Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Аллаһыны онытма

Йәһвә Аллаһыны онытма

Йәһвә Аллаһыны онытма

КАЙБЕР исраиллеләрнең зур суны, төбеннән үтеп, бер дә юешләнмичә, кичкәннәре бар инде. Әмма аларның күбесе моны беренче мәртәбә эшли. Йәһвә яңа гына Үрдүн суларының агымын туктатты. Миллионлаган исраиллеләр бер-бер артлы елганың коры төбе буйлап Вәгъдә ителгән җиргә юл тоттылар. Һәм аларның күбесе, бәлкем, үзләренең 40 ел элек Кызыл диңгезне кичкән ата-бабалары сыман: «Мин беркайчан да Йәһвәнең бу эшен онытмаячакмын»,— дип уйлыйлардыр (Ешуа 3:13—17).

Әмма Йәһвә кайбер исраиллеләрнең «тиздән Аның эшләрен» онытачакларын белгән (Мәд. 105:13). Шуңа күрә ул Исраил башлыгы Ешуага елга төбеннән 12 таш алып, аларның чатырлар куячак беренче урыннарына ул ташлардан һәйкәл тезеп куярга кушкан. «Бу ташлар Исраил улларына истәлек булып торырга тиеш»,— дип аңлатып биргән Ешуа (Ешуа 4:1—8). Ташлардан тезелгән һәйкәл Йәһвәнең бөек эшләрен һәм ни өчен исраиллеләр аңа тугрылык белән хезмәт итәргә тиеш икәнен аларның исләренә төшереп торырга тиеш булган.

Изге Язмаларда язылган бу вакыйга Аллаһының безнең көннәрдәге халкы өчен әһәмиятлеме? Һичшиксез. Без дә Йәһвәне онытырга тиеш түгел, һәм безгә аңа тугрылык белән хезмәт итәргә кирәк. Исраил халкына бирелгән башка күрсәтмәләр дә Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре өчен бик мөһим. Мәсәлән, Муса болай дигән: «Карагыз аны, Раббының... әмерләрен, кануннарын һәм кагыйдәләрен үтәмичә, Раббы Аллаһыгызны онытудан сакланыгыз!» (Кан. 8:11). Әйе, кеше Йәһвәне онытса, ул аны тыңламый башлый. Без дә Йәһвәне онытырга мөмкин. Рәсүл Паул мәсихчеләрне «тыңлаусызлар», ягъни чүлдәге исраиллеләр, «үрнәгенә» иярмәскә чакыра (Евр. 4:8—11).

Исраил халкының тарихындагы кайбер вакыйгаларны карап чыгыйк. Алар безгә Йәһвәне истә тоту никадәр мөһим икәнен аңларга ярдәм итәчәк. Шулай ук Аллаһыга тугры булган ике исраилленең тормышы безнең өчен сабак булып тора һәм безгә сабырлык белән һәм рәхмәтле булып Йәһвәгә хезмәт итәргә булышачак.

Йәһвәне онытмас өчен сәбәпләр

Исраиллеләр Мисырда яшәгәндә, Йәһвә аларны онытмаган. Ул «Ибраһим, Исхак, Ягъкуб белән төзегән килешүне» исендә тоткан (Чыг. 2:23, 24). Аның Исраил халкын коллыктан азат итәр өчен башкарган эшләре чыннан да онытылмаслык булган.

Йәһвә Мисырга тугыз җәза җибәрә. Фиргавеннең тылсымчылары бу җәзаларны туктатырга көчсез. Шулай да фиргавен Йәһвәгә буйсынмый һәм исраиллеләрне җибәрергә теләми (Чыг. 7:14—10:29). Әмма унынчы җәзаның нәтиҗәләре бу горур идарәчене Аллаһы ихтыярына буйсынырга мәҗбүр итә (Чыг. 11:1—10; 12:12). Муса җитәкчелегендә исраиллеләр һәм күп кенә башка халык кешеләре, барлыгы, бәлкем, 3 000 000 кеше, Мисырдан чыга (Чыг. 12:37, 38). Алар ерак та китәргә өлгерми, фиргавен үз карашын үзгәртә. Ул, үз колларын кире кайтарыр өчен, алар артыннан атлы гаскәрен һәм сугыш арбаларын, җирдәге иң көчле армияне җибәрә. Ә Йәһвә Мусага исраиллеләрне Кызыл диңгез һәм таулар арасындагы Пи-Һахирут дигән урынга, алар өчен котылгысыз булып күренгән урынга, алып барырга куша (Чыг. 14:1—9).

