Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тотнаклы булыгыз

Тотнаклы булыгыз

Тотнаклы булыгыз

«Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша... Дога кыла алу өчен... тотнаклы булыгыз» (1 ПЕТ. 4:7).

1. Гайсә нәрсә турында өйрәткән?

ГАЙСӘ МӘСИХ җирдә яшәгәндә Аллаһы Патшалыгы турында өйрәткән. Бу Патшалык ярдәмендә Йәһвә Галәмдә хакимлек итәргә хокукын аклаячак һәм үз исемен изгеләндерәчәк. Шуңа күрә Гайсә үз шәкертләрен Аллаһыга болай дип дога кылырга өйрәткән: «Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Мат. 4:17; 6:9, 10). Тиздән бу Патшалык — хөкүмәт — Шайтан дөньясын юк итәчәк һәм Аллаһы ихтыярының бөтен җирдә үтәлүен күзәтеп торачак. Данил пәйгамбәр әйткәнчә, Аллаһы Патшалыгы бүгенге «барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Дан. 2:44).

2. a) Гайсәнең шәкертләре аның Патша булып идарә итә башлавын ничек белерләр иде? б) Бу билге тагын нәрсә күрсәтер иде?

2 Бу Патшалыкның килүе Гайсәнең шәкертләре өчен бик мөһим булганга, алар Гайсәдән: «Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез?» — дип сораган (Мат. 24:3). Мәсихнең Патша булып идарә итүе җирдә яшәүчеләр өчен күренмәс булырга тиеш булган, шуңа күрә алар моны күренә торган билге аша белә алырлар иде. Ул билге күп үзенчәлекләрдән тора, алар турында Язмаларда алдан әйтелгән булган. Бу билге аша Гайсәнең ул вакытта яшәячәк шәкертләре аның күктә идарә итә башлаганын күрерләр иде. Ул шулай ук Изге Язмаларда хәзерге бозык дөнья төзелешенең «соңгы көннәре» дип аталган чорның башлануын күрсәтер иде (2 Тим. 3:1—5, 13; Мат. 24:7—14).

Соңгы көннәрдә тотнаклы булыгыз

3. Ни өчен мәсихчеләргә тотнаклы булырга кирәк?

3 Рәсүл Петер: «Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша. Шуңа күрә, дога кыла алу өчен аек һәм тотнаклы булыгыз»,— дип язган (1 Пет. 4:7). Гайсәнең шәкертләре тотнаклы булырга һәм аның Патша булып идарә итүен күрсәтүче вакыйгаларны игътибар белән күзәтеп торырга тиеш булган. Бу бозык дөнья төзелешенең ахыры якынлашкан саен, тотнаклы булу тагы да мөһимрәк булачак. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Уяу булыгыз! [Шайтан дөньясына чыгарылган хөкемне үтәр өчен] йорт хуҗасының кайчан әйләнеп кайтуын белмисез бит» (Марк 13:35, 36).

4. Шайтан идарәсе астында яшәгән кешеләрнең һәм Йәһвә хезмәтчеләренең дөньядагы вакыйгаларга карашлары нинди? (Рамканы карагыз.)

4 Күпчелек кеше белән Шайтан идарә итә, һәм алар ни өчен дөньяда андый вакыйгалар була икәнен аңламый. Алар Мәсихнең Патша булып идарә иткәнен белми. Әмма Мәсихнең чын шәкертләре тотнаклы булганга, үткән гасырда булган вакыйгаларның чын мәгънәсен аңлаган. 1925 елда Йәһвә Шаһитләре Беренче бөтендөнья сугышы һәм аннан соң булган вакыйгалардан ачык итеп шуны күргән: 1914 елда Мәсих күктә Патша булып идарә итә башланган. Шулай итеп, Шайтан идарә иткән бу бозык дөнья төзелешенең соңгы көннәре башланган. Күп кенә күзәтүчән кешеләр дөнья вакыйгаларының мәгънәсен аңламаса да, Беренче бөтендөнья сугышы алдындагы һәм аннан соңгы чорның аермасын күрә. (« Үзгәрешләр чоры башланган» дигән рамканы кара.)

