Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балаларыгызны өйрәтегез

Иоас Йәһвәне начар дуслары аркасында калдырган

Иоас Йәһвәне начар дуслары аркасында калдырган

АЛЛАҺЫ гыйбадәтханәсе урнашкан Иерусалим шәһәрендә куркыныч вакыт. Әле генә Охозия патша үтерелгән. Охозиянең әнисе — Гофолия аннан соң нәрсә эшләгәнен күз алдына да китереп булмый. Ул Охозиянең улларын — үз оныкларын үтерергә кушкан. Беләсеңме, ни өчен? * ~ Ул үзе идарә итәргә теләгән.

Әмма Гофолиянең бер оныгы — Иоас коткарылган булган, һәм аның әбисе моның турында белмәгән дә. Ул ничек коткарылган? Син моны белергә телисеңме? ~ Әтисенең апасы Иосавеф Иоасны Аллаһының гыйбадәтханәсендә яшергән. Аның ире Иодай Баш рухани булган һәм аңа ярдәм иткән. Шулай итеп алар бергәләп Иоасны саклап калганнар.

Алты ел дәвамында Иоас гыйбадәтханәдә яшәгән. Анда аны Йәһвә Аллаһы һәм аның кануннары турында өйрәткәннәр. Иоас җиде яшькә җиткәч, Иодай аны патша иткән. Ул моны ничек эшләгән, һәм Иоасның әбисе — явыз патшабикә Гофолия белән нәрсә булган? Син белергә телисеңме? ~

Ул вакытларда Иерусалимдагы патшаларның махсус тән сакчылары булган. Иодай яшерен генә бу тән сакчыларын бергә җыйган. Ул аларга Охозия патшаның бәләкәй улын хатыны белән ничек коткарып калганнарын сөйләгән. Аннан соң Иодай тән сакчыларына Иоасны күрсәткән, һәм алар аның законлы хаким булганын аңлаганнар. Шуннан соң алар план корганнар.

Иодай Иоасны чыгарган һәм патша итеп игълан иткән. Халык «кул чаба башлаган һәм: „Яшәсен патша!“ — дип кычкырган». Тән сакчылары Иоасны яклар өчен, аны чолгап алганнар. Гофолия кешеләрнең шат тавышларын ишеткәч, йөгереп чыккан һәм үзенең ризасызлыгын белдереп кычкыра башлаган. Ләкин Иодай кушуы буенча, тән сакчылары Гофолияне алып киткәннәр һәм үтергәннәр (4 Патшалык 11:1—16).

Син ничек уйлыйсың, Иоас Иодайны алда да тыңлап, дөрес булганны эшләгәнме? ~ Әйе, рухани исән булганда, ул нәкъ шулай эшләгән. Иоас хәтта халык биргән акчага Аллаһының гыйбадәтханәсен төзәтергә кушкан, чөнки аның әтисе Охозия һәм бабасы Иорам көннәрендә гыйбадәтханә ташландык хәлгә килгән. Ләкин Баш рухани Иодай үлгәч, нәрсә булган? Әйдә, моны белик (4 Патшалык 12:1—16).

Бу вакытта Иоаска 40 яшьләр чамасы булган. Йәһвәне яраткан кешеләр белән дус булыр урынына, Иоас ялган илаһларга табынган кешеләр белән дуслашкан. Ул вакытта Йәһвә гыйбадәтханәсендә Иодай улы, Зәкәрия, рухани булып хезмәт иткән. Иоасның начар эшләре турында белгәч, Зәкәрия нишләгән, беләсеңме? ~

Зәкәрия Иоаска һәм бөтен халыкка болай дигән: «Сез Йәһвәне ташладыгыз, шуңа күрә ул да сезне ташлаячак». Бу сүзләр патшаның ачуын чыгарган һәм ул Зәкәрияне ташлар атып үтерергә кушкан. Күз алдыңа гына китер: Иоасны үзен үлемнән коткарып калганнар иде, ә хәзер ул Зәкәрияне үтерә! (2 Елъязма 24:1—3, 15—22).

Бу хәбәр безне берәр нәрсәгә өйрәтә аламы? ~ Әлбәттә, без нәфрәт тулы һәм явыз Гофолия кебек булырга теләмибез. Гайсә өйрәткәнчә, без имандашларыбызны һәм хәтта дошманнарыбызны да яратырга тиеш (Маттай 5:44; Яхъя 13:34, 35). Һәм шуны исеңдә тот: Иоас кебек яхшы эшләр башкара башлаганбыз икән, безгә Йәһвәне яраткан һәм аңа хезмәт итәргә дәртләндергән кешеләр белән дус булырга кирәк.

^ 3 абз. Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: бу урында пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.