Фиргавен исраиллеләрнең тозакка эләккәннәренә бер дә шикләнми, һәм аның гаскәре аларга һөҗүм итәргә әзер инде. Әмма Йәһвә аларның һәм исраиллеләрнең арасына болыт баганасын һәм ут баганасын куеп, мисырлыларны тоткарлап тора. Аннары Аллаһы Кызыл диңгезне ике якка аерып, халык үтәрлек юл ача. Халык диңгезнең коры җиреннән үтә башлый. Аларның ике ягыннан да якынча 15 метрлык дивар кебек су тора. Тиздән ярга мисырлылар килеп җитә һәм исраиллеләрнең диңгезнең икенче ягына китүләрен күрә (Чыг. 13:21; 14:10—22).

Зирәгрәк башлык исраиллеләрне куып барудан баш тартыр иде, ләкин фиргавен акылсыз эш итә. Үз-үзенә чиктән тыш ышанып, фиргавен сугыш арбалары һәм атлы гаскәре белән исраиллеләр артыннан ыргыла. Әмма исраиллеләрне куып җиттек дигәндә генә, Йәһвә аларның арба тәгәрмәчләрен күчәрләреннән чыгара, һәм арбаларның хәрәкәте авырлаша. Фиргавеннең армиясе туктап кала! (Чыг. 14:23—25; 15:9).

Мисырлылар үз сугыш арбаларын төзәтеп маташкан арада, бар исраиллеләр көнчыгыштагы ярга чыга. Муса кулын Кызыл диңгез өстенә суза. Шул вакытта Йәһвә су диварларын кире үз урынына кайтара. Миллионлаган тонна су фиргавен белән аның гаскәренә ургыла. Дошманнарның берсе дә исән калмый. Исраил коллыктан азат ителә! (Чыг. 14:26—28; Мәд. 135:13—15).

Бу вакыйга тирә-яктагы халыкларны куркуга салган (Чыг. 15:14—16). 40 елдан соң Әрихә шәһәрендә яшәгән Рәхәб исемле хатын-кыз ике Исраил кешесенә болай дигән: «Сез безне куркуга салдыгыз... Чөнки сез Мисырдан чыккач, Йәһвәнең сезнең алда Кызыл диңгезне корытканын без ишеттек» (Ешуа 2:9, 10). Хәтта мәҗүси халыклар да Йәһвәнең үз халкын коткарганын онытмаган. Исраиллеләр бигрәк тә үзләренең Аллаһысын онытмаска тиеш иде.

«Ул аларны... күз карасыдай саклаган»

Кызыл диңгез аша үткәннән соң, Исраил халкы «зур, коточкыч» Синай чүленә кергән. Алар «коры һәм сусыз», шулхәтле күп кеше өчен ризык булмаган җирдән барганда, Йәһвә алар турында кайгырткан. Муса болай дип язган: «[Йәһвә] аларны [Исраил халкын] буш, кеше аягы басмаган чүлдә тапты; аларны карады, ышыклады, күз карасыдай саклады» (Кан. 8:15; 32:10). Аллаһы алар турында ничек кайгырткан?

Йәһвә чүлдә могҗизалы рәвештә күктән манна дигән «икмәк яудырган» (Чыг. 16:4, 14, 15, 35). Ул шулай ук «кыяташтан» су чыгарган. Аллаһы исраиллеләрне фатихалаганга, алар кырык ел дәвамында чүлдә йөргәндә, аларның киемнәре дә тузмаган, аяклары да шешмәгән (Кан. 8:4). Йәһвә алар рәхмәтле булыр дип өметләнгән. Муса исраиллеләргә: «Сак булыгыз, үзегезне күзәтеп торыгыз! Үз күзләрегез белән күргән ул хәлләр исегездән чыкмыйча, гомерегез буена күңелегездән җуелмасын»,— дигән (Кан. 4:9). Исраиллеләр Йәһвәнең коткару эшләрен, рәхмәтле булып, истә тоткан булса, алар һәрвакыт аңа хезмәт итеп, аның кануннарын үтәргә тырышырлар иде. Ә алар үзләрен ничек тоткан?

Онытучанлык кадерсезләүгә китерә

Муса: «Ә син...үзеңне тудырган Кыяны оныттың, үзеңне бар иткән Аллаһыны исеңнән чыгардың»,— дип әйткән (Кан. 32:18). Исраиллеләр тиздән Йәһвәнең Кызыл диңгез янында башкарган эшләрен, чүлдә тормышларын саклап калганын һәм аларга күп яхшылыклар эшләгәнен кадерләми башлаган һәм оныткан. Халык фетнәчел булып киткән.