5. Ни өчен уяу булып калырга аеруча мөһим?

5 Йөз ел дәвамында диярлек бөтен дөньяда коточкыч вакыйгалар күзәтелә, һәм бу безнең соңгы көннәрдә яшәгәнебезне күрсәтә. Тиздән Йәһвә боерыгы буенча, Мәсих үзенең көчле фәрештәләре белән Шайтан дөньясына каршы чыгачак (Ачыл. 19:11—21). Чын мәсихчеләр уяу булырга тиеш. Бу дөнья төзелешенең юк ителүен көткәндә, бу аеруча мөһим (Мат. 24:42). Әйе, безгә уяу булып калып, бөтен җирдә Мәсих җитәкчелегендәге махсус эшне башкарырга кирәк.

Бөтен дөньяда башкарыла торган эш

6, 7. Патшалык турындагы вәгазьләү эше соңгы көннәрдә ничек киңәйгән?

6 Йәһвә хезмәтчеләренә йөкләнгән эш — бу безнең хәзерге бозык дөньяның соңгы көннәрендә яшәгәнебезне күрсәтүче алдан әйтелгән билгенең бер өлеше. Гайсә ахыр заманда булачак төрле вакыйгаларны әйтеп киткәндә, бөтен дөньяда башкарылачак бу эшне сурәтләп биргән. Аның пәйгамбәрлегендә мондый мөһим сүзләр бар: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер» (Мат. 24:14).

7 Гайсә пәйгамбәрлегенең үзенчәлекләре белән бәйле кайбер якларга игътибар итик. 1914 елда соңгы көннәр башлангач, яхшы хәбәрне игълан итүче кешеләр саны аз иде. Ә бүгенге көндә бөтен дөньяда 7 000 000 нан артык Йәһвә Шәһите яхшы хәбәрне вәгазьли, ә җыелышлар саны 100 000 нән артып киткән. 2008 елда 10 000 000 кеше Йәһвә Шаһитләре белән Мәсих үлемен искә алу Кичәсенә килгән. Узган ел белән чагыштырганда ул елны Кичәдә шактый күбрәк кеше булган.

8. Ни өчен каршылыклар безнең вәгазьләү эшен туктата алмый?

8 Шайтан «бу гасырның илаһы» булса да, бу дөнья төзелешенең юк ителүе алдыннан, бар халыкларга Аллаһы Патшалыгы турында зур шаһитлек бирелә! (2 Көр. 4:4). Шайтан бу дөньяның сәяси, дини һәм сәүдә итү төзелешләре һәм шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән идарә итә. Алайса, вәгазьләү эшенең шундый уңышлы булуын ничек аңлатып була соң? Билгеле, Шайтан вәгазьләү эшен туктатыр өчен бар көчен куя. Әмма Йәһвә ярдәме белән Патшалык турындагы яхшы хәбәрне игълан итү эше киң тарала.

9. Ни өчен Аллаһы халкының рухи иминлеге могҗиза дип әйтеп була?

9 Патшалык турындагы вәгазьләү эшенең уңышлы булуы, Йәһвә халкының үсеше һәм рухи иминлеге — бу чыннан да могҗиза. Аллаһы ярдәме булмаса, ягъни ул үз халкын яклап, аның белән җитәкчелек итмәсә, вәгазьләү эшен башкарып булмас иде. (Маттай 19:26 ны укы.) Һичшиксез, Аллаһыга хезмәт итәргә теләгән тотнаклы кешеләрнең йөрәкләренә аның изге рухы тәэсир иткәнгә күрә, бу эш уңышлы тәмамланачак, һәм «шуннан соң ахыры киләчәк». Бу вакыт бик тиз якынлашып килә.

