Менә нинди дәртләндерүче сүзләрне рәсүл Паул язган: «Мин инанам: үлем һәм тереклек тә, фәрештәләр, күктәге башлыклар һәм көчләр дә, хәзерге вә киләчәктәге нәрсәләр дә, биеклек һәм тирәнлек тә, барлыкка китерелгән һичбер нәрсә дә Аллаһының Раббыбыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән безне аера алмаячак» (Римлыларга 8:37—39). Аллаһыга таянырга һәм аңа тыңлаучан булырга өйрәнсәк, без Галәм Хакименең үзгәрмәс яратуын сизәчәкбез. Бу безнең өчен зур хөрмәт!

4 Без Аллаһы безнең хакка башкарган барысын кадерлибез. Йәһвә — безнең Барлыкка Китерүчебез, һәм бар нәрсәгә тормыш бирә. Өстәвенә, ул безгә яшәр өчен иң кирәклесен генә түгел, ә тормышны кызыклы һәм шатлыклы итә торган бар нәрсәне дә биргән. Чыннан да, ул — һәртөрле игелекле бүләкләр Чыганагы (Ягъкуб 1:17). Аллаһының тугры хезмәтчесе Давыт Барлыкка Китерүченең яратуын һәм игелеген кадерләгән. Ул болай дигән: «Әй Ходай Аллам, Син күп могҗизалар кылган; Син уйлаганча уйлардай берәү дә юк... алар исәптән тыш күбәйгәннәр» (Мәдхия 39:6).

5 Безгә каршы килүчеләр бер көн үзгәрергә мөмкин. Сез каршы килүчеләрне Аллаһыдан куркып һәм аны яратуыгызны дәвам итеп, үзгәртә аласыз. Ә үз иманыгыздан баш тартып, сез аларга ярдәм итә алмаячаксыз. Гайсәнең туганнары белән нәкъ шулай булган да. Башта алар аңа ышанмаган һәм «акылдан язган икән Бу» дип уйлаганнар (Марк 3:21; Яхъя 7:5). Соңрак, Гайсә үлеп терелтелгәч, аларның күпләре аның шәкертләре булып киткән. Мәсихнең бер анадан туган энеләре, Якъкуб белән Яһүд, хәтта Инҗилнең язуында катнашканнар. Ә Шаул, мәсәлән, башта мәсихчеләрне каты эзәрлекләгән, ә аннары рәсүл Паул булып киткән. Бүген безгә каршы торган кешеләр, ныклыгыбызны һәм иманыбызны күреп, без Мәсихнең чын шәкертләре икәнен аңларлар (1 Тимутегә 1:13).

Мәсәлән, Абераш исемле бер африкан кызы хакыйкатьне табар өчен дога кылган. Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, аңа гаиләсе һәм дини җитәкчеләре көчле каршылык күрсәткән. Аның кайбер туганнары, Изге Язмаларны өйрәнә башласа да, кешеләрдән куркып өйрәнүне ташлаган. Ләкин Абераш Аллаһыдан көч һәм кыюлык сораган. Соңрак ул суга чумдырылу үтеп Йәһвә Шаһите булып киткән. Нәтиҗәдә, сигез туганы аңардан үрнәк алып Изге Язмаларны кабат өйрәнә башлаган һәм хәзер алар рухи яктан үсүләрен дәвам итәләр.

Сез кешеләрдән куркуны җиңә аласыз

Кешеләрдән куркуга бирешмәс өчен, Аллаһыны ныграк яратыгыз һәм моның өчен көч куегыз: Изге Язмаларны өйрәнеп, анда әйтелгән турында уйланыгыз. Мәсәлән, Еврейләргә 13:6 дагы сүзләр турында уйлап карагыз: «Аллаһы — минем Ярдәмчем, мин курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?» Кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан курку дөрес һәм акыллы икәнен күрсәтүче биш сәбәпне онытмагыз.

Изге Язмалардагы белемне куллану нинди файда китерә икәнен һәрвакыт истә тотыгыз. Сез мөһим сорауларга канәгатьләндерүче җаваплар табарсыз. Шулай ук сез тормыштагы авырлыкларны уңышлы хәл итәр өчен, бу китаптан акыллы киңәшләр алырсыз. Бүгенге тормыштагы авырлыкларга карамастан, сезнең киләчәккә искиткеч өметегез булачак, һәм сез һәркайсы вакытта кодрәтле Аллаһыга дога кыла алырсыз.

Рәсүл Яхъя: «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дип язган (1 Яхъя 2:17). Иманда нык торыгыз һәм Аллаһыдан куркып яшәгез. Моны хәзер эшләү мөһим. Кешеләрдән куркыр урынына Аллаһының киңәшенә колак салыгыз: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын» (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Аллаһы йөрәген сөендереп яшәү, әллә зуррак хөрмәт бармы?!

Аллаһы үзеннән куркучыларга мондый бүләк бирәчәк: «Тыйнак булу, Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итүнең җимеше — байлык, хөрмәт һәм тормыш» (Гыйбрәтле сүзләр 22:4). Бернинди кеше дә моны бирә алмый, моны истә тотыгыз.

[23 биттәге иллюстрация]

Абераш кыю булганга аның сигез туганы хәзер рухи яктан үсүләрен дәвам итәләр