Бер тапкыр исраиллеләр су булмаганга Мусаны әрли башлаган (Сан. 20:2—5). Яшәргә мөмкинлек биргән манна турында алар: «Бу яраксыз ризыктан инде күңелебез бизде»,— дип әйткәннәр (Сан. 21:5). Алар Аллаһының күрсәтмәләрен шик астына куйганнар һәм: «Аһ, без Мисыр җирендә яки шушы чүлдә үлгән булсак! [...] Үзебезгә башлык сайлыйк та кире Мисырга әйләнеп кайтыйк»,— диеп, Мусаны җитәкче буларак кире какканнар (Сан. 14:2—4).

Исраиллеләр тыңламаучан булып киткәч, Йәһвә үзен ничек хис иткән? Соңрак, ул вакыттагы вакыйгалар турында уйланып, мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Алар Аны чүлдә ничә тапкыр рәнҗеткәннәр, һәм сусыз җирдә Аның ачуын китергәннәр. Һәм тагын Алланы сынаганнар, һәм Исраилнең Изгесен рәнҗеткәннәр. Ул аларны кысучының кулыннан коткарган көнне, күрсәткән куәтне исләренә алмаганнар. Мисырда күрсәткән билгеләрне... (исләренә алмаганнар)» (Мәд. 77:40—43). Әйе, исраиллеләрнең онытучанлыгы Йәһвәне бик нык рәнҗеткән.

Йәһвәне онытмаган ике кеше

Әмма кайбер исраиллеләр Йәһвәне онытмаган. Аларның икесе — Ешуа һәм Кәлеб. Алар һәм тагын ун исраилле Кадыш-Барниадан Вәгъдә ителгән җирне тикшереп чыгарга җибәрелгән булган. Бу унысы ул җир турында начар сүзләр әйткәннәр, әмма Ешуа белән Кәлеб халыкка болай дигән: «Без карап кайткан җир гаҗәеп яхшы җир ул. Әгәр дә Раббы безгә мәрхәмәтле булса, Ул безне бу җиргә кертсен һәм аны безгә бирсен. Ул шундый җир ки, анда сөт һәм бал ага. Әмма Раббыга каршы фетнә күтәрмәгез». Халык, бу сүзләрне ишеткәч, Ешуа белән Кәлебне ташлар белән тукмарга кирәк дип әйткән. Әмма алар Йәһвәгә өметләнеп, нык торганнар (Сан. 14:6—10).

Еллар үткәч, Кәлеб Ешуага болай дигән: «Йәһвәнең хезмәтчесе Муса мине Кадыш-Барниадан җирне тикшереп чыгарга җибәрде, һәм мин кайтып, аңа күргәннәремне сөйләп бирдем, йөрәгемдә булганның барысын сөйләп бирдем. Минем белән барган кардәшләрем кешеләрне аптырашта калдырды, һәм аларның йөрәге җебеде. Мин исә Аллаһым Йәһвәгә тулысынча буйсындым» (Ешуа 14:6—8). Аллаһыга таянып, Кәлеб белән Ешуа төрле авырлыклар кичергән. Алар Йәһвәне гомерләре буена онытмаска тәвәккәл булганнар.

Кәлеб белән Ешуа шулай ук Йәһвәнең үз халкына уңдырышлы җир бирәчәк дигән вәгъдәсен үтәгәнен танып, рәхмәтле булганнарын күрсәткәннәр. Исраиллеләр Йәһвәгә гомерләре белән бурычлы булганнар. Ешуа болай дип язган: «Йәһвә исраиллеләрнең ата-бабаларына бирергә ант иткән җирне Исраилгә биргән... Йәһвә Исраил йортына әйткән игелекле вәгъдәләрнең берсе дә үтәлмичә калмаган, барысы үтәлгән!» (Ешуа 21:43, 45). Бүгенге көндә без, Кәлеб белән Ешуа кебек, ничек рәхмәтле була алабыз?

Рәхмәтле бул

Аллаһыдан куркып яшәүче бер кеше болай дигән: «Миңа кылган бар яхшылыклары өчен Ходайга мин ни кайтарыйм?» (Мәд. 115:3). Без Йәһвәгә бик күп нәрсәләр өчен — аның безгә биргән фатихалары, рухи җитәкчелеге һәм киләчәк коткарылуыбыз өчен күргән чаралары өчен бурычлы. Әйе, Йәһвәгә бурычыбызны кайтарыр өчен, безгә хәтта мәңгелек тә җитмәячәк. Әмма без һәрберебез Йәһвәгә рәхмәте була алабыз.