«Зур газап»

10. Гайсә булачак зур афәтне ничек сурәтләгән?

10 Бу бозык дөнья «зур газапта» юк ителәчәк (Ачыл. 7:14). Изге Язмаларда бу газапның күпме дәвам ителәчәге турында әйтелмәгән, ләкин Гайсә болай дигән: «Ул вакытта, дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм булмаячак зур афәт килер» (Мат. 24:21). Бу дөнья инде күп газаплар кичергән. Мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында 50—60 миллион кеше үлгән. Ә зур афәтнең нәтиҗәләре күпкә һәлакәтлерәк булачак. Бу афәт Һармагедун сугышы белән тәмамланачак. Ул вакытта Йәһвә үз хөкемнәрен үтәүче фәрештәләрен Шайтанның төзелешен юк итәргә җибәрәчәк. Бу төзелешнең эзе дә калмаячак (Ачыл. 16:14, 16).

11, 12. Зур афәт нинди вакыйга белән башланачак?

11 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлектә зур афәтнең кайчан башланачагы әйтелмәгән. Әмма анда аның сәяси көчләрнең барлык ялган динне юк итәчәге белән башланачагы язылган. Ачылыш китабының 17 нче һәм 18 нче бүлекләрендәге пәйгамбәрлекләрдә ялган дин җирдәге сәяси төзелешләр белән зина кылган фахишә итеп сурәтләнә. Ачылыш 17:16 да әйтелгәнчә, сәяси көчләр тиздән «фахишәне нәфрәт итәчәк һәм аны бөлгенлеккә төшерәчәк, ялангач калдырачак, аның тәнен ашаячак һәм аны утта яндырачак».

12 Бу вакыт килеп җиткәч, Аллаһы «Үзенең ихтыярын үтәргә», ягъни барлык ялган динне юк итәргә, сәяси идарәчеләрнең «йөрәкләренә салачак» (Ачыл. 17:17). Шуңа күрә ялган дин Аллаһы нияте буенча юк ителәчәк дип әйтеп була. Бу аның икейөзле дингә чыгарылган хөкеме булачак, чөнки ул озак вакыт Аллаһы ихтыярына каршы килгән тәгълиматларга өйрәткән һәм аның хезмәтчеләрен эзәрлекләгән. Бу дөнья, тулаем алганда, ялган диннең юк ителүе турында белми, ә Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре бу вакыйганы көтә һәм кешеләргә моның турында вәгазьли.

13. Ялган диннең тиз арада юк ителәчәге нәрсәдән күренә?

13 Ялган диннең юк ителүе кешеләр өчен тетрәндергеч хәл булачак. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлек буенча, кайбер «җир патшалары» аның юк ителүен күреп: «Кайгы, кайгы... Чөнки сиңа бер сәгать эчендә хөкем килде»,— дип әйтәчәк (Ачыл. 18:9, 10, 16, 19). «Бер сәгать» дигән сүзләр бу вакыйганың тиз арада булачагын күрсәтә.

14. Йәһвәнең дошманнары аның хезмәтчеләренә һөҗүм иткәч, ул нәрсә эшләячәк?

14 Билгеле булганча, ялган дин юк ителгәннән соң берникадәр вакыт үткәч, Аллаһының хөкемнәрен игълан итүчеләр һөҗүмгә дучар булачак (Йәз. 38:14—16). Бу һөҗүм башлангач, дошманнар үзенең тугры хезмәтчеләрен якларга вәгъдә иткән Йәһвәгә каршы чыгачак. Йәһвә: «Ачуым ялкынында мин әйтәчәкмен... Һәм алар Минем Йәһвә икәнемне беләчәкләр»,— ди (Йәз. 38:19, 23). Ул үз хезмәтчеләренә: «Сезгә кагылганнар минем күз карасына кагыла»,— дип әйтә (Зәк. 2:8). Шуңа күрә, Йәһвә дошманнары аның хезмәтчеләренә һөҗүм иткәч, Йәһвә кискен чаралар күрәчәк. Һармагедун сугышы башланачак, һәм зур афәт тәмамланачак. Мәсих җитәкчелегендәге көчле фәрештә гаскәрләре Йәһвәнең Шайтан дөньясына чыгарган хөкемен үтәячәк.

Бу безгә ничек тәэсир итәргә тиеш

15. Бу бозык дөньяның ахыры якын икәнен белү безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

15 Тиздән бу бозык дөнья юк ителәчәк. Бу безгә ничек тәэсир итәргә тиеш? Рәсүл Петер болай дип язган: «Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалачак икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң?.. Тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк» (2 Пет. 3:11). Безнең тәртибебез Аллаһының таләпләренә туры килергә, ә башкарган эшләребез Йәһвә Аллаһыга багланган булуыбызны һәм аны яратканыбызны күрсәтергә тиеш. Һәм Петернең сүзләре моның никадәр мөһим икәненә басым ясый. Бу бозык дөнья юк ителгәнче, безгә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, көчебездән килгәнне эшләргә кирәк. Петер: «Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша... Дога кыла алу өчен... тотнаклы булыгыз»,— дип тә язган (1 Пет. 4:7). Без Йәһвәдән аның изге рухы һәм бөтендөнья җыелышы аша җитәкчелек сорап, аңа һәрвакыт дога кылырга тиеш. Шулай эшләп без аңа якынлашабыз һәм аны яратканыбызны күрсәтәбез.

16. Ни өчен безгә Аллаһының киңәшләренә колак салырга кирәк?

16 Бу куркыныч вакытларда безгә Аллаһы Сүзендәге мондый киңәшкә колак салырга кирәк: «Тормышта сак булыгыз, акылсызлар кебек түгел, бәлки акыл ияләре кебек гомер итегез. Һәрбер очрактан дөрес файдаланыгыз, чөнки хәзер әшәке заман» (Эфес. 5:15, 16). Бүген явызлык аеруча киң таралган. Шайтан, кешеләргә Йәһвәнең ихтыярын үтәргә комачаулар өчен яки аларны читкә алып китәр өчен, күп хәйләләр уйлап чыгара. Без, Аллаһының хезмәтчеләре буларак, моны беләбез һәм Аллаһыга тугры булып калырга телибез. Безгә шулай ук тиздән нәрсә булачагы мәгълүм, һәм без Йәһвә ниятләренең һичшиксез үтәләчәгенә ышанып аңа өметләнәбез. (1 Яхъя 2:15—17 не укы.)

17. Үлеләр терелтелә башлагач, Һармагедунда исән калганнар нәрсә хис итәчәк?

17 Аллаһы үзенең гаҗәеп вәгъдәсен үтәячәк: үлеләр кабат яшәячәк, чөнки «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәс. 24:15). «Үледән тереләчәк» дигән вәгъдә бик ышанычлы итеп яңгырый! Моңа бер дә шикләнмәскә була, чөнки Йәһвә үзе сүз биргән. Ишагыйя 26:19 да мондый вәгъдә бирелә: «Синең үлгән кешеләрең яшәячәк... Туфракта ятканнар, уяныгыз һәм куанып кычкырыгыз!.. Җир көчсез, үлгән кешеләрне үзеннән чыгарачак». Бу сүзләр беренче мәртәбә Аллаһының борынгы халкы туган якларына кайткач үтәлгән. Һәм бу безгә шушы пәйгамбәрлекнең турыдан-туры үтәләчәгенә нык ышаныч бирә. Үледән терелгәннәр үз якыннары һәм туганнары белән очрашкач, зур шатлык булачак! Әйе, Шайтан дөньясының ахыры якын, һәм аннары Аллаһының яңа дөньясы булачак. Тотнаклы булып калыйк!

Хәтерлисезме?