Йәһвә күрсәтмәләренең сиңа авырлыклардан сакланырга ярдәм иткәне бармы? Гөнаһларыңның кичерелүе сиңа саф вөҗданга ия булырга булыштымы? Аллаһының бу эшләре китергән файда мәңгелек, һәм син Йәһвәгә мәңге рәхмәтле булырга тиеш. Сандра исемле 14 яшьлек бер кыз көчле авырлыклар белән очрашкан, әмма Йәһвә ярдәме белән аларны җиңгән. Ул болай дип әйтә: «Мин Йәһвәдән ярдәм сорап, аңа догалар кылдым, һәм аның ничек итеп миңа ярдәм иткәне мине гаҗәпләндерде. Әтием миңа Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 дагы сүзләрне кабатлый иде: „Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер“. Хәзер инде ни өчен әтиемнең миңа бу сүзләрне еш әйткәнен аңлыйм. Мин бер дә шикләнмим, Йәһвә миңа моңа хәтле ярдәм иткән кебек, һәрвакыт ярдәм итәчәк».

Сабыр булып, Йәһвәне онытмаганыңны күрсәт

Йәһвәне онытмас өчен тагын бер сыйфат кирәк. «Сез камил, бөтен булсын өчен, сездә кимчелек булмасын өчен сабырлык үз эшен эшләп бетерергә тиеш»,— диелә Изге Язмаларда (Ягък. 1:4). «Камил, бөтен булыр» өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Безгә сынауларны Йәһвәгә өметләнеп кичерергә һәм бу сынауларда нык калырга тәвәккәл булып, бирешмәскә ярдәм итәчәк сыйфатларны үстерергә кирәк. Сынаулар беткәч, андый сабырлык зур канәгатьлек китерә. Ә сынаулар һәрвакыт үтеп китә (1 Көр. 10:13).

Йәһвәгә озак вакыт хезмәт иткән һәм каты авырулардан еш кына газапланган бер кеше үзенә сабыр булырга нәрсә ярдәм итә икәне турында болай дип сөйли: «Мин үзем нәрсә эшләргә теләгәнем турында түгел, ә Йәһвәнең эшләгәннәре турында уйларга тырышам. Сафлыгымны саклар өчен, мин беренче урынга үз теләкләремне түгел, ә Аллаһы ниятләрен куям. Авырлыкларга очраганда, мин: „Йәһвә, ни өчен мондый хәлгә мин эләктем?“ — дип сорамыйм. Көтмәгәндә кыенлыклар килеп чыкса да, мин аңа хезмәт итүемне һәм өметләнүемне дәвам итәм».

Бүгенге көндә чын мәсихчеләр Йәһвәгә «рух вә хакыйкать белән» гыйбадәт кыла (Яхъя 4:23, 24). Исраил халкы Йәһвәне оныткан булса да, мәсихчеләр, төркем буларак, аны беркайчан да онытмаячак. Әмма җыелышта булу үзеннән-үзе безнең Аллаһыга тугры булып калуыбызга гарантия бирми. Безнең һәрберебезгә, Кәлеб белән Ешуа кебек, рәхмәтле булырга һәм Йәһвәгә сабырлык белән хезмәт итәргә кирәк. Моны эшләр өчен сәбәпләр күп, чөнки Йәһвә бу ахыр заман вакытларында безгә җитәкчелек бирүен һәм безнең һәрберебез турында кайгыртуын дәвам итә.

Ешуа ташлардан тезгән һәйкәл кебек, Аллаһының Изге Язмаларда язылган коткару эшләре турындагы вакыйгалар безне шуңа ышандыра: ул үз халкын беркайчан да калдырмаячак. Синең хисләрең мәдхия җырлаучыныкы кебек булсын: «Ходай эшләрен исемә төшерермен; Синең борынгы могҗизаларыңны исемә төшерермен. Синең бар эшләреңә өйрәнермен, Син кылган бөек эшләрең турында уйланырмын» (Мәд. 76:12, 13).

[7 биттәге иллюстрация]

Бар халык «коры... җир» буйлап йөргән

[Чыганак]

Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.

[8 биттәге иллюстрация]

Исраиллеләр Кадыш-Барниада чатырлар корып торганда, Вәгъдә ителгән җиргә шымчылар җибәрелгән булган

[Чыганак]

Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.

[9 биттәге иллюстрация]

Чүлдә үткәрелгән еллардан соң, исраиллеләр Вәгъдә ителгән уңдырышлы җир өчен рәхмәтле булырга тиеш иде

[Чыганак]

Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.

[10 биттәге иллюстрация]

Йәһвә ниятен беренче урынга куйсак, без һәркайсы очраган авырлыкны кичерәчәкбез