• Гайсә нәрсә турында өйрәткән?

• Патшалыкны вәгазьләү эше никадәр киң таралган?

• Ни өчен тотнаклы булу мөһим?

Рәсүлләр 24:15 тә нинди дәртләндерүче сүзләр язылган?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16, 17 биттәге рамка]

 Үзгәрешләр Чоры Башланган

2007 елда Алан Гринспанның «Үзгәрешләр чоры: билгесез һәм куркыныч яңа дөнья» дигән китабы чыккан (The Age of Turbulence: Adventures in a New World). Ул 20 ел диярлек Кушма Штатларның Федераль резерв советы белән идарә иткән, АКШның бар үзәк банк системасы бу совет карамагында булган. Гринспан дөньядагы 1914 елга кадәрге һәм аннан соңгы хәлләрнең кискен аермасына игътибар итә.

«Ул вакыттагы бар мәгълүматлар буенча, 1914 елга кадәрге дөнья өзлексез алга барган кебек тоелган: җәмгыятьтә кешелекле мөнәсәбәтләр һәм иҗтимагый үсеш булган. XIX гасырда коллар белән сәүдә итү бетерелгән булган. Кешене хур иткән көч куллану онытыла барган. [...] Фән белән техника XIX гасыр дәвамында алга барган. Тимер юллар, телефон, кино, ут, машиналар һәм санап бетергесез көнкүреш әйберләр барлыкка килгән. Медицинаның алга баруы, ашау-эчүнең яхшыруы, эчәргә яраклы суның булуы ярдәмендә кешеләр озаграк яши башлаган... Бар кешеләр тормыш алга таба да яхшырачак дип уйлаган».

Ләкин... «Икенче бөтендөнья сугышы, Беренче бөтендөнья сугышына караганда һәлакәтлерәк булса да, җәмгыятьтәге кешелекле мөнәсәбәтләргә һәм иҗтимагый үсешкә әзрәк зыян китергән. Беренче сугышта кешеләр инанган нәрсә — идея юк ителгән. Мин ул сугышка кадәр булган еллар турында һәрвакыт уйланам, бу елларда кешелекнең киләчәге якты һәм чиксез булыр дип тоелган иде. Безнең дөньяга хәзерге карашыбыз кешеләрнең йөз ел элек булган карашыннан бик нык аерылып тора, әмма ул чынбарлыкка якынрак, ахры. Беренче бөтендөнья сугышы үткән чорга зур үзгәрешләр китергән. Терроризм, һава торышының үзгәрүе һәм яңадан барлыкка килгән популизм бүгенге тормышны яхшырта торган глобализация чорына шундый ук нәтиҗәләр китерерме? Бу сорауга беркем дә төгәл җавап бирә алмый».

Гринспан студент булган чагында экономика профессоры Бенджамин Андерсон (1886—1949) мондый сүзләр әйткән: «Беренче бөтендөнья сугышына кадәрге дөньяда тәрбияләнеп үскән кешеләр ул вакытларны сагынып искә ала. Ул чакта кешеләр үзләрен куркынычсыз хис иткән, хәзер андый хис юк» (Economics and the Public Welfare).

Үзенең 2006 елда бастырып чыгарылган китабында Дж. Мейер да болай ди: «Еш кына тарихи вакыйгалар турында алар „барысын үзгәртә“ дип әйтелә. Моны Бөек сугыш [1914—1918] турында да әйтеп була. Ул чыннан да барысын: чикләрне дә, хөкүмәтләрне дә, халыклар язмышын да һәм шулай ук кешеләрнең дөньяга һәм үз-үзләренә карашын да үзгәртте. Ул сугыштан соңгы һәм сугышка кадәрге чорны мәңгегә аерган үзенә күрә упкын булды» (A World Undone).

[18 биттәге иллюстрация]

Һармагедун вакытында Йәһвә көчле фәрештә гаскәриләрен җиргә җибәрәчәк